Публикация сценария праздника "Үлемне җиңгән шагыйрь" в газете "Ачык дәрес" №1, январь 2013 г.
методическая разработка (8 класс) по теме

Хусаинова Рамзия Зуферовна

Материал посвящен великому поэту-патриоту, Герою Советского Союза Муса Джалилю.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ulemne_zhinga_shagyyr.docx21.88 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы. Бугенге кичәбез татар халкынын бөек улы, Советлар Герое, Ленин премиясе лареаты, патриот-шагыйрҗ Муса Җәлилгә багышлана.

Без М.Җәлилнең батырлыгын искә алып телдән китап чыгарырбыз. Китабыбызның беренче бите “Батырлык кайдан башлана?” – дип атала.

Әйтче Муса,  мондый батырлыкны.

Кай җирендә саклап йөреттең?

Әйт син безгә.

Кайдан алдың син шундый горурлыкны?

Горурлык – это гордост.

А гордост – чувство собственного достоинства, уваңения.

Горурлык – горурлану кисе, үзеңә хөрмәт кисе, үз дәрәҗәңне тою” дилгән сүз.

А. Б. М. Җәлилнең туган җире – Оренбург өлкәсе-Мостафа авылы. Аның әтисе – Мостафа абый балаларын укытырга, белемле итәргә тырыша. Шуңадыр инде Муса 6 яшендә үк авыл мәдрәсәсендә укый башлый.

А.Б. Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов менә нәрсә ди:

“Гарәп хәрефләрен Муса мәктәпкә килгәндә үк беле иде инде. Хәтере дисәң, ис китмәле. Аның классташлары әле яңа гына әлифне ятлап азапланалар, ә Муса инде шактый яхшы итеп укый һәм яза.Бер ай да узмады ул иптәшләрен узып китте. Шуннан аны икенче класска күчерергә туры килде.

Тагын ай ярым да узмагандыр, карый, бу малайга икенче класс материалы да артык җинел. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты. Башка андый хәлнең булганын хәтерләмим.

А.Б. Мусаның әнисе Рәхима апа искиткеч сабыр холыклы, шигри җаңлы кеше булган. Ул үзе дә шигырләр язган, җырлар чыгарган.

Т. Миңнулин “Моңлы бер җир” пҗесасыннан өзек.

Шагыйр.  Исенмәсез!

Ана. Исенмәсез, балам!

Ш. Мин сизгә ничек эндәшергә дә белмим.

Ана. Рәхимә әбекәй дип әйтсең килешер , белмим.

Ш. Юк, мин сезгә алай гади итеп эндәшә алмыйм.

Ана. Син  үзең кем соң, балам?

Ш. Киләчәктән килдем сезнең янга.

Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?

Ш. Сез-М. Җ. Дөняга бүләк иткән Ана.

Ана. Бүләк иттем дә менә, күрә алмый тилмерәм.

Ана күңеле-балада,

Бала куңеле-далада.

Шул сүз әле чамада,-

Уйлап карагыз, балам.

Үсәләр дә китеп югалалар, үсәләр дә китеп югалалар.

Ш. Балаларыгыз югалмады, бөек Ана.

Ана. Кайтмыйлар бит.

Ш. Исәннәре илгә хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып  китте.

Ана. Муса улым кайларда йөри , белмисеңме?

Ш. Халык  күңелендә.Сез дөнядан иртәрәк киттегез. Мусаның бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.

Ана.Рәхмәт әйт үзләренә,балам.Ил алдында әтиләрен,әниләрен хур  итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.

Шагыйрь. Сөйләгез иде миңа Муса турында,бөек Аңа.

Ана. Ни сөйлим... Тапкач та ак биләүләргә биләдем, күкрәк сөтемне имездем.

Шагыйрь. Сез  аңа бөеклеккә юл күрсәткәнсез.

Ана. Юлны Ил күрсәтте аларга,балам.Мин  бары тик,яхшы булыгыз матур торыгыз!

А.Б.  Шарыйрьнең сеңелесе Зәйнән Җәлилова нәрсә ди:

 Муса барысына да өлгерә иде,ди. Аның тәкъдиме белән авылда балалар китапханәсе ачтык,журналлар чыгара башладык,-ди.

  1. Ук. 1919 ел Оренбург “Кызыл Йолдыз” газетасы редакциясе. 13 яшьлек  Муса узенең беренче шигырен укый.

Кулыма мин кызыл кылычны алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

...Бөтен күәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман да алга барсам,

...Менә шунда бәхетле мин,бәхет-шул,

...Шулай,эшчем,кораллан,бар сугышка.

Юлыңнан кайтма син,кирәк егыл-ул!

А.Б 22 елның көзендзә Казанга килә,редакциядә эшли, Рабфата укый.Ул шәһәрдә 6 ел тора бик үзгәрә, чиста киенә,русча җиңел сөйләшә.

Соңгы елларда Мәскәүдә шул өйдәге квартирада яши.

  1. Ук. Сугышка кадәр үк Муса Җәлил татар халкының күренекле шагыйре,җәмәгатҗ эшлеклесе булып таныла.Шигырь, поэмалар иҗат итә,опералар өчен либретто яза.Аның “Алтынчәч” һәм “Илдар” либреттоларына композитор Нәҗип Җиһанов шул исемдәге оперплпр иҗат итә. Муса Җәлилнең күп кенә шигыре,композиторлар тарафыннан көйгә салынып,яратып башкарыла торган җырларга әверелә.”Сагыну”,”Җиләк җыйганда” кебек лирик җырлары бүгенгә кадәр яши,халык күңелен җылыта.

А.Б  Китабыбызның 2 өлеше “Үлемсезлеккә юл дип атала.

1941 ел. 22 июнь Бөек Ватан сугышы башлана.

Сугышка барырга теләп Муса Җәлил 7 тапкыр гариза яза,Әнә шул турыда шигырь тыңлыйбыз,батырлыкка,улемсезлеккә илткән юл әнә шулай башлана.

  1. Ук.

Фашист керде басып җиребезгә,

Аркасына асып балтасын...

Ул яндыра,вата илебезне,

Ничек шуңар түзеп ятасың?..

Аргамагым,әйдә,канатлан да,

Җил булып оч сугыш кырына.

Җырым утын корыч сөңге итеп

Мин күтәрдем хәзер кулыма.

Әйдә,җырым,батыр җиңү дәртен

Алып керик ялкын эченә.

Мин калмасам җирдә,син калырсың

Һәйкәл булып үлмәс эшемә.

А.б. М.Җ-н Әминә Җәлилова язган шигыреннән өзекне Дима сөйли.

 3)Ук.

Хуш,акыллым,әгәр кайталмасам,

Яраланып юлда егылсам,

Йөрәгемдә саклап ялкыныңны,

Акрын-акрын тәнем суынса,

Хуш,акыллым!

Тиздән мин кайтырмын,

Бар вәхшәттән илем арынгач,

Һәм күгендә бөек Туган илнең

Җинү таңы балкып кабынгач!

А.б.Менә аның сөекле Чулпанына язган хаты   “.Сөекле Чулпаным!”

Хатың өчен рәхмәт.Миңа андый хатларны күбрәк яз.Мин аларны укып шатланам.Походтан кайткач,хатны күп итеп язармын.

Мин озак тормам инде,тиздән фашистларны тар-мар итәрбез дә кайтырмын.

Хат яз. Кысып үбәм.Әтиең.

А.б.Әтисе аны бик сагына.

Киткән чакта ,кызым нигә шулай

Күзләремә әрнеп карадың?

Сиздеңмени әткәң йөрәгенең

Синең янда өзелеп калганын.

Мин саклармын йөрәк каным белән,

Илемне һәм сезне, аппагым!

А. б. Муса Җәлил политрук итеп Волхово фронтына җибәрелә. “Отвага” армия газетасында хәрби хәбәрче булып эшли.  Еш кына фронт сызыгында була. Сугыш туктап торган арада ул сугыш турында шигырьләр яза.

(кызыл ромашка) егор сөйли

А.б. 1942 елда м. Җәлилнең хатлары килми башлый. 42нче елда Волхов юнәлешендә барган сугышларда аларның часте чылганышта кала, ул каты яралана. Әсирлеккә эләгә.

1 укучы. Ул дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара, яшерен оешма төзи.

2 укучы. Җәлилчеләрнең яшерен оешмасы эше бушка китми. Алар немеөларны кырып-бетереп, Белорусия партизаннары ягына чыгалар.

А.б. Үлемсезлек юлы озынмы? Волховтан алып Гильотинага кадәр санасаң, 791 көн! Авыр, газаплы әсирлектә үткәргән 791 көн! Ул анда 93 шигырен яза.

Тоткынлыкта Җәлилчеләр М. Җәлил алдында авырлыкларга түзәргә ант иттеләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Публикация в научно-методическом журнале "Школа и производство" № 2, 2013 г. "Изготовление предметов декора в технике "артишок".

Работы (новогодние украшения) выполнены в технике "артишок" с использованием различных материалов....

Публикация в научно-методическом журнале "Школа и производство" №3, 2013 г. "Изготовление Панно "День Победы".

Панно выполнено в технике вышивки по разреженной ткани с элементами вышивки атласными лентами....

публикация на сайте УО о семинаре в Назарьевской СОШ февраль 2013

сайт УО; система воспитания, методические разработки...

2012 4 января 2013 года, 17:07 Об образовании в Российской Федерации

2012 4 января 2013 года, 17:07Об образовании в Российской Федерации...

Из опыта работы методического объединения учителей русского языка и литературы, английского языка и истории КГУ «Коржинкольская СШ» ОО акимата Федоровского района январь 2013 года.

Из опыта работы методического объединения учителей русского языка и литературы, английского языка и истории КГУ «Коржинкольская СШ» ОО акимата Федоровского района январь 2013 года....

Публикация статьи в сборнике "Дополнительное профессионально-педагогическое образование: практика, инновации, социальное партнерство 2013 г.Москва

Публикация статьи в сборнике "Дополнительное профессионально-педагогическое образование: практика, инновации, социальное партнерство 2013 г.Москва...

Публикация в научно-методическом журнале "Башкы", 2013.

Публикация в научно-методическом журнале "Башкы", 2013....