ДЙА га әзерлек. Методик ярдәмлек
методическая разработка (9 класс) на тему

Шарифуллина  Разиля  Ильясовна

ДЙА   татар теленнән   әзерләнер  өчен  методик күрсәтмәлек

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                   

 Чирмешән лицееның  1 нче  квалификацион категорияле  

    татар теле һәм әдәбияты укытучысы         Шәрифуллина Рәзилә  Ильяс

   кызының  эше

Татар теленнән  дәүләт  йомгаклау  аттестациясенә

( ГЙА) әзерлек

Кыска  изложение  язарга  өйрәтү

Кыска  изложение язу - ул эчтәлекне  сөйләп чыгу  түгел, ул  тыңланган  текст нигезендә яңасын төзү. Укучының  изложениесы   формасы белән кечкенә,  ләкин  бай эчтәлекле , беренче тексттагы информация   кыска һәм гомумиләштереп бирелергә тиеш.   Кыскарту вакытында  укучы  истә тотарга тиеш нәрсә: автор фикере сакланамы,  логик бәйләнеш бармы?  Кыска  изложение  язу өчен эшне  нидән башларга?

Беренче  әзерлек этабы: текстны  күреп уку  һәм аның  өстендә эшләү.    Димәк,

  1. Текстны укыйбыз
  2. Төп теме һәм фикерне билгелибез.  Әсәр нәрсә  турында?  Автор ни әйтергә теләгән?
  3. Микротемаларны билгелибез.
  4. Компрессия (кысу )  алымы нигезендә,  тексттагы сүз, сүзтезмә яки аерым җөмләләрне билгеләп чыгабыз.
  5. Төрле алымнар кулланабыз  ( төшереп калдыру,  алыштыру  һәм берләштерү)
  6. Тикшерәбез:  микротемалар  бармы? Бер-берсе белән бәйләнгәнме? Автор фикере сакланамы?

Хәзер  күрмә  текст өстендә шул эшләрне башкарыйк:

   Репетитицияләргә  керештек. Төп кыенлык  шунда  чыкты инде,  егетләр.  Әйткәнемчә,  артистлар аз,   кайберәүләр  икешәр роль  уйный. Ә пьесаны  әзерли  башлагач,  күрәбез:  китап текстында,   урыны-урыны  белән,  әллә ниткән  Пауза  да очрый  бит, әй.  Аптырашта  калдык. Безгә  щунысы ачык: исеменә  караганда,  Пауза  хатын-кыз  булырга  тиеш. Рауза  шикеллерәк. Берәр   түтиме  ул? Кыз  баламы?  Нигә теләсә кем  арасына  килеп керә, ник авыз  ачып  бер сүз  дәшми  үзе?  Мөгалиммебез  дә  кистереп  әйтә  алмады.  Аны  да гаепләрлек  түгел,    бөтен гыйлеме шул газета-журналдан  укыганы гына. Шулай да  безгә  төпле киңәш  бирде. Пауза ролен  мәктәпнең  иң чая малаена тапшырыйк  та, вәссәлам, диде. Кызлар  итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...

Өченче пәрдәнең буеннан- буена залда  көлеш  бер дә тынмады, кайчагында  тәрәзә  пыялалары “ зың!” итеп куя иде...  Һәрхәлдә,  без,  авылдашлар пьесаны яраттылар,  дип сөендек.  Тик менә дөнья кубарып көлүнең сәбәбе безнең  осталыкта  түгел, башкада булган икән.  Чибәр  Паузабыз сәхнәдә  тик тормаган булып  чыкты. Сүз дәшәргә  роле кушмагач,  халык  белән аңлашу  өчен Хәниф үз әмәлен тапкан: башта остабикәттәй  булып  күрсәткән,  икенче юлысында кулак Гаптеринең  олы кызы  аяк  өстендә ничек йоклаганны...

Соңыннан  белем якларыбыз  ныгый  төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый  башлаганнан  соң  да әле, халык: “Нигә Пауза юк?  Паузаны ник катнаштырмыйсыз?  Әллә чирлиме?” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары үзенә күрә бер кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече,  фәннәр  кандидаты. ( А. Тимергалиннан)  

Беренче эш:  Сез әдәби текст  укыдыгыз, димәк  әдәби стильдә язылган.  

  1. Төп фикер  һәм фикерне билгелибез.  Әсәр нәрсә  турында?  Автор ни әйтергә теләгән?

Көтелгән җавап:  Хәнифнең сәнгать  белгече  дәрәҗәсенә ирешүе  турында. Автор  сәләтлеләр тормышта югалып калмый , ди

Икенче  эш: план төзү – микротемаларны билгеләү. Ничә абзац, шулхәтле микротема.

№ абзаца

Микротема

1

Пауза   ролен  мәктәпнең   иң  чая малаена  бирдек.

2

Залдагы көлү   Хәнифнең  уйнавында  икән.

3

Хәнифнең  роле интермедиягә  әйләнде.

Өченче эш :  Компрессия (кысу )  алымы нигезендә,  тексттагы сүз, сүзтезмә яки аерым җөмләләрне билгеләп чыгабыз.

Төшереп калдыру алымы нигезендә  текстны кыскарту:

Төп текст

Кыскартылган текст

Репетитицияләргә  керештек. Төп кыенлык  шунда  чыкты инде,  егетләр.  Әйткәнемчә,  артистлар аз,   кайберәүләр  икешәр роль  уйный.Ә пьесаны  әзерли  башлагач,  күрәбез:  китап текстында,   урыны-урыны  белән,  әллә ниткән  Пауза  да очрый  бит, әй.  Аптырашта  калдык. Безгә  щунысы ачык: исеменә  караганда,  Пауза  хатын-кыз  булырга  тиеш. Рауза  шикеллерәк. Берәр   түтиме  ул? Кыз  баламы?  Нигә теләсә кем  арасына  килеп керә, ник авыз  ачып  бер сүз  дәшми  үзе?

Мөгалиммебез  дә  кистереп  әйтә  алмады.  Аны  да гаепләрлек  түгел,    бөтен гыйлеме шул газета-журналдан  укыганы гына. Шулай да  безгә  төпле киңәш  бирде. Пауза ролен  мәктәпнең  иң чая малаена тапшырыйк  та, вәссәлам, диде. Кызлар  итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...

Өченче пәрдәнең буеннан- буена залда  көлеш  бер дә тынмады, кайчагында  тәрәзә  пыялалары “ зың!” итеп куя иде...  

Һәрхәлдә,  без,  авылдашлар пьесаны яраттылар,  дип сөендек.  Тик менә дөнья кубарып көлүнең сәбәбе безнең  осталыкта  түгел, башкада булган икән.  Чибәр  Паузабыз сәхнәдә  тик тормаган булып  чыкты. Сүз дәшәргә  роле кушмагач,  халык  белән аңлашу  өчен Хәниф үз әмәлен тапкан: башта остабикәттәй  булып  күрсәткән,  икенче юлысында кулак Гаптеринең  олы кызы  аяк  өстендә ничек йоклаганны...


Соңыннан  белем якларыбыз  ныгый  төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый  башлаганнан  соң  да әле, халык: “Нигә Пауза юк?  Паузаны ник катнаштырмыйсыз?  Әллә чирлиме?” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары үзенә күрә бер кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече,  фәннәр  кандидаты


Репетитицияләргә  керештек. Төп кыенлык  шунда  чыкты .  Артистлар аз.

Ә пьесаны  әзерли  башлагач,  күрәбез:  китап текстында  әллә ниткән  Пауза  да очрый  бит.   Безгә  щунысы ачык: исеменә  караганда,  Пауза  хатын-кыз  булырга  тиеш.  Нигә теләсә кем  арасына  килеп керә, ник авыз  ачып  бер сүз  дәшми  үзе?



Мөгалиммебез  дә  кистереп  әйтә  алмады. Шулай да  киңәш  бирде. Пауза ролен  мәктәпнең  иң чая малаена тапшырыйк, кызлар  итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...



Залда  көлеш  бер дә тынмады.



Без  авылдашлар пьесаны яраттылар,  дип сөендек.  Тик менә көлүнең сәбәбе башкада булган икән.  Чибәр  Паузабыз сәхнәдә  тик тормаган булып  чыкты. Сүз дәшәргә  роле кушмагач,  халык  белән аңлашу  өчен Хәниф үз әмәлен тапкан.






Соңыннан  белем якларыбыз  ныгый  төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый  башлаганнан  соң  да әле, халык: “Нигә Пауза юк?  Паузаны ник катнаштырмыйсыз? ” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары  кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече,  фәннәр  кандидаты

Алыштыру  һәм   берләштерү   алымы  нигезендә  текстны кыскарту:

Төп текст

Кыскартылган текст

Репетитицияләргә  керештек. Төп кыенлык  шунда  чыкты .  Артистлар аз.  Ә пьесаны  әзерли  башлагач,  күрәбез:  китап текстында  әллә ниткән  Пауза  да очрый  бит.   Безгә  щунысы ачык: исеменә  караганда,  Пауза  хатын-кыз  булырга  тиеш.  Нигә теләсә кем  арасына  килеп керә, ник авыз  ачып  бер сүз  дәшми  үзе?



Мөгалиммебез  дә  кистереп  әйтә  алмады. Шулай да   киңәш  бирде. Пауза ролен  мәктәпнең  иң чая малаена тапшырыйк, кызлар  итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...


Залда  көлеш  бер дә тынмады.


Без  авылдашлар пьесаны яраттылар,  дип сөендек.  Тик менә дөнья кубарып көлүнең сәбәбе безнең  осталыкта  түгел, башкада булган икән.  Чибәр  Паузабыз сәхнәдә  тик тормаган булып  чыкты. Сүз дәшәргә  роле кушмагач,  халык  белән аңлашу  өчен Хәниф үз әмәлен тапкан. 


Соңыннан  белем  якларыбыз  ныгый  төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый  башлаганнан  соң  да әле, халык: “Нигә Пауза юк?  Паузаны ник катнаштырмыйсыз? ” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече,  фәннәр  кандидаты

Репетитицияләргә  керештек. Төп кыенлык  шунда  чыкты:  артистлар аз. Ә пьесаны  әзерли  башлагач,  күрәбез:  китап текстында  әллә ниткән  Пауза  да очрый.   Безгә  щунысы ачык: исеменә  караганда,  Пауза  хатын-кыз  булырга  тиеш.  Нигә теләсә кем  арасына  килеп керә, ник авыз  ачып  бер сүз  дәшми  үзе?



Мөгалиммебез  дә  кистереп  әйтә  алмады, шулай да    киңәш  бирде. Пауза ролен  мәктәпнең  иң чая малаена тапшырыйк, кызлар  итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...

  Залда  көлеш  бер дә тынмады.


Без  авылдашлар пьесаны яраттылар,  дип сөендек.  Тик менә көлүнең сәбәбе башкада булган икән.  Чибәр  Паузабыз сәхнәдә  тик тормаган, сүз дәшәргә  роле кушмагач,  халык  белән аңлашу  өчен Хәниф үз әмәлен тапкан.


Соңыннан  белем якларыбыз  ныгый  төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый  башлагач,  халык: “Нигә Пауза юк?  Паузаны ник катнаштырмыйсыз? ” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече,  фәннәр  кандидаты. (139) 218

Димәк,  барлык кыскартулардан соң   текст: 

Репетитицияләргә  керештек. Төп кыенлык  шунда  чыкты:  артистлар аз. Ә пьесаны  әзерли  башлагач,  күрәбез:  китап текстында  әллә ниткән  Пауза  да очрый.   Безгә  щунысы ачык: исеменә  караганда,  Пауза  хатын-кыз  булырга  тиеш.  Нигә теләсә кем  арасына  килеп керә, ник авыз  ачып  бер сүз  дәшми  үзе? Мөгалиммебез  дә  кистереп  әйтә  алмады, шулай да    киңәш  бирде. Пауза ролен  мәктәпнең  иң чая малаена тапшырыйк, кызлар  итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...

Залда  көлеш  бер дә тынмады. Без  авылдашлар пьесаны яраттылар,  дип сөендек.  Тик менә көлүнең сәбәбе башкада булган икән.  Чибәр  Паузабыз сәхнәдә  тик тормаган , сүз дәшәргә  роле кушмагач,  халык  белән аңлашу  өчен  Хәниф  үз әмәлен тапкан.

Соңыннан  белем якларыбыз  ныгый  төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый  башлагач,  халык: “Нигә Пауза юк?  Паузаны ник катнаштырмыйсыз? ” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече,  фәннәр  кандидаты.

Дүртенче эш:   тикшерәбез:  микротемалар  бармы? Бер-берсе белән бәйләнгәнме? Автор фикере сакланамы?       Исеңдә тот!  Татар теленнән  имтихан  эшенә 4 сәгат  (240 минут) вакыт бирелә.  Беренче өлешенә  90 минут вакыт каралган.   Шуның   70 минуты  караламада эшләр өчен тотыла.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

КЫСКА ИЗЛОЖЕНИЕ ЯЗУ Беренче әзерлек этабы: текстны күреп уку һәм аның өстендә эшләү

Слайд 2

Текстны укыйбыз Төп тема һәм фикерне билгелибез. Әсәр нәрсә турында? Автор ни әйтергә теләгән? Микротемаларны билгелибез. Компрессия (кысу ) алымы нигезендә, тексттагы сүз, сүзтезмә яки аерым җөмләләрне билгеләп чыгабыз. Төрле алымнар кулланабыз ( төшереп калдыру, алыштыру һәм берләштерү) Тикшерәбез: микротемалар бармы? Бер-берсе белән бәйләнгәнме? Автор фикере сакланамы?

Слайд 3

КОМПРЕССИЯ ( КЫСУ) АЛЫМЫ ТӨШЕРЕП КАЛДЫРУ КАБАТЛАНГАН СҮЗЛӘРНЕ СИНОНИМ СҮЗЛӘРНЕ АНЫКЛАГЫЧЛАРНЫ, АЧЫКЛЫК КЕРТКӘН СҮЗЛӘРНЕ ӨСТӘЛМӘЛӘРНЕ

Слайд 4

АЛЫШТЫРУ ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРҮ СҮЗ БЕЛӘН ҖӨМЛӘНЕҢ ФРАГМЕНТЫН СИНТАКСИК СИНОНИМ БЕЛӘН ҖӨМЛӘНЕҢ ӨЛЕШЕН КҮРСӘТҮ ҺӘМ БИЛГЕЛӘҮ АЛМАШЛЫГЫ БЕЛӘН КУШМА ҖӨМЛӘНЕ ГАДИГӘ ӘЙЛӘНДЕРҮ ТУРЫ СӨЙЛӘМНЕ КЫЕККА ӘЙЛӘНДЕРҮ

Слайд 5

БЕРЛӘШТЕРҮ БЕРНИЧӘ ГАДИ ҖӨМЛӘНЕ БЕРЛӘШТЕРҮ

Слайд 6

КИҢӘШЛӘР ТЕРӘК СҮЗЛӘРНЕ БЕРЕНЧЕ КАТ УКЫГАНДА ЯЗЫП БАР



Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ  ЧИРМЕШӘН  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

“ЧИРМЕШӘН   ЛИЦЕЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ  ГОМУМИ  БЕЛЕМ  БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

                                       

                 

Ризаэддин   Фәхреддиннең  хикмәте  сүзләре – әдәп  вә  хая.

                     

                      Чирмешән лицееның

                                                              1 нче  квалификацион категорияле  

                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                              Шәрифуллина Рәзилә  Ильяс

                                                              кызының  дәрес эшкәртмәсе.

2012 нче ел

Тема: Ризаэддин   Фәхреддиннең  хикмәте  сүзләре – әдәп  вә  хая. Фатих  Әмирханның  «Нәҗип»  хикәясенә  анализ.

Максат: Укучыларның  фикерләү  сәләтен  үстерү,  үзеңә  бәя  бирү;  әдәплелек  сыйфатлары  тәрбияләү.

Җиһазлау:  Р.  Фәхреддинең  «Балаларга  үгет – нәсыйхәт»  китабы,  дәреслек.

                                        Дәрес  барышы.

I. Оештыру.

II. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

-  Р.  Фәхреддин  кем  соң  әле  ул?  Аның  нинди  хикмәтле  сүзләрен  белдек?

-  Җавап: Ул  галим,  әдип,  педагог,  философ  була.  Балаларга  үгет -        нәсихәт  бирә,  тәрбияли.  Хикмәтле  сүзләрен  әкиятләрдән  дә  таптык.  «Үги  кыз»,  «Таңбатыр»  әкиятләреннән.  

1)  кешенең  матурлыгы – аның  тәрбияле  булуында.

2)  әдәпкә  күнсәң – адәм  булырсың

     яманга  күнсәң,  әрәм  булырсың.

III. Уку  мәсьәләсен  кую.

-  Әйе,  дөрес. Шул  хикмәтле  сүзләр  янына  без  әдәп  вә  хая  сүзләрен  дә  өстибез. Әдәп – тәрбия,  гүзәл  әхлак  икәнен  сез  беләсез.  Ә  менә  хая – оялу,  начар  эшләрдән  саклану,  тартыну  дигән  сүз.  Тагын  да  яхшырак  аңлашылсын  өчен  без  “Нәҗип”  хикәясенә  тукталыйк.  Алдагы  дәрестә  хикәя  белән  танышкан  идек,  өлешләргә  бүлеп,  берләштергән  идек.  Бүген  әсәрнең  эчтәлеген  искә  төшереп,  нәтиҗәләр  чыгарырбыз.

IV. Уку  мәсьәләсен  чишү.

-  “Нәҗип”  хикәясенең  кыскача  эчтәлеге  сөйләнә.

-  Өлешләрне  берләштергән  идек,  модельләштерәбез.

Нәҗипнең  макталасы  килә.( Өй  түбәсенә  менә, койма  өстенә          менә,  кызыл  балчыктан  “Мәрфуга  апасын” ясый)

Мактамыйлар

Борчыла, үч  алу  теләге  туа

Үз  эше  өчен  ояла,  үкенә.

-  Әйе, ояла.  Ояла  да  үзе  кылган  эшләренә  (елый,  кычкыра,  апасын  үрти,  курайны  тартып  ала...)  үз  күзе  белән  бәя  бирә  ала  бит  әле.

- Мисаллар  китерик  әле.  Нәҗип  ничек  үзен  тәнкыйтьли,  орыша.

                                                                  ( Дәреслектән  табып  укыла.)

- Җавап: “Акылсыз  малай  дип,  Мәрфуга  апа  уйлагандыр  инде.  Кызлар  хәтле  дә  куәте  юк  икән,  дип  уйлагандыр  инде. Әнигә  дә  әйткәндә  мин  елап  җибәрдем.  Мәрфуга  апа  бигрәк  елак  малай  икән  бу,  кыз  балалар  шикелле,  дип  уйлагандыр...”

- “Мине  бер  дә  батыр  дип  тә,  егет  дип  тә  уйламады”  һ.б.

 Укучылар  укыйлар,  мисал  китерәләр.

- Шулай  итеп  Нәҗиптә  каршылык  туа.  Нинди  каршылык?

Җавап:  Эчке  каршылык.

Алар  да  гаепле  кебек  →  мактамыйлар,

                      ↨

үзе  дә  гаепле  кебек  →  макталасы  килә.

- Эчке  кршылыкны  таптык,  тышкы  каршылык  кайда?

- Җавап:  Гомәрнең  һөнәре  бар

                                  ↓

             Нәҗипнең  һөнәре  юк  әле.

- Нәҗипнең  эчке  каршылыгы  әсәрдә  ничек  бирелә?

   Ни  өчен  көн  төрлечә  үзгәрә? ( Дәреслектән  укыла)

- Җавап:  Болытлар  куера,  давыл  көчәя,  тагын  бераз  тына,  тагын  куәтләнә,  тагын  бераз  тына...  Җил  болытны  куды,  болыт  астыннан  кояш  чыкты.  Дөнья  яктырты,  ямьләнде,  елмайды...

- Бу  күренешкә  бәя  бирик. ( Нәҗипнең  ачуы  көчәя, һөнәре  туа,  мактыйлар.)

- Җавап: Нәҗипнең  теләге  белән  туры  килә. (Ачуы  көчәя,  басыла..)

- Ә  хәзер  әсәрнең  башына  һәм  ахырына  игътибар  итик.  Әсәр  башында  һәм  ахырында  алар  нишлиләр?

- Җавап: Уйныйлар.

- Әйе,  уйныйлар,  модельләштерәбез.

                                                  УЕН

әсәр  башында                                                       әсәр  ахырында                                    

  ат – ат  уены                                                суда  көймә  йөздертәләр

            ↓                                                                                ↓

күп  көч  куя,  арба  тартылмый         көймә  агым  уңаена  начар

                                                                                         йөзә

            ↓                                                                                ↓

макталасы  килде  (көч  куйды)                   рәсем  ясады,  күрделәр

            ↓                                                                                ↓

Мактамадылар  (эш  бармый)                       мактадылар, шатланды

- Димәк,  авторның  яшеренгән  фикере  (идеясе)  нәрсә  инде?

- Җавап:  Тормышта  агым  уңаена  барырга,  тормыш  җаена  барырга,  агымга  каршы  йөзмәскә  икән.

- Р.  Фәхреддинең  хикмәте  сүзләренә  таяныйк  әле. “Балаларга  үгет – нәсыйхәт”  укыла,  дәфтәрләрдә  таблица  тутырабыз.

- Нәҗип  нинди  бала? Җавап: Тәрбияле  бала.

- Ни өчен  тәрбияле  бала?                                 

Тәрбияле  бала                                                    Тәрбиясез  бала

              ↓                                                                            ↓

1.Кылган  эшләренә  башка кеше    1.Үзенең  хаталарын  аңламас, аны  

  күзе  белән  бәя  бирә  алды.           төзәтү  хисабында  булмас.

2.”Бу  эшем  тиешсез  икәнен үзем  2.Яман  сүзләр  илә  җавап  бирер.

 дә  белдем,  моннан  соң  икенче

мәртәбә  кыйлмам”, - дияр.

3.Ямьсез  булса  да, тәрбияле          3.Гүзәл  булса  да, аны  беркем  дә  

булганы  өчен һәркем  яратыр.                                                    яратмас.

4.Үскән  саен  яхшы  белән                4.Үскән  саен  яманны аера  

яманны  аера  белер.                                                                      белмәс.

5. Үз  кулың  белән  эшләү, тир  агызып  байлык  табу  һич  тә  гаеп

                                                                                                           булмас.

6.Һөнәр  бел. Егет  кешегә  җитмеш  төрле  һөнәр  дә  аз.

V. Рефлексия.

Димәк,  балалар, без  никадәр  хикмәтле  сүз  белдек.  Мин  инде  уйлыйм, хәзер  сез  үзегезгә  бәяне  дөрес  бирә  аласыз.  Алдагы  дәресләрдә  без  Р.  Фәхреддиннең  хикмәтле  киңәшләрен  тагын  өйрәнербез.

  Ә  хәзергә  әйтегез  әле;

  - Сез үзегезгә  нинди  тәрбия, нинди  сабак  алдыгыз?  

VI.Йомгаклау