Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы.(рус төркемнәре)
план-конспект урока (5 класс) на тему

Гарифуллина Альфиня Миначевна

Тема:        Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы.

 

Максат:

1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат- сан белән төрләнеше турында белешмә бирү,юклык формасын куллану.

2. Аларны танып белү күнекмәләре булдыру, файдалана белергә өйрәтү.

3. Укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү,үзбәя булдыру.

Дәрес тибы.Кабатлау.Ныгыту.

Материал.  Татар теле. 5 нчы сыйныф- Казан: “Мәгариф”нәшрияты, 2006(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)А.Х Нуриева,Р.Х.Ягъфәрова,К.С.Фәтхуллова дәреслеге.

Җиһазлау.Проектор,компьютер,картина,карточкалар,дәреслек,сүзлекләр,төсле картоннар.

 

Дәрес планы.

 

I. Классны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

1.      Укучылар белән исәнләшү.

2.      Кизү торучы укучы укытучыга укучыларның дәрескә әзерлеген, катнашуын хәбәр итә.

II.Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.

1.      Өй эшләрен тикшерү.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1.      Экрандагы мисаллар ярдәмендә яңа теманы танып белү.

2.      Физкультминут.

IV. Күнекмәләр өстендә эш.

1.       Картина буенча эш.

2.      Тактада эш. (зат – сан белән төрләндерү)

3.      “Уйлап тап” уены.

4  Индивидуаль эш.(карточкалар)

4.      69 нчы бит,4 нче күнегү.

V. Рефлексия.

VI. Үзбәя.

VII. Өй эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx21.74 КБ

Предварительный просмотр:

                                           Дәрес эшкәртмәсе.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.                              

Тема:        Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы.

Максат: 

1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат- сан белән төрләнеше турында белешмә бирү,юклык формасын куллану.

2. Аларны танып белү күнекмәләре булдыру, файдалана белергә өйрәтү.

3. Укучыларда белем алуга омтылыш тәрбияләү,үзбәя булдыру.

Дәрес тибы.Кабатлау.Ныгыту.

Материал.  Татар теле. 5 нчы сыйныф- Казан: “Мәгариф”нәшрияты, 2006(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)А.Х Нуриева,Р.Х.Ягъфәрова,К.С.Фәтхуллова дәреслеге.

Җиһазлау.Проектор,компьютер,картина,карточкалар,дәреслек,сүзлекләр,төсле картоннар. 

Дәрес планы.

I. Классны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

  1. Укучылар белән исәнләшү.
  2. Кизү торучы укучы укытучыга укучыларның дәрескә әзерлеген, катнашуын хәбәр итә.

II.Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.

  1. Өй эшләрен тикшерү.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Экрандагы мисаллар ярдәмендә яңа теманы танып белү.
  2. Физкультминут.

IV. Күнекмәләр өстендә эш.

  1.  Картина буенча эш.
  2. Тактада эш. (зат – сан белән төрләндерү)
  3. “Уйлап тап” уены.

4  Индивидуаль эш.(карточкалар)

  1. 69 нчы бит,4 нче күнегү.

V. Рефлексия.

VI. Үзбәя.

VII. Өй эше.

Дәрес барышы.

I. Классны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

1.  Исәнләшү.(Исәнмесез,укучылар)

    (Укучылар)

     Хәерле иртә,агачлар,

     Хәерле иртә,кошлар,

     Хәерле иртә, табигать,

     Хәерле иртә,дуслар.

(Укытучы)-Лиза,синең хәлләрең ничек?

(Укучы)-Минем хәлләрем әйбәт,ә сезнең хәлләрегез ничек ?    Дежур укучы рапорты.

II. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, уку мәсьәләсен кую.

  1. Өй эшләрен тикшерү.
  2. Уңышлы эшләрне билгеләү. Фигыльләрне билгеләү, ясалышын, төрләнешен, мәгънә төрләрен, җөмләдә нинди кисәк булып килүен ачыклау.
  3. Укучыларның  үткән заман кушымчаларын аера белүләрен ачыклау.
  4. Бу фигыльләр эшнең кайвакытта үтәлгәнен белдерә?

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Ә хәзер экрандагы презинтациягә  карыйбыз. ( төрләнеш карала)

Укучылар, сүзләрне укыгыз, фигыль кушымчаларын әйтегез? (тәгәрәде, күрдем, баскан.)

- Нинди сорауларга җавап бирәләр?( Нишләде? Нишләдем? Нишләгән?)

- Алар кайчан эшләнгән эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерәләр?

- Үткәндә булган эш яки хәрәкәтне, хәлне белдерәләр.

- Шулай булгач, болар нинди фигыльләр?

- Әйе, үткән заман хикәя фигыль. Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез? (Үткән заман хикәя фигыль турында.)

- Ә хәзер үткән заман хикәя фигыльнең төгәл мәгънәсен чыгарып карыйк инде.

- Үткән заман хикәя фигыль сөйләп торган вакыттан алда булган эш, хәл, хәрәкәтне белдерә.

- Әйе, бик дөрес, ә хәзер дәфтәрләргә число һәм теманы язып куегыз.

2. Укучылар, әйтегез әле, бу төр фигыльләр нигез фигыльгә нинди кушымчалар ялганып ясалалар? (тәгәрәде, күрдем,баскан.)

Димәк, үткән заман хикәя фигыльләр:

 –ды,- де,- ты,-те; -кан, -кән, -гән, -ган кушымчалары кушып ясалалар.

3. Ул фигыльләр җөмләдә нинди кисәк булып киләләр?

- Хәбәр.

 

4. Капланган схема ачыла. Ә хәзер плакат – схемага карыйбыз.

Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?

  • Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре бар: билгеле үткән заман хикәя фигыль, билгесез үткән заман хикәя фигыль.

 5. Бу фигыльләр ничек ясала һәм нинди сорауларга җавап була?

-     алды, китте, аңлады, яшәрде, саубуллашты, ярдәм итте.

  • алган, киткән, аңлаган, яшәргән, саубуллашкан, ярдәм иткән.

6. Үткән заман хикәя фигыль ни өчен ике төрдә килгән? Нинди аермасы бар?

Әйдәгез, югарыда китерелгән фигыльләрне җөмлә эчендә әйтеп карыйк.

     Ул китап алды. (Он взял книгу)          Ул китап алган.(Он оказывается взял книгу)    

        -Резеда Вәлиева “Күлмәк тектем”шигыре укыла,фигыльләр табыла,тәрҗемә ителә.

7. Калган фигыльләргә берәр мисал языгыз.(такта янында эшлибез)

  • ды, - де; -ты, -те; - ган, - гән; -кан, - кән.(ашады,килде,ятты,китте,ашаган,килгән,яткан.киткән)

8. Ул фигыльләрнең нинди аермасы бар соң?

Тактага ике укучы чыга. Бирелгән җөмләләрне тутырып язалар, фигыльләрнең астына сызалар.

    Ул мәктәпкә вакытында . . .  ( килде ).Он пришел в школу вовремя.

    Ә Сания алданрак . . . ( килгән ).А Сания оказывается пришла поранше.

9. Беренче фигыль нинди эш хәлне белдерә?

  • Сөйләүченең үзе белеп әйткәнен, үзе катнашкан эш яки хәлне белдерә.(Человек лично сам свидетель этих действий) Нишләде?

   10. Ә икенче җөмләдәге килгән фигыль нинди эш - хәлне белдерә?

 - Үзе күрмичә, ишетү буенча гына хәбәр итүне белдерә.(Человек сам не видел,а сообщает о них со слов других лиц или источников)Нишләгән?

Сөйләүче үзе катнашкан, күргән яки яхшы белгән эш, хәл, хәрәкәт турында хәбәр иткәндә - ды, - де; - ты, - те; кушымчасы кушып ясала, сөйләүче үзе катнашмаган, күрмәгән яисә анык белмәгән эш, хәл,хәрәкәт турында башка чыганакларга таянып  (ишетеп) хәбәр иткәндә, -ган,-гән; -кан, -кән кушымчалары кушып ясала.

- Димәк, билгеле үткән заман хикәя фигыль белән билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең аермасы бар. Алар мәгънә төсмерләре белән бер-берсеннән аерылалар.

    11.Дөрес тәрҗемәне табабыз.(Найдите правильный перевод).

Уйнаган                             смотрел

Караган                               играл

Ярдәм итте                        прыгал

Ял итте                               НЕ читал

Сикерде                              отдыхал

Укымады                               играл

11. Ә хәзер тактадагы мисалларны укыйбыз. Бу форма турында нәрсә әйтә аласыз?

 Аңлады – аңламады                     Аңлаган – аңламаган

Ярдәм итте – ярдәм итмәде      Ярдәм иткән-ярдәм итмәгән                    

Барды – бармады                           Барган – бармаган

  • Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре дә юклыкта килә ала.Отрицательная форма глагола прошедшего времени имеет окончания -ма,-мә.(язмады,язмаган)

12. Мисалларны укыгыз һәм аларның нәрсә белән төрләнгәнен ачыклагыз?

Алдым-алмадым                                   Алдык-алмадык

Алдың-алмадың                                     Алдыгыз-алмадыгыз

Алды-алмады                                          Алдылар-алмадылар.

 

 

  • Зат – сан белән төрләнгәннәр.

!3. Әйе, дөрес. Ә хәзер әйтегез инде: билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар алган?

  • Кыска кушымчалар.

Ә билгесез үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ала?

  • Тулы зат кушымчалары ала.

14. Укучылар, әйтегез әле, үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?

  • Ике.

15. Алар икесе дә нинди эш хәлләрне белдерәләр?

   - Сөйләп торган вакыттан алда булган эш - хәлләрне белдерәләр.

16. Нәрсәләр белән төрләнәләр?

   - Зат – сан белән төрләнәләр, юклыкта һәм барлыкта киләләр.

17. Димәк, билгеле үткән заман хикәя фигыль белән билгесез үткән заман хикәя фигыльнең аермасы бармы?

  • Бар.

Алар бер –берсеннән нәрсә белән аерылалар?

  • Алар бер –берсеннән мәгънә төсмерләре белән аерылалар.
  • ФИЗКУЛЬТМИНУТ «Салават күпере»уены(төсләрне искә төшерү).

IV. Күнекмәләр өстендә эш.

  1. 1 нчы күнегүне язмача эшләү. Бирелгән фигыльләрдән билгеле һәм билгесез үткән заман төрләрен ясап язарга.
  2. Тактага ике укчы чыга. Яз фигыленнән билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль ясагыз, зат – сан белән төрләндерегез.
  3. (Дәфәрләрдә язма эш).

Мин  яздым,язганмын         Без яздык, язганбыз

Син яздың,язгансың             Сез яздыгыз, язгансыз

Ул язды,язган                         Алар яздылар, язганнар.

  1.  “Уйлап әйт “ уены. Түбәндәге боерык фигыльләрдән үткән заман хикәя фигыльнең ике төрен ясагыз, шулар белән 3-4 җөмлә уйлап языгыз.

                           Әйт, кара, күр.

4. Диологны рольләргә бүлеп уку,тәрҗемә эше.

5. Тәрҗемә эше .69 нчы бит,4 нче күнегү.(телдән).

V. Рефлексия.

    Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек?Аның ничә      төре  бар? Алар нәрсәләр белән төрләнәләр? Тема аңлашылдымы?      Авырлыклар булдымы?

Димәк, бу теманы үзләштереп белем алдыгыз, үткән заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

VI. Үзбәя.

VII. Өй эше ике вариантта бирелә.

1.  69нчы бит,5нче күнегү.Сорауларга язмача җавап бирәбез.

2 .Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне кулланып                   җөмләләр уйлап язарга.(3-4)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы

2нче сыйныфның рус төркеме өчен Литвинов методикасына нигезләнгән дәрес планы....

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. МАКСАТЛАР:1.        Белем бирү максаты – Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең юклык  формасын, кушымчаларын, сорав...

"Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасы" темасына дәрес

3 сыйныфның рус төркемендә "Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасы" темасына дәрес конспекты (И.Л. Литвинов дәреслеге буенча )...

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе өчен план-конспект...