Фәнни-тикшеренү эше. Р.Фәхреддин укулары. Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең.
методическая разработка по литературе (11 класс) на тему

Халиуллина Раушания Насибулловна

Фәнни-тикшеренү  эше. Р.Фәхреддин укулары.

Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.fhreddin_ukulary._trbiya.docx23.83 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         

Фәнни-тикшеренү  эше. Р.Фәхреддин укулары.

Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең.

        Бүгенге җәмгыятькә белемле, һәр өлкәдә мәгълүматлы, итагатьле, тәрбияле, эчке культурага ия шәхесләр кирәк. Заман мәктәпләр алдына түбәндәге бурычларны куя: катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү. Мондый шәхесләрне тәрбияләү  бездән күп нәрсә таләп итә. Гыйлем бирү һәм тәрбия бергә ныклап үрелеп барганда гына моңа ирешеп була. Мәктәп, андагы укыту-тәрбия процессын Риза Фәхреддиннең бүгенге милли мәгариф өчен дә әһәмиятен югалтмаган педагогик хезмәтләреннән башка күз алдына китерү һич тә дөрес булмас.

         “Тәрбия” төшенчәсенең асылын тәрбиячеләр дә, укучылар һәм яшьләр дә берүк дәрәҗәдә белергә тиеш. Шулай булганда гына тәрбиячеләрнең тәэсир-йогынтысы зур була,  һәм укучылар да тәрбияви максатның  алар  мәнфәгате файдасына, аларның рухи-әхлакый халәтен   камилләштерүгә  юнәлдерелгән булуын аңлап кабул итә.

     “Тәрбия” төшенчәсе билгеле бер караш, әхлак һәм яшәү кагыйдәләрен, мәгълүм  характер сыйфатлары  тәрбияләүне  үз эченә ала. Ягъни тәрбия – җәмгыятьтә  кабул ителгән, хупланган сыйфатларны  формалаштыру максатында  кеше психологиясенә  максатчан һәм системалы тәэсир итү ул.

     Кешелек барлыкка килү белән бергә хезмәт  эшчәнлеге  процессында  тәрбия дә туган һәм мәңгелек категория, кыйммәт буларак , анда һәрвакыт яши.

        Тәрбия кешелек җәмгыяте белән яшьтәш. Шуңа күрә тәрбия эше һәрвакыт мәктәп кысаларында тормышка ашырылган дип күзаллау зур ялгыш булыр иде. Чөнки  мәктәп тәрбиясенең , фәнни педагогиканың тарихы кешелек дөньясы тарихы белән чагыштырганда, бик кыска.Тәрбия эше халык тәрбиясе, халык педагогикасы формасында туган, үскән һәм камилләшә барган,яшьләрнең холык-фигыле формалашуда халыкның әлеге педагогик тәҗрибәсе хәлиткеч роль уйнаган,һәм ул хәзер дә шундый әһәмияткә ия.

       Халык педагогикасының эчтәлеген тәшкил итүче состав өлешләре бар. Халкыбызның рухи-әхлакый идеалларын чагылдыручы татар халык авыз иҗаты - шуларның беренчесе. Моны аңлап мәктәптә җырлы-уенлы  кичәләр дә үткәрелә.

       Халык педагогикасының икенче состав өлеше –акыл хезмәте культурасы тәрбияләү, кеше тормышында гыйлемнең урыны. “Җирнең нуры-кояш , кеше нуры- гыйлем”,- дип эйткән халык үзе дә. Бу өлкәдә безгә Р.Фәхреддиннең  “Әдәбе тәгълим”, “Нәсыйхәт” китаплары кулланма булып тора.Аның “ Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да һәм туфрак булачак бер баланы алтын илтә белгән укытучы да бар” дигән сүзләре һәрвакыт каршыбызда тора.

         Халык педагогикасының өченче состав өлеше – халкыбызның хезмәт тәрбиясе тәҗрибәсе һәм хезмәт традицияләре, традицион һөнәрләре. “ Балага мирас итеп байлык түгел,данлы исем , игелекле һөнәр иясе булу серләрен калдыр”, - дип өйрәтә татар халкы.

     Халык тәрбиясенең дүртенче состав өлеше – халык педагогикасында физик  тәрбия, уеннар һәм сәламәтлек турында кайгырту.

      Бишенчесе – халык бәйрәмнәре педагогикасы. Ислам тәгълиматы – рухи –әхлакый тәрбиянең нигезе, анда гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы, дини йолалар һәм өйрәтүләр, аларның  халык тәрбиясендәге роле – татар халык педагогикасының алтынчы состав өлеше.

       Тәрбиялелекне иманнан, тугрылыктан аерып карап булмый. Үзара җаваплылык тоеп, җәмгыятьнең  алгарышын  тәэмин итү өчен , бу дөньяда иман да , игелекле  эшләр дә кирәк. Тәрбияле, шәфкатьле-тәүфыйклы, һәр кеше белән  гүзәл тереклек иткән , хәрәм эшләрдән тыелып, гадел тормыш  белән яшәгән  затның якты образы  кешеләр күңелендә мәңге саклана.

        Бу фикерләрне укучыларга җиткерү өчен , Р.Фәхреддинең “ Нәсыйхәт” китабына мөрәҗәгать итәбез.Ул өч китаптан тора.беренчесе – ир балаларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә, әдәпкә, тәртипкә өйрәтүгү багышланган. Икенчесе – кыз балаларны тәрбияләүгә, аларны ничек итеп эчке һәм тышкы матурлыкка ирешергә, үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтә.Өченчесе исә зурларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә багышлаган.

          Бу китапларны тел һәм әдәбият дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә бик теләп кулланабыз. Беренче китапның 2 нче бүлеге “ Туганнар” дип атала. Аның 16,19 нчы  пунктларында мондый сүзләр бар:  “Туганнарыгыз  - ата вә аналарыгыз соңында иң якын кешеләрегездер. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз! Боларның олыларын  ата вә ана урынында санап, итагатьле булыгыз вә сүзләрен  тыңлап гамәл итегез! Кечеләренә шәфкатьле булып, аларны бердә рәнҗетмәгез, вә каты күңелле булмагыз. Туганнарыгызның әйтүләрен көтеп тормыйча, һәр эшләрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән изгелекләрне бер дә алардан кызганмагыз!

3 нче бүлеге -“ Якын кардәшләр”. Аның 22 нче пунктында әйтелгән сүзләр зур тәрбияви әһәмияткә ия. “Ата-ана вә туганнарыгыздан соң, сезгә якын кешеләр-үзегезнең кардәшләрегездер. Болар да сезнең сәгадәтегезне вә бәхетегезне  теләрләр. Шуның өчен боларга да сезнең сәгадәтегезне вә бәхетегезне теләрләр. Шатлык вә кайгы вакытларын уртаклашыгыз, хаҗәтләрне гүзәл сурәттә үтәгез!

           Дүртенче бүлек- “Күршеләр”. Кардәшләрдән соң иң якын кешеләр- күршеләрегездер. Шуның өчен күршеләрегез белән гүзәл мөгамәләдә булыгыз, алар белән дус торыгыз, шатлык вә хәсрәт вакытларында  уртаклашып, хәстә вә чирле вакытларында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса күрегез, алар өчен даими догачы булыгыз!

          11 нче бүлеге “Дус”дип атала. Аның 83-85 пунктларына игътибар итик  Дусларыгызны шелтәләргә ашыкмагыз, туганнарыгыз вә кардәшләрегез белән бозылышуны җиңел күрмәгез; бәлки бу эшләрдә  беркадәр   сабыр  булыгыз, чөнки ачуланышырга ният иткән кешеләрегез белән ачуланышмыйча  вә бозылышмыйча, бер-ике  көн  кадәр  сабыр  итеп торсагыз - күп  вакыт булыр, мондый ниятнең  хата  икәне  ачылыр да, сабыр итүегез өчен үзегез дә шатланырсыз.

              Бик олы  сәбәпләр  булмаганда  дуслар белән бозылышу - әдәпсезлектер. Шуның өчен  аз гына  нәрсәләр хакында да дусларыгыздан аерылмагыз, дусларыгызга һәрвакыт  ярдәмче вә аларга тыныч булыгыз! Кеше- бер ялгызы аз булса да, дуслары   белән күп булыр. Дуслар- авырлык һәм мәшәкать  көннәрендә  ярдәмче булсыннар өчендер.

             Игелекле эшләр кылырга чакырып язган нинди матур сүзләр!

      Бу сүзләрне кулланма итеп башкарылган игелекле эшләребез бик күп. Өлкәннәргә язын , көзен булышырга йөрибез.

       “ Кыз балалар өчен генә” дигән китапның 3 нче бүлеге –“Кардәшләр әдәбе”

 Аталарыгыз вә аналарыгыз белән  бертуганнарны вә аларның балаларын вә башка кардәшләрегезне хөрмәт итегез, аларны якын күрегез, гаепләрен сөйләмәгез, аларның хөрмәтле кешеләр икәнлеген һич онытмагыз!

       Аталарыгыз вә аналарыгыз рөхсәт иткән вакытта кардәшләрегезнең хәлләрен белегез, хәстәләнсәләр-хәлләрен сорап барыгыз, читтә булганнарны белешеп торыгыз, аларның шатлыкларыны шатланыгыз, кайгылары булганда-кайгыларын уртаклашыгыз. Аларның хезмәтләрен башкарыгыз!

      Кардәшләрнең олыларына-аталарга  булган хөрмәт мисалында хөрмәт күрсәтегез, кечеләренә-туганнарга булган шәфкать мисалында   шәфкать  күрсәтегез!

      Якын күршеләрегезнең хакларын ригая итегез - олылагыз, аларны кардәшләрегез кебек күрегез, аларның хәлләренннән хәбәрсез тормагыз, хаҗәтләрен үтәгез, хәстәләренең хәлен сорагыз, кайгы вә шатлыкларын уртаклашыгыз, читләргә  китсәләр –хәлләрен белешеп һәм сорап торыгыз! Хаңәт вакытларында ярдәм итегез, аларга изгелек теләгез, мөмкин кадәр яхшылык эшләгез!

      Кардәшләр арасында мөнәсәбәттләр турында дәресләрдә дә, тәрбия сәгатьләрендә дә  сөйләшмичә калмый.

       2 нче китапның 4 нче бүлеге “ Күршеләр әдәбе” дип атала.Бүгенге көндә күрше белән күршенең дус яшәве кимеп бара.Балалар күңеленә игелеклелек орлыгы чәчәр өчен ,  15нче пункт буенча әңгәмә үткәрү,иншалар язу бик файдалы.Боларны башлангыч сыйныфларда да,өлшән сыйныфларда да үткәрәбез.11нче сыйныфта Аяз Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” повестен  үткәннән соң “ Күршенең хәлен белик” темасына биргәннән соң, укучылар тирән фикерле сочинениеләр язып китерделәр.

      ” Әдәмиләргә явызлыкны  тидерүдән саклан, бу эш синнән сәдака булыр”,- диелә Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисендә.”Бу сүзләрнең астына

       Адәм баласы тарафыннан кылынырга мөмкин булган изгелекләрнең бөтенесе дә кереп беткән. “Кешегә уссаллык итмә!”Бу сүзе белән Рәсүлүллаһ һәрбер әдәмне үз-үзе өчен күндерүче вә тәрбияче булырга тиешле күрәдер.Күңел төзәлүнең беренче гамәләте башкалар белән булышмау вә аларга иза вә җәфа бирмәүдер”,-дип аңлатма бирә Риза Фәхреддин әлеге хәдискә.

    Халкыбыз педагогикасы да  кешеләрне явызлык-яманлыктан тыелып яшәргә, “һәр кеше белән гүзәл тереклек итәргә, һәркемгә мәрхәмәтле булырга, һәрнәрсәнең гүзәл тарафын алга алырга” дип чакыра Р.Фәхреддин.

                    Р.Фәхреддиннең алдынгы карашлары проза әсәрләрендә дә киң чагыла.1903 елда Оренбургта “Әсма яки Гамәл вә җәза” романы чыга. Автор монда “ ни чәчсәң,-шуны урырсың” дигән карашта тора, “ Һәр эшнең җимеше яки җәзасы булмый калмый” дигән идеяне яклый .Шуны туры китереп,әсәренең тулы исемен “Әсма, яки Гамәл вә җәза” дип атый.

                      Әсәрдә “яхшылык  бүләге – бәхет, начар эшләрнең җәзасы – түбәнлек, хурлык” дигән идеяне автор күз алдына китереп булган тормыш вакыйгалары аша сурәтли.

                      Әсәрдә  бирелгән мөгаллимә ханым яшь чагында ата-анасыз калган бер ятим кыз Әсма иде. Салих бай  тәрбияханәсе ачылгач, иң беренче кызлар белән кабул ителә. Анда булган дөрес тәрбия, бигрәк тә ахыргы сыйныфларда карт хәзрәт ( Әсманың әтисе Габбас мулла) килеп аның биргән гүзәл нәсыйхәтләре аркасында әхлагын гаять матурлый. Тәрбияханәдә булган барлык ятимнәр  мөгаллимә ханымны үзләренең аналары кебек яраталар, чынлыкта исә ул аларның тудырган аналары булмаса да, аналарыннан да артык шәфкатьле,  къп мщртщбщ мщрхщмщтле булып. Аларның  барысын да яклый. Мөгаллимә ханымның “туганым” дигән  “кардәшем”, “балам” , “бәгърем” дип ачык йөз һәм ләззәтле сүзләре белән биргән нәсыйхәтләре  ятим балаларга Наполеон гаскәрләреннән дә нәтиҗәлерәк була, ә көлемсерәп сөйләшүе үз тәэсир калдыра. Мөгаллимәнең игелекле   хезмәте ятим балаларның күңеленә алтын кояш нурлары булып сеңә.

                      Игелек бәхеткә илтә. “Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет игеннәре җыярсың” дигән фикерне югарыда китерелгәннәр белән ачык дәлилли.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Фәнни-тикшеренү эше. Г.Афзал укулары.

Гамил Афзал шигырьләрен  мәктәптә укыту  тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте....

“Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең”

Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре...

Тәрбиялелек орлыклары

ldquo;Тамчы тама- тама таш яра” ди, татар  халык мәкале. Үткәрелгән һәрбер чара, оештырылган һәр бәйрәм укучылар өчен кызыклы да, мавыктыргыч та, файдалы да булсын дигән максатны күздә тот...

“ИГЕЛЕК ОРЛЫКЛАРЫ ЧӘЧЕГЕЗ, БӘХЕТ ИГЕННӘРЕ ИГӘРСЕЗ”

Тәрбия өлкәсендә Р.Фәхреддин хезмәтләре.XIV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларында катнашу өчен...

Ризаэддин Фәхреддин укулары.

Эшемнең максаты: " Иж-Бубый авылының танылуына  төп сәбәпче татарның атаклы мәгърифәтчеләре Нигъмәтуллин Бубиларның педагогик эшчәнлеген өйрәнү һәм аларның татар җәмгыятен үстерүдәге ролен а...

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...