"Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары" Электив курс
рабочая программа (9 класс) по теме

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

Курсның исеме:  Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары.

                                                   Курсның максаты:

Актаныш ягыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр һәм аларның иҗаты, әдәбият белгечләре турында өстәмә белем  бирү.

           Курсның бурычлары:

-                     туган як язучыларының тормыш юллары, иҗатлары белән танышу;

-                     аларның татар әдәбиятына, тарихына керткән өлешләре турында күзаллау булдыру;

-                     тарихи, тәрбияви, әхлакый характердагы әсәрләргә таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алып барырга;

-                     алган белемнәрне гамәлдә куллану;

фәнни эзләнү күнекмәләре формалаштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elektiv_kurs_progr.doc83 КБ

Предварительный просмотр:

Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе

Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары

( татар әдәбиятыннан электив курс)

                   Курсның җитәкчесе:  Байсар урта                                    мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы

Аңлатма язуы

        Бүгенге көндә укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә укыту технологиясенең тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алу зарур.

Мәгариф системасын модернизацияләү шартларында, башка фәннәрдән кебек үк, татар теле һәм әдәбиятын укытуда да эчтәлеге һәм укыту формасы ягыннан да яңартырга һәм заман ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәрергә тиеш.

Үсеп килүче буынның ихтыяҗына һәм җәмгыять таләпләренә җавап бирерлек мөһим һәм актуаль проблемаларның берсе – профильле укыту.

Бу проблеманы чишүдә электив курсларның ярдәме зур.

Электив – латин сүзе, сайланма, сайлап алынган, өстен, өстенлекле дигән мәгънәләрдә йөри.

Әлеге электив курс IX – XI сыйнфларда 17 сәгатькә исәпләнгән. Милли – төбәк компоненты укучыларның белемен тирәнәйтүдә чыганак булып тора. Туган якның күренекле кешеләре турында белемнәр туплау өчен бу курсның әһәмияте зур булыр дип уйлыйм.

Курсның исеме:  Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары.

                                                   Курсның максаты:

Актаныш ягыннан чыккан язучылар, шагыйрьләр һәм аларның иҗаты, әдәбият белгечләре турында өстәмә белем  бирү.

           Курсның бурычлары:

  • туган як язучыларының тормыш юллары, иҗатлары белән танышу;
  • аларның татар әдәбиятына, тарихына керткән өлешләре турында күзаллау булдыру;
  • тарихи, тәрбияви, әхлакый характердагы әсәрләргә таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алып барырга;
  • алган белемнәрне гамәлдә куллану;
  • фәнни эзләнү күнекмәләре формалаштыру

                                        Элективның курсның эчтәлеге

  1. Кереш.

Курс эчтәлеге белән танышу. (1 сәг.)

Курсның максаты, бурычлары.  Актаныштан чыккан күренекле шәхесләр. Аларның иҗатын өйрәнүнең кирәклеге һәм актуальлеге. Президентыбыз М.Ш. Шәймиев, биш Советлар Союзы Герое, мәшһүр талант иясе һәм трагик артист М. Мутин, РСФСР ның атказанган артистлары Н. Җиһаншина, Ә. Афзалова, шагыйрь Н. Баян, Г. Афзал, Р. Хәлиуллина, драматург Р. Ишморат, Р. Хисмәтуллин, З. Мәҗитов, Э. Шәрифуллина, язучы В. Имамов, Н. Гыйззәтуллин, Э. Закирова һ. б. белән без горурланырга тиеш.

Бу курста без кайбер әдәбиятчылар һәм язучылар  турында тирәнтен өйрәнербез.

  1. нче тема. Риза Ишморат (2 сәг.)  Лекция. Татар драматургиясенең күренекле вәкиле. 40 ка якын сәхнә әсәре авторы. Семинар. Тарихи шәхесләрнең образларын тудыру- Р. Ишморат драматургиясендә төп темаларның берсе. “Үлмәс җыр”- (1954- 1955) исмле героик драмасы Муса Җәлилгә багышланган. 1982 елда тәмамланган “И мокатдәс моңлы сазым” драмасы Г. Тукай һәм аның мәшһүр замандашлары турында. Бу әсәрләр белән танышу, анализлау.

2 нче тема. Индус Сирматов. (2 сәг.)

Лекция.Чиялек авылы егете. Әдәби иҗат белән студентлык елларынна шөгыльләнә.

Семинар. И. Сирматовның “Ак бишек” әсәрен анализлау.

    3 нче тема. В. Имамов (2 сәг.)

Лекция. Байсар авылыннан чыккан прозаик, күп санлы тарихи романнары авторы. Чаллы шәһәрендә чыгып килүче Мәйдан журналы редакторы.

Семинар.  “Тозлы яра” романыннан өзекләр белән танышу, анализлау.

Әсәр В. Имамовның әнисенең әтисе Әмир Нәгыймовка багышланган.

4 нче тема. Ә. Моталлапов (1 сәг.)

Семинар  дәрес.  Актаныш ягында күпләргә таныш шәхес. Мерәс авылы егете.ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Төрле жанрларда иҗат итә. Әсәрләре белән танышу.

  1. нче тема. Зәет Мәҗитов( 2 сәг)

Лекция.  Шагыйрь һәм әдәбиятчы Иске Айман авылы егете. Казан дәүләт университетында белем ала. Филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрдҗә алу өчен “Фатих Кәрим поэзиясе” дигән темага диссертация яклый. “Таң җыры”, “Яшь каеннар” исемле шигырь җыентыклары бар.

Гамәли дәрес. “Фатих Кәрим поэзиясе” – Ф. Кәримнең тормыш юлы һәм иҗат юлы турында очерк.

  1. нчы тема. Нур Гыйззәтуллин (1 сәг.)  

Лекция. Яңа Байсар авылында туган. Россия язучылар союзы әгъзасы. Тәнкыйтьче, әдәбият галиме. Кави Нәҗминең тормыш һәм иҗат юлы турында яза. “Татар әдәбияты тарихын “ язуда катнаша.

  1. нче тема. Нур Баян.(2 сәг)

 Лекция. Әнәк авылында туган. Иҗаты 1030- 1940 елларда формалаша. Шул чорда иң яхшы әсәрләрен тудыра. Бөек Ватан сугышы башлангач ук фронтка китә. Сугыш елларында да иҗат эшеннән туктамый.

Гамәли дәрес. Шагыйрьнең фронт лирикасы белән танышу.

  1. нче тема.

. Гамил Афзал.(2 сәг.)

Лекция. Такталачык авылында туган. Шагыйрь.

Семинар. Шигырьләрен уку, анализлау.

Такталачык авылында уздырылып килүче  фестивальгә әзерлек

    Йомгаклау дәресе. Реферат яклау. ( темаларны укучылар үзләре сайлый)

                          Электив курсның укыту тематик планы

Тема

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Эш төре

Контроль

формасы

Лекция

Гамәли  эш

Семинар

1.

Кереш дәрес

1

Дәрес - лекция

1

2.

Риза Ишморат- драматургиянең күренекле вәкиле.

Тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләре.

2

Дәрес-лекция

Семинар дәрес

1

1

Семинарда катнашу

3.

Индус Сирматов-Чиялек егете.

“Ак бишек” повесте

2

Дәрес- лекция

Семинар дәрес

1

1

Семинарда катнашу

4.

Вахит Имамов – тарихи романнар авторы

“Тозлы яра” романы

2

Дәрес- лекция

Семинар дәрес

1

1

Семинарда катнашу

4.

Ә. Моталлапов

1

семинар дәрес

1

Семинарда катнашу

5.

Зәет Мәҗитов- шагырь һәм әдәбиятчы.

Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында очерк.

2

Дәрес- лекция

Гамәли дәрес

1

1

Язма эш

6.

Нур Гыйззәтуллин- тәнкыйтьче, әдәбият

Галиме.

1

Дәрес- лекция

1

7.

Гамил Афзал- күренекле шагыйрь.

2

Дәрес- лекция

Семинар дәрес

1

1

Семинарда катнашу

8.

Нур Баян- үлемсез шагыйрь.

Нур Баян фестивале.

2

Семинар дәрес

Гамәли дәрес

1

1

Семинарда катнашу

Иҗади эш

9.

Йомгаклау дәресе.

Реферат язу

1

Гамәли дәрес

1

Язма эш

Әдәбият

  1. Афзал Г.Г. : Кояшка карап: шигырьләр. – Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1989.- 271 бит.
  2. Афзал Г.Г.: Айлы кичләр: шигырьләр.- Казан: Тат. Кит. Нәшр.., 1977.
  3. Даутов Р.Н. , Нуруллина Н. В. Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә. – Казан: Татар. Кит. Нәшр. , 1986.
  4. Мәйдан:  Әдәби – нәфис иҗт. журнал. Июнь, июль 2001.
  5. Сирматов И. Ф. Ак бишек: повесть. – Казан , 2004.
  6. Имамов В.Ш. : Тозлы яра: Роман.- Казан: Тат. Кит. Нәшр., 2004
  7. Ишморат Р.Ф.: Моңлы сазым: пьесалар.- Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1983.
  8. Ишморат Р.Ф. Давылга табан: пьесалар.- Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1977.
  9. Ишморат Р.Ф. Дуслрым, остазларым: истәлекләр. – Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1988.
  10. Мәдәни җомга газетасы, Казан,-  март, 2004.
  11. Мәҗитов З.М. Сугышчан поэзия: Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе.- Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1975.
  12. Мәҗитов З. М. Фатих Кәрим: Тормыш һәм иҗат юлы турында очерк.- Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1963.
  13. Моталлапов Ә.З.: Үзеңнеке – үзәктә: повестьлар.- Чаллы, 2002.
  14. Юзеев Н.Г.: Шигърият дөньясы: тәнкыть мәкаләләре.- Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1981.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Актанышым- ак илем.

А.Афзалова ижаты...

Актанышым- ак илем.

А.Афзалова ижаты...

Актаныш - туган ягым

Татарстан  Президенты Рөстәм  Миңнеханов Указы белән 2012 ел “Татарстанның тарихи- мәдәни мирас елы” дип игълан ителгән иде.2012 ел - Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителү, ми...

Актаныш кызы

Рәмилә Зөфәр кызы – Киров авылында гомер кичергән мөгаллимнәр династиясе дәвамчысы, эшчәнлекләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мөсәннәдә апа һәм Зөфәр аганың икенче кызлары. Рамиләнең ...

Актанышым-ак илем

Актанышыбызның 300 еллык юбилеена багышлана...

"Актаныш марий-влакын кутырымо йылмышт"

quot;Актаныш марий-влакын кутырымо йылмышт"...