интеллектуаль уен
план-конспект по теме

Сәләтле укучыны ачыклау өчен ярыш эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon akyl_tezgen.doc22 КБ

Предварительный просмотр:

       Акыл – тезген, белем - ат.

                                                                                                                                               (интеллектуаль уен)

                                                     

   1 өлеш. Командаларга бүлү,команда исемен,девизын әйтү.

  2 өлеш. «Ил гизгәнне-ил сөяр.» Бик борынгы заманнарда ук кешеләр белем өстәр өчен төрле җирләргә таралышканнар. «Ил гизгәнне- ил сөяр» ди татар халык мәкале. Ил гизәр өчен акча кирәк. Ләкин 2нче татар халык мәкале әйтүенчә, «100 сум акчаң булганчы , 100 дустың булсачы» Сез нинди дуслар таптыгыз микән? Безнең шул хакта беләсебез килә. Шулай итеп,»Ил» иҗеге кергән исемнәр язу. Һәр исемгә 1очко.

Нәтиҗә ясау. Дусларың күп булу яхшы.

    Музыкаль тәнәфес.

 3 өлеш.   Сорауларга җавап бирү.

           Сораулар бар - күпкырлылар,

            Җавап табу уңай түгел

            Бик сырлылар.

 

1 командага сораулар              

2 командага сораулар

1

Китапка бәйле чишмә

(белем)

Аксакал байлыгы ( акыл)

2

«Укырга, укырга һәм укырга!» дип әйтергә өйрәнгән, үзе чеп-чи надан. (кош-попугай)

«Минме? Мин! Мин      анымы? Мин аны!» дигән сүзләрнең авторы (мактанчык)

3

Автографлар калдыру өчен иң кулай җиһаз (парта)

Теләсә кайсы вакытта кимерү өчен ясалган уку әсбабы (ручка)

4

Салпы якка кыстыру өчен яисә «Баткан вакытта ябышу өчен» кирәк булган нәрсә? (салам)

Такта янына җавап бирергә чыккан иптәшенә «ярдәм» кулы сузучы (суфлер)

5

Ашыкса - юл туры, ашыкмаса-кәкре дә бөкре (елга)

Бушлай килә- акчага китә (чир)

6

Олыгайгач та уйнап йөри

(музыкант)

Профессорның 18 яшлек чагы

(студент)

7

Нәрсәне бернинди акчага да табып булмый? (акылны, сәламәтлекне, югалган вакытны)

Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра? (юеш куак астында)

8

Страус үзен кош дип саныймы?(юк,ул сөйләшә белми)

Диңгездә нинди ташны табып булмый? (коры)

9

Нинди төсле диҗгезләр була?(ак, кара,кызыл, сары)

Нинди су иләктә тора? (боз)

10

Нинди әкиятләрдә өч саны бар?

Нәрсә барлык телләрдә дә сөйләшә? (кайтаваз)

11

Иң акыллы кеше күпме

яшәгән? (үлгәнче)

2 көн тоташ яңгыр явамы? (арасында төн бар)

12

Кремльгә кереп баручы

ның аяк астында нәрсә бар? (табан)

Сессиянең уңышлы тәмамлавына комачаулаучы (икеле)

13

Мишәрнең йорты (ызба)

Көймә белән балыкның уртаклыгы (койрык)

14

Сәяхәтченең иярчене (рюкзак)

Артыннан куа торалар, ул үзгәрә тора ( мода)

15

Юлсыз җирдә юл күрсәткеч (багана)

Язма эш вакытында оча торган кәгазь күгәрчен ( шпаргалка)

Музыкаль тәнәфес.

4  өлеш. «Күзләрең яхшы күрәме?» уены

Табиб алфавиттан тиз-тиз генә хәрефләрне күрсәтә. Җөмләләр килеп чыгарга тиеш.

1 командага: «Иң яраткан шөгылем –йоклау.»

2 командага: «Мин шпаргалка белән тотылдым»

5 өлеш.  «Театральләштерелгән уен”

1 командага- “Баһадир”булып күрсәтергә.

2 командага- “Эшмәкәр” булып күрсәтергә.

6 өлеш. Ата-аналар турында мәкальләр язу.

      Музыкаль тәнәфес.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Нәүрүз чибәре. Интеллектуаль ярыш.

Кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә карата интеллектуаль ярыш....

Игра "Битва интеллектуалов"

В интересной и увлекательной форме ребята повторяют основные разделы русского языка, углубляют свои знания, развивая мышление, кругозор и творческие способности....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Турнир интеллектуалов

Разработка дружеской встречи команд седьмых классов. Открытое мероприятие  врамках предметной недели математики...

Муса Җәлил.Интеллектуаль уен.

Җиңү...Батырлык...Быел безнең илебез Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтәчәк.БӨЕК ҖИҢҮ.Бу көнне дүрт озын озак ел көттек. Без бүген җиңүне якынайту өчен гомерләрен кызганмыйча тарихка кереп калг...