Г.Тукай Әдәби-музыкаль кичә
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Халиуллина Раушания Насибулловна

Г.Тукай  Әдәби-музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.tukay_._dbi-muzykal_kich.docx17.91 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

   Габдулла Тукай

(Әдәби-музыкаль кичә)

                                     

( Иртә үткәреләсе бүлмәгә Г. Тукай  әсәрләрен эченә алган  күргәзмә әзерләнде, стенага “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, аҺ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә”, “Әй, юләр! Кысканга былтыр-кычкыралармы быел”, “Нинди зур шагыйрь ул Тукай”  (С.Есенин),

 “Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул”,“Сәнгатебез күкләрендә -Кояшыбыз, Аебыз,бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!” (И.Юзеев) дип язылган плакатлар эленде.)

   Магнитофон язмасында “Туган тел” көе яңгырый. Балалар урыннарына кереп утыралар. Әдәби композициядә катнашучылар алга чыгып баса.

   Укытучы иртәне ачык  дип белдерә.

 Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерең кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә. (Х.Туфан. “ Чәчәкләр китерегез Тукайга”)

 Укытучы -Габдулла Тукай - өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйрьләреннән берсе иде. Без бүгенге иртәдә аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырларбыз, әкиятләрен, мәсәлләрен укырбыз.              

               Әйләнәдә гөлләр,

               Тормыш якты!

               Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

               Туган көнең белән!-диләр,

               Горурланып һәркем бу көндә.

 Бик еракта балкып яткан

Бер гүзәл  апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга,

Әй шагыйрьләр солтаны.

                Бәйрәмнәрең алда икән әле,

                Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,-

                Халкың килде,сиңа мәхәббәтен

                Ал чәчәкләр белән белдереп

 

 Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала. Аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә. Ул сәләтле тырыш була: мәдрәсәдә уку белән генә чикләнми, рус башлангыч  мәктәбендә укый, рус, фарсы , төрек, гарәп  телләрен өйрәнә.

  Г.Тукай, И.Крылов, А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Некрасов һ.б. рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә  итә. Бөек шагыйрьнең бай иҗаты Ватан-ананы, аның табигатен чын күңелдән ярату, халыклар дуслыгы, көчле патриотизм рухы

белән сугарылган. Г.Тукай туган телгә олы ихтирам белән караган, аның гүзәллегенә  дан җырлаган.

1-укучы Тукай! Нинди бөек исем. Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем, йолдыз кебек, нур чәчеп тора. Беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүгә, безне Тукай шигырьләре, Тукай җырлары каршы ала.

                    Син кхрмәгән яңа буын килде,

                    Котлап бүген туган көнеңне.

                    Киләчәккә барган улларыңнан

                    Ишетәсең “ Туган тел”еңне.

                  (Балалар “Туган тел” җырын башкара)

2-укучы Г.Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр, табышмаклар яза. Ул үзенең әсәрләрендә яшь буынны тырышып эшләргә, акыллы, белемле булырга өнди

3-укучы Тынма, эшлә, и сабый!

Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;

Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра,

Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.

4-укучы Белем алу –хезмәт ул. Белем  алу- зур тырышлык, күп көч сорый

Шуңа күрә шагыйрь: “Эш беткәч, уйнарга ярый”,-ди

Бик матур бер җәйге көн:

Өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында

Иртәге дәресен карый.

5-укучы Аны тышка уйнарга кояш,  сандугач, алмагач чакыра, ә ул аларга:

“Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, ди,

Уйнасам дәресем кала,

Көн озын ич, ул уенның

Мин һаман вакытын табам,

Чыкмамын тышка, уенга,

Булмыйча дәресем тәмам”,- ди.

6-укучы Тырыш, көчле ихтыярлы, эшчән  бала, дәресен әзерләп бетергәч кенә, бакчага чыга.

7-укучы  Я, кем чакырды? Әйдә, кем уйный?

Тәмам иттем хәзер мин дәрсем.

Шунда аңар бик матурлап,

Елмаеп көлде кояш,

Шунда аңар кып-кызыл.

Зур алма бирде алмагач;

Шунда аңар, шатланып,

Сайрап җибәрде сандугач,

Шунда аңар баш иделәр

Бакчада һәрбер агач.

8-укучы Г.Тукай үзенең “Кызыклы шәкерт” шигырендә хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый-талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра.

Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар,

Эш белү уңайсыз ул!

9-укучы Сөекле шагыйребез Г.Тукай табигатьне ярата, туган якның басу, урманнары, елгалары, авыл һәм шәһәрләре аңа якын һәм кадерле. Ул күп кенә шигырьләрендә хайваннарны, кошларны яратырга өнди, аларны читлекләрдә тотмаска, азат итәргә куша.

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез

Яныгызда мин барын,

Мин тимәм сезгә, фәкать

Сайравыгызны  тыңлармын.

Бик тынычлап сайрагыз сез,

Мин тимим, сезгә тимим,

Әллә иркендә торуның кадерен

Белмим мин?!

Курыкмагыз, яхшы беләм,

Мин һич тә сезне ачуламам,

Сайрагыз, тыңлап торырмын,

Тын да алмам, шауламам.

10-укучы Шагыйрь табигать серләрен аңларга ярдәм итә торган шигырьләр дә яза.

Кырга ак кардан

Юрган ябылган,

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Җир йоклый  тыныч,

Күреп тәмле төш,

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш.

11-укучы Алар арасында табышмаклар да бар.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая.

Төннәр кыскара.-

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара.

             (Залдагылар табышмакларның җавабын әйтәләр)

12-укучы

Ашлыклар үсте,

Башаклар  пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга ,

Китә басуга ,

Урагын ура,-

Бу кайчак була?

13-укучы

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана-

Бу кайчак була?

14-укучы

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран.-

Бу кайчан, туган?

Укытучы

        Без Г.Тукай шигырьләрен сәхнә әсәрләре итеп уйныйбыз.

(Ике укучы “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштереп башкаралар)

 Г.Тукай балаларга багышлап бик кызыклы, мавыктыргыч  хикәяләр, мәсәлләр дә язган. (“Җил илә Кояш”, “Әтәч илә Күке”, “Аккош, Чуртан һәм Кысла”)

Г.Тукай әсәрләре бик күп милләт халыклары теленә тәрҗемә ителгән.

15-укучы Г.Тукай турында татар, рус, тугандаш халыклар  һәм чит ил әдипләре шигъри әсәрләр иҗат иткәннәр, күренекле каләм осталары тирән мәгънәле фикерләр әйткәннәр.

Иң матур, моңлы җырларын

Халыкка бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

                                (Әхмәт Ерикәй)

16-укучы 

Тукай яшәр, яшәр халык белән

Бергә хезмәт итеп, җырлашып,

Россиянең бөек семьясында

Көч, гадәт һәм бәхет алмашып!

                                                    (Мөхәммәт Садри)

17-укучы

Юк, үлмәдең,  гакыллы ир, мәшһүр Тукай!

Тавышың  яши кабатланып һәр буында,

Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай

Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга.

(Джованни Жершанетто,  итальян язучысы)

18-укучы Г. Тукайга  булган бурычымны үтәү  теләге белән мин аның  ике мең юллап шигырен төркмән теленә тәрҗемә иттем. (Берды Кербабаев, төркмән язучысы)

19-укучы Барлык шагыйрьләр арасында Г.Тукай минем үрнәк алган зур остазым булды. (Җакан Сыздыков, казак шагыйре)

Укытучы 

             Г.Тукай әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьнең  әсәрләре буенча композитор Ф.Яруллин – “Шүрәле”, Ә. Бакиров- “Алтын тарак”,  композитор  Р.Гобәйдуллин “Кисекбаш”  балетлары иҗат иттеләр. Тукай исемен мәңгеләштерүгә хөкүмәтебез зур игътибар итә. Татар дәүләт филармониясе, язучылар  клубы Г.Тукай исемен йөртә. Казанда шагыйрь исемендәге – урам, республикабызда Тукай исемендәге район, колхозлар  бар. Татар культурасы, әдәбияты  һәм сәнгате өлкәсендә ирешкән зур уңышлары өчен язучыларга, композиторларга, артистларга, художникларга  Тукай премиясе бирелә. Казанда Татар дәүләт  опера һәм балет театры янында, Тукай   мәйданында шагыйрьгә һәйкәл куелган. Башкалабыз Казанда, Арча районының Яңа Кырлай авылында Г.Тукайга багышлап музейлар төзелгән.

  Әдәби иртә З.Яруллинның “Тукай маршы”  көе белән тәмамлана.