Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)
презентация к уроку (6 класс) на тему

Закирова Айсылу Юнусовна

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon urok.ppt181.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Муса Җәлил герой - шагыйрь 6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе Төзеде: II квалифика ц ион категорияле укытучы Закирова Айсылу Юныс кызы Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Табар Черкен урта гомуми белем бирү мәктәбе

Слайд 2

Дәреснең максаты: Шагыйр ь нең биографиясе белән таныштыру; Шигыр ь ләрен уку; Укучыларның сүз байлыгын арттыру; Олы буын кешеләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Дәресне җиһазлау: “ Шагыйр ь нең балачагы һәм яш ь леге” фотостенды; Муса Җәлилнең шигыр ь җыентыклары; “ Моабит дәфтәрләре”.

Слайд 3

1906 елның буранлы феврал ь ае төнендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында вак сәүдәгәр Мостафа Җәлил гаиләсендә бер бала дөн ь яга аваз сала. Аның тууына багышлап зур бәйрәм үткәрелә һәм мулла аңа Муса исеме куша. Бу исем акыллының акыллысы мәг ъ нәсен аңлата. 1906 - 1944 Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып. М. Җәлил

Слайд 4

1913 нчы елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигыр ь ләр яза башлый. Аның беренче шигыр ь ләре “Кечкенә Җәлил” имзасы белән басыла.

Слайд 5

1922 елда Муса Казанга килә. Башта “Татарстан” газетасы редак ц иясендә эшли. 1923 елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” исемле п ь есаларын яза. Бу п ь есалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела. 1925 елда “Барабыз” исемле беренче шигыр ь ләр китабы чыга. 1927 елдан Муса Җәлил Мәскәү шәһәрендә яши башлый һәм Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә 1931 елына кадәр укый. 1928 елда “Иптәшкә” дигән шигыр ь җыентыгы Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйр ь ләре рәтенә бастыра.

Слайд 6

1932 елга кадәр “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан “Октябр ь баласы” исемле балалар ж урналларының җаваплы редакторы була. 1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. 1939 елда Мусаны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар. Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйр ь “Хат ташучы” поэмасын, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.

Слайд 7

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, беренчеләрдән булып, сугышка китә. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми. 1943 нче елда аның “Тупчы анты” дигән җыентыгы басылып чыга. 1942 нче ел. Июн ь. Шагыйр ь Волхов фронтында. Каты сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, Муса Җәлил яралы хәлендә дошман кулына эләгә.

Слайд 8

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый. Шигыр ь ләр яза: Мин тез чукмәм, катыйл ь , синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә; Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә. Меңен түгел, бары йөзең генә Юк итәлдем синең сыңарның. Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен Мин тезләнеп гафу сорармын. ( « Катыйл ь» шигыре). Катыйл ь - “палач” сүзен аңлата.

Слайд 9

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин аларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар. Тоткынлыкта язган шигыр ь ләрен Җәлил ике блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бел ь гияле Андре Тиммерманс алып чыга.

Слайд 10

1944 нче елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 нче августында Плет цензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антыма. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Сонгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. (“Җырларым” шигыреннән өзек)

Слайд 11

Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры аның исемен йөртә. Муса Җәлил исемен халкыбыз мәнгеләштерде. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды.

Слайд 12

Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә. 1956 нчы елның 2 нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1957 нче елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнә.

Слайд 13

Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып, Күзгә-күз караштылар. Назланды җил аларны Тибрәтеп ак чукларын, Таң сипте өсләренә Хуш исле саф чыкларын. Чәчкәләрен, кәефләнеп, Җай гына селкенделәр Һәм кинәт шунда гаҗәп Бер яңа хәл күрделәр. Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы, Тик чуклары ак түгел, Кан шикелле кып-кызыл. Ромашкалар бар да ак, Аерылмый бер-береннән; Ничек болай берүзе Ул кызылдан киенгән? Әйттеләр: “Син, сеңелкәй, Ник үзгәрдең?Нишләдең? Нигә кызыл чукларың? Нидән алсу төсләрең? Әйтте кызыл ромашка: “ Төнлә минем яныма Ятып батыр сугышчы Атты дошманнарына. Ул берүзе сугышты Унбиш укчыга каршы: Чигенмәде, тик таңда Яраланды кулбашы. Аның батыр ал каны Тамды минем чукларга. Минем кызыл күлмәгем Бик охшады Чулпанга. Егет китте, мин калдым Канын саклап чугымда, Көн дә, аны сагынып, Балкыйм мин таң нурында. КЫЗЫЛ РОМАШКА.

Слайд 14

Өй эше. Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигыреннән өзек ятларга. Шагыйрьнең тормыш юлын белергә.

Слайд 15

Кулланылган әдәбият: “ Моабит дәфтәрләре” җыентыгы; “ Татар балалары – Советлар Союзы геройлары”, Ханин Л.; Интернет- ресурслар;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

"Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә" 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре....

"Герой шагыйрь- Муса Җәлил" ачык чараның план-конспекты.

quot;Герой шагыйрь- Муса Җәлил" ачык чараның план-конспекты....

Сыйныфтан тыш чара. "Муса Җәлил - герой-шагыйрь"

Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләрен пропагандалау, аның шигырьләренең бөеклеген дәлилләү; туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, авырлыкларга бирешмәскә өндә...