Гардисламова Флюда Мирзовна

Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе педагог-китапханәчесе сайты

Китап-галим, телсез мөгаллим.

Профессия: Педагог-библиотекарь

Профессиональные интересы: обмен опытом

Увлечения: проведение разных мероприятий, библиотечные уроки

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Новое Курмашево, Актанышский район

Место работы: МБОУ "Новокурмашевская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gardislamova-flyuda-mirzovna

О себе


1991 елда АДПИ һәм 2000 елда ААУ тәмамладым.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр"

Мой взгляд на мир

Мир вокруг нас вызывает разные чувства, разные эмоции, но никогда не оставляет равнодушными.

Мир наш прекрасен и давайте жить в нем осознанно и вдохновенно, наполняя каждый день смыслом, радостью и непередаваемым ощущением счастья от того, что мы живем!

Мои достижения

"Ел китапханәчесе-2005" район конкурсы җиңүчесе,  "Иң яхшы мәктәп китапханәсе-медиатека-2012" район конкурсы" - рәхмәт белдерелде.                               

Моё портфолио

Актаныш районы Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе педагог-китапханәчесе портфолиосы 

Хөрмәтле дустым !

Сине үземнең сайтымда күрүемә мин бик шатмын. Әлеге сайт үзем һәм китапханә эшчәнлегем турында. Монда ачык чараларның, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре урын алды. Китапханә дәресләренә презентацияләр эшләнде. Сайтта мәктәп программасына кертелгән татар мәктәбендә укучы балаларга әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы табарга мөмкин.

 

Китапханә турында

“Үзенең бәхетенә һәм киләчәк куәтенә бару юлында кешелек тудырган барлык могжизаларның иң катлаулысы һәм бөеге, мөгаен, китаптыр... Китап безнең өчен җансыз бушлык дөньясыннан хәрәкәтчән тормыш дөньясына карый торган тәрәзә”.  А.М.Горький.

 

 Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә ул - мәктәп терәге.  Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат,тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.

 

Добавить грамоту в портфолио