Дәрес эшкәртмәсе. Киләчәк заман хикәя фигыль
план-конспект урока на тему

Халиуллина Раушания Насибулловна

Дәрес эшкәртмәсе. Киләчәк заман хикәя фигыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse._kilchk_zaman_hikya_figyl.docx30.86 КБ

Предварительный просмотр:

КИЛӘЧӘК ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

МАКСАТ: Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, киләчәк заман хикәя фигыль формасын өйрәнү; аны дөрес һәм сөйләмдә урынлы куллану, төрле заман формаларын төгәл файдаланып сөйләү күнекмәләрен бирү, укучыларда үзара ярдәмләшү хисләре, әдәплелек сыйфатлары һәм әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

ҖИҺАЗ: интерактив такта, проектор, карточкалар, укучылдарның иҗади эшләреннән төзелгән күргәзмә”Әниләргә чәчәк бәйләме”.

МАТЕРИАЛ: дәреслек, газета-журнал материаллары.

ДӘРЕС ТИБЫ: яңа материалны аңлату.

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.Уңай психологик халәт тудыру.

  -Исәнмесез,укучылар!

  • Исәнмесез-саумысыз!
  • Хәерле иртә, балалар.
  • Имин үтсен көнегез!

                                                     -  Кәефләрегез ничек соң?

  • Кояшлы иртә кебек,

                                              Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.

Укытучы. Изге ниятләрегез өчен рәхмәт, укучылар.Ә хәзер бер-берегезне сәламләгез.

Сәлам, дус!(күрешү)

Син ничек?

Кайда булдың? (колакларга кагылу)

Мин сагындым. (җилкәләргә кагу)

Син килдең!(кулларны як-якка җәю)

Бик яхшы!(кочаклашу)

    Барчабызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз.

    Иң элек бөек мәгърифәтче галимебез Риза Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсихәт” китабыннан алынган кайбер кагыйдәләрне искә төшерик.

1.Үз урыныңда дөрес итеп, авышмыйча утыр.

2. Дәрескә күңел сал.

3. Сораган сүзне яхшы аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.

II.Дәреснең максаты белән таныштыру.

Дәреснең максатын билгеләр өчен 

Экрандагы сүзләргә игътибар итик. Бу сүзләрне нәрсә берләштерә?

Ә хәзер һәр рәттән артык сүзне табыйк.

калсын, үсәләр, тыңлый

йөгерәм, сөйлим, барасың

       эшләде, җырлады, катнаша

 текмәде, йөзми, ташый.

Фигыльләр ни өчен кирәк?

(Көтелгән җаваплар:җөмләне мәгънәле итәләр, тулыландыралар).

-Укучылар, алдагы дәресләрдә алган белемнәргә таянып, хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләр турында алган белемнәребезне  искә төшерербез.

Экранга  күз салыйк. Сезнең каршыгызда  халык иҗатының бер үрнәге.

Нәрсә ул?

Әни  суккан авыртмый.

Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

(Укучыларның фикере тыңлана).

   Әйе, тормышыбызга ямь бирүче, иң кадерле, мәрхәмәтле кешеләребез –әниләребез. 30 ноябрьдә аналар көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу бәйрәм уңаеннан әниләрегезгә багышлап котлау хатлары язып килергә кушылган иде. Күрәм, биремне барыгыз да үтәгәнсез. Бер-ике эшне тыңлап үтик. (Укучылар чыгыш ясый).

   Иҗади эшләрегезне район газетасы редакциясенә җибәреремен. Котлау сүзләрегез газета битләрендә  урын алса, сезгә дә, әниләрегезгә дә зур  сөенеч булыр, дип уйлыйм.

      Алдагы эш төркемнәрдә булачак.(3 төркемгә бүләм, бер укучыны күзәтүче итеп куям).Син, Райхан, укучыларның җавапларын тыңлап, аларның дөреслегенә игътибар итәргә тиеш. Эшне башлыйбыз. Хәзер мин сезгә сораулар язылган карточкалар таратам, җавапны бергәләп табарсыз. (Бер минут вакыт бирелә).

1 нче төркем.

Хикәя фигыльнең нинди заманнарын беләсез?Хәзерге заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә? Мисалар китерегез. Котлау открыткаларыннан хәзерге заман хикәя фигыльләр булган җөмләләрне укыгыз.

2 нче төркем. Үткән заман хикәя фигыль ничә төрле була? Сорауларын әйтегез. Мисалар китерегез. Кичә булган һава торышы турында сөйләгез.

3 нче төркем. Дәвам ит.

Мин уйнадым. Без ...  .

Син  ...  .  Сез  ...  .

Ул   ...  .  Алар   ...   .

Боз сараена баруыгыз турында сөйләгез.

1 нче төркем әзер, җавапны тыңлыйбыз.(укучылар җавабы).

Ә син, Ришат, бу җавап белән килешәсеңме? (күзәтүче җавабы).

Экранга карап сез үзегезнең җавабыгызның дөрес булуын күрәсез.

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН

ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

НИШЛИ?

ШУ – А, УЙН(А) – ЫЙ,

СӨЙЛ(Ә) – И,

КӨЛ-Ә

2 нче төркем әзер, аларның җавапларын тыңлыйбыз.(Укучылар җавабы). Ә син, Ришат, бу җавап белән килешәсеңме? (күзәтүче җавабы).

   Әйе, чыннан да, үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре бар. 1 нче төр нишләде? 2 нче төр нишләгән? соравына җавап бирә.(Проекторда чыга).

ҮТКӘН ЗАМАН

ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

БИЛГЕЛЕ ҮТКӘН ЗАМАН

НИШЛӘДЕ?

ШУ-ДЫ, УЙНА-ДЫ, СӨЙЛӘ-ДЕ,

КӨЛ-ДЕ, КАЙТ-ТЫ

БИЛГЕСЕЗ ҮТКӘН ЗАМАН

НИШЛӘГӘН?

    ШУ-ГАН, УЙНА-ГАН, СӨЙЛӘ-ГӘН, КӨЛ-ГӘН, КАЙТ-КАН

3 нче төркемне тыңлыйбыз. Ришат, җаваплары дөресме?( күзәтүче җавабы)

Чыннан да, хикәя фигыльләр зат-сан белән төрләнәләр.(Проекторда күрсәтелә).

ЗАТ-САН БЕЛӘН ТӨРЛӘНЕШ

БЕРЛЕКТӘ                               КҮПЛЕКТӘ

МИН ЯСАДЫМ                  БЕЗ ЯСАДЫК

СИН ЯСАДЫҢ                   СЕЗ ЯСАДЫГЫЗ

УЛ ЯСАДЫ                         АЛАР ЯСАДЫ

                                                      (ЯСАДЫЛАР)

Балалар, хәзер гомуми нәтиҗә чыгарабыз.Барыбыз да экранга карыйбыз.

ХӘЗЕРГЕ ҺӘМ ҮТКӘН ЗАМАН

ХИКӘЯ ФИГЫЛЬЛӘР

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН: НИШЛИ?                          ЗАТ-САН

 НИШЛИ? ( -ЫЙ, -И, -А,-Ә)

                                                                                    БЕЛӘН

ҮТКӘН ЗАМАН :                                              

НИШЛӘДЕ? (-ДЫ,-ДЕ, -ТЫ, -ТЕ)                                                                

НИШЛӘГӘН?(-ГАН, -ГӘН,-КАН,-КӘН)      ТӨРЛӘНӘ      

III.Уку мәсәләсен кую һәм чишү. Проекторда җөмләләр чыга:

Җөмләләрне игътибар белән укыгыз, фигыльләрне табыгыз.  

      Тиздән әниләр көне җитәчәк. Бу көнне без кадерле кешеләребезгә котлау открыткалары бирәчәкбез. Әниләребез бик шат булачак.Алар белән бергә без дә сөенәчәкбез.

     Күп тә үтмәс, салкын кыш килер.Җирне ап-ак кар каплар. Агачларга бәс кунар.Табигать йокыга талыр.

Балалар, җөмләләрне игътибар белән укыгыз һәм фигыльләрне табыгыз.

Алар нинди сорауга җавап бирә?(нишләр? нишләячәк?)

Игътибар итегез әле, бу фигыльләр нинди кушымчалар ялганып ясалган? 

(-ачак, -әчәк, -ячәк,-ячак)

Бу фигыльләр кайчан үтәләчәк эшне белдерә?

Әйе, балалар дөрес, алар киләчәктә, ягъни, сөйләү вакытыннан соң булачак эшне белдерә.

Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?( киләчәк заман хикәя фигыльләр турында) (проекторда схема күрсәтелә).

КИЛӘЧӘК  ЗАМАН     ХИКӘЯ   ФИГЫЛЬ

БИЛГЕЛЕ КИЛӘЧӘК ЗАМАН

НИШЛӘЯЧӘК?

-АЧАК, -ӘЧӘК: БАР-АЧАК, КӨЛ-ӘЧӘК

-ЯЧАК, -ЯЧӘК: ЯСА-ЯЧАК, СӨЙЛӘ-ЯЧӘК

БИЛГЕСЕЗ КИЛӘЧӘК ЗАМАН

НИШЛӘР?

--АР,-ӘР,-Р: ЯЗ-АР, КӨЛ-ӘР, УКЫ-Р

-ЫР, -ЕР: ШАТЛАН-ЫР, ЙӨГЕР-ЕР

Игътибар белән карагыз. Фигыльләр нишләр? нишләячәк?сорауларына җавап булып килде.Шуннан чыгып без заман хикәя фигыльнең ике төре булуын беләбез.

1 нче төре -ачак, -әчәк, -ячәк,-ячак кушымчалары ялганып ясала. Болар һичшиксез үтәләчәк эш-хәлне белдерәләр, билгеле киләчәк заман хикәя фигыль дип аталалар.

2 нче төре –фигыль нигезенә -әр,-ар, -ер, -ыр,-р кушымчалары ялганып ясала.Бу фигыльләр киләчәктә булачак эшнең үтәлүенә ихтималлык төсмере өсти.Алар билгесез киләчәк заман хикәя фигыль дип аталалар.

  Юклык формасын ясау өчен  1нче төргә  -ма,-мә,  икенче төргә -мас,-мәс кушымчалары өстәлә.

IV.Ныгыту. Күнекмәләр өстендә эш.

Дәреслек белән эшләү. Хәзер дәфтәрләрне ачып, числоны, теманы язабыз.

133 нче күнегү. (Киләчәк заман хикәя фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта булуларына карап, ике баганага куеп язарга).Җавапларны экраннан карап чагыштыру.Аннан соң дәфтәрләрне алышып үзара тикшерү.

V.Физкультминут.

Әтәч канат кагынып,                         Урыннарны җыештырдык

Кычкырды инде күптән,                    Кулларны, битне юдык.

Киерелдек,сузылдык та                      Физзарядка ясарга дип

Сикереп тордык иртән.                       Тышка йөгереп чыктык.  

Җилкә өчен, куллар өчен ясадык күнегүләр

Һәм саф һавада йөгердек –күтәрелде  күңелләр.

Киләчәк заман хикәя фигыльләрне ныгытыр өчен “Серле баскыч” уенын тәкъдим итәм.Ике командага бүленеп, төшеп калган фигыльләрне өстәп астан өскә таба күтәрелергә кирәк.Кем беренче менеп җитә, шул команда җиңүче була.

“Серле баскыч” уены

Бу уенда безнең команда

җиң...  .

Тел өчен баш

җавап________________.

Җырлап эшләсәң,

тәмләп  _________.

Бер ялганласаң,

Икенче  _________________   ..

Батыр яуда____________.

Һөнәрле   _____________  ,  

 

  һөнәрсез көн  ________________  .

Ялган сөйләсәң_______________,

 дөресен сөйләсәң_______________ .

Тән ярасы _______________________,

тел ярасы________________________       .

    Тырышкан________________________ ,

     ташка кадак _____________  .

Тест    биремнәрен   үтәү.

  • Фигыль төрен билгеләгез.

1.Уйна, әйт, кер, яз, кил.

а)боерык фигыль

б)хикәя фигыль

2.Килә, керә, аңлый, йоклый.

 а)боерык фигыль

б)хикәя фигыль

  • Хикәя фигыльнең заманын билгеләгез.

3.Йөздек, сикердек, шатландык,  сагындык

а)билгеле үткән заман

б) билгеле киләчәк заман

4.Табачак, уйнаячак, эзләмәячәк, көтәчәк.

а)билгеле киләчәк заман

б) билгесез киләчәк заман

5)Килер, уйнар, күчәр, салыр

а)билгеле киләчәк заман

б) билгесез киләчәк заман

Җаваплар экранда чыга. Укучылар дәфтәрләрен алышып,  үзара тикшершләр.

VI. Рефлексия.

Сез бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?( Хикәя фигыльнең сорауларын, заманнарын, зат-сан белән төрләнешен.)Проекторда күрсәтелә. 

ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН

ҮТКӘН ЗАМАН

       

КИЛӘЧӘК  ЗАМАН    

БИЛГЕЛЕ ҮТКӘН ЗАМАН

НИШЛӘДЕ?

(-ДЫ,-ДЕ,

 -ТЫ, -ТЕ)                                                                

БИЛГЕСЕЗ

ҮТКӘН ЗАМАН

НИШЛӘГӘН?

(-ГАН, -ГӘН,

-КАН,-КӘН)     

БИЛГЕЛЕ КИЛӘЧӘК ЗАМАН

НИШЛӘЯЧӘК?

(-АЧАК, -ӘЧӘК

-ЯЧАК, -ЯЧӘК)

БИЛГЕСЕЗ КИЛӘЧӘК ЗАМАН

НИШЛӘР?

(-АР,-ӘР,-Р,

-ЫР, -ЕР)

VII. Белемнәрне бәяләү. (Тулы җавап биргән укучыларга билгеләр куела).

VIII.Өй эше бирү.

1 нче дәрәҗә.”Әгәр дә мин район җитәкчесе булсам”дигән темага хикәя язарга.

2 нче дәрәҗә.75 нче биттәге сорауларга җавап язарга.(җавапларда соаулардагы фигыль формалары саклансын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бигесез киләчәк заман хикәя фигыль

морфология буенча дщрескщ материал...

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Плантатарском урока на татарском зыке на тему "Прошедшее неопределенное время в татарском языке" для учеников 3 класса, по учебнику И.Л. Литвинова...

Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация.  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола настоящего времени...

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Презентация для использования на уроках татарского языка при изучении темы "Глаголы изьявительного наклонения"Билгесез  үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...