Габдулла Тукайны искә алу кичәсе
учебно-методический материал на тему

Гардисламова Флюда Мирзовна

Г.Тукайның 125 еллыгына багышлап үткәрелгән кичә үрнәген тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabdulla_tukay.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген...

( Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган кичә)

                                           Китапханәче: Ф.М.Гардисламова

Апрель 2011 ел

-1-

Кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнәдә Г. Тукай әсәрләрендәге геройлар: Шүрәле, Су анасы, Малай, Шәкерт, Акбай, Гали, Кәҗә, Бала, Күбәләк, Кояш.

1 нче укучы:

Татар дигән бөек бер милләт бар

Шигъриятле, динле, иманлы.

Язмыш юлы тоташтыра аның

Тарих белән безнең заманны.

Шул милләтнең газиз бер улы бар,

Саф йөрәкле, шигъри , пакъ җанлы.

Дәрья булып ташкан тирән хисле,

Баһадирдай көчле һәм данлы.

2 нче укучы:

Бу – Тукаең синең, бөек халкым,

Мәгърифәтле, динле бер балаң.

Күпме еллар үткән... Тик шулай да

Җырларыма аны мин салам.

Бу – Тукаең синең, ак милләтем,

Газиз улың, сине сөюче.

“Милләтеңнән, динең, телеңнән дә

Кадерлерәк ни бар?” – диюче.

3 нче укучы.

Бу – Тукаең синең, мәшһүр Кырлай,

Урманыңның моңлы җырчысы:

Кара урманнарны яктыртучы

Йолдызларның иң-иң нурлысы.

Бөек Тукай – газиз җир-суымның

Иреккә сусаган саф кошы,

Җир-Ананың бөек яклаучысы,

Җир шарының якты балкышы.

4 нче укучы:

Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар,

Саф йөрәкле шагыйрь, татарда.

Еллар үткән саен аның моңы

Күңелләрдә кабат яңара.

Аның әкиятләрен тыңлап үскән

Һәр баласы шушы милләтнең.

Шигырьләре белән бик күпләрнең

Күңел кылын Тукай тибрәтте.

Язлар җиткән саен синең исемең

Чәчәкләргә , данга күмелә.

Бөек Тукай, мәшһүр шигырьләрең

Мәңге яшәр халкың күңелендә.

                                 5 нче укучы:

Бик аз гомер якты дөньяларда

Яшәсәң дә син, Тукаем.

Хөрмәт белән зурлап искә ала

Төрки халык бөек улкаен.

Синең иҗат халкым тарихында

Иң яктысы һәм иң изгесе.

Син халкымның иң сөекле улы –

Татарымның йөзе, көзгесе.

Ярый әле син тугансың җиргә,

Көрәш өчен татар халкы, дип,

Үз диненә, тормыш кыйбласына,

Үз теленә татар хаклы, дип.

Туган тел, дип үткән гомерең дә,

Вакытың да, илһам көчең дә.

Мәңге яшә халык күңелендә

Безне телле иткән өчен дә.

(“Мәңге яшә, Тукай, күңелләрдә” Д.Нәбиев.)

Алар бергәләп Г. Тукайның “Бәйрәм бүген” ен җырлыйлар. Былтыр керә дә читтә карап тора. Җыр тәмамлангач:

Былтыр: Бүген нинди бәйрәм булсын инде ә? Гөрләвекләр җырлый – җырлый агып киткән, басуларда карлар күптән эреп беткән. Бүген гап – гади көн бит. Мин бернинди дә бәйрәм күрмим. Утын бетеп килә, урманга барышым иде.

Шүрәле: И Былтыр, Былтыр! Синең бар белгәнең утын, басу, эш инде. Бәйрәм итә белергә дә кирәк.

Былтыр: Соң бүген нинди бәйрәм булсын? Календарьда кызыл белән билгеләнмәгән бит. Сез беренче майны алдан билгеләргә булдыгызмы әллә? Көне килеп җиткәч җитешмәс идегез, бер атна алдан бәйрәм итә башламасагыз.

Су анасы: Син Былтыр, дөнья куа – куа үзеңне барлыкка китереп, халыкка таныткан кешеңне дә оныткансың икән инде. Соң аз гына хәтереңне эшкә җигеп, яхшылап уйлап кара әле, бүген нинди көн?

Былтыр: Дүшәмбе көн.

Әсәр геройлары бер – берсенә карап шаккаталар.

Шүрәле: Былтыр, синме соң бу? Мине, кешеләрне кара урманга алдап алып кереп кытыклап үтерүче хәйләкәрне җиңә алган, батыр, тапкыр, акыллы егетме? Сиңа ни булды соң? (Былтыр аптырап кала)

Шәкерт: Я, ярар инде кешене аптыратмагыз. Онытып җибәргәндер, исенә төшерегез.

Су анасы: Юк, мондый хәл булырга тиеш түгел. Безне кешеләргә таныткан, балаларның яраткан геройлары иткән, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытырга ярыймы соң? Бүген 26 нчы апрель- сөекле шагыйребезнең туган көне бит. Тукайны оныткан икән, димәк ул туган телен дә онытачак.

Былтыр: Мин “Туган тел” не беләм. Сүзләрен дә көен дә. Җырлыйммы?

Су анасы: Тукта, соңыннан җырларсың.

Шүрәле: Былтыр, ныклап хәтереңә сеңдереп куй. Башка елларны да онытасың икән, без сине гафу итмәячәкбез. Яле, үзеңнең әкияттәге ролеңне онытмадыңмы икән, тикшереп карыйк. Бала, син безгә бераз ярдәм ит.

-2-

(Былтыр белән Шүрәле “Шүрәле” әкиятеннән икесе арасындагы кара – каршы сөйләшүдән өзек күрсәтәләр, бала автор ролен башкара)

Автор:    Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

                Эндәшә батыр утынчы

Былтыр:  Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле: Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак – угъры түгел,

                Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.

                Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

                Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

                Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;

                Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

                Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и,

                Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети – кети.

Былтыр: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.

                Тик сине шартымга күнмәссең диеп мин уйлыймын.

Шүрәле: Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?

                Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

Былтыр: Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

                Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

                Мин дә көч – ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,

                Шул агачны бергә - бергә ушбу арбага салыйк.

                Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,

                Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Автор:    Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,

                Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире – ире;

                Куйды илтеп аузын әчкән  бүрәнәгә бармагын,-

                Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!

____________________________________________________________

Шүрәле: Яхшы, Былтыр, монысын онытмагансың икән әле.

Шәкерт: Былтыр да шагыйрьнең туган көнен оныткач, миндә бер шик барлыкка килде әле. Залда утыручы укучылар, Габдулла Тукайның шигырьләрен беләләрме икән? Әйдәгез, без кайбер шигырьләрне сәхнәләштереп уйнап күрсәтик. Алар, безгә кайсы шигырь икәнен әйтсеннәр. Кем күбрәк һәм тизрәк, кул күтәреп җаваплар бирә, шул җиңүче була. Тик без уйнап бетергәнче алдан, тәртипсез рәвештә кычкырып утырган утырган укучының җавабы кабул ителми.

-3-

1. “Яңгыр илә кояш” – 3 класс.

2. “Кызыклы шәкерт” – 4 класс

3.  “Фатыйма белән сандугач” – 4 класс

4. “Эш беткәч уйнарга ярый” – 2 класс

5. “Бала белән күбәләк” – 1 класс

Шәкерт: Яхшы, балалар, шагыйребезнең әсәрләрен беләсез икән. Аны һәм безне онытмавыгыз куандырды. Бәлки тагын, башка шигырьләрен яттан белүчеләр бардыр? Әйдәгез, сөйләп карагыз әле.

1. “Ай илә кояш” . Шәймөхәммәтова Гөлфия

2. “Милли моңнар”. Хабибуллина Резеда

3. “Китап”. Корбанова Алия

4. “Тукайга” .Ф.Дәүләтбаев шигыре. – 8 класс

Су анасы: Сөекле шагыйребез  Габдулла Тукайның бик күп әсәрләренә композиторларыбыз көйләр иҗат иттеләр. Хәзер шуларның берничәсен тыңлап китегез.  “Туган авыл” җырын тыңлагыз. (5-6 класс)

  • “Карлыгач” җырын 1,3 класс укучылары башкара.
  • “Бишек җыры”н 4 класс укучылары башкара.
  • “Тукайга” җырын 2 класс укучылары башкара.

Су анасы:

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

Халкым теле миңа – хаклык теле

Аннаң башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

       Яраткан шагыйребез Г.Тукай безгә зур бүләк калдырган. Минемчә, “Туган тел” җырын белмәгән, җырламаган кеше юктыр. Әйдәгез, барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкарыйк.

            Кичә укучыларның бергәләшеп “Туган тел” не җырлаулары белән тәмамлана.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның балачагы

Татар әдәбитяыннан Г. Тукайга багышланган презентация...

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның томыш юлы һәм иҗаты.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча "Йолдызлы сәгать"....

Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен өйрәнү дәресе.

Рус телле укучылар өчен,  4 нче сыйныфта Габдулла Тукай турында тулырак мәгьлүмат туплау һәм әсәрләре белән  танышу өчен үтеәрелгән дәрес эшкәрмәсе....

Габдулла Тукайның иҗаты

Презентация к внеклассному мероприятию при изучении творчества татарского писателя Габдуллы Тукая....

Доклад Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлеше.

Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукайның өлешеТатар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындаг...