Язучы Алмаз Гыймадиев белән очрашу
статья (5 класс) на тему

Абдуллина Гульнур Ризвановна

5 нче сыйныфның татар төркемендә укучылар программа буенча А.Гыймадиевның кызыклы хикәяләрен укыдылар. Хикәяләр укучыларга ошады һәм без язучыны кунакка чакырырга булдык.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                         Язучы белән очрашу

       23 нче май көнне 5 нче “А”, “Г”, 6 нчы “Б” сыйныфы укучылары Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләкләр иясе, якташыбыз  Алмаз Гыймадиев белән очраштылар.

      Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 нче июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 нче елда Олы Битаман урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Университетның дүртенче курсында укыганда республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Сабантуй» редакциясенә хәбәрче булып эшкә урнаша. Университетта укуын тәмамлагач та шул газетада 1996 елга кадәр эшләвен дәвам иттерә. 1997 елдан «Казан утлары» журналында әүвәл редакциянең бүлек мөдире, 1998 елдан җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1997 елда аның балалар өчен кырыклап шаян хикәясен үз эченә алган «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр» исемле беренче китабы, 2000 елда «Хуш, Тамчыгөл!» дигән икенче җыентыгы дөнья күрә. Алга таба, үзенең иҗат офыкларын киңәйтә барып,  яшь укучыларына янә ике китабын – «Без андый малай түгел!» (2005) һәм «Ниязның рекордлар китабы» (2006) дип аталган хикәя-повесть җыентыкларын бүләк итә. Моннан тыш язучы иҗатыннан аерым хикәяләр «Хәтер» нәшриятында чыккан «Татар балалар әдәбияты» (2003) һәм Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Балачакта калабыз» (2004) исемле күмәк җыентыкларда да лаеклы урын ала. Бик күп шаян хикәяләр тупланган “Телефонлы кәҗә” китабы да укучылар тарафыннан яратып укыла. Алмаз Гыймадиев хәзерге вакытта “Акчарлак” газетасының баш мөхәррире булып эшли.

    Якташыбыз белән очрашуга укучылар да тырышып әзерләнделәр: аның шаян хикәяләрен укыдылар, рәсемнәр ясадылар.

   Язучы кыскача гына үзе турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, үзенең “яңа гына табадан төшкән” хикәяләрен укыды. Кызыклы табышмакларга җаваплар таптырды. Ул татар теле кабинетына үзенең китапларын да бүләк итте.  Очрашу укучылар өчен дә, язучының үзе өчен дә бик кызыклы булды.



Предварительный просмотр:

                                                     Кырлайга сәяхәт

        Кырлай авылы турында сүз чыгуга, күңел кыллары нечкәреп, кечкенә сабыйны үзенә сыендырган авылга, аның халкына карата соклану, хөрмәт хисләре биләп ала. Киң күңелле Кырлай халкы, аның табигате булачак шагыйрьнең күңелендә тирән эз калдыра. Әгәр Тукаебызның балачак хатирәләре Кырлай авылына барып тоташмаса, балалар яратып укый торган  “Шүрәле” “Су анасы” әкиятләре туар идеме икән? Уку елы тәмамлануга икенче номерлы Биектау урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән Яңа Кырлай авылына сәяхәт кылырга булдык. Кояшлы бер матур көндә без юлга кузгалдык. Кырлай авылының табигате Тукай язганча:

             Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде,

             Ул болын, яшел үләннәр, хәтфәдән юрган иде.

    Музейга кергәнче безне Тукай әкиятләренең геройлары  Кәҗә белән Сарык каршы алды. Алар балаларны үзләре белән әкият дөньясына алып кереп киттеләр. “Урман”нан Шүрәле килеп чыкты, балалар утын кисүдә үзләренең көчләрен сынаштылар. Су буенда балалар басмада утырган Су анасын күрделәр. Ул алтын тарагын югалтканга елап утыра  иде. Балалар Су анасына алтын тарагын табып бирделәр. Бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар.

       Ә аннан соң музейга экскурсия ясадык. Монда укучылар шагыйрьнең балачагы , Җаек  һәм Казан чоры тормышы, иҗаты белән таныштылар. Тукай әсәрләре буенча рәссамнар ясаган картиналарны, Бакый ага Урманче эшләгән сыннарны балалар зур кызыксыну белән карадылар. Музей хезмәткәрләре безгә мавыктыргыч итеп сөйләделәр, экспонатлар белән таныштырдылар. Укучылар видеосалонда “Шүрәле” балетын да карадылар. Музей Тукай үзенең бик күп шигырьләрен багышлаган елга буена урнашкан, ул ерактан ук күренеп тора.

       Сәгъди абзый йортында да булдык. Балалар XIX йөз ахыры - XX йөз башында халкыбызның тормыш-көнкүреше белән таныштылар. Ишегалдында сиртмәле кое, лапас, баз, келәт бар. Балалар келәттә булган крестьян тормышы өчен кирәкле эш кораллары белән таныштылар. Бакча ягында үсеп утырган йөзьяшәр нарат агачы да укучыларны сокландырды. Ул агачны Сәгъди абзый кечкенә Габдулла белән утырткан бит. Бакчада Сәгъди абзый белән Габдулланың сыннары урнаштырылган. Шүрәле белән Былтыр, Су анасы сыннары да бар. Аннан соң Тукай су эчкән чишмәдән су эчтек. Сәгъди абзый  күршесендә урнашкан Әхмәт бай өенә дә кердек. Бу йортта элек бай яшәгән һәм ул хәзер “Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы” на керә.  2016 нчы елда Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан Кырлай авылында, музейда да күп үзгәрешләр  булган. Балалар Габдулла Тукай турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алдылар. Күңелле сәяхәт балаларга бик ошады.  

                              Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Гөлнур Ризван кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Язучы да Алиш, батыр да.

Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты турында...

Язучы да Алиш, батыр да

Абдулла Алишның 105 еллык юбилеена багышлаган әдәби-музыкаль, сәяхәт-истәлек кичәсе...

Язучы Алмаз Гыймадиев иҗаты буенча презентация

Презентациядә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат бирелде. Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар 5 нче сыйныфта Алмаз Гыймадиев язган юмористик хикәяләр белән танышалар....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

“Бер күрешү – үзе бер гомер” язучы Рәмзия Габделхакова белән очрашу кичәсе

Укытучы. - Исәнмесез, мөхтәрәм кунакларыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Хәерле көн! Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, бүген чын мәгънәс...