Язучылар белән очрашу кичәсе
материал на тему

Мәтәптә язучылар белән очрашу кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazuchylar_beln_ochrashu.docx18.91 КБ

Предварительный просмотр:

           Язучылар белән очрашу кичәсе

(Укучылар сөйли)

Мәркәзебездән килгән  

Кадерле кунаклар сез!

Сезнең килүгезне

Без күптәннән көтәбез.

Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел “дип җан атып,

Сез яшисез бу дөньяда

Туган телне яратып.

Без беләбез:бу дөньяда

Иң зур бүләк бер генә-

Көмеш чыңлы, талгын моңлы

Газиз туган тел генә.

Хуш киләсез , кунаклар!

Түргә рәхим  итегез.

Яңа мәктәбебезне күреп,

Шатлыгыбызны уртаклашып китегез.

Без татар балалары,

Милләтнең каймаклары.

Бай тарихлы, күп мираслы

Халыкның киләчәге.

Без, үскәч, милләтебезгә

Тугры  хезмәт итәрбез.

Динебезне, телебезне

Тап төшерми сакларбыз.

Җыр: “Туган телем- татар теле”

  Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар һәм укытучылар!

  Хәерле көннәр телик барыбызга да. Кичәбезне башлыйбыз. Бүген бездә зур бәйрәм. Ныклап төзекләндерелгән мәктәбебездә башкаладан килгән кунаклар. Алар  белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез.

  1) Бүгенге көндә лаеклы ялда, әмма мәкаләләре белән һәрдаим күренеп торучы якташыбыз -Арча районы Иске Йорт авылында туып-үскән  Әгъзам  ага Фәйзрахманов.

  2)Шагыйрь, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, авылдашыбыз-Рәфикъ Юныс.

  Очрашуга килүегез өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Балалар һәм укытучылыр көттеләр үзегезне. Авыл мәктәбендә тере каләм ияләре  белән очрашу көн саен була торган вакыйга түгел. Сезнең авыздан чыккан һәрбер сүз , фикер безнең өчен кадерле.

  Адәм баласы үзеннән соң бу якты дөньяда күп нәрсә калдыра ала. Ядкярь-истәлек итеп исемеңне калдыра алырлык эшләр башкару-зур горурлык!

  Хөрмәтле Рәфикъ ага! Туган туфракка аяк басудан нинди хисләр туды күңелегездә? Кәче авылы белән бәйле балачак истәлекләрегез, мәктәп елларыгыз белән уртаклашып китсәгез иде (сүз бирелә).

 Җыр: “Кәчем”

   Шигърияттә сез – эзләнүчән, фикер һәм хис бирелешендә үзенчә индивидуальлеккә, каршылыклы интеллектуаль кичерешләренең тыгызлыгына омтылучан шагыйрь. Сезнең  шигырьләрендәге лирик герой, тормышта һәм үз-үзендә гаделлек, хаклык, камиллек тоеп яшәргә тырыша.

Шул хакта үзегез нәрсә әйтер идегез? Ирешелгән уңышларыгыз,  иҗатыгыз, киләчәккә корган планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.

 Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен тыңлап үтәбез.

  Сезнең журналист буларак милләт, сәясәт, татар тарихы темаларына күп кенә танылган шәхесләр белән тәфсилле әңгәмәләрегез дә кызыклы һәм бай эчтәлекле. Сезгә шулай ук юмор-сатира жанры да ят түгел (фикерләр тыңлана).

  Резеда Валиева “Энҗе-мәрҗән калфагым”

  Зур рәхмәт эчтәлекле чыгышыгыз өчен. Иҗат уңышлары телибез.Кабат очрашырга насыйп булсын.

   Хөрмәтле Әгъзам  ага ! Сезнең гаделлек, татар милләте, татар авылларының киләчәге, туган җир кадере турында борчылып язган мәкаләләрегез “Мәдәни җомга” газеталарында дөнья күрә. “Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән аерылып тора. Кайсы гына татар өенә барып керсәң дә, шундук чәй куялар, өстәлгә җиләк-җимеше, катыгы-сөте, мае менеп кунаклый. Соңгы елларда Россия, Европа, хәтта дөнья күләмендәге күп кенә чараларның нәкъ менә Татарстанда үткәрелүенә дә, мөгаен,  халкыбызның кунакчыллыгы сәбәпчедер. Бөтендөнья студентлары Универсиадасын үткәргәндә генә дә Казанда 100 меңнән артык кунак булды. Әлбәттә, ул кадәр кешене урнаштыру, яшәү-көнкүреш шартларын оештыру, күңел ачу чараларын үткәрү, әйбәтләп озатып җибәрү бик җаваплы һәм мәшәкатьле эш. Әмма бу мәшәкать - чыгымнар үзләрен аклый. Дөньякүләм чаралар Казанның, тулаем Татарстанның  абруен  күтәрә” . “Мәдәни җомга” газетасында басылган “Кунакчыл  халкыбыз” дигән мәкаләгездә Татарстаныбыз белән  горурлану хисләре кичерүегез сизелеп тора. Укучыларыбызга әйтер сүзләрегез, киңәшләрегез, теләкләрегез бардыр.  

Ихлас теләкләрегез өчен рәхмәт Сезгә.

“Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау –кагылмасаң чыңламый.Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”-,дип язган Фәнис ага Яруллин. Сез дә шул кыңгырауны чыңлатучылар. Без сезнең талантыгызга сокланабыз.

  Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле очрашу булды. Безнең укучыларыбызны ихтирам итеп , ерак юлларны якын итеп килүегезгә рәхмәт. Телебезне , милләтебзне саклауга керткән өлешегез өчен дә рәхмәт. Иҗат уңышлары телибез. Сау-сәламәт булыгыз!

  Сез үз халкына, үз милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртүчеләр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын.

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен

Тутык алмас, ут, су, җил алмас.

Җир йөзендә таулар югалса да ,

Татар үлмәс, татар югалмас.

Очрашуыбыз тәмам. Сау булыгыз! Кичәбезне  “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

,,Агыйдел дулкыннары “ әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашу

Укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү...

Язучылар буенча тест

Язучылар буенча тест....

""Язучылар биографиясен өйрәнгәндә сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану"

Методик берләшмә утырышлары, педогогик советлар өчен чыгыш...

"Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары" Электив курс

Курсның исеме:  Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Язучылар белән очрашу

Ачык чара эшкәртмәләре...

"Язучылар белән очрашу кичәсе"

quot;Якташ язучыларыбыз белән очрашу кичәсе"...