“Бер күрешү – үзе бер гомер” язучы Рәмзия Габделхакова белән очрашу кичәсе
материал (8 класс)

Зайдуллина Лейля Акдасовна
Укытучы. - Исәнмесез, мөхтәрәм кунакларыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Хәерле көн! Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, бүген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Бүген без бик бәхетле, чөнки бездә кунакта, олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы якташ язучыбыз. Әлегә аның исеме сер булып калсын. Ә кичәбезне ачык дип игълан итәбез. 1 А.б. - Язучы бүген аеруча актив иҗат итә. Аның шигырьләре, проза һәм драма әсәрләре тупланган китаплары әдәбият сөючеләр арасында популярлык казанды. Әсәрләре республикада чыгучы газета-журналларда да дөнья күрде. Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында танылу алды. 2А.б. - 2020 елда исә ул «Ватаным Татарстан» газетасы китап укучылар арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча иң күп укылган хатын-кыз авторлар унлыгына керде. 2019 елда “Казан утлары” журналы үткәргән “Айның иң яхшы авторлары” бәйгесендә чәчмә әсәрләр номинациясендә җиңү яулады. Ул Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликова, Марат Кәбиров, Зифа Кадыйрова кебек язучылар белән берлектә иң укылган авторлар бишлегендә. 1 А.б. Кара әле, Камилә, без тамашачыларны бераз аптырашта калдырдык түгелме? Серне тизрәк ачыйк инде. Кем турында сүз бара соң?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yazuchy_gabdelhakova_beln_ochrashu_zydullina_lmt.doc116.5 КБ

Предварительный просмотр:

 “Бер күрешү – үзе бер гомер” язучы Рәмзия Габделхакова белән очрашу кичәсе

Зәйдуллина Ләйлә Әкъдәс кызы,

Әлмәт шәһәре 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Йосыпова Лилия Галимҗан кызы,  

Әлмәт шәһәре 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максатлар:  Рәмзия Габделхакованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Укучыларда китап уку культурасы булдыру.

Укытучы. - Исәнмесез, мөхтәрәм кунакларыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Хәерле көн! Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, бүген чын мәгънәсендә сихри очрашуга җыелдык. Бүген без бик бәхетле, чөнки бездә кунакта, олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы якташ язучыбыз. Әлегә аның исеме сер булып калсын. Ә кичәбезне ачык дип игълан итәбез.

1 А.б. - Язучы бүген аеруча актив иҗат итә. Аның шигырьләре, проза һәм драма әсәрләре тупланган китаплары әдәбият сөючеләр арасында популярлык казанды. Әсәрләре республикада чыгучы газета-журналларда да дөнья күрде. Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында танылу алды.

2А.б. - 2020 елда исә ул «Ватаным Татарстан» газетасы китап укучылар арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча иң күп укылган хатын-кыз авторлар унлыгына керде. 2019 елда “Казан утлары” журналы  үткәргән “Айның иң яхшы авторлары” бәйгесендә чәчмә әсәрләр номинациясендә җиңү яулады.

Ул Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликова, Марат Кәбиров, Зифа Кадыйрова кебек язучылар белән берлектә иң укылган авторлар бишлегендә.

1 А.б.   Кара әле, Камилә, без тамашачыларны бераз аптырашта калдырдык түгелме? Серне тизрәк ачыйк инде. Кем турында сүз бара соң?

2Аб   Әлбәттә, Кәримә. Ул күпләгән китап сөючеләргә таныш шагыйрә, прозаик, журналист Рәмзия Гайса кызы Габделхакова. Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.

1 А.б. Ә менә язучы иҗатының чишмә башы кайдан башлангыч алган икән соң? Ягез, шуңа күз салыйк әле...

 (Р.Габделхакованың “”Кыялар” шигыре яңгырый, Интернет челтәреннән видео “Кыялар”.  Р.Габделхакова ролен башкаручы керә.  Кулында дәфтәр, шигырь яза. Уйлана.  Кыз килеп керә. Аның хәрәкәтләрен кабатлый башлый. РГ сискәнеп , аптырап читкә тайпыла)

Кыз. –Сез мине таныйсызмы?

(Р.Г. башын чайкый)

Кыз. Яхшылабрак карагыз әле (РГ игътибар белән карый)

РГ. - Йөзең таныш күренә, сеңлем.... Тик аңлый алмый торам. Безнең Кәминкә  кызы, дисәң инде... Кем кызы буласың соң?

Кыз. – Ә шулай да....

Р.Г.( Башын чайкый) - Юуук

Кыз. - Сезнең янга мине хыялым алып килде.

Р.Г - Хыяллана белү яхшы ул.

Кыз. - Хәтерлисезме нинди хыялый кызчык булуыгызны? Кеше күзе күрмәслек урынга посып утырасың  да, хыял диңгезенә чумасың. Ул хыялларның ниндие генә юк...

Р.Г. - Гаиләдә биш бала үссәк тә, мин ялгызлыкны яраттым. Балачакта болында, су буенда ялгызым бәбкә сакларга ярата идем. Кичләрен исә өй янындагы бүрәнәләр өстенә утырып, төнге күкне, йолдызларны күзәтәм. Малайлар кебек агач башына үрмәли идем.  Югарырак менгән саен яхшырак. Беркем күрми, комачауламый.

Кыз,. – Ә болар (кер каптыргычы, кәтүк, пыяла кискеч, карандаш күрсәтә) Башкалар  кебек курчак белән түгел, кул астында ни бар - шулар белән уйнавың истәме?

Р.Г. Кер каптыргычы, кәтүк, пыяла кискеч, карандаш... Өйдәге вак-төяк әйберләр кызыграк тоела иде миңа  (кыздан алып, төрлечә хәрәкәтләр ясата) Шуларны җанландырып, сөйләштереп төрле маҗаралар уйлап чыгарам. Исәнмесез, сез бүген аеруча матур күренәсез.  Ай рәхмәт инде, сез мине оялтасыз. (көлә)

(аптырап) Шулай да, минем турында кирәгеннән дә артык күп беләсең бит, кызчык. Мин әлегә берни дә аңламыйм...

Кыз. - Ә Шомбай? Беренче әсәрең дә  Шомбай турында иде бит.

Р.Г..-  Пыяла кискеч ул, шуны Шомбай дип йөртә идем.  Шомбай һәр көнне нинди дә булса маҗара кылып йөри... Шулай әллә ниләр уйлап чыгара идем.

Кыз. - Иҗат белән җенләнгән кызның “тере” язучы белән очрашу хыялы да  зур иде бит.

Р.Г. - Мәктәбебезгә бер төркем язучылар килгән иде. Алар арасында Шәүкәт Галиев, Барлас Камаловның булуын хәтерлим. Ул чакларда очрашуга килгән һәр кунакны кабат пионерга алу гадәте бар иде. Әйе, мин Барлас абыйга галстук тагарга тиеш, тик шул кадәр каушадым, ахыр чиге, ул мине кочаклап юатты да, галстукны үзе бәйләде. Бик ягымлы, көләч йөзле абый булып истә калган.

Кыз. - Ә пластмасс әтәч. Хәтерлисеңме, шундый матур иде. Койрыгы әллә нинди  төсләр белән балкый. Ләкин әтәч сиңа артмый.

Р.Г. - Ул әле абый, әле апа кулында. Әтәчне кулга эләктерү өчен бер көнне иртүк тордым. Бу боз кебек салкын. Өйдә дә салкын, куллар туңарлык. Әни мичне ягып, сыер саварга чыгып киткән. Әтәчне җылытырга теләп, аны мич каршына бастырып куйдым. “Җылынды” бичара... Дөрләп кабынды да, мизгел эчендә янып та бетте.

Кыз. - Кыек эшеңне башкалар белгәнче дип,  тизрәк юрган астына чумдың. Әтәчнең бер төн эчендә югалуы ачылмаган сер булып калды.

Р.Г. - (Сискәнеп китә) Болар мин узем генә белгән серләр тугелме? ... Шулай да, син кем буласың соң. Берни дә аңламыйм......

Кыз. Сезнең янга мине хыялым алып килде. Сез – шагыйрь, хыялның нәрсә икәнен яхшы беләсез. Кечкенә Рәмзиянең, ягъни минем, хыялларым  чынга аштымы? Шуны беләсем килә.

РГ. – Синең? Ничек инде синең?

Кыз. -Әйе, минем. Мин үткәнән килдем. Мин – сезнең бала чагыгыз.

Кыз. - Үскәч  космонавт булырга хыялландың бит югыйсә.

РГ  (көлә) - Космонавт булып булмады шул... Очкычка утырып күкләрне гизә алмасам да, иҗатым мине күкләргә күтәрде.

Кыз - Кечкенә чакта дәфтәрне икегә бүлеп үзең китап ясый идең. Тышлыгын бизәп...

РГ  -Әйе, бу хыялым да чынга ашты. Җиде китабым бар.

Кыз. – Димәк, балачак хыялы чынга ашты....

Р.Г. - Хыяллар бик күп иде иде ул. Шуларның иң зурысы иҗат итү. Мин халкыма хезмәт итәм. Туган телемне үстереп, иҗат эше белән яну иде теләгем.

Кыз. Үткән көнне тотып булмый,

Була бары сагынып.

Хәтер канатлары белән

Һәр мизгелгә кагылып,

Р.Г. Балачак дигән илләргә

Кайта тик хыял гына.

Аның белән күрешергә

Сузыла уйлар гына.

(шигырьне сөйли –сөйли икәү җитәкләшеп чыгып китәләр )

1А.б.  –Шулай итеп, мәктәп елларыннан ук Рәмзия Габделхакова каләм тибрәтә башлый, тәүге шигырьләре район газетында дөнья күрә. Аның җиңел, йөгерек тел белән язылган шигырь,  роман, хикәяләрен төрле буын вәкилләре яратып укый.

2 А.б. -Иҗатында аерым бер урынны балалар өчен язылган шигырьләр алып тора.Аларда исә балаларча ихласлык, самимилек чалына.

Үсәсем килә

Әти эшеннән кайта да,

Рәхәтләнеп ял итә.

Мине исә, өйгә кайткач,

Тау кадәрле эш көтә.

Математикадан әнә

Биш мәсьәлә бирделәр.

Әллә ниткән  теория

Исбатлагыз, диделәр...

Әдәбият дәресеннән

Ике шигырь ятларга,

Ботаника дәфтәренә

Алабута ясарга...

Рус теленнән кагыйдәләр

Куштылар өйрәнергә.

Минем баш бит икәү түгел,

Минем баш  берәү генә...

Кайчан гына котылырмын

Дәресләрдән, мәктәптән?

Кайчан гына үсәрмен дә,

Ял итәрмен әйбәтләп?!

1 А.б. Рәмзия апаның шигырьләре зур тәрбияви көчкә ия. Шуларның берничәсе төрле һөнәр ияләренә карата ихтирам белән сугарылган.

Укытучы

Әтием гел әйтә миңа,

Мактаулы дип өч һөнәр,

Аларга таянып тора

Бар халыклар, бар илләр.

Табыннарны сыйлы иткән

Игенче гел беренче,

Икенчесе – кешеләргә

Йортлар төзеп бирүче.

Өченчесе  - Укытучы!

Белем йорты хуҗасы.

Ул йортның җылысын тоеп,

Һәр кешегә узасы.

Ил байлыгы алтын түгел,

Ил байлыгы – галимнәр.

Бик күп һөнәр ияләрен

Үстерә мөгаллимнәр.

Иң игелекле һөнәр ул,

Иң-иң кирәкле хезмәт.

Аңа патша да баш ия,

Аңа - иң олы хөрмәт!

2А.б. - Язучы Фоат Садриев Рәмзия Габделхакованы чынбарлыкны ачык гәүдәләндерүче, романтик хисләргә, тирән кичерешләргә бай автор, дип бәяләде. Әйе, ул нигездә, арабызда яшәгән  гап-гади кешеләр турында яза. Аларның хис-кичерешләрен, уйларын, гамәлләрен бербөтен образга туплап, укучыга җиткерә. Язучының һәрбер хикәясе уйландыра, күңелдә ачу яисә нәфрәт, кызгану яки мәхәббәт уята.“Сират күпере”, “Тау артында кояш бар”, “Нишләттегез Гөлкәйне” әсәрләре моңа дәлил.

1А.б.-  Ә менә шигырьләре хисләргә бай. Аеруча зур урынны әниләргә багышлап язылган шигырьләр алып тора. “Сез дә”, “Әни”, “Әнием гөлләре”, “Яннарымда булсаң әгәр...” шундыйлардан.

Шигырь укыла «Әни килде”

Әни килде!

Шәһәр “читлеге”нә

Кереп тулды авыл һавасы,н

Җылы җәйләр,

Мәтрүшкәләр исе...

Мине аңлар авыл баласы.

Әни килде!

Әйтерсең лә бүген

Кунак миндә бөтен авылым:

Берәү туган,

Берәү малын суйган,

Кемдер урнаштырган ул-кызын...

Сөйли әни

Авыл хәбәрләрен,

Җанга рәхәт, тыныч әңгәмә.

Урамда кыш,

Урамда җил елый,

Төн сарылган карлы тәрәзгә...

Әни миңа

Ак оекбаш бәйли,

Кулларына күзләр иярми.

Бер әни дә

Газиз баласының

Өшеп йөрүләрен теләми.

Бездә җылы!

Бездә җәйләр кунак!

Кояш булып әни елмая.

Төннәр, җилләр

Куркыталамыни

Янәшәңдә әни булганда?!

... Үткәнемнең

Бәхетле бер киче,

Өстәлемдә- авыл күмәче,

Икмәк исе,

Мәтрүшкәләр исе...

... Кайтарасы иде әниемне!!!

Кайтарасы иде шул кичне...

2А.б. - Иҗат итү дәверендә Рәмзия Габделхакованың  “Кар өстендә миләшләр”, “Көзге яшен”  шигырьләр; “Көмеш тун”,  “Тау артында кояш бар”, “Җырга күчкән язмыш”, “Нишләттегез Гөлкәйне?” ,. “Канатсыз очыш”кебек чәчмә әсәрләр тупланган китаплары дөнья күрде.

1Аб - Минем бик күп әсәрләрем туган якка багышланган. Кайда гына булсак та, нинди генә бай тормышка яшәп, нинди генә югарылыкларга ирешсәк тә туган авыл, әти-әни нигезен,балачакны сагынып яшибез, - ди Рәмзия апа.

2А.б.  - Әйе,......., ул тумышы белән генә түгел, бөтен барлыгы белән авыл җанлы кеше. Туган як табигатен, аның кешеләрен сурәтләгән шигырьләрендә бу аеруча ачык чагыла.  Аның туган йортка, авылга  дан җырлаган “Авыл өстендә йолдызлар”, “Үтеп барышлый”, Туган йортта көтә бәхет шигырьләре моңа дәлил.

Шигырь “Туган йортта көтә бәхет”

Син бу йортта - иң кадерле кунак,

Сине монда һәрчак көтәләр.

Бу кояшлы йортны кара төннәр,

Салкын җилләр читләп үтәләр.

Шатлык яши монда, бәхет яши,

Син әлегә моны белмисең,

Учларыңда яткан шул бәхетне

Зур юлларга чыгып эзлисең...

Тәрәзәдә утлар янган чакта,

Йолдыз уйнаганда учакта,

Бакчаларда гөлләр тирбәлгәндә,

Кар ятмаган чакта сукмакка,

Сезне көткән, сөенеп каршы алган

Газиз җаннар исән чагында,

Сез кайтыгыз туган йортыгызга -

Гомерләрнең якты ярына.

Бит җир шарын күпме әйләнсәң дә,

Барча юллар илтә туган җиргә.

Читтә алтыннарга күмелсәң дә,

Иң зур байлык көтә үз өеңдә!

2А.б  - Рәмзия Габделхакованың шигырьләре көйгә дә салынган. “Лениногорск”, “Чирмешәнем”, “Әнием яшьлеген сагына”, “Ак пәрдәле тәрәзәләр”, “Онытма мине” һәм башка җырлары халык арасында танылу алды. “Онытма мине” җырын Хәния Фәрхи репертуарында булса, “Ак халатлы изге кешем”не яшь җырчы Айдар Ракипов башкара. Ә менә Людмилла Аланлы белән берлектә иҗат иткән “Бәхетле кеше” өр-яңа җырларының берсе.
(җыр “Бәхетле кеше”)

1А.б. - Күптән түгел үзен драматург буларак та сынап карый ул. Казанда Тинчурин театрда Рәмзия Габделхакова пьесасы буенча куелган “Өзелгән яфраклар” спектакле 2014нче елдан бирле сәхнәдән төшми. Яңа сезонда исә  Әлмәт драма театрында аның  “Адашкан ир” әсәренең  премьерасы булды. Ә менә балалар өчен язылган “Югалган китаплар” пьессасы безнең өчен зур табыш!

2А.б.  – Әйе, Кәримә, башлыйбыз. Игътибар! Мәктәп китапханәсеннән китаплар югалган! Китапханәче Фәния апа аптырашта!

Фәния. Димәк, кемдер булышкан. Кемдер булышкан! Ниндидер явыз көч!

Әминә. Алайса без аны эзлик, апа!

(Бүлмә буйлап эзләнеп йөриләр)

Фәния. Мин монда бөтен почмакны кат-кат  актарып чыктым инде. Берни дә тапмадым.

(Шул чак тавыш ишетелә)

Бетергеч. Тапмассыз шул. Китапларыгыз тузанга әйләнде. Өффүү, тү-тү! Очтылар да киттеләр.

(Фәния белән Әминә сискәнеп китә. Аптырап төрле якка караналар)

Фәния. Кем син? Ник күренмисең?

Бетергеч. Китапларыгызны мин бер өрүдә юк иттем. Чөнки мин – Бетергеч!

Фәния. Бетергеч?! Кайда соң син? Ник күренмисең?

Бетергеч. Теләсәм – күренәм, теләмәсәм – юк.

Фәния. Бетергеч, син бит дәфтәрдәге ялгыш-хаталарны гына төзәтергә тиеш. Ә ник китапларны юк иттең?

Бетергеч. Аларның кирәге шул кадәр генә! Хәзер беркем китап укымый! Балалар шыр надан. Аларның тузга язмаган хаталарын бетерә-бетерә мин ардым. Кулларым әрни, билем сызлый. Китаплар миңа ярдәм итмәде. Алар балаларны өйрәтми! Кемгә кирәк соң алар?! Тузан җыеп, киштәләрдә бер эшсез яталар.

Фәния. Компьютердан да син юк иттеңме?

Бетергеч. Анысы ни тагын?

Фәния. Ничек аңлатыйм икән? Әнә теге телевизорны күрәсеңме? Шунда бик күп мәгълумат тупланган. Сорау бирәсең дә, ул сиңа кирәкле җавапны экранга чыгара.

Бетергеч. Һы, ансат икән, менә ялкауларга рәхәт булган! Тик телевизордан китап алучыны күргән юк, әкият сөйләмәгез.

Фәния.  Кулга тими ул, экранга гына чыга. Электрон китаплар алар.

Бетергеч. Мин ул нәмәрсәгезне белмим. Анда минем катнашым юк. Мондагы китаплар беткәч, андагылар үзеннән үзе юкка чыгадыр. Алар бит күләгә-шәүлә генә, чын китап түгел. Тәк шту, сез юкка вакыт әрәм итмәгез. Дөнья иркен хәзер, бер китап та калмады. Наданнарга китап кирәкми.

Фәния. Ялгышасың, Бетергеч, бөтен бала да надан түгел. Менә Әминә гел китап алып укый.  Ул бик акыллы бала.

Бетергеч. Укымасын! Ул да надан калсын! Хәзер наданнар заманы. Алар белән яшәү җиңел. Артка тәгәри-тәгәри, бервакыт кабат таш гасырга килеп чыгарбыз, уку-язулар бетәр. Рәхәт заман килер. Миңа да эш калмас. Мин дә бот күтәреп ял итеп ятармын.

Әминә. Бетергеч, зинһар алай итмә! Кайтар китапларны! Алардан башка яшәүнең бер яме юк ич. Без барыбыз да буш күңелгә, наданга әйләнәбез.

Бетергеч. Әйләнәсез инде, әйләнәсез. Күреп торам, балаларыгыз әнә теге телевизорга кадалган. Аннан китап укыганнарын бер дә күргәнем юк, уйнап кына  утыралар. Кайчакта нидер язган булалар, андагы хата, андагы хата!

Фәния. (хәйләләп) Бетергеч, хаталарны төзәткәч, син дә укытучыга тиң буласың ич. Син бик акыллы, тырыш, эшчән, пөхтә. Синнән башка матур язып та, дөрес эшләп тә булмый. Син барча хаталарны төзәтеп барасың. Син – даһи!

Бетергеч. (Бик зур канәгатьлек белән) Әйе, әйе... Нәкъ шулай!

Фәния. Син – иң акыллы укытучы! Бер укытучы да балаларны китапсыз калдырырга теләми.

Бетергеч. Әйе, әйе...

Фәния. Шулай булгач, зинһар өчен,  кайтар китапларны!

Бетергеч. Һммм... Ярый алайса, кайтарырмын. Тик шартым бар. Бер сәгать эчендә өч китап укучы табып китерегез. Алар минем турында әкият сөйләсен, шигырь укысын!

Фәния. Ярый, Бетергеч, без бергәләп тырышырбыз. (Әминә колагына) Шигырьне үзем табармын, ә син китап укучы балаларны алып кил.

Әминә. Ярый, Фәния апа. Эзләп карыйм. (Китапханә караңгылык эченә китә. Атлап баручы Әминәне генә күрәбез.)

Әминә.

Мин барам, мин барам!

Китап укучы эзлим.

Китапларны табарга

Ярдәм итәргә телим.

(Бер бүлмәнә килеп керә. Анда өч бала компьютер артында утыра. Барысы да экранга төбәлеп дөньяларын оныткан)

Әминә. Дуслар, тыңлагыз әле мине! (Тик беркем Әминәне күрми, ишетми)

Әминә. Дуслар, зинһар тыңлагыз! Карагыз инде, ишетегез мине!Бүген төнлә балалар китапханәсеннән китаплар югалган! Аларны коткарырга кирәк! Мин китап укучылар эзлим! Безгә сезнең ярдәм кирәк!!

Балалар. (берьюлы борылып)  Бәйләнмә безгә! Уеннан бүлмә!

Әминә. Әйдәгез минем белән! Бетергечкә ялварыйк. Югалган китапларны бергәләшеп коткарыйк.

Балалар. Комачаулама! Кит үз юлыңа! Бәйләнмә безгә! Уеннан бүлмә!

Әминә. (гасабиланып)

Тыңлагыз, ишетегез!

Миңа сез бик тә кирәк!

Бетергечнең кушканын

Балалар.

Тукта, бәйләнеп йөрмә!

Безгә китаплар нигә?!

Сиңа кирәк, син эзлә,

Безне уеннан бүлмә!

(Компьютерлы балалар караңгыга кереп китә. Әминә бик борчулы кыяфәттә эскәмиягә барып утыра)

Әминә. Беркем мине ишетми. Беркем аңламый. Китаплар өчен беркем борчылмый. Кайдан табыйм инде китап укучы балаларны?! Әллә берәү дә калмаганмы?

(Шул чак бер төргәк китап күтәргән малай үтеп бара. Әминә шатланып сикереп тора.)

Әминә. Китаплар! Табылганнар! Кайтканнар!

Малай. (Аптырап) Аларның югалганы да юк әле!

Әминә. (үзенә) Бу төш кенә булдымыни? Малай, син китапханәгә барасыңмы? Син бу китапларны укыдыңмы?

Малай.  Хәзер, укый ди! Ниемә кирәк! Мин боларны чүплеккә ташлыйм.

Әминә. Ташлама! Миңа бир!

Малай.  Күпме түлисең?

Әминә. Китапларгамы?

Малай. Әйе инде. Ник әле мин аларны сиңа бүләк итәргә тиеш ди? Алар бит кайчандыр акчага сатып алынган.

Әминә. Барыбер ташлыйм дисең ич.

Малай. Бушка ташлыйм. Тик сиңа бушка бирмим!

Әминә. Минем акчам юк.

Малай. Алайса, хуш! Юлымны бүлмә! (Әминә малай артыннан моңсу гына карап кала.)

Әминә. Акча, акча... барсы да акча дип шаша. Кызык... бу малайның кулында чын китаплар... Димәк, алар бөтенләй югалмаган. (Шулчак каршында бер малай пәйдә була. Башында түбәтәй, өстендә сары футболка, яшел камзул. Әминә каршына килеп баса да сөйли башлый.)

Шәвәли.

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште дип.

Чү, Әминә елама,

Туп батмый ул елгада. (Әминә башын күтәрә, малайга аптырап карап тора)

Әминә.  Син кем? Син китап укыйсыңмы?

Шәвәли. Укыйм шул. Мин үзем дә китаптан бит. Бетергеч безнекеләрне юк иткәндә, мин  качып калдым. Мин көчле, мине беркем юк итәлми.

Әминә. Кем соң син?

Шәвәли.

Мин – Шәвәли, шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин –

Уңган,

Өлгер мин.

Юк бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин, мин,

Мин бик тыйнак

Мин!

Әминә. (шатланып) Шәвәли! Ярдәм ит миңа! Миңа китап укучы өч бала кирәк!

Шәвәли. Син дә мин дә без икәү! Тагы берәүне тапсак, була бит өч!

Әминә. Мин беркемне дә табалмадым шул...

Шәвәли. Алайса, мин дустымны чакырам.

Әминә. Кем ул?

Шәвәли. Ул - Вәли! Минем иң якын дус!

Әминә Кайда соң ул?

Шәвәли. Хәзер чакырабыз. Ул курайда уйнаганны ярата. (Курайда уйный. Вәли керә. Ул совет заманындагы мәктәп формасыннан, кызыл галстуктан).

Вәли.  Сәлам, Шәвәли! Ник чакырдың? Бик тәмләп йоклый идем. Мине искә алучы да юк.

Шәвәли. Минем сине оныткан да юк. Без бит дуслар! Вәли, синең ярдәм кирәк.

Вәли.  Ни булды?

Әминә.  И Вәли... Беләсеңме, төн эчендә безнең мәктәп китапханәсендә бөтен китаплар югалган. Без Фәния апа белән эзли башлаган идек, шунда берсе дәшә, мин юк иттем аларны ди. Кем диген, Бетергеч!

Вәли.  Кит әле! Әкият сөйләмәгез миңа!

Әминә. Түгел шул, һич тә әкият түгел! Киштәләр буп-буш. Ышанмасаң, үзең барып кара.

Вәли. Вәт хәлләр диген... Мин мәктәптә  укыганда бетергечләр сөйләшми иде. Рәтләре бетсә, мин аларны болгап кына бәрә идем.

Әминә. Болгап бәрер идең дә, күренми ич ул! Тавышын гына ишеттек.

Вәли. Тагы ни диде инде?

Әминә. Китап укый торган балалар алып килегез, миңа багышлап әкият, шигырь сөйләсеннәр, сорауларыма җавап бирсеннәр, шул чагында бәлки китапларны кайтарырмын, диде.

Вәли.  Һы, кызык икән... Ә мин нишләргә тиеш?

Шәвәли. Бетергеч турында әкият сөйләргә.

Вәли. Ай-һай...  Мине таныр ул... мәктәптә укыганда мин аны шактый җәфаладым. Көндәлектән икелеләрне сөрттерә идем.

Шәвәли. Танымас. Аны җигеп эшләткән бер син генә түгел. Исеңә төшер берәр әкиятне. Ә мин, зирәк, тапкыр малай, Бетергечнең сорауларына җавап бирермен. Әминә шигырь укыр.

Вәли. Миннән башка кеше юкмыни? Шуның өчен чакырдыгызмы?

Шәвәли. Юк ди бит менә. Эзләгән дә тапмаган. Берәү дә тыңламаган, ризалашмаган. Әминәбез елап утыра. Аны кызганып мин килдем. Аннары сине чакырдым.

Әминә.  Малайлар, рәхмәт инде сезгә. Тик алай ярамас шул. Бу бит Бетергечне алдау була. Сез бу заманныкы түгел.

Шәвәли. Ай-һай, дустым, кимсетәсең безне. Ничек инде бу заманныкы түгел ди?! Без һәр заманныкы! Без бит бер көн өчен генә иҗат ителмәгән. Шәүкәт абыйның акыллы сүзләре беркайчан искерми. Китап геройлары беркайчан картаймый!

Әминә. Чынлап та шулай... Син хаклы, Шәвәли. Гафу ит, уйламый әйттем. Бетергечкә нинди әкият сөйлибез?

Вәли. Мин бер әкият беләм дә инде...  

Шәвәли. Йә, сөйләп күрсәт безгә дә. (Өчесе бергә пышылдашалар).

Әминә. Шәп булган бу! Бетергечкә ошарга тиеш. Их, теге балаларны да артыбыздан ияртәсе иде!

Вәли. Кемне? Нинди балаларны?

Әминә. Компьютерга кереп киткәннәрне... Мин аларны кат-кат чакырдым. Тик алар мине ишетмәделәр дә.

Вәли.  Ком... ком... петр ни соң ул?

Шәвәли. И Вәли, дөньядан артта калгансың син. Шул компьютер аркасында балалар китап укымый башлаган, имеш. Керәләр дә югалалар ди шуның эчендә. Ә анда пәрәвез оясы ди...

Вәли.  Пәрәвез?! Үрмәкүчтән дә курыкмыйлармы?

Әминә. Малайлар, вакыт уза бит, безгә ашыгырга кирәк!

Шәвәли. Алайса без болай итик. Вәли, гармуныңда уйнап җибәр әле.

(Дәртле татар бию көе яңгырый. Шәвәли бии. Әминә дә аңа кушыла. Телефонда утыручы балалар борылып карыйлар. Аннары берәм-берәм  торып, алар да  бии башлый. Бии-бии китапханәгә таба юнәләләр. Әминә алдан юл күрсәтеп бара.

1 укытучы. - Рәхмәт укучылар. Әсәр ничек тәмамланыр? Балалар китапларны кайтара алырмы? Бу сорауларга җавап табасыгыз килсә, Рәмзия Габделхакованың Вконтакте яки Инстаграмм челтәрендәге шәхси битенә кереп “Югалган китаплар” әсәренең дәвамын укый аласыз. Рәмзия апа әлеге  әсәрендә бүгенге көн өчен бик актуаль проблема күтәргән. Чыннан да, бүгенге көндә китап укучы балалар азая бара, ә аларны компьютер, телефоннар алмаштыра.

2 укытучы. – Беренче карашка Бетергеч тискәре герой булып кабул ителсә дә, чынлыкта ул безнең күзне ачучы, китапларга, балаларга игътибарлы булырга өндәүче герой. Шәхсән минем, татар әдәбиятында да, рус әдәбиятында да төп герой бетергеч булган әсәрне күргәнем булмады. Хәер, әйдәгез әле язучыбызның үзеннән бу турыда сорыйк. Рәмзия Гайса кызы, сезне түгәрәк өстәл янына чакырабыз. Рәхим итегез!

(язучы белән әңгәмә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

"Бер очрашу-үзе бер гомер"

Студентлар белән очрашу кичәсе...

Бер очрашу - үзе бер гомер

Районыбызның бай тарихлы үткәне, шаулы бүгенгесе һәм өметле киләчәге бар. Балык Бистәсенең үткәне еракларга барып тоташа. Бу төбәктән гаҗәеп күп әдәбият әһелләре - күренекле шагыйрь, прозаик, драматур...

Язучы Алмаз Гыймадиев белән очрашу

5 нче сыйныфның татар төркемендә укучылар программа буенча А.Гыймадиевның кызыклы хикәяләрен укыдылар. Хикәяләр укучыларга ошады һәм без язучыны кунакка чакырырга булдык....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

Бер очрашу-бер гомер

Ачык чара эшкәртмәләре...