Нәүрүз чибәре. Интеллектуаль ярыш.
план-конспект по теме

Кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә карата интеллектуаль ярыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Нәүрүз чибәре.doc80.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Нәүрүз чибәре” конкурсы

Их, син, Нәүрүз чибәре,

Язлар белән кил әле

Максат: 1. Укучыларга Нәүрүз бәйрәме турында төшенчәләр бирү, аларда бәйрәм хисе тудыру.

2.  Мәктәпнең Нәүрүз чибәрен ачыклау.

3. Кызларны уңганлыкта, тапкырлыкта, җитезлектә сынау.

4. Дусларга, көндәшләренә карата ихтирамлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, презентацияләр, Нәүрүз бәйрәме турында слайдлар.

Зал бәйрәмчә бизәлә.

Бәйрәм барышы.

А.Б. Хәерле көн, укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Бүген без мәктәбебездә “Нәүрүз чибәре” бәйгесен үткәрербез. Иң элек кызларыбызны түргә чакырганчы, Нәүрүз бәйрәме, аның каян килеп чыгышы турында таныштырып үтәрбез.

1 а.б. Нәүрүз – борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

         Мәгълүм булганча, 18 гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21 ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә “Нәүрүз” дип аталган. Иранда һәм аңа күрше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.

2 а.б. “Нәүрүз” сүзе фарсы-таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. “Нәү” – яңа, “рүз” –көн дип тәрҗемә ителә. Борынгы бәйрәмне кешеләр атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган –тумачага, күрше–күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләгәннәр.

1 а.б. Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелләрен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.

2 а.б. Бу бәйрәмнең иң күңелле мизгелләренең берсе – Нәүрүзбикәне сайлау булган. Бу кыз – авылның иң чибәр, бар яктан да уңган-булган кызы булган.

1 а.б. Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз! Язгы гөрләвекләр сезгә эшегездә, укуыгызда бәхет–куаныч, саулык-сәламәтлек, шатлыклы көннәр алып килсен! Язгы бөреләр белән күңелегездә яхшылык, изгелек, матурлык чәчәк атсын! Язгы Яңа ел котлы булсын!

2 а.б. бергә: Нәүрүз мөбарәкбад!   (музыка)

2 а.б. Ә хәзер түргә мәктәбебезнең чибәр, уңган-булган кызларыбызны чакырабыз! Алар үзләрен тапкырлыкта, уңганлыкта сынатмаслар дип уйлыйбыз.

Музыка астында кызлар барысы да түргә чыгалар. Тезелешеп басалар. Җирәбә нигезендә аларга чыгыш ясау өчен номерлар бирелә. Номерларны алгач, алар әзерләнер өчен чыгып торалар.

  1. Ә хәзер кызларыбызның чыгышларын бәяләр өчен жюри сайларбыз.

Концерт номеры

А.б. 1 нче конкурсыбыз “Әйдәгез, танышыйк” дип атала. Бу бәйгедә кызларыбыз яраткан фәннәре, мавыгулары, ирешкән уңышлары турында сөйләрләр.

А.б. 2 нче конкурсыбыз “Белемле бала” дип атала. Бу ярышта кызларыбыз төрле фәннәр буенча белемнәрен күрсәтерләр. Һәр катнашучыга төрле фәннәрдән сораулар бирелә.

Математика буенча:

  1. Ике санның суммасы 21, ә аермасы 1. Бу нинди саннар? (10, 11)
  2. Салават күперенең уртадагы саны ничәгә тигез? (4)
  3. Кайсы очракта ике санның тапкырчыгышы 0 гә тигез? (Саны 0 гә тапкырласаң)
  4. Әгәр ул цифрның астын өскә әйләндерсәң, 3 кә кимрәк сан барлыкка килә. Бу нинди цифр? (9)
  5. Самолет А шәһәреннән Б шәһәренә кадәр араны 1 сәг. 20 минутта үтә. Әмма кирегә кайту юлына аның 80 минут кирәк була. Сез моны ничек аңлатасыз? (1 сәг.20 мин.= 80 мин.)
  6. 18 не урталай бүлсәң, ниләр килеп чыга? (2 унлык)
  7. 2 дән зур, 3 тән кимрәк сан барлыкка килсен өчен  2 һәм 3 арасына нинди математик тамга куярга кирәк? (өтер тамгасы 2,3 )
  8. Кәбисә елында ничә көн? (366 көн)                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

Татар әдәбияты: (Тукай елын каршылап)

  1. Г.Тукай кайда һәм кайчан туган? (1886 елның 26 апрелендә Казан өязе Мәнгәр волосте Кушлавыч авылында)
  2. Г.Тукайның бала чагы турында нәрсә әйтә аласың? (4,5 ай булганда әтисе, 4 яшьлек чагында әнисе дә үлеп китә.)
  3.  Г.Тукайның әти-әнисенең исеме ничек? (а) Бибимәмдүдә, б) Газизә, в) Мөхәммәтгариф)
  4. Ни өчен Габдулла: “Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын”, - ди? (Биредә беренче тапкыр укырга бара, тормышны аңлый башлый.)
  5. Балалар өчен язылган нинди шигырьләрен беләсең? (“Эшкә өндәү”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Бала белән күбәләк” һ.б.)
  6. Г.Тукайның кайсы шигырьләренә көй язылган? (“Туган тел”, “Туган авыл”, “Карлыгач”, “Бәйрәм бүген” “Пар ат” һ.б.)
  7. Г.Тукай ничә тел белгән? (4: татар, рус, гарәп, фарсы)
  8. Г.Тукай музейлары кайларда урнашкан? (Казанда, Арча                                               районы Кырлай авылында,

Табигать белеме һәм әйләнә-тирә дөнья:

  1. Татарстанда ничә ел фасылы хөкем сөрә? (4)
  2. Сандугачның икенче исеме ничек? (былбыл)
  3. Кайсы кош язын иң беренче булып кайта? (кара каргалар)
  4. Табигать аптекасында нинди дару үләннәрен беләсең? Исемнәрен атарга. (кычыткан, дару ромашкасы, мәтрүшкә, бака яфрагы, меңьяфрак, үги ана яфрагы, әрем, тузганак, )
  5. “Кызыл Китапка кергән нинди үсемлекләрне беләсең? (умырзая, йокы үләне, алтын туй чәчәге, ландыш
  6. Табигатьне саклауга багышланган халыкара көннәр ни өчен игълан ителгән?

 (Ел саен бөтен кешелек дөньясы табигатьне саклауга багышланган халыкара көннәрне билгеләп үтә. Чөнки әйләнә-тирәне саклау – бөтен кешенең бурычы. Аны чишү өчен халыкара хезмәттәшлек кирәк.

  1. Март – Бөтендөнья көне

1 апрель – Халыкара кошлар көне

22 апрель – Җир көне

18-22  апрель – Тыюлыклар һәм милли парклар көннәре.

5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне

17 июнь – Бөтендөнья чүлләнү һәм корылык белән көрәшү көне

16 сентябрь – Халыкара Җирнең озон катлавын саклау көне

20 сентябрь – Урман эшчеләре көне

27 сентябрь -   Халыкара диңгез  көне

4 октябрь - Халыкара хайваннарны саклау көне

29 декабрь – Халыкара биологик төрлелек  көне)

  1. Урманнарны ни өчен “планетабызның үпкәсе”, сулыкларһәм туфракларның саклаучысы  диләр?

( Урманнар һаваны чистарта, елгаларның күп сулы булуына ярдәм итә, туфракны җилдән һәм судан ашалудан саклый.)

  1. Табигатьтә тыюлыкларның роле нәрсәдән гыйбарәт?

(Табигатьтә сирәк сакланып калган төрләрнең үрчүе һәм сакланышы өчен. )

  1. Табигаткә рәхимсез тыкшыну нәрсәгә китереп чыгыра?

(Һәлакәткә)

  1.  Кайсы җәнлекләр кышка азык әзерли, ә кайсылыры йоклый?

(тиен әзерли, аю, керпе, бурсык йоклый.)

3 конкурсыбыз “Хобби” дип атала. Кызларыбыз җыр – биюгә дә бик оста, кирәк икән өздереп җырлыйлар, кирәк булса, йөрәкләрне җилкендереп бииләр.  Хәзер алар үзләренең яраткан һөнәрләре белән таныштырырлар.

 4 конкурсыбыз “Кем җитез?” дип атала. Кызларның барысына да тизәйткечләр бирелә. Бу “тизәйткечләр әйтешү” ярышы.

1. Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага.

2. Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

3. Җидегәндә җиде кыз,

Җиргә якын ул йолдыз.

Җиргә якын җидегәндә

Җиде йолдыз, җиде кыз.

4. Кара, кара, кап-кара, караган карап кала, карамаган карга кебек авызын ачып кала.

5. Кулда тукмак,

Алыйк кер тукмап:

Тукта, тукта, туктама,

Туктап тукмап булмый ул,

Тукмап тукмак тынмый ул.

  1. Күрәсеңме, Гөлчәчәк,

Безнең бакча гел чәчәк.

Уйный анда Гөлчәчәк

    Үскәнгә үлән, чәчәк.

  1. Тау буенда таллыкта

Тукраннар тукылдый.

Тук-тук тукран,

Тукылдатып утырам.

5 конкурсыбыз “Сарманны беләсеңме?” дип атала.

1. Сарман районы башлыгы  кем исемле? (Нәфис Абдулкасыйм улы Закиров)

2. Сабантуй үткәрелә торган  болын ничек атала? (даулы болын)

3. Узган 2010 елда Сарман оешуга ничә ел тулды? (80 ел)

4. Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга салынган һәйкәл кайсы паркта урнашкан? (Ленин паркында)

5. Сарман төбәгеннән чыккан нинди артистларны беләсең? (И.Шакиров, З.Шәрифуллина, З.Сәхәбиева, Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар, Фәридә Сафина)

6. Сарман төбәгеннән чыккан нинди язучыларны беләсең? (Сөббух Рафиков, Аяз Гыйләҗев, Әзһәр Габиди, Дамир Гарифуллин, Ленар Хәйруллин, Клара Булатова)

7. Сарманнын элекке файдалы казылма чыгару тирәлеге, хәзерге вакытта тарихи һәйкәлгә әверелә баручы урын. (Бакыр базы)

Концерт номеры. Егетләр башкаруында “Җәй айлары” җыры

А.б. 6 конкурсыбыз “Оста кулда һөнәр бар” дип атала. Өй эше буларак, кызларга үзләре әзерләгән ризыкларны алып килергә иде. Алар бу ризыкны әзерләү тәртибе белән дә таныштырып китәчәкләр. Ягез, карыйк әле, кайсыгызны хәзердән үк уңган хуҗабикә дип атап була?

А.б. 7 конкурсыбыз “Кызларым-гөлкәйләрем” дип атала. “Гөл” иҗеге кергән кыз исемнәрен язарга.

Бу вакытта Концерт номеры. 2 кл. башкаруында “Гөлләрем”

А.б. Бәйгебез ахырына якынлашып килә. Жюри нәтиҗә чыгарган арада сүзне егетләргә бирәбез.

1 а.б. Иң матур кыз булып җиргә

Бер син генә тугансың.

Кемгә дигән мәхәббәтең

Саф йөзеңдә туган соң?

2а.б. Нәфис, матур иреннәрең

Җир җиләгедәй пешкән.

Кара ефәк толымнарың

Билеңә кадәр төшкән.

1а.б. Талчыбык та болай булмас,

Шундый нәфис, төз буең

Серле итеп елмаясың,

Сылуым, әйтче уең?

2 а.б. Шулкадәр чибәрлегеңне

Үзең дә беләсеңдер

Шуңа да син күзләреңнән

Нур чәчеп көләсеңдер.

А.б. Чыннан да, кызларыбыз чибәр, сылу булып та үсеп җитәләр инде. Күз ачып йомганчы читкә дә китәрләр, кәләшләр дә булырлар. Кызларның уңган, сылу булып үсүе ата-ана өчен бер яктан зур сөенеч булса, икенче яктан зур сынау да. Чөнки кыз бала – ата-ана йортының дәвамчысы, татар халкының гореф-гадәтләрен киләчәк буынга җиткерүче дә, гаилә учагын сүндермичә саклаучы да.

     Кадерле һәм сөйкемле кызларыбыз! Сез бүген үзегезне бар яктан да булган, гүзәл туташлар итеп таныттыгыз.

    Хәзер иң тантаналы минутлар җитте. Туташларыбызга мактаулы исемнәр бирү өчен сүзне жюрига бирәбез.

Жюри нәтиҗә чыгара:

Нәүрүз чибәре

Калган кызларга : “Иң зиһенле туташ”, “Алтын куллы туташ”, “Талантлы туташ”, “Сөйкемле туташ” “Тыйнак туташ”, Иң җитез кыз”

Бәйрәм ахыры.

Хөрмәтле, укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Бүгенге бәйрәмдә без кызларыбызның һәрнәрсәгә сәләтле булуларын күрдек. Алар матур, белемле, уңган. Кызларыбызга киләчәктә бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез.

Концерт номеры. Кыямов Салават җырлый: “Бәхеттә, шатлыкта”

 

Математика буенча:

  1. Ике санның суммасы 21, ә аермасы 1. Бу нинди саннар?
  2. Салават күперенең уртадагы саны ничәгә тигез?
  3. Кайсы очракта ике санның тапкырчыгышы 0 гә тигез? Әгәр ул цифрның астын өскә әйләндерсәң, 3 кә кимрәк сан барлыкка килә. Бу нинди цифр?
  4. Самолет А шәһәреннән Б шәһәренә кадәр араны 1 сәг. 20 минутта үтә. Әмма кирегә кайту юлына аның 80 минут кирәк була. Сез моны ничек аңлатасыз?
  5. 2 дән зур, 3 тән кимрәк сан барлыкка килсен өчен  2 һәм 3 арасына нинди математик тамга куярга кирәк?
  6. Кәбисә елында ничә көн? (366 көн)
  7. 18 не урталай бүлсәң, ниләр килеп чыга?                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

Татар әдәбияты: (Тукай елын каршылап)

  1. Г.Тукай кайда һәм кайчан туган?
  2. Г.Тукайның бала чагы турында нәрсә әйтә аласың?
  3. Г.Тукайның әти-әнисенең исеме ничек?
  4. Ни өчен Габдулла: “Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын”, - ди?
  5. Балалар өчен язылган нинди шигырьләрен беләсең?
  6. Г.Тукайның кайсы шигырьләренә көй язылган?
  7. Г.Тукай ничә тел белгән?
  8. Г.Тукай музейлары кайларда урнашкан?

Табигать белеме һәм әйләнә-тирә дөнья:

  1. Татарстанда ничә ел фасылы хөкем сөрә?
  2. Сандугачның икенче исеме ничек?
  3. Кайсы кош язын иң беренче булып кайта?
  4. Табигать аптекасында нинди дару үләннәрен беләсең? Исемнәрен атарга.
  5. “Кызыл Китапка кергән нинди үсемлекләрне беләсең?
  6. Табигатьне саклауга багышланган халыкара көннәр ни өчен игълан ителгән?

 Урманнарны ни өчен “планетабызның үпкәсе”, сулыкларһәм туфракларның саклаучысы  диләр?

  1. Табигатьтә тыюлыкларның роле нәрсәдән гыйбарәт?
  2. Табигаткә рәхимсез тыкшыну нәрсәгә китереп чыгыра?
  3.  Кайсы җәнлекләр кышка азык әзерли, ә кайсылыры йоклый?

 “Тизәйткечләр әйтешү” ярышы.

1. Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага.

4. Кара, кара, кап-кара, караган карап кала, карамаган карга кебек авызын ачып кала

2. Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

3. Җидегәндә җиде кыз,

Җиргә якын ул йолдыз.

Җиргә якын җидегәндә

Җиде йолдыз, җиде кыз.

5. Кулда тукмак,

Алыйк кер тукмап:

 Тукта, тукта, туктама,

Туктап тукмап булмый ул,

Тукмап тукмак тынмый ул.

  1. Күрәсеңме, Гөлчәчәк,

Безнең бакча гел чәчәк.

Уйный анда Гөлчәчәк

    Үскәнгә үлән, чәчәк.

  1. Тау буенда таллыкта

Тукраннар тукылдый.

Тук-тук тукран,

Тукылдатып утырам.

5 конкурсыбыз “Сарманны беләсеңме?” дип атала.

1. Сарман районы башлыгы  кем исемле

2. Сабантуй үткәрелә торган  болын ничек атала?

3. Узган 2010 елда Сарман оешуга ничә ел тулды?

4. Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга салынган һәйкәл кайсы паркта урнашкан?

5. Сарман төбәгеннән чыккан нинди артистларны беләсең?

6. Сарман төбәгеннән чыккан нинди язучыларны беләсең

7. Сарманнын элекке файдалы казылма чыгару тирәлеге, хәзерге вакытта тарихи һәйкәлгә әверелә баручы урын.


 4. Кара, кара, кап-кара, караган карап кала, карамаган карга кебек авызын ачып кала.

  1. Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага.

2. Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

3. Җидегәндә җиде кыз,

Җиргә якын ул йолдыз.

Җиргә якын җидегәндә

Җиде йолдыз, җиде кыз.

5. Кулда тукмак,

Алыйк кер тукмап:

Тукта, тукта, туктама,

Туктап тукмап булмый ул,

Тукмап тукмак тынмый ул.

6. Күрәсеңме, Гөлчәчәк,

Безнең бакча гел чәчәк.

Уйный анда Гөлчәчәк

    Үскәнгә үлән, чәчәк.

7.Тау буенда таллыкта

Тукраннар тукылдый.

Тук-тук тукран,

Тукылдатып утырам.

8. Башта башлап таш баскыч башына бас, баскыч башына басып башыңны баганага бәрә күрмә.  

10. Синең мускул мускулмыни, мускул түгел ул мыскыл. Менә Мостафа мускулы мускул дисәң дә мускул.

11. Юлда юан карама,

Юанма карап аңа.

Юансаң син карап аңа,

Язарсың юлыңнан да.

12. Җылы җәйнең көннәрендә

Җәймә тау итәгендә

Җизни кызы Җәүһәрия

Җиләк җыя чиләгенә.

Җиләк, җиләк, җиләкләр,

Бик тиз тулмый чиләкләр.

Тулыр иде чиләге,

Юк бит аның җиләге.

13. Кара кара калмады,

Кара инде караны!

Син карамасаң караны,

Кем карар ул караны.

9. Капкага капка каршы,

Капкага капка капма – каршы.

14. Ти дигәндә тимәде,

 Тимә дигәндә тиде.

Ти дигәндә тигән булса,

М булган булыр иде. 

15. Күрәсеңме, Гөлчәчәк,

Безнең бакча гел чәчәк.

Уйный анда Гөлчәчәк

Үскәнгә үлән чәчәк.

16.Сүс җепне саплама да,

 сумалама да,

Үзем саплармын да,

сумалалармын да.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

5 сыйныфның рус төркеме өчен ярыш дәрес.

Максат: 1. Татарстан темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрнең тирәнлеген, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү. 2. Укучыларның интелектуаль үсеш дәрәҗәсен үстерү. 3. Туган җиребезгә хөрмәт һәм ...

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...

Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.

Тема. Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы. Максат: 1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган...

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган”Кызлар – язгы чәчкәләр”  исемле ярыш -  кичәМаксат: укучыларны  тапкырлык, зирәклек, уңганлыкта сынап карау; сәхнәдә үз-үзләрен...

Ярыш

М.Карим...

КВН-ЯРЫШ. “Ягез әле егетләр!”

  А. б.: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле    кунаклар! Без бүген сезнең белән “Ягез әле егетләр” дип исемләнгән КВН-ярышка җыелдык.    Дуслар, бүген нинд...