Халиуллина Раушания Насибулловна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Чтение художественной литературы

Увлечения: Драматургия

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ "Татарско-Кандызская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/haliullina-raushaniya-nasibullovna
“Артка бакма, идеал һаман да алда ул”
Габдулла Тукай

О себе

        Мин элеккеге Чистай (хәзерге Яңа чишмә) районы Тубылгытау  авылында туып үстем. Авылым борынгы Болгар дәүләтенең бер шәһәрчеге булган. Авыл кырыендагы Кала башы тавында  бүген дә тарихи эзләнүләр алып барыла.

      Авылдагы башлангыч мәктәпне  тәмамлагач, өч чакрым ераклыкта урнашкан  күрше Ленино урта мәктәбенә дүртенче сыйныфка укырга йөрдем. Сигезенче сыйныфны уңышлы тәмамлап  данлы Чистай педагогия училищесына юл тоттым. Анда 1983-1987 елларда белем алып,  Ленино урта мәктәбенә укытырга кайттым. Дүрт ел  башлангыч сыйныфларда укыттым.Шунда мин укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганлыгымны тулысынча аңладым.1990 елны, татар телен һәм әдәбиятын яратуым көчле булгандыр, Алабуга дәүләт педагогия институтының татар теле бүлегенә читтән торып укырга кердем. Уку йортын уңышлы тәмамлап , “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” белгечлегенә ия булган диплом алдым.

         1991 елны  ике йөз җитмеш елдан артык  укытучылык стажы булган  Хәлиуллиннар  династиясеннән Илшат Шамил улы белән гаилә кордык.

               Менә утыз биш ел гомеремне  укучыларыма багышладым. Мин мәктәптә татар телен  ана теле  буларак өйрәтәм, телебезнең матур яңгырашын, аһәңен, рухи-әхлакый мирасыбызны укучыларым күңеленә җиткерергә омтылам. Күренекле язучыларыбыз иҗатын, аларның әсәрләре аша, бөек мәгърифәтчеләребез Р. Фәхреддин, К.Насыйриның педагогик мирасын кулланып,әхлак тәрбиясе бирәм. Укучыларымда туган якның гүзәл табигатенә, аның саф күңелле, хезмәт сөючән халкына соклану һәм ихтирам, туган якка мәхәббәт һәм төбәгемнең бөек шәхесләренә карата горурлык хисе  тудырырга тырышам. Туган телем, халкымның тарихы, гореф-гадәтләре, зыялылары, татар дөньясына караган милли традицияләр, халык педагогикасы аша укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксыну  булдырырга тырышам.

https://www.youtube.com/watch?v=rNBidy4pOrA&featur...

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

  • Г.Бәширов "Туган ягым - яшел бишек".
  • Фәнис Яруллин иҗаты.
  • Ә.Еники "Әйтелмәгән васыять".

Моё портфолио

Мин-Укытучы.

Укытучы! Синең бурыч-күңелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

Энҗе Мөэминова.

           Укытучы...Нинди бөек исем! Күпме мәгънә ята бу сүздә! Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне эшкәртә, ашлый. Шулай зур хезмәт куеп, иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы  да нәни баланың күңеленә изгелек, яхшылык орлыклары чәчә, белем бирә, тәрбияли.

         Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш  нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Мои публикации:
Литература
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы