Бер очрашу-бер гомер
план-конспект

Саргузина Гузель Расимовна

Ачык чара эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ber_ochrashu-ber_gomer_.docx26.33 КБ

Предварительный просмотр:

Саргузина Г.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язучылар белән очрашу

Гумарова Р. “Умырзая” җыр.

1 алып баручы.

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар язучыларыбыз, шагыйрьләребез, укытучылар, укучылар!

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел алар. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт- әдәби хәзинә дип атала. Бу  хәзинәне, үзенең иҗатын туган халкына бүләк иткән, мәңгелек мирас итеп калдырган хөрмәтле язучыларыбыз ,шагыйрьләребез безнең арада.

2 алып баручы.

Рабит Батулла

Марсель Галиев

Камил Кәримов

Алмаз Хәмзин

Ләбиб Лерон

Рөстәм Галиуллин

Фәнил Гыйләҗев

Данил Салихов.

Әйдәгез әле, көчле алкышлар белән сәхнә түрләренә озатыйк үзләрен.

1 алып баручы

Танылган әдип, шагыйрь, прозаик, драматург , Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Баян улы  Галиев- туган як җырчысы. Ул Азнакай районы Балтач авылыннан гына түгел, ә Азнакайның №1 нче мәктәбен тәмамлаган бөек шагыйребез дә.

2 а.б.“Исәнме, мәгърур тау!

Туган як тәхете –Чатыр тау, исәнме!Бакый заманнарда, дәһшәтле бозлык чорында мамонтларның күз карашын хәтереңә сеңдереп калыккансың да, бүген инде, туган ягымның йөзек кашы булып, күпме күңелләрне әсир иткәнсең.

Янәшәдәге дулкын- дулкын таулар иңенә басып, меник әле синең ияреңә”.........-дип яза ул, “Чатыр Тау җиле “әсәрендә.

*Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли,  «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли.  Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында белемен арттыра. Аның беренче әсәрләре матбугатта 1970 нче елларда күренә башлый. Поэзиясендә булсын, проза әсәрләрендә булсын, М.Галиев – үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоциатив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.

1 а.п.

Марсель Баянович, Сез яшь чакларыгызны, үткән елларыгызны сагынасызмы?. Туган як, туган нигез төшенчәсе сезнеңчә нәрсәне аңлата? Мәктәп еллары ничек булып хәтерегездә калды?

1 а.б.

Хусаинова Айгөл  шигырь . М.Галиев “Туган тел”.

2 А.Б.

Күренекле татар язучысыдраматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе , Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты

  Роберт Мөхлис улы Батуллинның  шушы матур яз аенда гомер бәйрәме.

1 а.б. Хөрмәтле Рабит Мөхлис улы! Сезне олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә күңел тынычлыгы, бәхетле тыныч картлык, сәламәтлек, тагын да көчлерәк иҗади уңышлар теләп калабыз.

2 а.б.

Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б

Бөтенрусия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.

Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды. Язучы Рабит Батулла «Сөембикә» һәм башка тарихи кыйссалары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.

1 а.б.

Аның иҗаты, эшләгән эшләре турында эзләнә торгач, үзеннән –үзе шундый сорау туа: кем соң ул Батулла? Язучымы, драматургмы, актермы, режиссермы, фольклорчымы, галимме, тәрҗемәчеме, мәзәкчеме, тележурналистмы, җәмәгать эшлеклесеме, музыкантмы, мөгаллимме? Кайсы гына өлкәне карасак та, анда Рабит Батулланың өлеше, эзе бар.

Сез-гаҗәеп киң күңелле, юмарт холыклы, нечкә күңелле, җор телле, бер сүз белән әйткәндә, гаҗәеп кызыклы кеше! Әйтегез әле, сезнең дусларыгыз күпме? Һәм сез бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Менә монда утырган укучыларга үзегезнең улларыгыз турында да сөйләп китегез әле.

2 а.б. Язучы-сатирик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәреТатарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүлеге лауреаты Камил Әдһәм улы Кәримов Питрәч районы Шәле авылыннан. . К.Кәримовның беренче хикәяләре һәм юморескалары көндәлек матбугатта үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, 1981 елда тәүге җыентыгы («Ундүрт яшьтә») басылып чыга. Язучының бу чор әсәрләренең төп каһарманнары — авыл балалары, яшүсмерләр. Тора-бара әсәрләр эчтәлек-тематик һәм жанр ягыннан киңәя, язучы иҗатында хикәяләр белән беррәттән күләмлерәк әсәрләр — повестьлар пәйда була .” Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире?
1 а.б. 

Камил Әдһәм улы, сез үзегезне ничә яшьтә итеп хис итәсез? Тормышта максатыгыз нинди?

Хыялсыз кеше-канатсыз кош, диләр...Төшләрегезгә керепм йөдәтә торган, әлегә тормышка ашмаган нинди хыялларыгыз бар? Һәм ул чынга ашар дип уйлыйсызмы?

2 а.б.

Безнең арада да каләм тибрәтүче укучыларыбыз бар. 10 нчы сыйныф укучысы  Мәрдәншина Миләүшәгә сүз бирик әле.

1 а.б. 

Шаян, мыеклы абыебыз Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Фатих Хөсни исемендәге премияләр лауреаты,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Лемон Лерон улы Леронов Мөслим районының Түреш авылы шагыйре.

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза.Әдип балалар әдәбиятында яратып, җиң сызганып, балаларны үз итеп эшли. Нәтиҗәдә заманча, баларның үзләре кебек үк тыңгысыз, шаян әсәрләр барлыкка килә. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яки үзенчә борчыла.

Ул һәр жанрда да үзен иркен хис итә. Шунысы әһәмиятле: шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бернинди акыл сату юк, акыллы булып кылану юк. Ләбибнең әсәрләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яисә үзенчә борчыла..

2 а.б. Әйдәгез әле 2 укучыбызны тыңлап китик.

1.Гараев З.“Песи буласым килә”

2.Ихсанов Р., “Сәбәп нидә?”

1 а.б. Ләбиб ага, сез бүгенге дөнья белән килешеп яшисезме? Һәм өстәлегездә басылмаган нинди китап ята?

2 Алып баручы: Хәзер таныштырачак кунагыбыз -Данил Хәбибрахман улы Салихов.Ул безнең ут күршебез Актаныш районы Киров совхозында  туган. Данил  Салихов- актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга

2Алып баручы: Данил Салихов  2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе . Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2014).

1Алып баручы: Данил Хәбибрахман улы, бүгенге заман яшьләренә нинди киңәшләрегез бар?

2 а.б.Рамазан татар халык биюе.

2 а.б. Бүген бездә шулай ук кунакта атказанган сәнгать эшлеклесе,

язучы, сүз остасы, режиссер, композитор, гармунчы, популяр җырлар авторы, артист, җырчы “Чаян” журналы редакторы,  “Казан утлары” журналының пропаганда бүлеге мөхәррире Алмаз Хәмзин.

Ул 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. Алмазның җыр дөньясына кереп китүе – аның укытучысына бәйле. Зыятдин Билалович физикаукытучысы булуына карамастан, бик оста музыкант-баянчы, шәп спортчы икәнен әйтеп торасы да юк, укучысына Салих Сәйдәшевның барлык җырларын да өйрәтеп бетергән кеше. Алмаз Хәмзин укып-ташлап өч институтны бетерә.

1 а.б. Мәктәптә укыганда сез рәссам, менә дигән спортчы, оста баянчы һәм шагыйрь булгансыз. Ә бүген сез артист та, җырчы да, шагыйрь дә, режиссер да, композитор да. Әгәр анкета тутырырга кушсалар, сез үзегезне кем дип язып куяр идегез?

2 а.б.  Рөстәм Госман улы Галиуллин Муса Җәлил премиясе лауреаты , ТР журналистлар берлеге  һәм ТР язучылар берлеге (2009 елның 22 сентябреннән) әгъзасы. Филология фәннәре кандидаты.Ул Арча районы Наласа авылы укытучылар гаиләсендә туган.

1 а.б. Рөстәм Госман улы, сез “Иделем акчарлыгы” бәйгесендә 1 нче урын һәм Гран-при (2006-2007), “Бәллүр каләм” бәйгесендә җиңүче булгансыз. Беренче шигырегезне ничә яшьтә яздыгыз? Әгәр бүген тормышыгызда берәр нәрсәне үзгәртергә кушсалар, нәрсәне үзгәртер идегез?

2 а.б.Яшь шагыйребез  Фәнил Фаил улы Гыйләҗев- Казан егете.

Авыл янган.

Уты күренмәгән.

Утсыз-төтеннәрсез көйрәгән...

Карчык-корчык капка төпләрендә

Ул чакларда гайбәт сөйләгән.

Авыл янган.

Эшсезлектән түгел,

Чарасызлыклардан янган ул.

Тыныч кына,

Утсыз-төтеннәрсез

Хәрәбәләр булып калган ул.

 

Дип язасыз. Бүгенге авылларның аяныч язмышы сезне борчыймы?Гомумән,

 Ничә яшьтә беренче шигырегезне яздыгыз? Укучыларга әйтегез эле, ничек туа ул шигырьләр, таң беләнме, әллә төнләме?

2 а ,б. Менә без бәхетле, чөнки  табигатьләре  белән тыйнак , гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче әдипләребез белән очраштык.

Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул — адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте

1 а.б. Хөрмәтле кунакларыбыз, Бүгенге матур очрашудан алган якты хисләр – караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр.

Хөрмәтле әдипләребез, сездән алган җылылык безне рухландырыр. Ерак араларны якын итеп, очрашуга кайтып, безне сөендергәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә!

.... сыйныф укучысы З. Илһам, Казакова Д. флейтада “Туган тел” җырын башкаралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Галәмдә очрашу

Бүгенге көндә кайбер балалар, кеше белән аралашканда, үзләренең шәхси чикләрен (личное пространство в общении)билгели дә, кора да белмиләр. Әлеге дәрес эшкәртмәсе нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга...

"Бер очрашу-үзе бер гомер"

Студентлар белән очрашу кичәсе...

Бер очрашу - үзе бер гомер

Районыбызның бай тарихлы үткәне, шаулы бүгенгесе һәм өметле киләчәге бар. Балык Бистәсенең үткәне еракларга барып тоташа. Бу төбәктән гаҗәеп күп әдәбият әһелләре - күренекле шагыйрь, прозаик, драматур...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

“Бер күрешү – үзе бер гомер” язучы Рәмзия Габделхакова белән очрашу кичәсе

Укытучы. - Исәнмесез, мөхтәрәм кунакларыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Хәерле көн! Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, бүген чын мәгънәс...