Ана назы - жирдэ ул мәңгелек (Бәйрәм сценарие)
материал по теме

8 март бәйрәме өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ana_nazy-zhird_ul_mngelek.docx27.71 КБ

Предварительный просмотр:

Ана назы - жирдэ ул мәңгелек

(Бәйрәм сценарие)

слайд №1”Ана назы - жирдэ ул мәңгелек”)

1А.Б. Кем куллары өйне,җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул,әлбәттә,яшәү чыганагы,

Тормыш яме-Әнкәй,хатын-кыз! 

 2 А.Б. Хәерле көн, укучылар, укытучылар һәм безнең иң кадерле кунаклар- әниләребез!

        Халыкара  хатын-кызлар көне - Әниләр бәйрәменә багышланган “Ана назы - жирдэ ул мәңгелек” дип аталган кичәбезне башлыйбыз.

   1А.Б.     8 март - иң гүзәл бәйрәм! Шуңа күрә дә ул язның беренче ае -март башында үткәрелә.Яз көне хатын-кызларның – җир йөзендәге иң гүзәл,иң күркәм,иң сөекле җан ияләренең күңелләре иң якты өметләр белән тула. Аларның матурлыгы март кояшы булып балкый.(слайд№2)

        2А.Б. Баланың иң якын киңәшчесе , хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше-Ана. Әни - һәр кеше өчен иң тәүге, иң кадерле,иң газиз сүз ул.Сез җирдә тормышны дәвам иттерүчеләр, сез-гаилә учагын сүрелдермичә, кайнар килеш саклаучылар. Сез- акыл,сабырлык һәм мәхәббәт чыганагы. слайд№3

4нче сыйныф укучылары башкаруында шигырьләр(сл.№4 әниләрнең фоторәсемнәре)

1 бала

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый-

Беләбез һәммәбез дә

2 бала

Бүген-әниләр бәйрәме,

Бөтен җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3бала

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар

 4 бала

Син,әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар нур өйгә бөркелә.

5бала

 Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга,без бәхетле,

Тыныч,рәхәт яшибез.

6 бала

Әниләрне,әбиләрне,

Кадерлибез,зурлыйбыз

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

“Җырлыйм әнием турында” Г.Зәйнашева сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев муз.(сл.№5)

1А.Б. Хатын-кызлар дөньяда иң гүзәл затлар булу белән беррәттән, иң ты-

рыш, бар эшне булдыра торган алтын куллы җан ияләре дә. Бүгенге   бәйрәмдә сез моның шулай икәнлегенә ышанырсыз. Шулай итеп, бәйрәмне башлыйбыз.

2А.Б.

 Хәзер бездә булачак

Гаҗәп күңелле уен.

Көч сынашачак бүген-

Әниләр һәм кызларыбыз.

Уңганнарны - булганнарны

Зирәкләрне,тапкырларны

Каршы алабыз.(сл.№6)

Сәхнәгә 2 команда чыга

1А.Б.Бүгенге бәйгедә катнашалар:

“Йолдыз”һәм “Чулпан” командалары.(сл.№7)

“Йолдыз”командасында катнашалар(Балалар һәм аларның әниләре белән таныштыру)

“Чулпан”командасында катнашалар(сл.”8) (Балалар һәм аларның әниләре белән таныштыру)

2А.Б. Жюри әгъзалары белән таныштырабыз:

1А.Б. Ә хәзер командаларга сүз бирәбез.Беренче ярыш - сәламләү.(сл.№9)

Сәламләү

“Йолдыз”      

Саф-пакъ күңел,шат йөз белән

Бу бәйгегә килдек без.

Әйдә,кызлар,дуслык җиңсен

Без тик шуны телибез.

“Чулпан”

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без

Сәлам сезгә очкан кошлардан.

Сәлам сезгә зирәк көндәшләрдән,

Сәлам сезгә якын дуслардан.

2А.Б.Рәхмәт сезгә,әниләр!

1А.Б. Тапкырларга,зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда?Нәрсә?Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

Командаларга  икенче бирем Халык авыз иҗаты буенча.Мин командаларга чиратлап мәкальнең башын әйтәм, ә сез азагын табарга тиеш.(сл.№10)

Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен (һаман бала)

Ана балага авызыннан (өзеп каптыра)

Ана күңеле балада (бала күңеле далада)

 

Ата-анасын хурлаган,

Үзен ( хурлаган булыр)

Ачтан үлсәң дә,

Ата-аналарыңны (ташлама)

Аю да баласын аппагым ,ди

Керпе дә баласын…(йомшагым, ди)

Тән биргән дә ана,

(Җан биргән дә ана)

Олыласаң олыны(олыларлар үзеңне)

2А.Б. Нәрсә турында сүз бара? Игътибар белән тыңлыйбыз. Сорау “Йолдыз” командасына

Бу әйбер 15 гасыр башында Париж эшчесе тарафыннан уйлап табыла.Барлык яңалык шикелле , ул бик кыймммәт бәяләнә.Һәм үзен уйлап табучыга зур табыш - 3млн.доллар китерә.Ул нәрсә?

-Бик дөрес.Бу- энә.

1А.Б.Сорау ”Чулпан” командасына. Европада 16 гасырда киемнең бу өлеше мөһим саналган.Аны үзенең физик кимчелеген яшерү максатыннан, бер испан кызы уйлап тапкан. Хәзер дә ул киемнең зарури бер өлеше булып тора. Нәрсә турында сүз бара?

-Әлбәттә,яка.

2А.Б. Бик зур рәхмәт сезгә. үткәрелгән бәйгеләргә нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.

1А.Б.

Көнгә ничә тапкыр әни дибез

Рәхәт тә соң әни диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

        Бию башкарыла

2А.Б.

Ярыш дәвам итә.

          Кадерле әниләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне кыз һәм улларыгыз.

          "Әниләргә багышланган шигырьләр,җырлар" бәйгесен башлыйбыз.(сл.№11)

 Сүзне “Йолдыз”командасына бирәбез.

Сүзне “Чулпан”командасына бирәбез.

1А.Б.

   Ә хәзер экранга карыйбыз.(сл.№12)

Бу кем?  

Әйе,бу татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай. Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Тукай! Нинди бөек исем!  Ул безнең йөрәкләребездә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

       2А.Б 2011 нче ел- Татарстан Республикасында Тукай елы дип игълан  ителде. Киләсе биремебез Г.Тукай иҗаты буенча. Игътибар белән тыңлыйбыз.

1нче сорау “Чулпан”командасына.

-Г.Тукай кайда туган?

Сорау “Йолдыз”командасына

-Кайсы мәдрәсәдә укыган?

сорау “Чулпан”командасына.

-“Шүрәле” әкиятендә кайсы авыл табигате сүрәтләнгән?

Сорау “Йолдыз”командасына

-Кечкенә Габдулланы Кырлайга кем алып килә?

сорау “Чулпан”командасына

-“Эш беткәч,уйнарга ярый”шигыренең герое

Сорау “Йолдыз”командасына

-“Шүрәле”әкиятендәге Егетнең исеме.

сорау “Чулпан”командасына

-Кызыклы шәкертнең исеме

Сорау “Йолдыз”командасына

-Кәҗә белән сарык нәрсәнең башын таптылар?

 1А.Б.Афәрин! Сүзне хөкемдарларга бирәбез.

2А.Б. Ә хәзер -“Күңелле бәйрәм” дип аталган эстафета. (сл.№13)Бу уен әниләр өчен. Сезнең алда ике өстәл. Бер өстәл “Йолдыз” командасына,икенче өстәл “Чулпан”командасына.Өстәлдә җиләк-җимешләр. Һәрбер әни өстәл янына чыгып, берәр җиләк-җимешне матур итеп кисеп савытка сала, соңгы чыккан әни салатны бизи. Ә бәяне жюри бирә.

1А.Б.Булдырдыгыз,зур рәхмәт сезгә!Хөкемдарларны тыңлыйбыз.

2А.Б.Рәхмәт.

1А.Б.Алда безне “Иң матур сүз-әниемә” бәйгесе көтә. (сл.№14)

 Әниләргә багышланган иң матур сүз ләрне кайсы команда күбрәк әйтә? Сез әзерләнә торыгыз.Ә без тамашачыларыбыз белән дә уйнап алыйк. Сезнең җаваплар командаларга 1әр очко өсти.Бирем мондый, кызлар исеме кергән нинди җырлар беләсез? Җырлап күрсәтсәгез, тагын да яхшырак, күңеллерәк булыр.

   

Бик зур рәхмәт!

Бәйгебез дәвам итә.Уенны “Чулпан” командасы башлап җибәрә.  

2А.Б.

  Әйе, командалар әниләргә багышлап бик матур сүзләр әйттеләр. Без дә ку шылабыз:

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

1А.Б .Әниләребез безне һәркөнне хәерле юл теләп мәктәпкә озатып калалар һәм тәмле ашлары,ягымлы йөзләре белән каршы алалар.Нинди генә тәмле ризыклар пешермиләр алар.Менә бүген дә һәр команда үзенең осталыгын күрсәтә.Әниләребез үзләре яратып әзерли торган ризыкларын пешереп алып килгәннәр.Рәхим итегез! (пешереп алып килгән ризыкларын яклап сөйлиләр,жюри алдына куялар)(сл.№15)

2А.Б.Хөрмәтле жюри әгзалары,әниләрнең осталыкларына,алтын кулларына бәя бирәбез

1А.Б.Хөрмәтле тамашачылар,бәйгебезне дәвам итәбез. Хәзер безне әниләребез бәби төрү серләренә төшендерерләр. Димәк, ”Бәби төрү”(сл.№16)

бәйгесен башлыйбыз.Һәр командадан бер әни чыга, рәхим итегез.

(“Бәби” төргәндә “Талбишек”җыры яңгырый Р.Миңнуллин сүзләре,о.Усманов көе)

2А.Б. Зур рәхмәт сезгә,әниләр.  

Кадерле әниләр,сезнең һәрберегезнең газиз балалары бар.Бала йоклатканда нинди бишек җырлары җырладыгыз икән?  Чираттагы конкурс “Бишек җырлары”. Рәхим итегез.(сл.№17)

1А.Б.Менә нинди матур бишек җырларын җырлап үстерәләр безне әниләребез.

2А.Б. Инде бәйрәмебез ахырына да якынлаша. Соңгы тур ”Булачак хуҗабикәләр” дип атала.(сл.№18)Ярышка безнең булачак хуҗабикәләребез-кызларыбызны чакырабыз.Хәзер алар безгә аш пешереп күрсәтерләр.”Йолдыз” командасы токмачлы аш, ”Чулпан” командасы ярмалы аш пешерә. Һәр командага ашка салына торган әйберләр исемлеге бирелә,  һәм шулар арасында ашка салырга кирәкмәгән продуктлар исеме язылган карточкалар куела.Һәр команда, аш пешерергә кирәк булган карточканы алып, аны ашка салу тәртибендә тезеп куярга тиеш.

(Мәсәлән

Ит-бәрәңге-суган –тоз,

Ит-кишер- дөге-суган-тоз,

Бирелә.

Кәбестә-апельсин-груша-чөгендер-лавр яфрагы - бәрәңге – кишер - сарымсак-токмач – алма – ярма – борыч – суган - тоз...)

1А.Б. Афәрин,кызлар! Сез чын хуҗабикәләр булачаксыз!

2А.Б. Шулай итеп бәйгебез тәмам. Инде иң хәлиткеч мизгелләр килеп җитте - хөкемдарлар нәтиҗәсен ишетәсе калды.Алар әзерләнгәндә барлык  әниләребез хөрмәтенә дә “Һәрвакыт булсын кояш” җыры яңгырый.

җыр “Әнкәй” Р.Миңнуллин сүзләре, С.Садыйкова музыкасы

1А.Б.Зур рәхмәт. Инде сүз жюрига. Рәхим итегез.

2А.Б. Кадерле кунаклар! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел шулай якты йөзле,тәмле сүзле булып калыгыз. (сл.№19) Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау, тыныч, мул тормышта яшәгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Матурлык- бер көнлек, Игелек- мәңгелек.

Классный час для 9 класса...

Алар даны мәңгелек!!!

Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...

Ана назы - җирдә ул мәңгелек.

Интеллектуаль күңел ачу  уены сценарие “Ана назы - җирдә ул мәңгелек”Катнашалар: 5 – 8 сыйныф укучыларыКомандалар: 5, 6, 7,8 сыйныфлардан җыелма команда 5 шәр укучыдан.Музыка уйный,  бию, ан...

Интеллектуаль күңел ачу уены сценарие “Ана назы - җирдә ул мәңгелек” (cценарие)

Катнашалар: 5 – 8 сыйныф укучыларыКомандалар: 5, 6, 7,8 сыйныфлардан җыелма команда 5 шәр укучыдан.Музыка уйный,  бию, аннары сәхнәгә алып баручылар чыга.1 алып баручы: Хәерле көн, кадерле укучыл...

Назовите писателей и поэтов. 4 класс.

закрепление материала....

Ӕрдзыл аудыны темӕ Джыккайты Шамилы ӕмдзӕвгӕ «Авдӕны зарӕг назы талайӕн».

Конспект урока по теме: "Ӕрдзыл аудыны темӕ Джыккайты Шамилы ӕмдзӕвгӕ «Авдӕны зарӕг назы талайӕн"...