Актанышым-ак илем
материал на тему

Гардисламова Флюда Мирзовна

Актанышыбызның 300 еллык юбилеена багышлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aktanyshym-ak_ilem.docx26.35 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы Яңа Кормаш

төп гомуми белем бирү мәктәбе

«Актанышым-ак илем»

(Актанышның 300 еллык юбилеена багышланган кичә)

Гардисламова Флүдә Мирза кызы,

китапханәче

2013 ел

Актанышым – ак илем.

Максат: балаларның Актаныш авылы турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; районыбызга карата кызыксыну уяту, аның тарихи-истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләре белән таныштыру; туган ягыбызга карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук, видеопроектор, якташларыбызның китаплары, “Актанышым” җыры, кроссворд һ.б.

Кичә барышы:

Алып баручы: 1. Актаныш районы Татарстан Республикасының көнчыгышында урнашкан иң ерак район буларак, таңны беренче булып биредә каршылыйлар һәм яңа көнне башлыйлар.

      Районыбызның үзенчәлекле ягы - аның сихри, матур табигате. Урал таулары итәгеннән юл алган мәгърур Агыйдел үзенең йөгерек дулкыннары белән җаннарны иркәли, саф сулы, сихри тәэсиргә ия Ык елгасы Чулманга ашыга. Тал тирәкле, зифа камышлы Сөн исә тирә-якка илаһи гүзәллек, серлелек, яшәү көче бирә.

Актаныш районының гомуми мәйданы 203400 гектар тәшкил итә, 32456 кеше яши.

        Район җирлегендә 28 җирле узидарә Советы, 87 авыл бар.

Бүгенге көндәге 87 авылның икесе-Мари Суыксу һәм Терпеле-мари, Михайловка татарлар белән катнаш рус авылы исәпләнә, калганнары-саф татар авыллары.

2.- Ә “Актаныш” сүзе үзе каян килеп чыкты микән? Шул турыда әйдәгез Рамазанны тыңлап китик. (Риваять)

- Рәхмәт, Рамазан. Әйе, безнең Актанышыбызга -300 ел, ә районыбызга -80 ел тулды.

Район 1930 елның 10 августында төзелә, 1963 елның 1 февралендә Минзәлә колхоз-совхоз территориаль - производство идарәсе составына кушыла, ә 1965 елның 12 гыйнварыннан кабаттан оештырыла. 2037,8 кв. км мәйдан били. Шуның 109882 гектарын авыл хуҗалыгы, 97,2 мең гектарын сөрү җирләре тәшкил итә, бөтен җирнең 8,9 процентын урман-куаклыклар алып тора. Ә электән Ыктан Агыйдельгә кадәр араны нарат урманы каплап торган, 1848 елгы мәгълүматларга караганда, Минзәлә өязендәге (безнең як шунда керә) җирләрнең 69 процентын урманнар биләгән булган.
Актаныш Калинин (үзәге Пучы) районы белән бәйләнеше кызыклы. Ул иң башта Актаныш, Байсар, Такталачык, Семиостров, Иске Кормаш, Пучы һәм Әмәкәй (ул хәзерге Мөслим районына карый) волостьларын үз эченә алып төзелә, аңа бүгенге Мөслим районының шактый авыллары керә. 1935 елны ул Калинин һәм Актаныш районнарына бүленә һәм 1959 елда алар кабаттан бергә кушылалар, район үзәге Актаныш булып кала.

Район үзәге-Актаныш авылы. Соңгы елда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 464 млн. сумлык тулай продукция җитештерделәр.

     Хөкүмәтебез амбарларына 47 мең тонна ашлык сатылды. Шуның 24 мең 606 тоннасы бодай, 74 проценты югары җилемсәле.

        Җирлегебездә берничә ел Республика районнары арасында ашлыкның тулай җыемы һәм бөртекле культураларның уңышы буенча мактаулы урыннарда бара.

3. Җирлегебезнең үткәнен бүгенгесенә китереп җиткерүче - ул Бөек Җиңүнең 60 еллыгына туган якны өйрәнү музее яңартылган бинага күчерелеп, баетылып ачылу. 2 катлы бинада 9 бүлек эшли.

Музейның директоры булып Шайгарданова Лилия Гыйлмеганиевна эшли. Бу исем сезгә таныш түгелме? Лилия Гыйлем “Актаныш чишмәләре” китабы. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына карата да аның “Хәрәкәттә”шыгерен беләбез без. Сезнең белән шушы истәлекле вакыйганы каршылаган көннәрдә без музейга сәяхәтне оештырырдык инде.

4. - Әйдәгез хәзер “Актаныш” дип аталган кроссворд чишеп алабыз. Төшенчәләр безнең як өчен генә хас.

«Актаныш»

  1. Җирлегебез аша еракларга юл тотучы елга. (Агыйдел).
  2. Безнең якны элек-электән “нәрсәләр иле”диләр. (Аккош).

Чыннан да, инде менә бик күп еллар буена безнең якка торналар, аккошлар кайта башлады. Аккош-табигатьнең йөзек кашы. Бу зиннәтле, горур казлар ин сөйкемле, иң мәрхәмәтле урынны гына сайлыйлардыр. Безнең туган ягыбыз табигатьнең илаһи матур урынына урнашкан.

  1. Иген игеп, терлек асрап көн күргән район халкы нинди бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп ала? (Сабантуй).

    4. Атаклы шахматчы, дөнья, Олимпия , ил чемпионы, якташыбыз. (Алисә Галләмова).      

Атаклы шахматчы, дөнья чемпионы, гроссмейстер Алисә Галләмова балачакта каникулларын Тат. Ямалы авылындагы ерак бабасы һәм әбисе янында уздыра. Ә танылган уенчыга әверелгәч, Актанышта үз призына үткәрелүче ярышларда якташлары командасын яклап чыгышлар ясый.

  1. Фронтовик-шагыйрь Нур Баянның туган авылы. (Әнәк).

Нур Баян 1905 елның 15 маенда Әнәк авылында туа. Иҗаты 1930-40 еллар эчендә формалаша. Бөек Ватан сугышы башлангач та фронтка китә. Кызганычка каршы, аңа бөек җиңү көнен күрергә туры килми: 1945 елның 23 апрелендә һәлак була. (Нур Баян фестивале турында). Туган иле, туган халкы өчен онытылмаслык исемен калдырып үлә.

  1. Безнең районның ярларын юучы елга. (Ык).
  2. Җөмһүриятебезнең беренче Илбашы,Татарстанның гына түгел, Россиянең дә дөнья күләм танылган дәүләт эшлеклесе? Фамилиясе – (Шәймиев).

Татар халкының барлык асыл сыйфатларын гәүдәләндерүче, аның намусын, зирәк акылын, тапкырлыгын, түземлелеген чагылдыручы каһарман улы булып күтәрелүе Актанышның нинди төбәк икәнлеген бар яктан һәм әлеге бер исем аша күзалларга ярдәм итә. Табигый, Минтимер Шәрипович Шәймиев белән җирдәшләре чиксез горурланалар, шуңа да алар башкаларга да өлге күрсәтерлек итеп яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә омтылалар, ак йөзләренә тап төшермиләр. Менә шундый инде ул Актанышым-туган җирем.

А

к

т

А

н

Ы

Ш

- Физминутка: авылларны беләсеңме? (туп белән).

5. Актанышка багышлап Мирһади Разов бик матур шигырь язган. Сезнең игътибарга шул шигырьне тәкъдим итәм. “Актаныш”.

Матурлары, батырлары белән,

Гүзәллеге белән мактаныч.

Гомеремнең ак юл башы булган

Ак каеннар иле Актаныш.

Икмәкле җир – менә кайда хикмәт,

Хәзинәсе туган илемнең!

Актанышның һәр кешесе моңлы,

Үз көе бар хәтта җиленең.

Кызлар төсле Агыйделен кара –

Аккошларның туган төбәге.

Ә күгендә күпме кайнар йолдыз!

Егетләрнең гүя йөрәге.

Җырга күчте, якты символ булып,

Мәхәббәттәй саф, ал таңнары.

Актанышым, яшеннәрдәй яшьнәп,

Еракларга китсен даннарың.

- Халык иҗатка, сәнгатькә чын күңелдән гашыйк. Соңгы елларда сәләтле шагыйрь, язучы һәм драматургларның яңа буыны әдәбиятыбызга өр-яңа сулыш алып килде. Аларның иҗат чишмәләренең башы Нур Баян, Риза Ишморат, Гамил Авзал кебек атаклы әдипләрнең үрнәгенә барып тоташа. (Кемнәрне беләсез?)

- Эльмира Шәрифуллина турында кыскача гына Алгиз сөйләп китәр.

Эльмира  ШәрифуллинаМөхәммәтулла кызы.

Эльмира Шәрифуллина 1947 елның 4 июлендә Актаныш районы Зөбәер авылында туа. 1962 елда Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Бәрәкәтле була аның өлгесе. Мәктәптә укыганда ук район газетасы битләрендә шигырьләре һәм мәкаләләре белән катнаша башлап, Минзәлә педучилищесында иҗат офыклары балкып ачылып китә. Талибә кыз язган “Ямьле безнең Минзәләбез” шигыре район гимнының сүзләренә әйләнә. Читтән торып  КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Пионерлар йорты директоры, укытучы, телевидение һәм радиотапшырулар  комитетында мөхәррир, “Яшь ленинчы” газетасында, “Ялкын” һәм “Мәгариф” журналларында бүлек мөхәррире, Казан педкөллиятендә укытучы...

- Эльмира Закирова турында Ландыш сөйли.

ЗакироваЭльмира Мизхәт кызы(19.12. 1955)

       Иске Байсар урта мәктәбендәуку елларында район газетасыкаршында оештырылган “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенә йөри. Район, республика матбугатына язып тора. 1978 елда КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетта уку дәверендә үк “Ялкын” журналында мөхәррир булып эшли башлый. 1980-85 елларда-өлкән, 1985-88 елларда-бүлек мөхәррире. 1988-95 елларда-җаваплы сәркатип. 1995 елның гыйнварыннан баш мөхәррир итеп билгеләнә.

      Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе белән бүләкләнә.      

- Атаклы җырчыларыбыз: Әлфия Авзалова, аның эстафетасын дәвам итүче Хәнәви Шәйдуллин, Асаф Вәлиев, Лилия Муллагалиева. Әлфия Авзалова ул безнең тере хәзинәбез. Аның турында Зөһрә сөйләп узар.

Әлфия Афзалова (15.01.1933)

     Җырчы Әлфия Афзалова 6 яшеннән ятим кала. Актаныш урта мәктәбендә өй ел укый.Аны тәрбиягә алган апасын, ашлык урлауда гаепләп, төрмәгә утырталар. Әлфияне Яңа Әлем балалар йортына җибәрәләр. 7 сыйныфны шунда тәмамлый. Шул елны Актаныштагы күршеләре Гайшә апа аны үзләренә ала. 8-9 сыйныфларда укыганда агитбригадада җырлап йөри. 2 ел МТС клубында эшли. 18 яшендә Казанга килә, музыка училищесында 8 ай укый, кичке мәктәптә урта белем ала.

1951 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый. Мәскәүдә җыр буенча курсларда укып кайта. Үз группасы белән концертларкуеп йөри. 1957 елдан - Татар филармониясе солисткасы. Иҗатында халык җыр традицияләре белән хәзерге заман эстрада җырларын башкару ысулының үзара йогынтысы нык сизелә. Татар халкының “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Сарман”, “Зөләйха” җырларын оста башкаручылардан.

 Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсы лауреаты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Афзалова Әлфия Афзал кызына 75 яшь тулды. Юбилее уңаеннан Татарстан Президенты М.Шәймиев Әлфия Афзалованы Татарстанның иң югары бүләге-“Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде.

Композиторларыбыз: Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов, Инсаф Хәбибуллин, Илгиз Закиров, һ.б.

6. Чыннан да без Нур Баян, Риза Ишморат, Гамил Авзал, Әлфия Авзалова, Эльмира Закирова, Эльмира Шәрифуллина, һ.б. шәхесләребез белән чиксез рәвештә горурлана алабыз.

       (Китаплары белән таныштыру).

7. Йомгаклау.  

Актаныш, чыннан да, бай тарихлы.  Без сезнең белән аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләштек. 2010 елда аңа 300 ел тулды. Аның туган көненә без “Актанышым” дигән җырны өйрәндек, хәзер әйдәгез кичәбезне шул җыр белән тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Актанышым- ак илем.

А.Афзалова ижаты...

Актанышым- ак илем.

А.Афзалова ижаты...

Актаныш - туган ягым

Татарстан  Президенты Рөстәм  Миңнеханов Указы белән 2012 ел “Татарстанның тарихи- мәдәни мирас елы” дип игълан ителгән иде.2012 ел - Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителү, ми...

Актаныш кызы

Рәмилә Зөфәр кызы – Киров авылында гомер кичергән мөгаллимнәр династиясе дәвамчысы, эшчәнлекләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мөсәннәдә апа һәм Зөфәр аганың икенче кызлары. Рамиләнең ...

"Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары" Электив курс

Курсның исеме:  Актаныш ягы әдәбиятчылары, язучылары....

сообщение о своём прадеде - ветеране Великой Отечественной войны , казаке Илье Севостьяновиче Бибике- ученика 9в класса Косюгина Ильи

История народов складывается тысячелетиями. Мир знает их забвение и возрождение. Л.Н. Толстой отмечал: «Никогда ни один народ не исчезает и не погибает полностью. Народы как волны океана: т...