Хәтер кыясы мәңгелек!
материал по теме

Гардисламова Флюда Мирзовна

Әфганчыларны искә алуга багышланган кичә-очрашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon afganstan.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Яңа Кормаш төп гомуми

белем бирү мәктәбе

“Хәтер кыясы мәңгелек”

Әфганчыларны искә алуга багышланган

очрашу-кичә

 

                                   Китапханәче: Гардисламова

                                                  Флүдә Мирза кызы

   

                     

Февраль-2014

 “Хәтер кыясы мәңгелек”

Әфганчыларны искә алуга багышланган очрашу-кичә.

Максат: 1) Әфганчыларны искә алу;

               2) Совет гаскәрләренең Әфганстан җирлегеннән чыгарылуына

                   25 ел тулуны билгеләп үтү .      

               3) Авылдашларыбыз-әфганчылар белән очрашып сөйләшү.

 

Сәхнә бизәлеше: 1.Плакат эленгән:

            Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

   Чорлар җиле ташларны да уя

Тик мәңгелек-хәтер кыясы.

2. Әфганстан җирендә хезмәт иткән солдатларның

                      фотоларыннан стенд эшләп куела.

Кичә барышы:

      1. Вакытны туктатып булмый-ул гел алга бара. Шулай да Әфганстан сүзе күпләрне бүген дә йокыларыннан куркытып уята. Бигрәк тә анда булучыларны һәм улларын, якыннарын югалтучыларны хәтер булып әйләнеп кайтып борчый ул.

     Хәтер. Йөрәк яраларын кузгатмаска иде дә бит, тик алай булмый шул.

     Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт китереп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфганстан сугышы әле тиз генә онытылмас кебек. Хәрби көчләрнең бу җирлектән чыгарылуына быел менә 25 ел тулды. Безнең районнан да анда 6 егет һәлак былды. Менә алар: Рамил Фәррахов (Иске Байсар), Ринат Зәйнетдинов (Актаныш), Мөхәррам Сафин (Уразай), Мөдәрис Мирсәетов (Чишмә), Рәшит Фәрдиев (Зөбәер), Дәһлүл Фазлыев (Тыңламас).

      Шушы мәгънәсез сугышта газиз башларын салган     егетләребезне 1 минутлык тынлык белән искә алыйк.

  • Җыр “Мәңгелек ут” башкарыла.
  1. Әфганстан сугышы- илебезнең ялгышлыгы. Анда баручыларның да, ятып калучыларның да, әти-әниләренең дә гаепләре юк.

- Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү турындагы хәбәр 1979 елның 27 декабрендә игълан ителде. 18-20 яшьлек бер гөнаһсыз егетләр “Интернациональ бурычларын” Әфганстан җирендә үтәргә мәҗбүр булдылар.

А.б. Сугыш кайда да сугыш инде. Аның нигезендә кеше  гомерләре белән явызларча шаяру, корбаннар ята. Кемнеңдер бердәнбере булуыңны да, әти-әниеңнең күз карасы икәнлегеңне дә ,кыскасы, адәм баласының бу дөньяда кунак кына булуын да уйлап тормыйлар ул ут, мәхшәр эчендә.Сугышның таләбе катгый: атарга,үтерергә,юк итәргә.

Күпме утлар-сулар кичмәдек без

Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап.

Туган илне сөю-сагынуларны

Йөрәк түрләрендә генә саклап.

Тарлавыклар,кыя-кичүләр

Төштәгедәй хәтерләрдә калды

Газиз гомерләрне кыя-кыя

Өстебезгә үлем уты яуды.

Тир,каныбыз белән сугардык без

Чит-ят җирне,ялган хакны хаклап.

Кемнәрнеңдер иминлеген яклап

Башны салдык,

Без бит бары солдат...

              “Сагыну” җыры – татар халык җыры.

    А.б. Татарстан республикасы әфган сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Алар, меңәрләгән аналар тарафыннан каһәрләнгән чит-ят ил туфрагында башын салдылар.

    Нибары 18-20 яшькә җитеп, бер тапкыр да керләнергә-тапланырга өлгермәгән сөлектәй егетләрнең матур сыйфатларын, якты хыялларын санап бетереп кенә буламени?! Сөйгән ярларын табарга, бер генә тапкыр булса да үбешергә өлгермәгән егетләр әрәм булды, никадәрле гаилә корылмады, күпме бала якты дөньяларга тумый калды?! Әй, син, каһәрләнгән,аяусыз Әфганстан.

        Аклы ситсы күлмәгемне

        Бер генә кигән идем.

        Кайталмам димәдем лә мин

        Кайтырмын дигән идем.

      “Көзге ачы җилләрдә” җыры башкарыла.

    А.б. Әфган сугышын онытырга хакыбыз юк. Анда совет халкының 15 меңләп гүзәл улының чәчәктәй гомере киселде. Ул егетләр илебезгә”кара кызалаклар” дип телгә кергән йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайтты. Гймерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килгән 15 мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар”, “Әфган кызалаклары”...

        Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,

        Башын салды япь-яшь кыю солдат.

        Халык хәтереннән һичберкем дә

        Юа алмас аны, юа алмас.                  

              “Бер кайтмасам,әнкәй,бер кайтырын...” җыры.

  А.б. Бүгенге көндә Татарстанда 10 меңләп “Әфганчы” яши икән. Аларның 158е-инвалид, 546 сы авыр яраланган.

      Яраланучылар сафында безнең авыл егете Хафизов Илдар Нәсих улы да тора.Ул 1982 елның январь аенда каһәрләнгән нокта-канлы Әфганстанга җибәрелә. Анда каты яралана һәм  алган яралардан хәзерге вакытта вафат...

           Япь-яшь кенә килеш күпме гарип-

           Аналарның йөрәк түземме?

           Бурыч түләр өчен егетләрнең

           Аяк-кулы кирәк идеме?!

  Әфган мәхшәрен безнең авылның 5 егете кичеп чыкты: Алар:

          Хафизов Азат

          Акмалов Айдар

           Салахов Дилүс

           Мирзаһитов Рафак

           Хафизов Илдар -вафат.

   Исән кайткан “әфганчылар” арабызда яши. Алар бүген ир уртасы кешеләр, күбесе гаиләле, балалар үстерәләр.

    Ә бүгенге кичәбездә авылдашыбыз Салахов Дилүс катнаша. Сезне сәхнәгә чакырабыз.

   -Без күпме генә сөйләсәк тә Әфганстан сугышын тулысы белән күз алдына китерә дә алмыйбыз. Дилүс, үзеңнең “интернациональ бурычыңны” үтәвең, кайчан һәм кайда хезмәт итүең турында сөйләп уз әле.  (Салахов Дилүс чыгышы)

    Рәхмәт , Дилүс.

            Кешене иленнән, йотыннан аерып,

            Йөрткән күп юллар бар, җилләр бар

            Хәтердән җуелып, йөрәктән уелып

            Онытылып калган күп җирләр бар.

            Ә сине, ә сине, ә сине, туган як

            Бар микән сагынмый торган чак?!

                “Үз илемдә” җыры.

  А        А.б. Кеше шулай яралгандыр инде- безгә һәрвакыт нәрсәдер кирәк, нидер эзлибез, каядыр чабабыз, ашыгабыз. Һәм еш кына тормыш ыгы-зыгысы белән дөньядагы иң якын, иң газиз, иң кадерле кешеләребез- әниләребез турында онытабыз.

    Кеше бер генә тапкыр яши.Һәм бер генә тиешле бу гомерне безгә

әниләребез бирә. Бары тик әниләр генә безне көтә һәм кичерә беләләр:  

           төннәр буе сагынып елыйлар, ял көннәрендә таба ашлары пешереп торалар, баласы киткән юлдан күзләрен алмыйлар.Әниләр күңелендә- йөрәк парәләре, бәгырь кисәкләре, әниләр күңелендә- сагыну.

              Әниләр һәрвакыт безне көтә.Онытмагыз!

              -Ә хәзер башкарылачак җырыбыз залда утыручы барлык аналарга багышлана: улларын хәрби хезмәткә озатып, көтеп ала алганнарга; газизләре бүгенге көндә хезмәт итүчеләргә; илгә лаеклы ул-кзлар үстерүчеләргә.

                “Әниемә” җыры башкарыла.

        Кичерә күр, әнкәй. Язмыштан

        Без җиңел юл өмет итмәдек.

        Үлем килсә-бастык йөзгә-йөз,

        Чигенмәдек, качып китмәдек.

        Үзебезгә тигән өлешне

         Башкаларга “бүләк” итмәдек.

         Үзебезнең йөкне үзебез

         Үтәселәр идек күтәреп,

          Җибәрмәде  әҗәл үткәреп...

         А.б    Әгәр сугыш булса ,ул чагында

          Читләп үтмәс үлем безне дә.

           Каһәр суккан сугыш мәрхәмәтсез,-

           Аямас ул беребезне дә!

           Беребез дә теләмибез кабат

           Сугыш утларына керергә

           Менә шуңа күрә кирәк безгә

           Тынычлыкның кадерен белергә!

           “ Сугыш булмас!” диеп урман шаулый,

           “ Сугыш булмас!” диләр киң кырлар.

           “ Сугыш булмас!” диләр аккан сулар,

           Искән җилләр, яшел болыннар.

           Кемгә кирәк мәгънәсезгә үлү,

           Кемгә кирәк кан-яшь диңгезе?

          “Сугыш булмас!” диеп җавап бирә

  Бөтен галәм, бөтен җир йөзе.

А.б. Киләчәктә һәрберебезгә тыныч тормышта яшәргә язсын.

        Аяз көннәр, бәхетле , матур киләчәк телибез.

Әтиләр-әниләр сөенсен,

Бәхеткә тиенсен!

Сабыйлар елмайсын.

Әниләр еласа, бары тик

Шатлыктан еласын.

-“Бәхетле булыгыз” җыры башкарыла.

Хәтер кыясы мәңгелек...

Күпме утлар-сулар кичмәдек без

Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап.

Туган илне сөю-сагынуларны

Йөрәк түрләрендә генә саклап.

Тарлавыклар,кыя-кичүләр

Төштәгедәй хәтерләрдә калды

Газиз гомерләрне кыя-кыя,

Өстебезгә үлем уты яуды.

Тир,каныбыз белән сугардык без

Чит-ят җирне,ялган хакны хаклап.

Кемнәрнеңдер иминлеген яклап

Башны салдык,

                       Без бит бары солдат...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.

Классный час для 9 класса...

Алар даны мәңгелек!!!

Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...

Калсын җирдә безнең сөю мәңгелек бер җыр булып...

Ф.Яруллинның тормыш юлына багышланган әдәби-музыкаль композиция...

«Җил тамырын кисәр кылыч юк!» “Вакыт кына мәңгелек тантанада”.

(Равил Фәйзуллин иҗатында символлар чыгыш )...

Ул көннәрнең даны мәңгелек

"Ул көннәрнең даны мәңгелек" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына быгышланган сыйныйф сәгате эшкәртмәсе...