Язучылар белән очрашу
план-конспект

Саргузина Гузель Расимовна

Ачык чара эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazuchylar_beln_ochrashu_2020oktyabr.docx16.23 КБ

Предварительный просмотр:

Саргузина Г.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язучылар белән очрашу

Д. Баһаутдинов җыр.”Әссәләмегалайкем”

1 Алып баручы.

Тургай булып,

Тургай булып оча күңел

менсәң биек тауларга.

Йолдызлар да,

Йолдызлар да күзен кыса

Без яраткан ярларга.

Хәерле көн, мөхтәрәм кунакларыбыз, язучыларыбыз, укытучылар, китапханәчеләр!

2 А.Б.Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел алар. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт- әдәби хәзинә дип атала. Бу хәзинәне, үзенең иҗатын туган халкына бүләк иткән, мәңгелек мирас итеп калдырган хөрмәтле язучыларыбыз бүген бездә кунакта. Бүгенге җылы очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр дип уйлыйбыз.

1 А.Б. 

Мәркәзебездән килгән  

Кадерле кунаклар сез!

Сезнең килүгезне

Без күптәннән көтәбез.

Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел “дип җан атып,

Сез яшисез бу дөньяда

Туган телне яратып.

5 Б класс. “Дружба народов” (Халыклар дуслыгы) биюе

1 А.Б.  Бүген бездә кунакта

  Танылган әдип,шагыйрь, прозаик, драматург, Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Марсель Баян улы Галиев.

2 А.Б. Күренекле тарихчы, «Мәйдан» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәрире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Тукай бүләге лауреаты  Вахит Шәех улы Имамов.

Шулай ук район мәктәпләренең туган тел һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләре дә бездә кунакта.

1 А.Б.Кичәне ачып җибәрү өчен Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улына сүз бирәбез.

Р. Исхаков “Туган тел”(М.Галиев), Л. Гараева “Туган тел” (Илдус Гыйләҗев)

М.Җәлилова  “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җыры

1 А.Б.Туган җирләр әнкәй белән бергә

Бик үзгәргән инде үзгәргән.....

Марсель ага, шушы нотада сүзне сезгә бирәсе килә. Марсель Баян улы 1 нче мәктәпнең укучысы да дип әйтәсе килә.

2 А.Б. Вахит ага, милләт, сәясәт, татар тарихы темаларына күп кенә танылган шәхесләр белән тәфсилле әңгәмәләрегез дә кызыклы һәм бай эчтәлекле.......

Худякова Д. “Кайту” җыры

2 А.Б. 2020 нче ел Бөек Җиңүнең 75, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән тарихка уелып кала. Киләсе ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу уңайдан сезнең укытучыларга, китапханәчеләргә фикер-тәкъдимнәрегезне дә ишетәсе  килә.

Кашапова Р.Ф. сүз.

(Сораулар бирергә мөмкин язучыларга)

Запас сорау. Марсель ага, хыялсыз кеше- канатсыз кош, диләр. Төшләрегезгә кереп йөдәтә торган, әлегә тормышка ашмаган нинди хыялларыгыз бар?

1 А.Б. Адәм баласы үзеннән соң бу якты дөньяда күп нәрсә калдыра ала. Ядкярь-истәлек итеп исемеңне калдыра алырлык эшләр башкару-зур горурлык! Сезнең белән аралашу, сезнең әйткән һәр фикерегез безнең өчен бик кадерле һәм мөһим. Чөнки  мондый очрашу көн саен була торган вакыйга түгел.

“Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау –кагылмасаң чыңламый.Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”-,дип язган Фәнис ага Яруллин. Сез дә шул кыңгырауны чыңлатучылар. Без сезнең талантыгызга сокланабыз.

2 А.Б.Хөрмәтле кунакларыбыз, бүгенге матур очрашудан алган якты хисләр-караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр. Мөхтәрәм әдипләребез, сездән алган җылылык безне рухландырыр. Ерак араларны якын итеп, очрашуга кайтып, безне сөендергәнегез  өчен зур рәхмәт Сезгә!

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

Җир йөзендә таулар югалса да ,

Татар үлмәс, татар югалмас

Очрашу истәлеге итеп ..............

Гараева Л. җырлый


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

,,Агыйдел дулкыннары “ әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашу

Укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү...

Язучылар буенча тест

Язучылар буенча тест....

""Язучылар биографиясен өйрәнгәндә сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану"

Методик берләшмә утырышлары, педогогик советлар өчен чыгыш...

"Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары" Электив курс

Курсның исеме:  Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Язучылар белән очрашу кичәсе

Мәтәптә язучылар белән очрашу кичәсе....

"Язучылар белән очрашу кичәсе"

quot;Якташ язучыларыбыз белән очрашу кичәсе"...