БРТ әзерлек өчен
учебно-методическое пособие (9 класс) на тему

Халиуллина Раушания Насибулловна

БРТ әзерлек өчен  В1-В7

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл v1-v9.rar198.06 КБ

Предварительный просмотр:

В1. 7 нче җөмләдән күрсәтү алмашлыгын табып языгыз  

        7) Бу зарлану һәм ачыну урынлы түгел.

 В1. 2 нче җөмләдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.

 2) Үз гаепләрен күрерлек күз булмаганда, бу эш мөмкин түгел.

В1. 1 нче җөмләдән билгесезлек алмашлыгын табып языгыз.

  1. Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыктан иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылларын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер

В1. 8 нче җөмләдән күрсәтү алмашлыгын табып языгыз.

 8) Дөньяда кайбер кешеләр рәхәтлекне вакытны бушка уздыра торган урыннарда, шатлыкны төнге клубларда эзлиләр, ләкин бу кешеләр – гүзәл тәрбиядән хәбәрдар булмаган һәм ләззәт алмаган затлар

В1. 3 нче җөмләдән сорау алмашлыгын язып алыгыз

  1. Мал никадәр күп булса булсын, гомер никадәр озын булса булсын, алдан күрү булмаганда, яз көненең кары кебек эрер, бетәр, исеме дә, эзе дә калмас.

В1. 18-22 нче җөмләләрдән каршы куючы теркәгечне табып языгыз.

18) Шулай чанада утырып төшкәндә, мин түбәндәге тимераяклы малайларньщ берсенә килеп бәрелдем. 19) Кем икәнен хәтерләмим, ул малай сикереп торды Ьәм миңа берне бирде, аннан тагын берне өстәде. 20) Мин дәшмәдем, торып йөгерсәм, хурлык булыр сыман тоелды, каршы килсәң - егет миннән зур һәм нык иде. 21) Андый вакытта ин яхшысы - вакланмаска, һәм мин карлы бозга карап башны иеп тордым: яңак, колак шактый жылынып киткән иде. 22) Әмма куңел - таш. 

В1. 17-20 нче җөмләләрдән кире шарт фигыльне табып языгыз.

17) «Тормышта, кешелэр арасында да урмандагы мәңгелек тәртипне урнаштырасы иде! 18) Агач ул, ауса да, күршесенең кочагына барып ава. 19) Алар беркайчан да үпкәләшмиләр, төртешмиләр, бер-берсен рәнҗетмиләр...» 20) Әгэр теле булса, имэн әнә шулай әйтер иде.

Жавап:        

Bl. 1 - 5 нче җөмләләрдән кисәкчәләрне табып языгыз.

1)Дәү апасы белән автобуста авылларына кайтып килеше иде Әнвәрнең. 2) Көн кызу, шунлыктан һәммәсе дә әлсерәшеп, йокымсырап утыралар. 3) Кинәт алгы урындыктагы кыз кычкырып җибәрде. 4) Янындагы олы яшьтәге бер абый авырып киткән икән, авып ук төшкән. 5) Пассажирлар югалып калды, ыгы-зыгы башланды.

        Җавап:        .

В1. 2 нче җөмләдән чыгыш килешендәге исемнәрне табып языгыз. Җавапны өтер аша языгыз. 2) Шул көннән башлап Душән һәркөнне, өйдән өйгә йөреп, безне мәктәпкә җыеп алып китә иде.

Җавап:        

В1. 10-13 нче җөмләләрдән юнәлеш килешендәге исемне табып языгыз.

10) Ояны без кадак кагып түгел, а җеп белән бәйләп куя идек. 11) Аннары берничә ел аңа кагылу юк, шул килеш тора бирә. 12) Һәм һәрчак шулай торачак дип уйлаганмындыр инде. 13) Ләкин ул елны, сыерчыкларым оя яңартып йомырка салгач, көчле давыл чыгып, ояны җиргә бәргән иде.

Җавап:        

В1. 28 - 30 нчы җөмләләрдән билгесезлек алмашлыгын табып языгыз.

28) Күлмәгенә ут капкан, гәүдәсе кысылган ана, әрнеп-әрнеп, нәрсәдер кычкыра. 29) Күзәтчеләр, картинадан күзләрен ала алмыйча, бик озак кына карап тордылар 30) Ярым үлек хәлдә яткан юл кешесен алар штабка алып киттеләр.

Җавап:        

В1. 17-20 нче җөмләләрдән кире шарт фигыльне табып языгыз.

17) «Тормышта, кешеләр арасында да урмандагы мәңгелек тәртипне урнаштырасы иде! 18) Агач ул, ауса да, күршесенең кочагына барып ава. 19) Алар беркайчан да үпкәләшмиләр, төртешмиләр, бер-берсен рәнҗетмиләр...» 20) Әгәр теле булса, имән әнә шулай әйтер иде.

Җавап:        

В1. 18-22 нче җөмләләрдән каршы куючы теркәгечне табып языгыз.

18) Шулай чанада утырып төшкәндә, мин түбәндәге тимераяклы малайларның  берсенә килеп бәрелдем. 19) Кем икәнен хәтерләмим, ул малай сикереп торды һәм миңа берне бирде, аннан тагын берне өстәде. 20) Мин дәшмәдем, торып йөгерсәм, хурлык булыр сыман тоелды, каршы килсәң - егет миннән зур һәм нык иде. 21) Андый вакытта ин яхшысы - вакланмаска, һәм мин карлы бозга карап башны иеп тордым: яңак, колак шактый җылынып киткән иде. 22) Әмма куңел - таш.

Җавап:        

В1  12 нче җөмләдәге байтактан сүзенең синонимын табыгыз. Бу синонимны язып куегыз.

12)Хәер, мин ул тавышны байтактан  ишетеп килә идем инде.

Җавап: ______________  

В1. 4-6 җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзне табып языгыз.

4) Яшь егетләр , яшь кызлар гармунга кушылып җырлыйлар, әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр.5)Авылда чакта уен җырларын күп тыңладым мин. 6) Авыл җирендә күбрәк мәхәббәт, яшьлек турында, аның заяга үтүе, бәхетнең кыска гомерле булуы турында җырлыйлар иде.

Җавап: _________________________________

В1. 2 - 6 нчы җөмләләрдән фразеологизмны табыгыз

2) Без иртәнге чәйдә май белән йомырка ашыйбыз икән, болар да шул икмәк аркасында алдыбызга килгән ризыклар...

3) Икмәк бөтен байлыклардан да кирәгрәк, кыйммәтрәк нәрсә икән. 4) Икмәк булмаса, бөтен нәрсәнең — иң зат, иң бәяле әйберләрнең дә кыйммәте бетә, алар чүпкә әйләнә.

5) Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип тә саныйм. 6) Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бөтен яши алыр идемени, дәүләт башка байлыкларын бүтән ихтыяҗларга тота алыр идемени?..

Җавап:________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ДЙА га әзерлек. Методик ярдәмлек

ДЙА   татар теленнән   әзерләнер  өчен  методик күрсәтмәлек...

БРИ әзерлек эше буена чыгыш

Тарихи үткәнебезне барласак, милли мәгарифебезнең беркайчан да уңдырышлы җирдә чәчәк атып утырмаганлыгын күрәбез. Көл-туфракта авырлык белән тишелеп чыкса да, тапталган. Йолкынган, тамыры өзелгә...

ДЙА га әзерлек

9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек дәресе...

татар теленнән ГИАга әзерлек өчен материал

Прочитайте текст.Определите, какие из приведённых утверждений А1-А8 соответствуют содержанию текста(1-туры килә), какие не соответствуют (2-туры килми), и о чём в тексте не сказано (3-текста әйтелми)....

ГИА га әзерлек планы

ГИА га әзерләнү планы...

БРИ , әзерлек

БРИ әзерлек...