интеллектуаль уен "Гаҗәеп төркемнәр"
методическая разработка по географии (6 класс)

Интеллектуальная игра по географии 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.uen_-yarysh.docx25.17 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык мероприятие:   “Гаҗәеп төркемнәр”    (интеллектуаль уен-ярыш)

   

    Максат:   1.География фәне буенча сәләтле балаларны барлап,аларның интеллектуаль

                       үсешләрен ачыклау.

                     2.Класстан тыш чараларда информацион  технологияләрне отышлы куллану.

                     3.Фән белән кызыксынуны арттыру,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

   

    Җиһазлау:”Сүзлек кәрзине” (кәрзин,”сүзлек кәрзине”—сүз,сүзлек—10 сүзле карточка),презентация” Гәҗәеп төркемнәр”, карта – схема;

                         проектор,

                                                        Уен-ярышның барышы:

         I.Оештыру өлеше:

 Хөрмәтле кунаклар!Хөрмәтле укучылар!Без бүген “Гаҗәеп төркемнәр” дип аталган интел-

лектуаль уен-ярыш карарга җыйналдык.Уен-ярышта катнашучы 6-7 8нче класс укучыларының без һәрьяклап сәләтләрен сынарга тырышырбыз.

 Ягез,укучылар рәхим итеп уеныбызны башлап җибәрик.Һәр ике команда ике рәт булып тезелеп баса һәм чираттан ”сүзлек кәрзиненнән”—сүзләрнең билгеләмәләре язылган кар- точкалар алалар.

  I уен. “Сүзлек кәрзине”

  Укучы карточканы ала билгеләмәне укый,бер сүз белән төшенчәне әйтә.Дөрес әйтергә һәм уенга узарга тиеш!

  1. Дөньядагы иң биек  тау түбәсе?  ( Эверст)
  2. Дөньядагы иң озын елга?  (Нил, Амазонка)
  3. Евразияне ике өлешкә аеручы таулар?   (Урал таулары)

  1. Россиянең иң биек ноктасы?   ( Эльбрус)
  2. Дөньядагы иң зур океан?  (Тын океан)
  3. Нинди материкта бер дәүләттә  юк? (Антарктида)
  4. Дөньяның иң зур чүле?  (Сахара)
  5. Җирнең кечерәйтелгән моделе? (Глобус)
  6. Беренче глобусны ясаучы? (Бейхам)

 10. Рус сәяхәтчеләреннән кем “Өч диңгез артына сәяхәт” ясаган? (Никитин)

II уен. Командаларга үзләре белән таныштырырга сүз бирелә.СЛАЙД № 3

-Команда исеме

-Девизы

-Исемне язып кую

 III уен. “Парын тап”   СЛАЙД № 4

   (Ике командага да бергә әйтелә,кайсысы җавап бирә очко шуңа языла) Алып баручы 1 үсемлек атый,ә уенда катнашучы әлеге үсемлеккә кайсыдыр ягы белән охшаш хайванны әйтә һәм кәгазьгә язып куя.

      1.Кактус—керпе

      2.Кычыткан—бал корты

      3.Үги ана яфрагы—сукыр тычкан (йомшак өслекле)

      4.Тигәнәк—сөлек  (ябыша)

      5.Усак—куян (калтырый)

       

    IV уен.   “Игътибар!”СЛАЙД №5,6

1.Бу портретта кем сурәтләнгән? Географияне өйрәнүгә нинди өлеш керткән?

   1.Магеллан – Җир тирәли беренче йөзүче

2.Колумб- Американы ачкан

3.Кук- Австралияне ачкан

4. Эратосфен – фәнгә “география” дигән термин керткән

  2. Истәлекле урынны ачыкларга  һәм  кайсы  илдә урнашканын язарга.

1.Великая Китайская стена.Кытай

2.Кремль ,Россия

3.Колизей ,Италия

4.Пирамида Хеопса,Египет.

V уен. “Номенклатура”СЛАЙД №7

Һәр команда үз өстәле турысына тезелеп баса,бирелгән контур картага,билгеле бер вакыт аралыгында (3 әйләнеш) чираттан-1әр номенклатура язалар.  

НОМЕНКЛАТУРА:

Реки                         Озера                        Горы                              Равнины

1.Амазонка        1. Каспийское море        1. Гималаи                 1.Амазонская низменность

Реки                         Озера                        Горы                              Равнины

2.Нил                    2 . Байкал                    2. Анды                       2. Западносибирская

Реки                         Озера                        Горы                              Равнины

3.Янцзы                3.Виктория            3. Кавказ           3. Среднесибирское плоскогорье

Острова               Моря                       Заливы                             Проливы

4 .Сахалин            4. Черное                   4.Бискайский                  4 .Гибралтарский

Острова               Моря                       Заливы                             Проливы

5.Мадагаскар         5. Красное               5. Бенгальский                   5.Берингов

Острова                    Моря                       Заливы                             Проливы

6.Новая Зеландия    6. Красное              6. Гвинейский              6. Дрейка

VI уен. “Әкият геройлары ярдәмгә мохтаҗ” СЛАЙД № 8

География фәнендә экология белән бәйләнешсез бер генә дәрес бар микән? Шул дәресләрнең берсенә күз салыйк әле.Аудиотасмадан ике команда өчен дә уртак әкият укыла,командалар әкияттә кем турында сүз барганын кәгазьгә язалар.Эш жюрига тапшырыла.

VII уен.Капитаннар ярышы. ”Кайсы ил?” Слайд №9.Тасвирламасы буенча характерлы билгеләр бирелгән.Нинди ил турында сүз бара?

  1. “Халык саны буенча иң зур ил. Аның территориясендә дөньяның бөек елгалары- Янцзы һәм Хуанхэ ага. Төп  авыл хуҗалыгы культурасы – дөге”. (Кытай).
  2. Утраулар иле , Тын океанда урнашкан, аның кечкенә ил территориясендә күп сүнгән һәм гамәлдәге вулканнар бар.Үзенең географик хәле аркасында аны “Кояш чыккан ил” (Страной восходящего солнце»)(Япония)

VIII  уен.Санлы.Слайд № 10. “Сезгә географиягә кагышлы, саннарга бәйле сорауларга җаваплар бирергә туры киләчәк.Җавапларны маршрут битенә кертергә.

СОРАУЛАР:

  • 1.Планетада ничә океан бар? (4)
  • 2.Җир планетасында күпме материк  бар? (6)
  • 3.Африканың көнчыгыш ярлары кырындагы  утрауның  исемендә ничә «А» хәрефе бар?(Мадагаскар -4)
  • 4. Җирнең өслегеннең  ничә процентын коры җир били?(29%)
  • 5. Җир Кояш тирәли тулы әйләнешне, күпме  вакыт эчендә ясый?(365көн 6 сәг)
  • 6. Кәрәкәшле авыл җирлеге составына ничә авыл керә? (6)
  • 7.Евразиядә күпме дөнья кисәге бар?(6)
  • 8. Җир планетасының күпме  иярчене бар? (1 Ай)
  • 9.Төньяк ярымшарда, җәйге кояш торынлыгы ничәсе  көнне була?(22 июнь)
  • 10.Евразия  материгы ничә ярымшарда ята?(2).

IX  уен .СЛайд №11. Һәр команда үз өстәле турысына тезелеп баса,бирелгән контур картага, координаталар буенча географик объектны ачыкларга һәм картага төшерегә,билгеле бер вакыт аралыгында.

БИРЕМ.

1.Дөньядагы иң биек  шарлавык - 1054 метр биеклектәге ,Көньяк Америкадагы Гвиана яссытаулыгында урнашкан. Әгәр башыңны өскә күтәреп  карасаң, барыбер күрмәссең,шарлавык күктән төшкән кебек. Бу шарлавык ничек дип атала? Аның координаталары: 6* с. ш. 62*З. д. (Анхель).

2. Бу гаҗәеп вулкан, ул тигез  киңлектән  күтәрелә һәм аның итәгендә  мәңгелек җәй хөкем сөрә, ә иң өстендә -  түбәсендә кар һәм боз катламлары  җемелди. Җирле халык  аның түбәсе кыйммәтле ташлардан тора  дип уйлап, аларны табу өчен экспедицияләр дә оештыралар. Бу нинди вулкан?   Аның координаталары: 4*Ю. ш 38 * в. д. (Килиманжаро)

3. Дөняның  мул сулы  елгасы ,аның киңлеге кайбер урыннарда  15 км җитә, мул сулы елга.Анда гаҗәеп   балык, 5 м озынлыктагы, 90 кг лы пирирук яши. Куркыныч  ерткыч балык  пираньяныда очратырга мөмкин.Елганың тамагы  координаталары   0*ш. 50* з.д.(Амазонка елсасы)

4.Борынгы греклар  бу тауга  "Этна” дип исем бирәләр, Грекча “мин янам” дип тәрҗемә ителә,   аны изге дип барысы табыналар.  Риваятьләре буенча  вулкан эчендә ут алласының  тимерчесе Гефест яши дип уйлыйлар.  38* ю. ш. 15*в. д. (влк.Этна).

 https://i.pinimg.com/originals/69/8e/58/698e589775b69638d76e0d1a7a90a72e.jpg X уен. Музыкаль бәйге. Слайд № 13-17.

Кичәбезнең музыкаль бәйге башлана.Бирелгән сүзләрдән җырны танырга һәм җырларга кирәк булачак. Укучылар , килгән кунаклар Сездә кушылырга әзерләнегез.Җырлар – тиздән булачак Әниләр бәйрәменә , безнең әниләребезгә багышлана.  

Сүз жюрига бирелә.Бүләкләү.

Йомгаклау сүзе.

Укучы чыгышы:

География-без яратып,сокланып яши торган җиребезнең табигате,анда яшәүче халкы һәм халыкның хуҗалык эшчәнлеге турында чиксез күп, кызыклы,мавыктыргыч мәгълүматлар бирүче,яшәү серләренә төшендерүче-тормыш фәне ул.

Без-яшь буынны тәрбияләүдә зур максатлар белән армый-талмый хезмәт куючы хөрмәтле укытучыларыбыз!Сезгә һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тынычлыгы,зурдан-зур уңышлар телибез.Куанып бара торган хезмә-тегез,шатланып кайта торган гаиләләрегез имин булсын!Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Кушымта.Әкият:     

 Укытучы сүзе:Бүген кешенең табигатькә мөнәсәбәте хакында моңсу әкият тыңлау урынлы булыр дип саныйм .Кешенең Кызыл китапка язган язмалары.Моңсу әкият.

Барлык урман,елга-күлләр,диңгезләрнең хайваннары мөһим киңәшмәгә җыелганнар.Бар-лык хайваннарның патшасы итеп кемнедер сайлаганнар.Үзенә өч кенә яшь булуга кара-мастан,ул бик арыган һәм бетерешкән булган.Бәйләнгән аягы,тузгыган ялы белән өстәл кырыена утырып ул әңгәмәне башлап җибәргән.

Арыслан.Мөгаен башларбыз.Мин Сезне килеп туган хәлне ачыкларга чакырдым.Кешеләр бөтенләй мәрхәмәтсезләнделәр.Алар безне рәхимсез рәвештә юкка чыгыралар.Күпләр Җир йөзеннән  бөтенләй юкка чыктылар.Әгәр тиз арада чара күрелмәсә,алар безне тулысынча кырып бетерәчәкләр.        

Крокодил.Кеше белән көрәшүдән файда юк.Алар бик нык коралланган.Без барыбыз да диярлек бо-тинка,сумка,кошелек ише әйберләргә әйләндерелдек.АКШта безнең тиредән тегелгән бо-тинкалар 250 доллар,ә чемодан 3000 доллар торсын да, нишләп безнең юкка чыгармасын-нар ди. Турысын гына әйткәндә,дуслар,кешеләрдә оят,намус та,кешелеклелек тә юк!

Страус.Әйе,син хаклы.Безгә яшәү өчен көрәшү бик авыр.Мин йомыркалар салган идем.Аларны җылытып,матур,акыллы,җитез,кыю балалар чыгарырга уйладык.Тик кешеләр килеп безнең иң зур йомыркаларыбызны алып киттеләр,җитмәсә:»Бөтен (дөньяны) гаиләне туен-дырырга җитә»,-дип шатланалар.

Маймыл.Һәртөрле тыюлыклар,резервацияләр ясаган булалар,әйтерсең без чит планеталардан кил-гән.Ярый ла рәтлерәк зоопарка эләксәң.Ә болай котылу юк.Хәер без кешеләргә нәрсәгә

соң?Без ит тә,сөт тә,тире дә бирмибез.Шунлыктан кәефләнү максатыннан безне юк итәләр. »Безнең борынгы бабаларыбыз»,-дип сөйләгән булалар.Шулай икән азрак жәлләгез инде

безне.Юкса бигрәк шәфкатьсез кыланасыз.

Куян.Ах,син хаклы!Бу дөрестән дә мыскыл итү.Башта юк итәләр,аннан соң борчылган булла-лар.Табигатьне саклау буенча халыкара конференцияләр үткәргән булалар.Ә без һаман кими барабыз,беребезгә җиде аучы чыга.Ай!Яй-яй!Көн буе калтырап як-ягыңны күзәтеп утырырга туры килә.Кеше башында ак бүрек күргәч,күзгә яшьләр килә.Күп булсак Бер хәл иде,урманга нибары өчәү калдык.

 

              

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

интеллектуаль уен

Сәләтле укучыны ачыклау өчен ярыш эшкәртмәсе...

Нәүрүз чибәре. Интеллектуаль ярыш.

Кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә карата интеллектуаль ярыш....

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

Дәрес план-конспекты: "Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә".

2 сыйныф өчен дәрес план-конспектын тәкъдим итәм....

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....