Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау
план-конспект урока (6 класс)

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе өчен план-конспект

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bilgele_hem_bilgesez_utken_zaman_vosstanovlen.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес планы

Максат. 

1. Укучыларга үткән заман хикәя фигыльне кабатлау һәм фигыльләрне сөйләмдә дөрес заманда куллану өчен шартлар тудыру.

2. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша, күмәк эшли белү, диалогик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

  3.  Татар теле белән кызыксыну уяту. 

ҖИҺАЗЛАУ:

Техник чаралар: проектор, ноутбук, экран.

Таратма материал: битләр, мэнэдж мэн ясалган битләр.

     ДӘРЕС ТИБЫ:  белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

     МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

     КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

     

- ТЭЙК ОФФ ТАУЧ ДАУН,

     - ФРЕЙЕР МОДЕЛЕ,

     - СИНГЛ РАУНД РОБИН,

    - МИКС-ПЭА-ШЭА,

    - РЕЛЛИ РОБИН,

    - РАУНД ТЭЙБЛ,

    - КЛОК БАДДИС,

    - ТАЙМД ПЭА ШЭА.

Дәрес барышы

I. Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру

1) Исәнләшү:

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Хәлләрегез ничек?

- Бик яхшы.

2) Балалар бер-берсен сәламлиләр (кәеф күтәрү күнегүе):

- Сәлам, дустым! (бер-берсенә кул болгыйлар)

- Хәлең ничек? (бер-берсенең колагын тоталар)

- Кайда булдың? (иңбашларын сикертеп алалар)

- Мин сагындым! (ике уч төбен күкрәккә куялар)

- Син килдең! (ике кулны сузалар каршыга)

- Мин бик шат! (бер-берсен кочаклыйлар)

- Утырыгыз! Менә без татар телен дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.

- Сыйныфта кем дежур?

- Мин дежур. Бүген унөченче март. Пәнҗешәмбе. Сыйныфта барысы да бар.

II. Авырлыкның урынын һәм сәбәбен билгеләү.

1. Фонетик зарядка.

Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага. (к,р,г)

 Карга, кара, кара, карга!

Каррык, каррык, каркылдама! (к,р)

2. Рәсемнәр белән эш.

- Укучылар, карагыз әле, балалар нишли?

- Балалар волейбол уйныйлар.

- Ә бу рәсемнәрдә балалар нишлиләр?

- Балалар чаңгы шуа, скейтбордта шуа, сөйләшәләр.

- Укучылар, без сорауларга нинди сүз төркеме белән җавап бирдек?

- Фигыльләр белән.

3.  ТЭЙК ОФФ ТАУЧ ДАУН (Take Off – Touch Down)

- Мин сезгә хәзер фигыльләр укыйм, сез барлык формасындагы фигыльләрне ишеткәч басасыз. Юклык формасы булса, басмыйсыз.

- Бара, йөзми, текми, яза, ала, бирми.

- Хәзер фигыльләр укыйм, киләчәк заман фигыльләрен ишеткәч басасыз.

- Атларга, басмаячак, язарга, тәрҗемә итәчәк, йөзә, барачак, китәр.

- Хәзер үткән заман фигыльләрен ишеткәч басасыз.

- Эшләгән, йоклый, үтте, эшли, барды, китте.

4. Текст өстендә эш.

- Укучылар, сезнең һәрберегез алдында кәгазь битләренә язылган  текст ята. Текстны укыгыз һәм тиешле фигыль кушымчасын куеп чыгыгыз.

1. Кичә минем туган көнем бул... . 2. Г. Тукай 1886 нчы елның 26 нчы аперелендә ту... . 3. Кичә безгә кунаклар кил... . 4. 1941 нче елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлан... .

- Тикшерәбез. Укучылар, бу биремне үтәгәндә безнең алда нинди кыенлык туды.

- Кайчан билгеле үткән, ә кайчан билгесез үткән заман кушымчаларын кулланырга.

- Димәк, дәрес ахырында без нәрсәне белергә тиеш?

- Кайчан билгеле, ә кайчан билгесез үткән заман кушымчаларын кулланырга.

- Дәресебезнең темасы нинди булыр?

- Билгеле һәм билгесез үткән заман.

 

III. Авырлыктан чыгу юлын билгеләү.

  • Кайчан билгеле, ә кайчан билгесез үткән заман кушымчаларын куллануны нинди юллар белән өйрәнербез?
  • Сх – схема төзергә.
  • ТБ – таблица тутырырга.
  • ЯК – язмача күнегү эшләргә.
  • СК – ситуатив күнегүләр чишәргә
  • Х – хикәя төзергә

IV. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

1. Схема төзү.

- Укучылар, әйдәгез, үткән заман фигылен искә төшерәбез. Схема төзибез. Укучылар,  билгесез  үткән заман хикәя фигыльләр нәрсә белдерә? Бу сорауга җавап бирү өчен 107 нче биттәге кагыйдәне укыгыз әле.

- Билгесез үткән заман хикәя фигыль употребляется тогда, когда речь идет о событиях, которых говорящий сам не видел или плохо помнит.

2. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР  (Frayer  Model)

Укучылар, сезнең алда ак битләр ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага 1,2 нче өстәл билгеле үткән заман, 3,4 нче өстәл билгесез үткән заман дип язабыз

 Беренче баганага –  билгеләмә, икенче баганага – төп билгеләр, аска  - мисаллар, икенче баганага  аска капма-каршы мисаллар дип язабыз. Һәр кеше кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутыра. Cезгә барлыгы өч минут вакыт бирелә.

СИНГЛ  РАУНД  РОБИН (Single  Round Robin)

- Ә хәзер һәрбер өстәлдән 1 нче укучыдан башлап һәрберегез  үзегезнең язган вариантларыгызны укыгыз. Аннан соң 2, 3, 4. Язылмыйча калган урыннарыгыз булса, иптәшегезнекен язасыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

- Һәр өстәлдән 1нче укучылар баса, үзләре язган билгеләмәне әйтәләр, иң уңышлысын язабыз. 2 нче укучылар белән төп билгеләрен барлыйбыз. 3нче укучылар - мисаллар, ә 4нче укучылар кире мисаллар әйтәләр.

      Билгеләмә                                              Төп билгеләре

Билгеле үткән заман употребляется       - зат-сан белән төрләнә;

тогда, когда говорящий сам видел         - юклык формасы бар;

или участвовал в событии о кото-          - -ды/-де, -ты/-те кушымчалары

ром говорит.                                        

                                                         

        Билгеле үткән

                                                     заман

  Мисаллар                                                       Капма-каршы мисаллар

Язды                     язган          

күрде                     матур

әйтте                      укучы                    

кайтты                                                        унбиш

Билгеләмә                                                          Төп билгеләре

Билгесез үткән заман употребляется       - зат-сан белән төрләнә;

тогда, когда речь идет о событиях,         - юклык формасы бар;

 которых говорящий сам не видел          - -ган/ -гән, -кан/ -кән кушымчалары

 или плохо помнит.

                                                         

        Билгесез үткән

                                                   заман

   

  Мисаллар                                                       Капма-каршы мисаллар

Язган                             язды          

күргән                               кызыл

әйткән                                  укытучы                  

кайткан                                                           егерме

Яхшы, укучылар, сез билгеле һәм билгесез үткән заманның төп билгеләрен өйрәнгәнсез.

3. Үзбәя.

- Хәзер өстәлдә яткан үзбәя карталарына схема, таблица тутыруга үзегезгә билге куегыз. 

4. Язмача күнегү үтәү.

- Укучылар, дәфтәрләрне ачабыз, числоны, теманы язабыз. Укучылар, безгә боерык фигыльләрне билгеле һәм билгесез үткән заманга куярга кирәк.

Кашык белән ...          

Пычак белән ...

Көрәк белән ...

Себерке белән ...

Тырма белән ...

ашады, ашаган

кисте, кискән

казыды, казыган

себерде, себергән

тырмалады, тырмалаган

Фигыльләр: кис, казы,  аша, себер, тырмала

5. Үзбәя.

- Хәзер өстәлдә яткан үзбәя карталарына  күнегүгә билге куегыз.

6. Физкультминут.

МИКС-ПЭА-ШЭА(Mix Pair Share) һәм һәм РЕЛЛИ РОБИН (Rally Robin)

- Укучылар, басабыз. Такта алдына чыгабыз. Музыка яңгыраган арада сез йөрисез. Музыка туктагач, мин парлап басырга кушам. Сез яныгыздагы иптәшегез белән парлап басасыз һәм бер-берегезгә “бишне” бирәсез. Пар тапмаган укучы кулын күтәрә һәм пар эзли. Аннары мин сезгә сорау бирәм, сез кыска җаваплар белән бер-берегезгә җавап бирәсез.

- УЙНАГАН фигыле нинди заманда? (Буе озын укучы башлый.)

- Мин әнигә бүләк бирәсең – бу җөмлә дөресме? (Чәче озын укучы башлый)

- Шалтыра фигыленә билгеле үткән заманда нинди кушымча ялгыйбыз. (Буе кыска укучы башлый.)

- Килгән фигылен юклык формасына куегыз. (Туфлие карарак укучы башлый.)

7. Ситуатив күнегүләр эшләү.

- Укучылар, алга таба нишлибез?

- Ситуатив күнегүләр чишәбез.

- Cообщи о том, что мальчик позвонил другу.

- Cообщи о том, что мальчик разговаривает с другом.

- Cообщи о том, что девочки разговаривали по телефону.

- Cообщи о том, что девочка и мальчик подружились.

- Cообщи о том, что девочка и мальчик вместе делали зарядку.

- Спроси во что играют дети?

- Спроси что делают дети?

8. Үзбәя.

- Хәзер өстәлдә яткан үзбәя карталарына  билге куегыз.

9.  РАУНД ТЭЙБЛ (Round table)

- 2 нче номерлы укучы 1 бит ала һәм рәсем буенча үткән заманда 1 җөмлә яза, аннан битне 3нче номерлы укучыга бирә, ул да 1 җөмлә төзи, шулай итеп түгәрәк буенча һәрберегез 1әр җөмлә яза. Сезгә 2 минут вакыт бирелә. Һәр өстәлдән 3 номерлы укучы текстны кычкырып укый.

        10. Үзбәя.

- Хәзер өстәлдә яткан үзбәя карталарына  күнегүгә билге куегыз.

VI. Рефлексия.

1. Клок Баддис

  • Укучылар, сәгатьләрегезне алдык, 6 да очрашырга билгеләнгән дустыгызны күз белән эзләп таптык. Хәзер дустыбыз янына барабыз.

2. ТАЙМД ПЭА ШЭА.

- Хәзер билгеле үткән заман турында нәрсә белдегез, дустыгызга сөйлисез. Буе озын укучы башлый. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

- Хәзер билгесез үткән заман турында нәрсә белдегез, дустыгызга сөйлисез. Буе кечкенә укучы башлый. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

3. Үзбәя.

- Хәзер  үзбәя карталарына  сөйләвегезгә  билге һәм дәрескә гомуми билге куясыз.

- Укучылар, без дәрестә нәрсәгә өйрәнергә тиеш идек?

- Кайчан билгеле, ә кайчан билгесез үткән заман кушымчаларын кулланырга.

- Без дәрескә куелган планыбызны үтәдекме?

- Әйе.

VII. Өй эше.

  1. 4 нче күнегү, б. 108 җөмләләр төзергә
  2. Әдәби әсәрдән 5 җөмлә язып алырга, фигыль заманнарын билгеләргә.
  3. “Дуслык” темасына синквейн төзергә.

Карточка

1. Кичә минем туган көнем бул...    . 2. Г. Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә ту...    . 3. Кичә безгә кунаклар кил...   . 4. 1941 нче елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлан...      .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Плантатарском урока на татарском зыке на тему "Прошедшее неопределенное время в татарском языке" для учеников 3 класса, по учебнику И.Л. Литвинова...

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Презентация для использования на уроках татарского языка при изучении темы "Глаголы изьявительного наклонения"Билгесез  үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола...

Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә кулллану.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә кулллану...

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы.(рус төркемнәре)

Тема:        Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль.Аларның юклык формасы. Максат:1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат- сан белән төр...

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе(7  сыйныф, рус төркеме.)...

"Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасы" темасына дәрес

3 сыйныфның рус төркемендә "Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасы" темасына дәрес конспекты (И.Л. Литвинов дәреслеге буенча )...