Үлемне җиңгән шагыйрь.
материал по теме

Гардисламова Флюда Мирзовна

Патриотик шагыйрь М.Җәлилгә багышланган телдән журнал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlil.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе

Үлемне җиңгән шагыйрь

(Патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә

багышланган телдән журнал)

                                           Китапханәче: Ф.М.Гардисламова

Үлемне җиңгән шагыйрь

(Телдән журнал)

А.Б. Бүгенге кичәбез татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана.

А.Б. Муса Җәлил дигәндә-татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул-чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

(Фоат Галимуллин, әдәбият галиме)

1. Кичәбезнең беренче өлеше-«Батырлык кайдан башлана?» дип атала.

Әйтче, Муса,

Мондый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Кемнән алдың шундый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?

                                 (Сәйфи Кудаш, башкорт шагыйре)

2. Муса Җәлилнең туган җире-Оренбург шәһәреннән 120 чакрым ераклыктагы Нит елгасы буенда урнашкан Мостафа авылы. Аның әтисе Мостафа абый балаларын укытырга, белемле итәргә тырыша. Шуңадыр, Муса инде алты яшендә үк авыл мәдрәсәсендә укый башлый.

- Башлангыч класс укучылары аның җырларын башкаралар.

3. Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов истәлекләреннән:

«…Гарәп хәрефләренеЖ күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде. …Хәтере дисәң, ис китмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. …Аның классташлары әле яңа гына әлифне ятлап азапланалар, ә Муса инде шактый шома итеп укый һәм яза… Бер ай да узмады, ү ишләрен нык узып китте. Шуннан аны икенче класска күчерергә туры килде.

…Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенчекласс материалы да артык җиңел. Биргән эшләрне тиз генә эшләп куя да минем өченче класска сөйләгән сүзләргә колак салып утыра. Берәр укучы мәсьәләсен чишә алмый утырса, Муса аңа ярдәм кулы сузарга тырыша. Шулай итеп, уку елының урталарына инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты.

Күпме еллар укытучы булып эшләдем, әмма башка андый хәлнең булганын хәтерләмими…»

4. Мусаның әнисе Рәхимә апа искиткеч сабыр холыклы, шигъри җанлы кеше булган. Ул үзе дә шигырьләр язган, җырлар чыгарган.

-Ә хәзер Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмасыннан бер күренеш карагыз.

Шагыйрь. Саумысез!

Ана: Саумы-сәламәтме, балам.

Шагыйрь. Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.

Ана. Рәхимә әбекәй дип әйтсәң килешер, бәбкәм.

Шагыйрь : Юк, мин сезгә алай гади итеп эндәшә алмыйм.

Ана. Син үзең кем соң, балам?

Шагыйрь. Киләчәктән килдем сезнең янга.

Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?

Шагыйрь. Сез-Муса Җәлилне дөньяга бүләк иткән Ана.

Ана. Бүләк иттем дә менә, күрә алмый тилмерәм.

Ана күңеле-балада,

Бала күңеле-далада.

Шул сүз әле чамада,-

Уйлап карагыз, балам.

Үсәләр дә китеп югалалар, үсәләр дә китеп югалалар.

Шагыйрь. Балаларыгыз югалмады, бөек Ана.

Ана. Кайтмыйлар бит.

Шагыйрь. Исәннәре илгә хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып китте.

Ана. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?

Шагыйрь. Халык күңелендә. Сез дөньядан иртәрәк киттегез. Мусаның бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.

Ана. Рәхмәт әйт үзләренә, балам. Ил алдында әтиләрен, әниләрен хур итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.

Шагыйрь. Сөйләсәгез иде миңа Муса турында, бөек Ана.

Ана. Ни сөйлим… Тапкач та ак биләүләргә биләдем, күкрәк сөтемне имездем.

Шагыйрь. Сез аңа бөеклеккә юл күрсәткәнсез.

Ана. Юлны Ил күрсәтте аларга, балам. Мин бары тик, яхшы булыгыз, матур торыгыз, дип кенә әйтә килә идем.

А.б. Әйе, илгә тугрылыклы булып калган баласы белән һәр ана горурлана.

А.б. «1919 ел. Оренбург. «Кызыл йолдыз» газетасы редакциясе. 13 яшьлек Муса беренче шигырен укый.

- Закирҗанов Рушан «Бәхет» шигырен укый.

А.б. Дошманга нәфрәт һәм уч тойгысы белән сугарылган «Бәхет» шигыре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән газетада басылып чыга. Еллар үтеп, фашист төрмәсендә тоткынлыкта ятканда да ул шушы сүзләренә тугры кала.

А.Б. Шагыйрьнең сеңлесе Зәйнәп Җәлилова сөйләгәннәрдән:

«Яшьлек елларым искә төшкән саен, мин әле дә Мусаның шундый тынгы белмәс шашкын йөрәкле булуына аптырыйм. Ничек шулай барысына да кулы җиткәндер?! Муса тәкъдиме белән без авылда балалар китапханәсе оештырдык, …кулъязма журнал чыгара башладык. Журналның редакторы Муса авыл халкы өчен «Алга» исемле стена газетасы да чыгара башлады…»

1. Татарстанның атказанган укытучысы , Муса Җәлилнең туганы Таһир Корбанов истәлекләреннән:

«…1919 елның көзендә Муса авылга кайтып төште. Ул, шәһәрдә алты ел торып, бик үзгәргән: чиста итеп шәһәрчә киенә, русча җиңел сөйләшә.

…Бер төркем малайлар белән Муса балалар театры оештырды. Пьесаларны ул үзе яза… Моңа кадәр театрның ни икәнен белмәгән авыл халкы  безнең спектакльләрне яратып, көтеп ала иде.

…Озакламый Муса «Балалар түгәрәге» дигән отряд төзеде. Аны башта «Кызыл йолдыз» дип исемләгән  идек, аннары «Кызыл чәчәк» дип үзгәрттек…»

2. Соңыннан Оренбург өлкәсендә пионер һәм комсомол хәрәкәтен җәелдереп җибәрүдә «Кызыл чәчәк» оешмасының әһәмияте зур була.

1. Сугышка кадәр үк Муса Җәлил татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Шигырь, поэмалар иҗат итә, опералар өчен либретто яза. Аның «Алтынчәч» һәм «Илдар» либреттоларына композитор Нәҗип Җиһанов шул исемдәге опнралар иҗат итә. Муса Җәлилнең күп кенә шигыре, композиторлар тарафыннан көйгә салынып, яратып башкарыла торган җырларга әверелә. «Сагыну», «Җиләк җыйганда» кебек лирик җырлары бүгенгә кадәр яши, халык күңелен җылыта.

А.Б. Кичәбезнең икенче өлеше башлана. Ул «Үлемсезлеккә юл» дип атала.

1941 ел. 22 июнь. Бөек Ватан сугышы башлана.

(Ф.Әхмәдиевның Р.Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Солдатлар» җыры яңгырый.)

Сугышның беренче көннәрендә үк Муса Җәлил , үзе теләп, яу кырына китә. Батырлыкка, үлемсезлеккә илткән юл әнә шулай башлана…

Фашист керде басып җиребезгә,

Аркасына асып балтасын…

Ул яндыра , вата илебезне,

Ничек шуңар түзеп ятасың?..

Аргамагым, әйдә, канатлан да,

Җил булып оч сугыш кырына.

Җырым утын корыч сөңге итеп

Мин күтәрдем хәзер кулыма.

Әйдә, җырым, батыр җиңү дәртен

Алып керик ялкын эченә.

Мин калмасам җирдә, син калырсың

Һәйкәл булып үлмәс эшемә.

2. Муса Җәлилнең Әминә Җәлиловага язган хатыннан өзек укый.

3. Хуш акыллым, әгәр кайталмасам,

Яраланып юлда егылсам,

Йөрәгемдә саклап ялкыныңны,

Акрын-акрын тәнем суынса,

Хуш, акыллым!

Тиздән мин кайтырмын,

Бар вәхшәттән илем арынгач,

Һәм күгендә бөек Туган илнең

Җиңү таңы балкып кабынгач!

4. 1942 ел, март. Кече Вишера. Чулпанга хат.

«Сөеклк Чулпаным! Хатың өчен зур рәхмәт. Миңа андый хатларны күбрәк яз. Мин аларны укып бик шатланам… Походтан кайткач, хатны күп итеп язармын, рәсемле әкият тә язармын…

Мин озак тормам инде, тиздән фашистларны тар-мар итәрбез дә кайтырмын.

                                                 Хат яз. Кысып үбәм. Әтиең.

5. Киткән чакта , кызым, нигә шулай

Күзләремә әрнеп карадың?

Сиздеңмени әткәң йөрәгенең

Синең янда өзелеп калганын?

Мин саклармын йөрәк каным белән,

Илемне һәм сезне, аппагым!

Шатланырмын күреп һәр таң саен

Үз илемдә Чулпан калыкканын.

6. 1942 ел, 20 март. Хәрәкәттәге армия.

Язучы Гази Кашшафка хат.

«…Ниһаять , 26 февральдә мин назначение алдым һәм приказ буенча Төньяк-көнбатыш фронтка (Ленинград янында) батальон комиссары сыйфатында китеп бардым. Турыдан-туры фронтка барам, хәлиткеч , иң җаваплы участокка… Миңа үз көчемне сынап карарга вакыт җитте. Фашист-еланнарны тукмарбыз!»

7. Муса Җәлил өлкән политрук итеп Волхов фронтына, 2 нче Удар Армиягә җибәрелә. «Отвага» дигән армия газетасында хәрби хәбәрче булып эшли. Еш кына фронт сызыгында була. Сугыш туктаган араларда ул шигырьләр яза.

(«Кызыл ромашка» шигырен 4 класс укучылары сөйлиләр).

А.б. Кичәбезнең «Серле йомгак» дигән өченче бүлеге башлана. 

1942 елның июнендә Муса Җәлилдән хатлар да, хәбәр дә килми башлый.

8 . Әкияттәге серле йомгак булып,

Җырым калды сүтелеп юлымда.

Сез табарсыз килеп шушы эздән

Мине соңгы йөрәк җырымда.

Язучы-эзтабарлар , галимнәр тырышлыгы белән бу «серле йомгак»ның байтак кына серләре ачылды инде. Шагыйрьнең әсирлектәге тормышы турында аның туган илгә кайтып җиткән 93 шигыре сөйләде.

9. 1942 ел, 26 июнь. Муса Җәлил, авыр яраланып, гитлерчыларга әсирлеккә эләгә.

Кичер мине, илем, синең бөек

Исмең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмалмадым

Бу тәнемне соңгы сулышта.

10. Үлемсезлек юлы озынмы? Фаҗигале Волхов вакыйгасыннан алып , гильотинага кадәр санасаң, 791 көн! Авыр, газаплы, әсирлектә үткәргән 791 көн…

(Р.Яхинның «Тик булса иде ирек» җыры яңгырый.)

1. Фашист концлагерьларының коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул яшерен оешма аша дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара. Татар, башкорт әсирләре өчен концертлар кую сылтавы белән, бик күп концлагерьларда була һәм анда фашистларга каршы яшерен төркемнәр оештыра, үз тирәсенә ышанычлы көрәштәшләр туплый. Җәлилчеләр «Идел-Урал» легионына көчләп куып кертелгән әсирләрне коралны гитлерчыларның үзләренә каршы борырга өндиләр.

2. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

«Алмаштырган илен»,-дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөй        сәләр.

3.Муса Җәлилнең көрәштәше Фәрит Солтанбәков истәлекләреннән: «…Апрель аеның ахырында Муса Җәлил Едлинога килде. Шул көнне берәм-берәм чишмә буена җыелдык. Муса Җәлил алдында ант итәбез. Беренче-Кормаш, икенче-Хәсән, өченче-мин… Дүртенче булып Баттал ант итте. Бу антның мәгънәсе болайрак иде: «Командирның боерыгын берсүзсез үтәргә. Ил өчен , кирәк икән, җанны да корбан итәргә. Дошман кулына эләккән очракта-яшерен оешманың эше турында сөйләмәскә. Нинди авырлыклар булса да- түзәргә! Кем антны боза, шуны Ватанны сатучы , фашситлар ялчысы дип исәпләргә».

4. «Җәлилне без «Бөркет» дип йөри идек. Абдулла Алишны «Бөркетнең уң канаты» , Гайнан Кормашны «Бөркетнең сул канаты» дип йөрттек. Яшерен оешма әгъзаларын исә «Бөркет балалары» дип атый идек».

Җырлый белмиләр бөркетләр,

Сугыша белми былбыл,

Җырдан сызланмый бөркетләр,

Сугышта үлми былбыл.

Муса кайсы шул кошларның?

Җанына сыйган  Җир, күк…

Сугыша белгән былбыл ул

Һәм җырлый белгән бөркет.

                                     (Зөлфәт)

5. Җәлилчеләрнең яшерен оешмасы эше бушка китми. Көнчыгышка җибәрелгән татар-башкорт легионының беренче батальоны (меңгә якын сугышчы), немец офицерларын һәм сакчыларын кырып бетереп, Белоруссия партизаннары ягына чыга.

А.б. Журналның дүртенче бите- «Үлеме белән җиңде үлемне» .

1943 елның августында гестапо яшерен оешма әгъзаларының эзенә төшә. 14 августка билгеләнгән восстание булмый кала. Газаплы төрмә тормышы башлана…

6. Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган , ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулында бердәнбер корал-сүз кала, һәм шагыйрь аны ачы нәфрәт белән дошманнарының йөзенә ата.

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигъремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

А.б. 1944 елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җәзалап үтерелә.

Атладылар эшафотка таба,

Бу – гомернең соңгы «әкбәре»…

Сукты сәгать. Һәммәсенең бүген

Легендага күчкән мәлләре.

                        (Ркаил Зәйдулла)

- Диктор тавышы: СССР Верховный Советы Президиумы Указы.

Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларга каршы сугышларда тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, үлүеннән соң , шагыйрь Муса Җәлилгә (Муса Мостафа улы Җәлиловка) Советлар Союзы Герое исеме бирергә.

СССР Верховный Советы Президиумы Председателе К.Ворошилов.

 СССР Верховный Советы Президиумы Секретаре Н Пегов.

Мәскәү, Кремль. 8 февраль 1956 ел.

Алып баручы.

1.Үлеме белән җиңде үлемне ул,

   Үлемсезлек шушы түгелме?

   Җирдә мәңге исән калыр өчен

   Халкы йөрәгендә терелде…

2. Муса Җәлил, Муса Җәлил-

    Халкыбыз каһарманы.

    Үлемсез аның исеме,

    Мәңгелек аның даны.

А.б. «Муса Җәлил» дип исемләнгән башваткыч чишү.

1. Агач исеме. (Имән)

2. Кызына багышланган шигырь (Чулпанга)

3. А.Алишка багышланган. (Дуска)

4. Җәлилнең һөнәре. (Шагыйрь

5. Ул шигырьләрен башкача атый. (Җырларым).

6. Явызлык сүзенең синонимы. (Вәхшәт)

7. Каза сүзенең синонимы (Бәла)

8. Багышлармын калган гомеремне … өчен изге көрәшкә. (Ирек)

9. Аны һәркем  сөенеп кабул итә. (Бүләк)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Бала күңелле шагыйрь

Ш.Галиевның тормышы, иҗаты буенча дәрес эшкәрмәсе....

Конспект открытого урока в 9 классе " Шагыйрь күңеле авыл күркендә".

Якташ шагыйрь Шәрәф Мөдәриснең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү дәресе....

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

100летие С.Хакима("Аккош күленең ак күңелле шагыйре")

Аккош күленең ак күңелле  шагыйре.(С.Хәким иҗатына багышланган әдәби-музыкалькичә- презентация) Җиһазлау:  1) Портреты...

«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....

Публикация сценария праздника "Үлемне җиңгән шагыйрь" в газете "Ачык дәрес" №1, январь 2013 г.

Материал посвящен великому поэту-патриоту, Герою Советского Союза Муса Джалилю....