Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш
методическая разработка по географии (7 класс) по теме

 География фәне буенча сәләтле балаларны барлап,

аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gazhep_torkemnr.docx19.82 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык мероприятие:   “Гаҗәеп төркемнәр”

                                                      (интеллектуаль уен-ярыш)

   

    Максат:   1.География фәне буенча сәләтле балаларны барлап,аларның интеллектуаль

                       үсешләрен ачыклау.

                     2.Класстан тыш чараларда информацион технологияләрне отышлы куллану.

                     3.Фән белән кызыксынуны арттыру,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

   

    Җиһазлау:”Сүзлек кәрзине” (кәрзин,”сүзлек кәрзине”—сүз,сүзлек—12 сүзле карточка),

                         проектор,диск ВВС “Эти загадочные животные”,предметлар (микроскоп,геог-

                        рафия китабы,файдалы казылма һ.б.),кассета (экологик әкият),карта (материк-

                        лар),контур карта,продукция коробкалары,сораулы карточкалар,файдалы ка-

                        зылмалар коллекциясе,телевизор һәм DVD.

                 

                                                        Уен-ярышның барышы:

         I.Оештыру өлеше:

 Хөрмәтле кунаклар!Хөрмәтле укучылар!Без бүген “Гаҗәеп төркемнәр” дип аталган интел-

лектуаль уен-ярыш карарга җыйналдык.Уен-ярышта катнашучы 8нче класс укучыларының без һәрьяклап сәләтләрен сынарга тырышырбыз.

 Ягез,укучылар рәхим итеп уеныбызны башлап җибәрик.Һәр ике команда ике рәт булып тезелеп баса һәм чираттан ”сүзлек кәрзиненнән”—сүзләрнең билгеләмәләре язылган кар- точкалар алалар.

  I уен. “Сүзлек кәрзине”

  Укучы карточканы ала билгеләмәне укый,бер сүз белән төшенчәне әйтә.Дөрес әйтергә һәм уенга узарга тиеш!

Сүзлек:

-горизонт якларын табу,

-Җирнең кечерәйтелгән моделе,

-атмосфераның түбәнге катлавы,

-Җир өслегенең яссылыкта сурәтләнеше,

-Америкадагы җимергеч давыл,

-һаваның горизонталь хәрәкәте,

-нинди дә булса урын өчен хас булган күпьеллык һава торышы режимы,

-Австралиядә кибә торган елга,

-атмосфера басымын үлчәү приборы,

-җил юнәлешен билгеләү приборы,

-Җир кабыгының тотрыклы участогы,

-бер-берсенә якын урнашкан утраулар төркеме.

II уен. Командаларга үзләре белән таныштырырга сүз бирелә.

-Команда исеме

-Девизы

-Исемне язып кую

 III уен. “Парын тап”   

   (Ике командага да бергә әйтелә,кайсысы җавап бирә очко шуңа языла) Алып баручы 1 үсемлек атый,ә уенда катнашучы әлеге үсемлеккә кайсыдыр ягы белән охшаш хайванны әйтә һәм кәгазьгә язып куя.

      1.Кактус—керпе

      2.Кычыткан—бал корты

      3.Үги ана яфрагы—сукыр тычкан (йомшак өслекле)

      4.Тигәнәк—сөлек  (ябыша)

      5.Усак—куян (калтырый)

       

    IV уен.   “Игътибар!”

      DVDда 2-3 минутлык диск карау. ВВС “Эти забавные животные”. (1 сериядән)

Ике командага да берүк вакытта өзек күрсәтелә һәм каралган материал буенча сораулар бирелә:

  1.Лемур-сифако

             1-командага                                                                   2-командага

   1.Табан астының төсе (кара)                                1.Ничә метр биеклеккә сикерә? (30 м)

   2.Берьюлы ничә лемур күрдек? (4)                      2.Күкрәгенең төсе (кызыл-коричневый)

   3.Кайда яшиләр? (Мадагаскарда)                        3.Кайда яшәргә җайлашкан? (агачта)

   

 2.Кеше һәм маймыл.

             1-командага                                                                    2-командага

 1.Без нинди тереклек ияләре                             1.Иң соңгы күргән зат?(кеше яки маймыл)                                      

   күрдек(маймыл, кеше, балык)                                                                

 2.Кешенең ботинка бавы нинди                        2.Кеше белән маймылда нинди уртак

    төстә? (оранжевый-кызгылт)                             төсләр бар? (оранжевый, кара)

 3.Маймылның судан чыкканда                         3.Ике аякта йөрүче имезүче зат? (кеше)

    куллары кайда иде? (судан өстә)          

V уен. “Танып бел”

Һәр командадан 1әр пар чакырыла.Берсе арты белән баса,ә икенчесе беренчесенең артында күрсәтелгән предметны сурәтләп әйтә,яки хәрәкәт белән күрсәтә.

Күрсәтеләсе предметлар:

1.микроскоп                                                  7.указка

2.8 класс география китабы                         8.бинокль

3.тау токымы                                                 9.бәрәңге

4.гөл                                                               10.гербарий

5.глобус                                                         11.карта

6.сәяхәтче портреты                                     12.су

Жюри бәяли.(аңлата аламы;аңлап,танып әйтә аламы)

VI уен. “Әкият геройлары ярдәмгә мохтаҗ”

География фәнендә экология белән бәйләнешсез бер генә дәрес бар микән?Шул дәресләрнең берсенә күз салыйк әле.Аудиотасмадан ике команда өчен дә уртак әкият укыла,командалар әкияттә кем турында сүз барганын кәгазьгә язалар.Эш жюрига тапшырыла.

VII уен. “Мине бел”

Һәр командага да магнит тактага аерым рәсем куела,шакмаклар белән каплана,кәгазьдә но-мерлар,никадәр аз номер ачып,рәсемне таныйсың,шулкадәр очко зуррак биреләчәк.

I-командага-Африка материгы картасы

II-командага-Америка материгы картасы

VIII уен. “Номенклатура”

Һәр команда үз өстәле турысына тезелеп баса,бирелгән контур картага,билгеле бер вакыт аралыгында (3 әйләнеш) чираттан-1әр номенклатура язалар.  

IX уен. “Кем тизрәк?”

Өстәлдә минераллар коллекциясе 8-10ар тирәсе,танып,язып жюрига илтәсе (биркаларны эләсе).

1.гранит          3.акбур              6.кварц                 9.тимер рудасы

2.слюда           4.ташкүмер       7.кыр шпаты

3.мәрмәр         5.пемза              8.графит

X уен.  Өй эше.Презентация

Һәр командадан берәр укучы үз презентациясен яклап чыгыш ясый.

1-презентация-“Чәчәкләр патшалыгында”

2-презентация-“Туган ягым”

XI уен. Музыкаль бәйге.

Кичәбезнең җырчы кунагы,мәктәбебезнең генә түгел,авылыбызның җырчы сандугачы-Эль-вира Альбертовна.Сүз Сезгә бирелә.Ул-Туган ягыбыз табигатенең гүзәллеген мактап,матур җырын сузар.Укучылар,Сездә аңа кушылырга әзерләнегез.Рәхмәт Сезгә!

Сүз жюрига бирелә.Бүләкләү.Рәхмәт белдерү.

Йомгаклау сүзе.

Укучы чыгышы:

География-без яратып,сокланып яши торган җиребезнең табигате,анда яшәүче халкы һәм

халыкның хуҗалык эшчәнлеге турында чиксез күп,кызыклы,мавыктыргыч мәгълүматлар бирүче,яшәү серләренә төшендерүче-тормыш фәне ул.

Без-яшь буынны тәрбияләүдә зур максатлар белән армый-талмый хезмәт куючы хөрмәтле укытучыларыбыз!Сезгә һәрберегезгә ныклы сәламәтлек,гаилә тынычлыгы,зурдан-зур уңышлар телибез.Куанып бара торган хезмәтегез,шатланып кайта торган гаиләләрегез имин булсын!Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Әкият:     

 Укытучы сүзе:

Бүген кешенең табигатькә мөнәсәбәте хакында моңсу әкият тыңлау урынлы булыр дип

саныйм .

Кешенең Кызыл китапка язган язмалары.Моңсу әкият.

Барлык урман,елга-күлләр,диңгезләрнең хайваннары мөһим киңәшмәгә җыелганнар.Бар-лык хайваннарның патшасы итеп кемнедер сайлаганнар.Үзенә өч кенә яшь булуга кара-мастан,ул бик арыган һәм бетерешкән булган.Бәйләнгән аягы,тузгыган ялы белән өстәл кырыена утырып ул әңгәмәне башлап җибәргән.

Арыслан.

Мөгаен башларбыз.Мин Сезне килеп туган хәлне ачыкларга чакырдым.Кешеләр бөтенләй мәрхәмәтсезләнделәр.Алар безне рәхимсез рәвештә юкка чыгыралар.Күпләр Җир йөзеннән  бөтенләй юкка чыктылар.Әгәр тиз арада чара күрелмәсә,алар безне тулысынча кырып бетерәчәкләр.        

Крокодил.

Кеше белән көрәшүдән файда юк.Алар бик нык коралланган.Без барыбыз да диярлек бо-тинка,сумка,кошелек ише әйберләргә әйләндерелдек.АКШта безнең тиредән тегелгән бо-тинкалар 250 доллар,ә чемодан 3000 доллар торсын да, нишләп безнең юкка чыгармасын-нар ди. Турысын гына әйткәндә,дуслар,кешеләрдә оят,намус та,кешелеклелек тә юк!

Страус.

Әйе,син хаклы.Безгә яшәү өчен көрәшү бик авыр.Мин йомыркалар салган идем.Аларны җылытып,матур,акыллы,җитез,кыю балалар чыгарырга уйладык.Тик кешеләр килеп безнең иң зур йомыркаларыбызны алып киттеләр,җитмәсә:»Бөтен (дөньяны) гаиләне туен-дырырга җитә»,-дип шатланалар.

Маймыл.

Һәртөрле тыюлыклар,резервацияләр ясаган булалар,әйтерсең без чит планеталардан кил-гән.Ярый ла рәтлерәк зоопарка эләксәң.Ә болай котылу юк.Хәер без кешеләргә нәрсәгә

соң?Без ит тә,сөт тә,тире дә бирмибез.Шунлыктан кәефләнү максатыннан безне юк итәләр. »Безнең борынгы бабаларыбыз»,-дип сөйләгән булалар.Шулай икән азрак жәлләгез инде

безне.Юкса бигрәк шәфкатьсез кыланасыз.

Куян.

Ах,син хаклы!Бу дөрестән дә мыскыл итү.Башта юк итәләр,аннан соң борчылган булла-лар.Табигатьне саклау буенча халыкара конференцияләр үткәргән булалар.Ә без һаман кими барабыз,беребезгә җиде аучы чыга.Ай!Яй-яй!Көн буе калтырап як-ягыңны күзәтеп утырырга туры килә.Кеше башында ак бүрек күргәч,күзгә яшьләр килә.Күп булсак Бер хәл иде,урманга нибары өчәү калдык.