Саргузина Гузель Расимовна

Сайт учителя родного языка и литературы

Игелек орлыклары чәчегез, игелек уңышларын җыярсыз.

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: творческие

Увлечения: кулинария

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Азнакаево

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа № 1 города Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/guzel-sarguzina

      Мөгаллим... Юк, гади сүз түгел бу...Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл һәм зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан –Укытучы ул.

О себе

Мин, Саргузина Гүзәл Рәсим кызы, күркәм табигатьле, мул сулы Стәрле елгасы буенда сыенып утырган Әсәй авылында дөньяга килгәнмен. Шунда ук 11 нче сыйныфны тәмамлагач, Яр Чаллы педагогоия институтына юл алдым. Укытучы булу хыялым мәктәп эскәмиясендә утырганда ук туган иде.

Мин хезмәт юлымны Азнакай шәһәренең №1 нче мәктәбендә 2002 нче елда башлап җибәрдем. Минем төп максатым – укучылардан күпкырлы иҗади шәхес тәрбияләү. Укучыларымның нәрсәгә сәләтле булуларын ачыклап, шул сәләтне үстерү юнәлешендә даими эшләргә омтылам. Район, республика күләмендә төрле бәйгеләрдә катнашулары, иҗади конкурсларда җиңүгә ирешүләре, газета-журнал битләрендә басылган язмалары белән сөендерүләре шул хакта сөйли. Тормышта үз урыннарын табып, матур итеп яшәүче укучыларымны күреп күңел сөенә, илһамланып иҗади эшләргә канат куя, көч өсти.

Һөнәрем – яшәү рәвешем. Укытучы – дөньядагы иң изге, ярдәмчел, кеше кайгысына керә белә торган фәрештәгә тиң затларның берсе. Армый-талмый балаларына аң-белем өләшүне, ипләп аңлатуны үз өстенә алган җан иясе. Нинди генә авырлыклар тумасын, ул һәрвакыт балалары янына ашкына. Р.Фәхретдиннең “Гыйлем, намус, шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар бергә кушылып, бер бөтен хасил иткәндә генә әйләнә-тирәгә бәхет, шатлык китерәчәк”, – дигән гыйбарәсен тормыш девизым итеп алып хезмәт куям.

Эшләү дәверендә укучыларым республика олимпиадаларының муниципаль этабында призер һәм җиңүче исеменә лаек булдылар. Республикакүләм үткәрелүче Туфан Миңнуллин укулары, Риза Фәхреддин конференцияләре, Аяз Гыйләҗев укуларында даими катнашып торалар.  “Сәхнә көзгесе” театр-фестивалендә дә укучыларым чыгыш ясап, зур җиңүләргә ирештеләр. Үзем дә төрле бәйге-конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда, мастер-классларда катнашырга яратам.

2016 нчы елда Мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләренең   Татарстан Республикасы профсоюз комитетыннан Мактау грамотасына лаек булдым.

Эшләү дәверендә таләпчәнлек сыйфатым да ярдәм итте. Таләпчән – ул һәрвакыт яңалыкка омтылучы, ирешелгәннәр белән чикләнмичә, югарырак максатлар куеп, алга баручы, эзләнүче, үрнәк күрсәтүче һәм укучылардан да шуны таләп итүче. Укытучының эше балаларга белем бирү генә түгел, укучыга тормышта дөрес юл табарга да, әдәпле, тыйнак, кешелекле, саф күңелле, инсафлы, шәфкатьле, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтүдә дә чагыла.Укучыларда үзем өйрәткән әдәп, әхлак, намус, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, сафлык, гаделлек, яхшылык сыйфатлары күрәм. Киләчәктә, һичшиксез, чын кеше булырлар – мин моңа ышанам.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, минем өчен Укытучы – ул илдә көн дә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, эшендә куллана белүче булырга тиеш.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр " әсәрен кат-кат укыйм.

Мой взгляд на мир

 Замана үзгәреп тора. 20 ел мәктәптә эшләү чорында мәгариф системасында бик күп үзгәрешләр, яңалыклар булды. Ләкин укыту процессы никадәр үзгәрсә дә, бала белән турыдан-туры аралашу, җанлы сөйләшү – зарур. Чөнки бернинди техник чаралар да укытучының җанлы-эмоциональ сүзен алыштыра, балага рухи-әхлак тәрбиясе бирә алмый.

Мои достижения

  • Почётная грамота муниципального казённого учреждения управления образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан за подготовку призера муниципального этапа Республиканской олимпиады школьников по татарской литературе для учащихся школ с русским  языком обучения, 2014 год.
  • Почётная грамота муниципального казённого учреждения управления образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан за подготовку призера муниципального этапа Республиканской олимпиады школьников по татарскому языку  для учащихся школ с русским  языком обучения, 2016 год.
  • Почётная грамота муниципального казённого учреждения управления образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан за участие в проекте «Образовательное воскресенье» по подготовке выпускников к единому республиканскому тестированию, 2016г.
  • Почетная грамота Татарского республиканского комитета профсоюза работников народного образования и науки РФ за активную работу в Профсоюзе №8 от 14 сентября 2016 года
  • Почётная грамота муниципального казённого учреждения управления образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан за подготовку призера муниципального этапа Республиканской олимпиады школьников по татарскому языку  для учащихся школ с русским  языком обучения, 2017
  • Почётная грамота муниципального казённого учреждения управления образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан за подготовку призера муниципального этапа Республиканской олимпиады школьников по татарской литературе для учащихся школ с русским  языком обучения, 2017 год.
  • Почётная грамота муниципального казённого учреждения управления образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан за подготовку победителя муниципального этапа Республиканской олимпиады школьников по татарскому языку  для учащихся школ с русским  языком обучения, 2018
  • Почётная грамота муниципального казённого учреждения управления образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан за подготовку победителя муниципального этапа Республиканской олимпиады школьников по татарской литературе для учащихся школ с русским  языком обучения, 2018 год.
  • Почетная грамота Министерство образования и науки Республики Татарстан за весомый вклад в систему образования и воспитания подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд, 2018 год.
  • Почётная грамота муниципального казённого учреждения управления образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан за подготовку призера муниципального этапа Республиканской олимпиады школьников по татарскому языку  для учащихся школ с русским  языком обучения, 2019 год.
  • Почётная грамота муниципального казённого учреждения управления образования исполнительного комитета Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан за подготовку призера муниципального этапа Республиканской олимпиады школьников по татарскому языку  для учащихся школ с русским  языком обучения, 2020 год.

 

Моё портфолио

 Мәктәп – безнең тамырыбыз. Баланың белеме нык, яхшы булса, киләчәктә хыялларын тормышка ашыру да җиңел булыр. Ә өскә, белем үрләренә күтәрелгәндә балалар өчен укытучы – сабыйларның җанын җылытып, педагогик сәләте, психологик осталыгы белән аларга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче остаз.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: