Интеллектуаль күңел ачу уены сценарие “Ана назы - җирдә ул мәңгелек” (cценарие)
методическая разработка на тему

Катнашалар: 5 – 8 сыйныф укучылары

Командалар: 5, 6, 7,8 сыйныфлардан җыелма команда 5 шәр укучыдан.

Музыка уйный,  бию, аннары сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 алып баручы: Хәерле көн, кадерле укучылар!

                    Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар!

                   Әби-бабай гадәтләре белән

                 “Хәерле”, дип башлыйк эшләрне.

                  Хәерле иртә, хәерле көн телик,

                 “Хәерле” дип башлыйк бәйгене.

2 алып баручы:  “Исәнмесез,”- диеп башлыйк әле
                             Танышу бит шулай башлана.

                            Сезнең белән очрашуга, дуслар,

                                  Күңелебез шундый шатлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ana_nazy_-_zhird_mngelek.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Интеллектуаль күңел ачу  уены сценарие “Ана назы - җирдә ул мәңгелек”

Катнашалар: 5 – 8 сыйныф укучылары

Командалар: 5, 6, 7,8 сыйныфлардан җыелма команда 5 шәр укучыдан.

Музыка уйный,  бию, аннары сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 алып баручы: Хәерле көн, кадерле укучылар!

                    Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар!

                   Әби-бабай гадәтләре белән

                 “Хәерле”, дип башлыйк эшләрне.

                  Хәерле иртә, хәерле көн телик,

                 “Хәерле” дип башлыйк бәйгене.

2 алып баручы:  “Исәнмесез,”- диеп башлыйк әле
                            Танышу бит шулай башлана.

                            Сезнең белән очрашуга, дуслар,

                                  Күңелебез шундый шатлана.

1 алып баручы: Хөрмәтле, укытучылар, укучылар бүгенге бәйгебез  дөньяда иң кадерле кешеләребез – әниләргә багышланган. Белгәнегезчә, җәмгыятебездә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан, Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә.

2 алып баручы: Әни, әнием, әнкәй! КадерлӘп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли.

(сихри көй уйный башлый, татар халык әкияте “Өч кыз” сәхнәләштерелә)

1 алып баручы: Әниләрнең  өметен аклар өчен әллә ни күп тә кирәкми кебек. Иң элек әнине чын күңелдән яратырга кирәк. Ә ярата белгән кеше үз туган әнкәсен ихтирам итәргә беркайчан да, беркайда да онытмый.Ә без әниләребезгә карата мәхәббәтебезне әлеге бәйге аша күрсәтергә булдык.

2 алып баручы: Командалар, сәхнәгә рәхим итегез! (әниләр турында җыр яңгырый).  Командалар үзләре белән таныштырганчы жюри белән таныштырып үтик.

Командалар үзләре белән таныштыралар.( исеме, сәламләү)

 1 алып баручы: Рәхмәт! Ә хәзер бәйгенең беренче  турына күчәбез.әлеге турыбыз “Мәкальләрнең ахырын уйла” дип атала.

Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Әй, сез, дуслар, кемнәр тапкыр

Күрсәтсеннәр үзләрен. Димәк, без сезгә мәкальләрнең башын тәкъдим итәбез, ә сез ахырын тәмамларга тиеш буласыз. ( слайд)

2 алып баручы: 1 нче команда җавап бирә.

Ана күңеле балада ( бала күңеле далада)

Ана хакы – (тәңре хакы.)

2 нче команда җавап бирә.

Алтмышка җитсен бала,

(Ана өчен ул бала.)

Әнкәм йорты –( алтын бишек.)

 1 алып баручы: 3 нче команда җавап бирә.

Анасына изгелек күрсәтмәгән, (олыгайгач үзе дә изгелек күрмәс.)

Олыга да кечегә дә (әни иң кирәк кеше.)

2 алып баручы: 4 нче команда җавап бирә.

Аналы – аталы – (алтын канатлы.)

Ата – беләк, ана – (йөрәк). ( слайд)

1 алып баручы: Рәхмәт, укучылар! Жюри сезнең җавапларыгызны тиешенчә бәяләр дип уйлыйбыз.  

2 алып баручы:                 Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел” дип дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Татар телен яратып.

Ә хәзер, хөрмәтле командалар, икенче турга күчәбез. Бу турның исеме “Табышмак” дип атала.  

 Бар яктан да белемлеме?

    Шуны тикшереп карыйк.

    Зирәклек һәм тапкырлыкта

    Үз көчегезне сыныйк.

1 алып баручы: Һәрбер команда кроссворд җавапларын табарга тиеш, кайсыгыз җитезрәк һәм тапкыррак икәнен жюри билгеләр. ( слайд кроссворд җавабы)

  1. Үзе сөйли, ә кешесе күренми.
  2. Язын дөньяга килә, көзен саргаеп үлә.
  3. Үкерә дә котыра, бөтен җирне тутыра.
  4. Килмәсәм – чакыралар, килсәм качалар.
  5. Җир астында җиз бүкән.
  6. Сырлы – сырлы ул, безнең кулда җырлый ул.
  7. Өрми – нитми беркемне дә кертми.
  8. Юк аягы, юк күзе, сөйли, өйрәтә үзе.

         Телгә аннан оста юк, аннан якын дус та юк.

т

е

л

е

ф

о

н

я

ф

р

а

к

б

у

р

а

н

я

ң

г

ы

р

к

и

ш

е

р

г

а

р

м

у

н

й

о

з

а

к

к

и

т

а

п

 ( 6 а сыйныфы концерт номеры)

2 алып баручы: Рәхмәт, укучылар! Ә хәзер өченче турга күчәбез!

( слайдта мәсьәләләр бирелә)

1 нче командага: Ул миңа балам ди. Әти белән әни аңа әти, дип эндәшә.Ул миңа кем?(бабай)

2 нче командага: Урамнан барганда, берәү: “ Менә бу йорт безнең әти йорты”,- ди, ләкин ул аның улы түгел. Ул кем була? ( кызы)

3 нче командага: Бер кешенең дүрт улы бар. Һәр малайның берәр сеңлесе булса, гаиләдә ничә бала бар?( 5)

4 нче командага: Әниегезнең бердәнбер сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була?(әти)

Сәхнәдә мәзәкләр куела.( 2 нче а классы)

Мәзәк:   Кечкенә бала географиядән өй эшләрен хәзерләп утыра.

            — Әти, Альп кайда ул?

             —  Белмим, әнә анаңнан сора... Ул өйдәге бөтен нәрсәне тегендә-монда күчереп йөртә.

Мәзәк: Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч:
Вәли: - Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
Әни:- Нишләп?
Вәли :- Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.

1 алып баручы: Рәхмәт, укучылар! Ә хәзер бәйгебезне дәвам итәбез. Дүртенче  турның исеме “Җырны таны” дип атала. Җыр яңгырый, һәрбер команда чираттан ул җырның башкаручысын һәм исемен атарга тиеш.

1 нче командага: “Әнкәмнең догалары” Салават Фәтхетдинов башкаруында.

2 нче командага:“Балан” Хәния Фәрхи башкаруында.

3 нче командага: “Озак яшә әнкәм шатлык белән” Гүзәл Уразова

4 нче командага: :     “Кайтабыз да китәбез шул”

( 7 нче сыйныф концерт номеры)

2 алып баручы: Хөрмәтле командалар ахыргы бишенче турга аяк басабыз.Турның исеме: “Шигырь яз”.

Күңелләргә шигырь кирәк.

Шигырь ул-тылсым.

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

1 алып баручы: Сезгә тәкъдим ителгән  сүзләрдән әниләргә багышлап,  дүртюллык шигырь төзергә, үз сүзләрегезне дә катнаштырырга мөмкин.Ә сез шигырьләр уйлаган арада 8 нче сыйныф укучыларын сәхнәгә чакырабыз.

( концерт номеры)

1 нче командага: бүген, тантана, җирдә, әниләр бәйрәме,шатлана,кояш,көлә.

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә,

Гөлләр шуңа шатлана.

2 нче командага:ана, исем, нәрсә, хатыннарның, җитә, матурлыгы.

Ана – бөек исем

Нәрсә җитә ана булуга,

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

3 нче командага:син, әнием, дөньяда, йөзләреңнән, нур бөркелә, кешебез син.

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә,

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

4 нче командага: әни, кирәк, күңеле, изгелектә, эше, үрнәк.

Олыга да, кечегә дә

Әни иң кирәк кеше!

Аның күңеле изгелектә,

Шуңа үрнәк һәр эше.

1 алып баручы: Рәхмәт, укучылар! Хөрмәтле жюри нәтиҗәләрне чыгарганчы сәхнә түренә мәктәбебезнең йолдызы Сөмбелне чакырабыз.

Жюрига сүз бирелә.

2 алып баручы: Бәйгебез ахырына якынлашты. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләрне  әйтәсе килә. Һәркем өчен иң якын, иң кадерле кеше – Ананы олылыйк. Әниләр - гомер буена безнең терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз.Безне алар кадерләп үстергән кебек, без дә аларны олыгайган көннәрендә чит кеше кулларына калдырмыйча, кадер – хөрмәт күрсәтеп, миһербанлы булыйк.  

 Чәчәкләрдән җем – җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әниемә

Рәхмәт әйтәсебез килә.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ана назы - җирдә ул мәңгелек.

Интеллектуаль күңел ачу  уены сценарие “Ана назы - җирдә ул мәңгелек”Катнашалар: 5 – 8 сыйныф укучыларыКомандалар: 5, 6, 7,8 сыйныфлардан җыелма команда 5 шәр укучыдан.Музыка уйный,  бию, ан...

Назовите писателей и поэтов. 4 класс.

закрепление материала....

Сценарий внеклассного мероприятия. Брейн-ринг "Турнир интеллектуалов".

Сценарий проведения игры БРЕЙН-РИНГ "Турнир интеллектуалов".Вид мероприятия: интеллектуально-творческий.Место проведения: актовый зал.Возраст участников: 8 классы.Оборудование: 3 стола,...

Ӕрдзыл аудыны темӕ Джыккайты Шамилы ӕмдзӕвгӕ «Авдӕны зарӕг назы талайӕн».

Конспект урока по теме: "Ӕрдзыл аудыны темӕ Джыккайты Шамилы ӕмдзӕвгӕ «Авдӕны зарӕг назы талайӕн"...