Бөек Җиңү кайтавазы...
классный час (9 класс) на тему

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга ,әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатын күздә тота. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boek_zhinu_kaytavazy.docx22.59 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:     “Бөек Җиңү кайтавазы”

Чараның максаты: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга ,әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатын күздә тота.

I бүлек.  

Дәрес барышы:

Магнитофон язмасында Левитанның     Сугыш башлануы турындагы хәбәре  яңгырый.

Укытучы: 1941 ел, 22 июнь. Радио менә шундый шомлы хәбәр китерә: фашистлар Германиясе илебезгә бәреп керә.Бөек Ватан сугышы башлана.

Сугыш....

Шушы сүздән хәтта алмагачлар

Уйчанланып калды ул көнне

Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,

Калтыранып куйды ул көнне.

Сугыш....

Монан зуррак хәвеф, зуррак афәт

Булдымы икән җирдә тагын да?

Ач балалар килә күз алдыма

Шул сүз ишетелгән чагымда

Әйе, укучылар, илебез зур, дәһшәтле сугыш кичерә. Тиздән, ямьле май аенда , халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. Безнең бүгенге әңгәмәбез дә , сугышта батырлык үрнәге күрсәткән Геройларга багышланачак. Әңгәмәбезнең темасы “Бөек Җиңү кайтавазы”  дип атала.

Татарстан халкы да  бу һөҗүмне тыныч хезмәткә кул сузу, һәр гаиләгә үлем куркынычы янавы буларак кабул итте.

                       Ватан ана, бу җир - һәркемнең туган җире,

                         ярдәм сорап һәркемне чакырды.

Меңнәрчә кеше үз теләкләре белән сугышка баруны сорап мөрәҗәгать итәләр.

Татарстаннан да бу сугышта 700 мең кеше катнашуы билгеле.

225 татарстанлы Герой исемнәрен алдылар. Алар арасында бишесе  безнең районның Советлар Союзы Геройлары. Менә алар.:

Сафиуллин Гани Биккенә улы

        1905 елның 1 нче июлендә Татарстан Республикасы Арча районы Иске Кишет авылында крестьян гаиләсендә туган.  1928 нче елдан КПСС әгъзасы. 7 сыйныф, Край совет – партия мәктәбен тәмамлаган. Казагыстан ССРның Семипалат шәһәрендә өяз комсомол комитеты инструкторы булып эшләгән. 1927 нче елдан Советлар Армиясендә, 1928 нче елда запастагы взвод командирлары мәктәбен, 1931 нче елда чик сакчылары югары училищесын, 1941 нче елда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаган. Полк белән җитәкчелек иткән. 1941 нче елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Дала фронты составындагы 7 нче гвардия армиясенә кергән, генерал – майор Сафиуллин җитәкчелек иткән 25 нче укчы корпус 1943 нче елның 25 нче сентябренә каршы төндә – Бородаевка һәм Домоткань авыллары тирәсендә (Днепропетровск өлкәсенең Югары Днепров районы) Днепрны кичкән. Полк һәм дивизия артиллерия көчләре белән дошманның күпсанлы контрһөҗүмнәрен кире кайтарып, 5 көнлек сугышта фронт буенча плацдармның озынлыгын 25 чакрымга, иңен 15 чакрымга киңәйткән һәм шунда ныгып урнашкан. Советлар Союзы Герое исеме 1943 нче елның 26 октябрендә бирелгән.

        1947 нче елда Генштаб Хәрби академиясе курсларын тәмамлаган. 1957 нче елда генерал – лейтенант Сафиуллин запаска чыккан.Казанда яшәгән һәм эшләгән. Ике Ленин, өч Кызыл Байрак, ике II дәрәҗә Суворов, ике II дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. 1973 нче елның 14 октябрендә вафат булган. Казанның Арча кыры зиратында җирләнгән. Яңа Кишет авылында Геройга багышланган музей ачылган.

Соколов Леонид Михаил улы

        1908 нче елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Арча районы Бишәр авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Казанда 9 сыйныф тәмамлаган. Аэроклубта очучы – инструктор, бераздан звено командиры булып эшләгән. Советлар Армиясе сафларында 1932 – 1933 нче елларда булган һәм 1942 нче елның маенда кабат алынган. 1942 нче елда авиация звенолары командирлары курсларын тәмамлаган. 1942 нче елдан КПСС әгъзасы. Хәрәкәттәге армиягә 1942 нче елның декабрендә алынган.        

        1 нче Украина фронты составындагы 2 нче һава армиясенә караган 2 нче гвардия штурм авиациясе корпусына кергән 11 нче гвардия истребительләр авиациясе полкы эскадрилия командиры гвардия майоры Соколов 1945 нче елның маена кадәр 230 сугышчан очыш ясаган, 62 һава сугышында дошманның 17 самолётын, группа белән 6 самолётын бәреп төшергән. Советлар Союзы Герое исеме 1945 нче елның 27 июлендә бирелгән.

        Сугыштан соң Хәрби Һава көчләрендә хезмәтен дәвам иткән. 1958 нче елда полковник Соколов запаска чыккан. Смоленскийда яшәгән һәм эшләгән. Ленин, өч Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләре белән бүләкләнгән. 1981 нче елның 12 маенда вафат.

Сафин Нәкыйп Сафа улы

        1921 нче елда Татарстан Республикасы Арча районы Мирҗәм авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Колхозда, Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшләгән. 1940 нчы елдан Советлар Армиясендә. 1944 нче елдан КПСС әгъзасы. 1941 нче елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнашкан.

        19 аерым моторлаштырылган понтон – күпер салу ботальонында отделение командиры (Дала фронты) сержант Сафин 1943 нче елның 28 сентябрендә Солошино (Полтава өлкәсе Кобемек районы) авылы янында Днепр елгасы аркылы уң як ярга понтон белән беренче төркем сугышчыларны чыгарып җибәрә. Шулай тагын 18 юл ясый. Аннары паром белән елга аркылы танклар һәм артилерияне чыгарган. 1943 нче елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

        Сугыштан соң хәрби – инженерлык училищесында укыган. 1946 нчы елдан лейтенант Сафин запаста. Ул туган җиренә кайткан. 1951 нче елда Казан республика партия мәктәбен бетергән. Соңыннан ул совхозда директор булып эшләгән. Ике Ленин, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. 1987 нче елның 22 нче маенда вафат булган. Н.Сафин Казанда җирләнгән. Арчада бер урам аның исемен йөртә. Туган авылында батырга бюст куелган.

Салихов Гатаулла Салих улы

        1924 нче елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы  Арча районы Түбән Оры авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаган, колхозда эшләгән. 1942 нче елдан Советлар Армиясендә. 1943 нче елдан КПСС әгъзасы. 1943 нче елның февраленнән хәрәкәттәге армиясендә.

        518 нче укчы полк отделение командиры (Брянск фронты, 63нче армия, 129 нчы укчы дивизия) сержант Салихов 1943 нче елның 12 нче июленнән 3 нче сентябрьгә кадәр Большой Малиновец һәм Сетуха авыллары янындагы сугышта зур батырлык курсәткән. Снайпер мылтыгы һәм пулемёттан ут ачып 40 тан артык дошманны юк иткән. Кискен сугыш барышында башта взвод командирын, аннан соң рота командирын алыштырып, сугышчыларны һөжүмгә күтәреп, дошманга ташланган. 1943 нче елның 27 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1943 нче елны Ташкентта тизләтелгән пехота училищесын, ә 1944 нче елда “Выстрел” курсын тәмамлаган.

        1945 нче елны өлкән лейтенант Г.Салихов сугыштан кайтып, Мәскәүдә яши. “ВНИПИ энергопром”да эшли. Ленин, I дәрәжә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

  Ежков Валентин Фёдор улы

        1922 нче елның 27 маенда Татарстан Республикасы Арча бистәсендә эшче гаиләсендә туган. Урта белемле. Харьков трактор заводында эшләгән. 1940 нчы елдан Советлар Армиясендә. 1941 нче елда пехота хәрби училищесын тәмамлаган. 1942 нче елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтында.

        Көньяк фронт составындагы 2 нче гвардия армиясенең 3 нче укчы дивизиясенә караган 13 нче гвардия укчы полкының танкка каршы атучы мылтыкчылар ротасы командиры гвардия өлкән лейтенант Ежков, 1943 нче елның 19 августында Степановка авылы ( Донецк өлкәсенең Шахтёр районы) янында барган сугышларда батырлык күрсәткән. Ул җитәкләгән рота, дошманның өч һөҗүмен кире кайтарып, аның 12 танкын юк иткән. Шул сугышта һәлак булган. Советлар Союзы Герое исеме 1944 нче елның 19 мартында үлгәннән соң бирелгән. Ленин ордены белән бүләкләнгән. Степановка авылында җирләнгән ( Украина). Геройның туган җирендә һәм ул батырлык күрсәткән урында аңа багышлап һәйкәлләр куелган. Арчадагы бер урам Герой исемен йөртә.  

( шушы урында Днепрны кичү турында видеосюңет карап китик әле)

13 татарстанлы Александр Матросов ( Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын

кабатлады. Ул дошман амбразурасын күкрәге белән каплый.

Матросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхаков

        Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар) Александр Матросов батырлыгын кабатлаучылар арасында якташыбыз Кәрим Исхаков та бар.

        Кәрим Исхаков 1912 нче елда Арча районының Шушмабаш авылында туган. Авылдашлары әйтүенә караганда, әйбәт нәселдән. Алар берничә ир-егет туганнар: Һади, Кәрим, Нәфыйк, Нәҗип. Эшлекле, тәртипле булалар. Һәрберсе тормышта гайрәтле эз калдыралар. Кәрим Исхаковның хатыны Фаһирә – гомере буе Шушмабашта, кызы Дилбәр Волгоград шәһәрендә яши.

        Кәрим Исхаков Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, 69 нчы гвардия укчы дивизиясенең 208 нче укчы полкы рядовое, автоматчысы. 1943 нче елның 5 октяберендә чуваш егете Арсентий Карташов белән бергә, дошманның ут ноктасын томалап, Кировоград өлкәсендә Старое Липово авылы янында батырларча һәлак була.

        Кәрим Исхаковның батырлыгы игътибарсыз кала һәм ул тиешле дәүләткүләм бүләкләрен дә  ала алмый, Советлар Союзы Герое исеменә дә тәкъдим ителми. Тарихи чынбарлык шундый: сугышларны түрәләр башлый, ә халык сугыша, билгесез геройлар сугышны җиңә. Менә шундый батырларның берсе – татар егете, Арча егете Кәрим Исхаков.

           Кан коюлы һәм җимергеч сугышның  соңгы бәрелешләреннән безне 70 елга якын вакыт аерып тора. Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Әлеге сугыш илебез өчен гаять зур сынау булды. Совет халкы үз Ватанының азатлыгы, киләчәк буынның тынычлыгы өчен 47 ай буена яки 1418 көн һәм төн дәвамында авыр, канлы сугыш алып бара. Мәскәү һәм Сталинград янында, Курск дугасында, Днепрда һәм Ленинград тирәсендә, Белоруссиядә, Молдавиядә һәм Заполярьеда, Кырымда һәм Кавказда, Висла, Дунай, Одер һәм Эльба буйларындагы дәһшәтле сугышлар совет халкына җиңү алып килә. Әмма без Җиңү өчен бик кыйммәт түләдек. Сугышның һәр тәүлегендә уртача 20869 кешенең гомере өзелгән яки сугыш юлының  һәр метрында 15 солдатыбыз ятып калган. 1418 тәүлеккә сузылган әлеге сугыш 22 млн кв м мәйдандагы тереклекне көйдергән, 1710 шәһәрне, 70 мең авылны көл иткән, 27 млн кешенең гомере өзелгән, берничә миллионын гарип калдырган, 32 меңгә якын сәнәгать предприятиесен хәрабә хәленә китергән!

              27 миллион баласын

              Югалтты яуда Ватан...

              Әй, дөнья, булма битараф,

              Күңелгә текәп кара:

              27 миллион җөй анда,

              27 миллион яра.

 Әйе, 1941-1945 еллардагы сугышта 27 млн ватандашыбыз яу кырында ятып кала, шулар арасында тормышлары әле башланып кына килгән балалар. Әйе-әйе балалар, герой пионерлар. Сезнең яшьтәшләрегез. Без бүген тыныч тормышта яшибез, белем алабыз, шатланабыз, елмаябыз. Ә безгә шушы көннәрне күрү бәхете бүләк иткән каһарманнар арасында, кечкенә геройларыбыз да бар.  Әйдәгез әле, укучылар, Җиңү таңын якынайтуга үзләреннән өлеш керткән шушы үлемсез батырларның берничәсенең язмышы белән танышып китик

 Слайдлар. (Укучылар сөйлиләр)

Менә алар чын батырлар! Безнең күңелләрдә үзләренең эзен калдыручылар. Ә хәзер чорлар аша , аларга ачык хат языйк әле.( тактадагы мәңгелек утка ябыштырып куялар)

Әйе, укучылар, сугыш ул, җимерүче, күз яшьләре түктерүче, миллионлаган кешеләрнең гомерен өзүче. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, аларның сугышчан юлларын өйрәник. Батырлар исеме буыннан- буынга күчсен.

Исәннәрнең кадерен белик!

Үлгәннәрнең каберен белик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

"Җырларымда тарих кайтавазы "

7 сыйныфта Сибгат Хәким иҗаты буенча татар әдәбиятыннан ачык дәрескә план-конспект....

“ Яшьлегем кайтавазы” Очрашу кичәсе.

Яшь вакытның гүзәл мизгелләренИскә алып,дуслар,тагын берЯңгыратыйк әле бу заллардаКайтавазын яшьлек  таңының. Бүген шушы залга без Яңасала авылында укытып киткән  укытучыларны чак...