Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем.
материал на тему

Халиуллина Раушания Насибулловна

1 -2 слайд  Мин  Халиуллина Раушания Насибулла кызы Татар Кандызы урта  мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып  эшлим.

     3 слайд  Чыгышым белән Чистай (Хәзерге Яңа чишмә) районы  Тубылгытау авылыннан. Туган авылым  бик борынгы тарихи урын булып санала. Чөнки ул- Борынгы Болгар дәүләтенең бер шәһәрчеге булган.

   4 слайд  1975 елда беренче сыйныфка укырга кердем мин. Якты, көләч йөзле Рузия апа Гамируллина беренче укытучым булды. Балачак елларым узып китте, әмма күңелемдә укытучымнан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек, яхшылыкка, яктылыкка омтылыш - гомерем  буена җитәрлек булды. Сигезенче сыйныфны күрше авыл Ленино мәктәбендә  тәмамладым.

 

  5 слайд  Чистай педагогия училищесына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң

 

6 слайд    үзем укыган Ленино мәктәбенә кайтып, башлангыч сыйныфларда укытучы булып 4 ел эшләдем.

 

    7 слайд  Читтән торып Алабуга педагогия институтының тарих-филология бүлегендә укыдым.

 

     8 слайд  1991 елда Баулы районы Татар Кандызы авылы укытучы егете  Илшатка тормышка чыгып өч йөз еллар педагогик эшчәнлеге  булган  Халиуллинар династиясенә кушылдым. Кандыз урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучы булып эшли башладым.

 

9 слайд    Гаиләдә ике бала тәрбияләп үстерәбез. Улыбыз Казан милли тикшеренү  технология университетын тәмамлап,  башкалабызда  инженер булып эшли. Кызыбыз Миләүшә 11 нче сыйныфны тәмамлый һәм династиябезнең дәвамчысы булырга җыена.

 

10 слайд     2009 нчы елга кадәр башлангыч  сыйныфта ,  аннан  татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп киттем.

        11 слайд    Остазым -“ Россиянең мактаулы укытучысы” исеменә лаек булган югары             

категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Гыйззәтуллина Зөһрә  апа.

 

12 слайд Татар телен һәм әдәбиятын укучыларым яратып өйрәнәләр, ел саен алар белән туган тел айлыклары,язучыларның юбилейларын билгеләп үтәбез.

 

13 слайд Укучыларым район бәйгеләрендә  җиңүләр яулый.

 

14 слайд Авылда, районда һәм республикада үткәрелгән чараларда актив катнашабыз. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе үткәргән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенда катнашып җиңүләргә ирештек.

 

15 слайд  Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, зыялылары белән таныштыру, татар халкының милли традицияләрен барлау, саклау максатында сыйныфтан тыш эшләүгә нык игътибар бирәм.

 

 16 слайд Мәктәбебездә “Энҗе бөртекләре” исемле театр коллективы оештырдык. Г.Тукайның “Су анасы”

 

17 слайд  К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Т.Миңнуллинның “Аерылабыз, хуш инде”, әсәрләрен сәхнәләштереп зур уңышларга ирештек. Нәтиҗәдә балаларның  драма әсәрләре белән кызыксынулары артты.

 

18-19 слайд  Тәҗрибә уртаклашып республикабызның  фәнни-гамәли конференцияләрендә  укучылар белән чыгышлар ясыйбыз. Р. Фәхреддиннең педагогик эшчәнчәнлеген өйрәнеп Әлмәттә  җиңү яуладык.

 

20 слайд  Чаллы шәһәрендә уздырылган 14 нче Республика Р.Фәхреддин укуларында  читтән торып катнаштык. Актанышта Г.Афзал  укулары,  Ютазыда С.Батыршинга багышланган  фәнни-гамәли конференциядә җиңүгә ирештек. Әлмәт драма театрында “Су анасы” әкиятен күрсәттек.

 

21 слайд  

Дәрестән тыш вакытларда кызыклы һәм мәгълүматлы чаралар үткәрәбез.

 

22 слайд  Эшем нәтиҗәләре дә куандырырлык

 

23 нче слайд Җитәкче дә  буларак,  укытучыларым белән милли тәрбия бирү һәм туган телебезне саклау турында киңәшмәләр уздырам.

 

24 нче слайд

Бик күп эшләргә туры килә, нәтиҗәдә коллективыбыз дус, тату , бердәм. Мин шуңа бик тә  бәхетле....

 

25 нче слайд

 

Хезмәтем ул -  белем өчен көрәш,

Мәктәбем ул - көрәш мәйданы.

Илен, телен белгән һәм яраткан

Укучылар - мөгаллим даны.

          Вөҗдан һәрчак уяу, ул кисәтә:

        “ Туры юлыңнан һич авышма!”

          Йөрәк ашкындыра күңелемне;

         “Алдыгылардан , - дип, - калышма!”

 

   

     

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon tugan_tel_2.pdf2.26 МБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

  Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам....

“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...

«Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем»

Мин Хөсәенова Илсөя Илдус кызы, Татарстанның тау ягы булып торган, имәннәре белән дан тоткан Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында дөньяга туганмын....

Туган җирем,мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем

Туган җирем,мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем...

Туган җирем, мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем...

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем

Туган җирем, мәктәбем һәм педагогик эшчәнлегем...

Презентация. Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

Презентация. Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем...