Билгесез үткән заман хикәя фигыль
презентация к уроку на тему

Баширова Айгуль Исламовна

Плантатарском урока на татарском зыке на тему "Прошедшее неопределенное время в татарском языке" для учеников 3 класса, по учебнику И.Л. Литвинова

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon презентация к уроку1.24 МБ
Файл план урока21.29 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле 3 класс Тема: Билгесез үткән заман хикәя фигыл ь . Укытучы: Бәширова А.И.

Слайд 2

йөзә күрә тарый йөгерә курка килә - йөзде - күрде - тарады - йөгерде - килде - курыкты - күргән - йөзгән - тараган - йөгергән - курыккан - килгән

Слайд 3

-Ул тарагын оныт ты . (Она забыла расческу) -Ул тарагын оныт кан . (Она забыла расческу)

Слайд 4

СҮЗЛЕК ЭШЕ Орыш! Ул орыша – Ругай! Он (она)ругает орыша –орышты -орышкан “ Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым, “ Йә иясе юк” дип, әйберләргә тими башладым”. Вспоминая стук зловещий, я сгораю от стыда. И чу жие трогать вещи перестал я навсегда.

Слайд 5

ЗАПОМНИ! Я сама видела Я сама не видела, мне сказали Определенное прошедшее время - ды / - де - ты / - те Неопределенное прошедшее время ган / - г ә н - кан / - кән бар ды оныт ты бар ган оныт кан

Слайд 6

Ял итеп алыйк! Бер, ике, без бастык Чап-чап итеп кул чаптык Аякларны бер урында Тып-тып итеп без бастык. Бер утырдык, бер бастык. Инде бераз хәл алдык, Тыныч кына утырдык.

Слайд 7

Кушымчаларны дөрес куллан! Аффикс -ган/-гән -кан/-кән Присоединяются к основам, заканчиваю щимся пример на гласный или звонкий согласный на глухой согласный Төзегән Кычкырган Тәрбияләгән Шуган Утырткан Сипкән Тараткан Очрашкан Күрсәткән

Слайд 8

Мөстәкыйл ь эш. Малай суда йөз... Су буенда ул Су анасын күр... Су анасы алтын тарак белән чәчен тара... Малай таракны алган һәм авылга йөгер... Ә Су анасы этләрдән курык.... Су анасы кичен кил... Әнисе таракны бир... Әнисе малайны орыш... гән гән ган гән кан гән гән кан

Слайд 9

Өй эше: Найдите в тексе “Габдулла Тукай” (в буклетах) глаголы неопределенного прошедшего времени и переведите их на русский язык.



Предварительный просмотр:

Тема: БИЛГЕСЕЗ ҮТКӘН ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

Максат:

1. –ган, -гән, -кан, -кән формалы фигыльне өйрәтү, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турында мәгълүмат бирү;

2. –ган, -гән, -кан, -кән аффиксларын дөрес куллану күнекмәләре булдыру;

3. Әхлаклылык сыйфатларын, Г. Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлау: Дәреслек (Литвинов И.Л. Татар теле. Гомуми урта мәктәпнең 3 сыйныфы өчен дәреслек), интерактив такта, “Бала белән күбәләк” җыры белән аудиоязма, таратма брошюралар, мөстәкыйльэш – карточкалар)

Дәрес барышы

I. Кереш өлеш.

1. Исәнләшү, укучыларны барлау.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар:Исәнмесез, укытучы апа, хәерле иртә!

Укытучы:Исәнмесез, укучылар. Хәлләрегез ничек?

Укучылар: Кояшлы иртә кебек, татар телен өйрәнергә дип килдек.

Укытучы: Бүген кем дежур? (Әңгәмә)

Укытучы: Укучылар, мин сезнең һәрберегезгә буклетлар таратып чыктым, игътибар белән карагыз әле. Беренче битендә кемне күрәсез.

Укучылар: Г. Тукай.

Укытучы: Г. Тукай турында сез нәрсәләр беләсез, укучылар?

Укучылар:

Укытучы: Әйе, Г. Тукай ул безнең яраткан язучыбыз. Аның тормышы бик авыр булган. Ләкин ул һәрвакыт көч тапкан, халык өчен тырышкан. Балалар һәм зурлар өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр язган. Быел аның тууына 125 ел. Аның туган көнен татар халкы гына түгел, ә башка халыклар да билгеләп үтә. Шуңа күрә, 2011нче ел Татарстанда Тукай елы дип билгеләнгән.  

Сез минем сүзләремне аңладыгызмы? Аңламасагыз, без дәрес ахырында тагын әйләнеп кайтырбыз әле.

Г. Тукай нәрсәләр язган?

Укучылар:

Кайсы әсәрләрен беләсез?

II. Белемнәрне актуальләштерү

1.Слайдта бирелгән рәсем буенча сөйләшү.(“Су анасы” әкиятеннән фрагментлар Укытучы: Бу рәсемнәр кайсы әкияттән?)  Әңгәмә.

2.Слайдта бирелгән рәсемнәрдән фигыльне белдергән сүзләрне табу.

Укытучы: Экранга карагыз һәм бу рәсемнән фигыльләрне табыгыз. (Әйтеп бетергәч һәр фрагмент янында фигыльләр  килеп чыга).

2. Укытучы:  Какие аффиксы мы прибавляем, когда говорим о действиях, которые уже произошли?

  Укучы: Сказать о действиях, которые уже произошли, помогают аффиксы

-ды, -де, -ты, -те, которые присоединяются к начальной форме: барды, килде.

(табылган фигыльләрне үткән заманга кую, сүзтезмәләр белән әйттерү)

III. Яңа материалны үзләштерү.

Пролблемалы сорау кую.

Сейчас я перескажу вам эту сказку на татарском языке,

Ваша задача:

узнать какой фрагмент сказки не изображен на слайде

обратить внимание на формы глаголов

(Әкият билгесез үткән заман фигыльләр белән сөйләнә, фигыльләр тактада чыгып бара)

Малай суда йөзгән.  

Су буенда ул Су анасын күргән.

Су анасы алтын тарак белән чәчен тараган.

Малай таракны алган һәм авылга йөгергән. 

Ә Су анасы этләрдән курыккан.                                                    

Су анасы кичен килгән. Әнисе таракны биргән.

Әнисе малайны орышкан.

Сез тактада кайсы фрагментны күрмәдегез? Һәм сезгә ул фрагментка карата кулланылган фигыль танышмы? (Тактада соңгы фрагмент күренә, яңа сүз буенча сүзлек эше үткәрелә) Укучылар, малай кеше әйберен алып дөрес эшләгәнме? Кеше әйберенә тияргә ярыймы? Әнисе дөрес эшләгәнме? Малай үз гаебен аңлаганмы?

Укучыларның җаваплары тыңланыла.

- Яхшы, ә хәзер икенче сорауга  җавап табыйк.

- Нәрсә үзгәрде? Ни өчен үзгәрде?

Проблемалы сорауга җавап табу, -ган, -гән, -кан, -кән кушымчаларына аңлатма бирү.

 Если мы хотим сказать о событиях, которые мы сами не видели, то употребляем аффиксы: -ган, -гән, -кан, -кән, которые присоединяются к начальной форме глагола. Сейчас изобразим наше правило в виде схемы, затем запишем в тетради для правил. Для этого нам нужны будут цветные карандаши или ручки.

Экранда карагыз.

   3. Физминутка

Ял итеп алыйк. (“Бала белән күбәләк” җырын хәрәкәтләр белән башкару)

Укытучы: Дәресне дәвам итәбез. Тактага карыйбыз. Монда без таблица күрәбез. Схеманың булгаан өлешләрен бергәләп аңлатабыз

Аффикс

-ган/-гән

-кан/-кән

Присоединяются к основам, заканчивающимся

на гласный или

звонкий согласный

на глухой согласный

пример

Төзегән

Кычкырган

Тәрбияләгән

Шуган

Утырткан

Сипкән

Тараткан

Очрашкан

Күрсәткән

Мисалларны, дәреслек белән эшләү нәтиҗәсендә, үзләре язалар. 84б., 2 нче күн.

Тактада бергәләп тикшерү.

IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту

1. Карточкалар белән эш.

Төрле дәрәҗәләрдәге эшләр таратыла.

Укучылар, карагыз әле безгә әкияттәге шаян малай биремнәр җибәргән.

Малай суда йөзгән.  

Су буенда ул Су анасын күргән.

Су анасы алтын тарак белән чәчен тараган.

Малай таракны алган һәм авылга йөгергән. 

Ә Су анасы этләрдән курыккан.                                                    

Су анасы кичен килгән. Әнисе таракны биргән.

Әнисе малайны орышкан.

1дәрәҗә. Найди в тексте глаголы неопределенного прошедшего времени и подчеркни их.

2 дәрәҗә. Найди в тексте глаголы неопределенного прошедшего времени и переведи их на русский язык.

3 дәрәҗә. Добавь подходящие аффиксы в глаголах.

Тактада бергәләп тикшерү, билгеләр кую.

V. Өй эше.

 Укытучы:  Көндәлекләрне ачабыз. Өй эше: буклетларда бирелгән тексттан билгеле үткән заман фигыльләрне табарга, асларына сызырга, тәрҗемә итәргә. (ТЕКСТ: Г. Тукай ул безнең яраткан язучыбыз. Аның тормышы бик авыр булган. Ләкин ул һәрвакыт көч тапкан, халык өчен тырышкан. Балалар һәм зурлар өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр язган. Быел аның тууына 125 ел. Аның туган көнен татар халкы гына түгел, ә башка халыклар да билгеләп үтә. Шуңа күрә, 2011нче ел Татарстанда Тукай елы дип билгеләнгән.)  

VI. Дәрескә йомгак

1. Әңгәмә

 - Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек, нәрсәләр эшләдек?

- -ган, гән, -кан, -кән кушымчалары

- Әкият сөйләдек.

- Сезгә дәрес ошадымы?

 - Нәрсәләр ошады?

2. Саубуллашу.

 - Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Презентация для использования на уроках татарского языка при изучении темы "Глаголы изьявительного наклонения"Билгесез  үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола...

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

7 нче сыйныфта үткәрү өчен план - конспект...

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

7 сыйныфның татар төркемендә яңа тема аңлату өчен ярдәмлек...

Тема: БИЛГЕСЕЗ ҮТКӘН ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

План конспект на тему: Неопределенное прошедшее время глагола. В данном материале говорится о том, как правильно нужно присоединять окончания неопределенного прошедшего времени глагола  к словам....

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы.(рус төркемнәре)

Тема:        Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы. Максат:1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат- сан белән төр...

план-конспект открытого урока на тему "Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль".("Неопределенное будущее время")

Плаан-конспект открытого урока на тему " Неопределенное будущее время".Этот конспект может пригодится во время изучения данной темы....

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

5нче сыйныф рус төркемнәре өчен "Билгесез үткән заман хикәя фигыль" темасына презентация....