Язучылар буенча тест
тест по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Язучылар буенча тест.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yazuchylar_buencha_test.doc73 КБ

Предварительный просмотр:

Шәүкәт Галиев

  1. Шәүкәт Галиевның  үз фамилмясе

  а) Вәлиев

  ә) Галиев

  б) Һидиятуллин

2. Шәүкәт Галиевның туган төбәге

  а) Казан шәһәре

  ә) Апас районы Олы Бакырчы авылы

  б) Арча районы Яңасала авылы

  1. Шәүкәт Галиевның туган елы

  а) 1928 нче елның 20 нче ноябре

  ә) 1906 нчы елның 15 нче феврале

  б) 1886 нчы елның 26 нчы апреле

  1. Шәүкәт Галиевның Г.К. Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булган китабы

  а) “С папой в кабине”

  ә) “Заяц на зарядке”

  б) “Тәмле йорт”

  1. Шәүкәт Галиевка Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ничәнче елда бирелә?

  а)  1980 нче елда

  ә)  1928 нче елда

  б)  1972 нче елда

  1. Шәүкәт Галиевка Татарстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем ничәнче елда бирелә?

  а)  1980 нче елда

  ә)  1995 нче елда

  б)  1972 нче елда

  1. Шәүкәт Галиевның балалар өчен язган шигырьләр циклының төп герое кем?

   а)  Камырша

   ә)  Шәвәли

  б)  Котбетдин

Гомәр  Бәширов

1. Гомәр Бәшировның  туган төбәге

  а) Казан шәһәре

  ә) Апас районы Олы Бакырчы авылы

  б) Арча районы Яңасала авылы

  1. Гомәр Бәшировның  туган елы

  а) 1901 нче елның 7 нче гыйнвары

  ә) 1906 нчы елның 15 нче феврале

  б) 1886 нчы елның 26 нчы апреле

  1. Бәшировлар гаиләсе җомга көннәрендә, абыйлары мәдрәсәдән кайткач, кичен нәрсә белән шөгыльләнәләр?

  а)  киндер сугалар

  ә) телевизор карыйлар

  б)  китап укыйлар

  1. Гомәр Бәшировка кайсы әсәре өчен 1951 нче елда СССР Дәүләт премиясе бирелә?

  а) “Туган ягым-яшел бишек”

  ә)  “Намус”

  б)  “Җидегән чишмә”

  1. 1924 нче елдан Гомәр Бәширов кем булып эшли?

   а)  мастер

   ә)  язучы

  б)  халык судьясы

6. Бу әсәрләрнең кайсы Гомәр Бәшировныкы түгел?

   а)  “Җидегән чишмә”

   ә)  “Бакчачылар”

  б)  “Сиваш”

7.  Бу шигырьләрнең  кайсы Гомәр Бәшировныкы?

   а)  “Җидегән чишмә”

   ә)  “Имән”

  б)  “Әткәйгә хат”

  1. Гомәр Бәширов ничәнче елда вафат була?

  а) 1901 нче елның 7 нче гыйнвары

  ә) 1999 нчы елның 7 маенда

  б) 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә

“Туган ягым-яшел бишек”

әсәре буенча тест сораулары

1. Туган ягым-яшел бишек” повестенең авторы кем?

  а) Гаяз Исхакый

  ә) Нәби Дәүли

  б) Гомәр Бәширов

  1. Әсәр кем исеменнән сөйләнелә?

  а) кечкенә Гумәр

  ә) әти-әни

  б) абый

  1. “Чәче ... кара я коңгырт түгел, бодай саламы төсле. Бите дә түгәрәк түгел, ак та, озынчарак та, күзләре дә күк төсле. Сөрмә тартмый, иннек-кершән сөртми. Иреннәре болай да бөрлегән төсле...”. Өзектә кем портреты бирелгән?

  а)  күрше кызы

  ә) малайның апасы

  б)  кунак кызы

  1. Кызлар кич җиткәндә нәрсәгә хәстәрләнәләр?

  а) кичке су китерүгә

  ә)  кичке урамга чыгуга

  б)  кичке ашка

  1.  “Дүрт тапкыр да, биш тә, әллә ничә дә төшәләр. Өйдәге савытлар тулгач, мунча казанына, ул да тулгач, ат улакларына, сыер тагаракларына ташыйлар. Анда да салыр урын калмагач, күршедәге карчык-корчыкны, өлкәнрәк яшьтәге җиңгиләрне ... белән күмәләр”. Өзектә сүз нәрсә турында бара?

  а)  күлдән су ташу

  ә)  болыннан печән ташу

  б)  бакчадан бәрәңге ташү

6. Гомәр базарга ни өчен килә?

   а)  кием алырга

   ә)  алып киткән китабын бирергә

   б)  эше юктан

7. Китапчы  Хәнәфи абзый кемнең вафаты турында хәбәр итә?

   а)  Муса Җәлил

   ә)  Гомәр Бәширов

   б)  Габдулла Тукай

8. Габдулла Тукайның үлеме турындагы хәбәр Гумәргә ничек тәэсир итә?

   а)  китап укуны ташлый

   ә)  алны-ялны белмичә Тукай шигырьләрен укый башлый

   б)  ничек булган шулай кала

10. “Туган ягым-яшел бишек” повесте ничәнче елда язылган?

   а)  1933 нче елда

   ә)  1967 нче елда

  б)  1976 нчы елда

Абдулла Алиш

1. Абдулла Алишның  туган төбәге

  а) Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылы

  ә) Апас районы Олы Бакырчы авылы

  б) Арча районы Яңасала авылы

  1. Абдулла Алишның  туган елы

  а) 1901 нче елның 7 нче гыйнвары

  ә) 1908 нче елның 15 нче сентябре

  б) 1886 нчы елның 26 нчы апреле

  1. Абдулла Алиш ничәнче елда Казанга килә?

  а)  1922 нче елда

  ә) 1927 нче елда

  б)  1924 нче елда

  1. Бөек Ватан сугышына кайсы елда китә?

  а) 1945 нче елда

  ә)  1943 нче елда

  б)  1941 нче елда

  1. Абдулла Алишның тоткынлыктагы көрәштәше кем булган??

   а)  Муса Җәлил

   ә)  Габдулла Тукай

  б)  Фатих Кәрим

6. Абдулла Алиш гилеотинада кайсы елда җәзалап үтерелә?

   а)  1945 нче елның 25 нче августы

   ә)  1944 нче елның 25 нче августы

  б)  1941 нче елның 25 нче августы

7.  Бу әсәрләрнең кайсы Абдулла Алишныкы түгел?

   а)  “Җидегән чишмә”

   ә)  “Куян кызы”

  б)  “Нечкәбил”

8. Бу әсәрләрнең кайсы Абдулла Алишныкы?

     а)  “Сертотмас үрдәк”

     ә)  “Шүрәле”

    б)  “Имән”

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест

1. “Сертотмас үрдәк”нең төп герое кем?

  а) төлке

  ә) үрдәк

  б) хуҗа белән эт

2. Сертотмас үрдәкне нәрсәгә җибәрәләр?

  а) мәктәпкә укырга

  ә) кибеткә туңдырма алырга

  б) хуҗа белән этне эзләргә

  1. Юлда сертотмас инди хайваннар белән очраша?

  а)  бегемот, маймыл, крокодил, юлбарыс

  ә) куян, керпе, бүре, аю, төлке

  б)  мәче, сыер, сарык, ат, кәҗә

  1. Ни  өчен йорт хайваннары хуҗаны эзләргә сертотмасны җибәрәләр?

  а) син очасың, син йөзәсең, син йөгерәсең

  ә)  син мәкелдисең, син сөт бирәсең, синең сакалың бар

  б)  син кытаклыйсың, син йомырка саласың, синең кикригең бар.

  1. Сертотмас белән нәрсә була?

   а)  ул өенә кайта

   ә)  ул төлкене тотып ашый

   б)  төлке Сертотмасны ботарлап балаларына бирә

6. Нечкәбил нәрсә ул?

   а)  шөпшә

   ә)  бал корты

  б)  чебен

7.  Нечкәбил нәрсә белән шөгыльләнә?

   а)  кан суыра

   ә)  ашамлыклар өстендә йөри

  б)  бал җыя

8. Нечкәбил нәрсәләр белән очраша?

     а)  саранча, озынборын, кигәвен

     ә)  суалчан, таракан, чекерткә

    б)  күбәләк, шөпшә, төклетура

9. “Ялкаулык-хурлык, тырышлык зурлык” әкиятенең геройлары кемнәр?

     а)  сыер белән кәҗә

     ә)  чебен белән озынборын

     б)  бал корты белән шөпшә

10. Чәчәкләр патшасы бөҗәкләргә нинди эш куша?

     а)  болынга чәчәкләр утыртырга

     ә)  бал савыты ясарга

     б)  болындагы чәчәкләрне өзеп бетерергә

Фатих Кәрим

1. Абдулла Алишның  туган төбәге

  а) Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылы

  ә) Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылы

  б) Татарстанның Арча районы Яңасала авылы

  1. Фатих Кәримнең туган елы

  а) 1901 нче елның 7 нче гыйнвары

  ә) 1908 нче елның 15 нче сентябре

  б) 1909 нчы елның 9 нчы гыйнвары

  1. Фатих Кәрим ничәнче елда Казанга килә?

  а)  1922 нче елда

  ә) 1925 нче елда

  б)  1924 нче елда

  1. Бөек Ватан сугышына кайсы елда китә?

  а) 1945 нче елның декабрендә

  ә)  1943 нче елның декабрендә

  б)  1941 нче елның декабрендә

  1. Фатих Кәримнең  шагыйрь абыйсының исеме ничек?

   а)  Муса Җәлил

   ә)  Нәби Дәүли

  б)  Ярлы Кәрим

6. Фатих Кәрим сугышта кем була?

   а)  сапер, разведчик

   ә)  партизан

  б)  танкист

7.  Бу шигырьләрнең  кайсы Фатих Кәримнеке түгел?

   а)  “Пионерка Гөлчәчәккә хат”

   ә)  “Җырларым”

  б)  “Үлем уены”

8. Фатих Кәрим ничәнче елда вафат була?

     а)  1942 нче елның 19 нчы мартында

     ә)  1944 нче елның 25 нче августында

    б)  1945 нче елның 19 нчы февралендә

Тест. Бу өзекләр Фатих Кәримне кайсы шигырьләреннән алынганнар?

      1.   Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен

Мылтык тотыт баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

              а)  “Пионерка Гөлчәчәккә хат”

              ә)  “Ант”

              б)  “Үлем уены”

2. Әй кыр казы, түбәнәйт лә

    Очкан юлыңны,

    Бүләк итеп китче миңа

    Бер каурыедны

             а)  “Пионерка Гөлчәчәккә хат”

             ә)  “Үлем уены”

             б)  “Кыр казы”

3. Өс-баш юеш. Көрәкләргә

    Балчык сылаша;

    Кабер казыйбыз тынлыкта,

    Җил генә ыңгыраша.

             а)  “Партизан хатыны”

              ә)  “Сибәли дә сибәли”

              б)  “Тирән күл”

4. Кайгы булганда

    Ник моңаймаска;

    Шатлыгың булгач

    Ник елмаймаска

            а)  “Пионерка Гөлчәчәккә хат”

            ә)  “Ант”

           б)  “Үлем уены”

5. Җырда кайгы бар,

    Җырда сагыш бар,

    Җырларда шаулый

    Таллар, камышлар...

          а)  “Үлем уены”

          ә)  “Пионерка Гөлчәчәккә хат”

          б)  “Кыр казы”

6.  Сугышта үлем

     Каршыңа килә,

     Йоклап йөресәң,

     Кычкырып көлә

              а)  “Идел егете”

              ә)  “Ант”

              б)  “Үлем уены”

Resource id #6142

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мирсәй Әмир иҗаты буенча тест.

8 класста "Агыйдел" повестен укыганнан соң йомгаклау дәресендә кулланырга була ....

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест

Әдәбият дәресләренндә файдаланыр өчен Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест...

"Яссы, йомры һәм боҗралы суалчаннар" темасы буенча тест

Обобщающий тест по теме "Плоские, круглые и кольчатые черви"...

Хәл темасын кабатлау буенча тест

Тест для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

"Хәл темасын кабатлау буенча тест"

Тест, для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест  по теме «Татарстан».)...