Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.
классный час (9 класс) на тему

Классный час для 9 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razrabotka_kl.chas_.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе

Матурлык − бер көнлек ,

игелек − мәңгелек.

(тәрбия сәгате эшкәртмәсе)

Укытучы: Марданова Гөлнар Хәкимулла кызы

Балаларда игелеклелек, шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Үткәрү формасы: класс сәгате.

Әңгәмәбез  “Игелек елы”  дип исемләнгән шигырь сөйләү белән башлана.

Бар дөньяны акка күмеп,

Кыш килде авылыма.

Тагын бер яңа елыңны

Әй, туган як, каршыла!

Булсын ул игелек елы,

Мәрхәмәтле ел булсын!

Кешеләрнең күзенә яшь

Шатлыктан гына тулсын.

Яңа яуган карлар, әнә,

Җирне тагын да сафлый.

Илем буйлап кызу-кызу

Тагын яңа ел атлый.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев 2007 елны “Хәйрия елы” дип игълан итте. (М. Шәймиев портретын һәм “Хәйрия елы” эмблемасы күрсәтелә)

Хәйрия сүзе “хәер” сүзеннән алынган, ягъни “яхшылык, изгелек, игелек, файда” мәгънәсен аңлата.

Хәйрия эшен быел гына түгел, ә моннан берничә дистә еллар элек үк башлаган олы йөрәкле кешеләр бик күп. Мәсәлән, Апас районы Болын Балыкчы авылы кешесе Әсхәт Галимҗановны гына алыйк. Ул бер ел эчендә берничә малны колхозга тапшырып бик күп акча эшли һәм аны инвалид балалар йортына тапшыра.  Һәм һәр елны ул тапкан акчасын балалар йортына күчерә башлый. Казанның 1 балалар йортына гына да 40 мең акча күчерә, һәм төрле фондларга 71 машина бүләк итә. Аның изгелеге турында бөтен ил белә.

Безнең авылда да олы йөрәкле кешеләр бар. Мәсәлән, безнең “Янтарь” ширкәте җитәкчесе Илгиз Тәлгать улы Нурмыев, һәрвакыт кулыннан килгәнчә авылның өлкән яшьтәге кешеләренә, мәктәпкә ярдәм итеп килә. Узган уку елында,  хәйрия елы уңаеннан, башлангыч класс укучыларына, матур итеп җырларга, биергә өйрәнсеннәр дигән теләк белән магнитофон бүләк итте.

Кадерле балалар! Сез бик бәхетле, чөнки янәшәгездә газиз әти-әниегез бар. Җир йөзендәге иң кыйммәтле әйберләр дә аларга тиңләшә алмый. Алардан соң әби-бабайлар, туганнар. Әби-бабайларны игътибарсыз калдырмагыз, һәрчак аларның хәлләрен белеп, аларның кәефләрен күтәрегез. “Әздән күңел була, әздән хәтер кала” дигән әйтем бар.

− Уйлап карыйк әле, нинди мәгънә ята микән бу сүзләрдә? Сез ничек аңлыйсыз? (Балаларның фикерләре тыңлана)

− Әйе, укучылар, иң “тәмле” сүзләрне әби-бабайлардан кызганмыйк һәм үзебезгә тигән кечкенә генә өлешебезне дә алар белән бүлешик.

− Ә хәзер тәмле сүз белән, тәмле әйбернең аермасын әйтегез. (Балалар фикере тыңлана)

− Кем күпме тәмле сүз белә? (Балалар сөйләме һәм “Тәмле сүз” китабы белән таныштыру)

− Безгә Регина Җ. Тәрҗемановның “Сиртмәле көе” шигырен укып күрсәтә.

− Балалар, Мәликә нинди кыз? (Җавап тыңлана) Мәликә − ярдәмчел, шәфкәтьле бала. Ул, үзе белеп, әбигә ярдәм итә. Сез дә күршеләргә ярдәм итәсезме?

Якшылыкны кеше күрсен дип кенә түгел, шулай тиеш булганга эшләргә тырышыгыз. Яхшылык эшләгәч, үзеңә дә рәхәт була.

Әйдәгез шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек турында мәкальләрне искә төшерик. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, сез азагын әйтегез:

  1. Олыласаң олыны − олыларлар үзеңне.
  2.  Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.
  3. Үзен-үзе мактаган − агач атка атланган.
  4. Матурлык − бер көнлек , игелек − мәңгелек.
  5. Бай бәхетле түгел, юмарт бәхетле.

− Сез дә, балалар, монда әйтелгән киңәшмәләрне истә тотарсыз, әти-әниләрегез, туганнарыгыз белән ярдәмчел, шәфкатьле булырсыз дип уйлым. Ата-анасын зурлаган кеше бәхетле була.

− Әйдә әле, Илнар, Г. Тукайның “Бәхетле бала” шигырен укып кит.

− Бүгенге әңгәмәдә сөйләгәннәр сезнең истә калгандыр. Дөньяны игелек коткара. Яшәгәндә һәммәбез дә игелек кылырга омтылыйк. Игелек юлында җан җылысы, диләр. Норлат районында яшәп иҗат итүче шагыйрь Гакыйль Сәгыйров шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Бер-беребезгә булыйк миһербанлы,

Кирәк чакта күреп сузыйк кул.

Бик катлаулы тормыш сынаулары,

Әкияттә генә түгел шул.

Һәр көн игелекле эшләр башкарыйк, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булыйк, кадерле балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Фенотипик үзгәрүчәнлек"

Дәрес 9 сыйныф укучылары өчен эшләнгән. Максатлары: укучыларның үзгәрүчәнлек турындагы  белемнәрен үстерү, аның статистик характерын билгеләргә өйрәнү, вариацион рәт һәм өйрәнелә торган билгенең ...

Ачык дәрес.Г.Тукай "Игелек"

Г.Тукайның тормыш юлында очраган,аңа игелек эшләгән кешеләр....

Фәнни-тикшеренү эше. Р.Фәхреддин укулары. Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең.

Фәнни-тикшеренү  эше. Р.Фәхреддин укулары.Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең....

“Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең”

Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре...

“ИГЕЛЕК ОРЛЫКЛАРЫ ЧӘЧЕГЕЗ, БӘХЕТ ИГЕННӘРЕ ИГӘРСЕЗ”

Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре.XIV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларында катнашу өчен...

"Игелек эшләргә ашыгыйк!"

Нәрсә соң ул изгелек? Кемгә дә булса булышу, ярдәм итү.Изгелек ул – бер кеше тарафыннан икенче кешегә карата игътибар күрсәтү, минемчә.Укучыларым,  һәрвакытта да мәрхәмәтле, шәфкатьле ...