Фәнни-тикшеренү эше. Г.Афзал укулары.
учебно-методический материал по литературе (11 класс) на тему

Халиуллина Раушания Насибулловна

Гамил Афзал шигырьләрен  мәктәптә укыту  тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gamil_afzal_ukulary_fte.docx24.64 КБ

Предварительный просмотр:

Гамил Афзал шигырьләрен  мәктәптә укыту  тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте.

З.М.Гыйззәтуллина -югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Р.Н.Хәлиуллина  -югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы «Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.

     

           Хәзерге татар  шигъриятенең  күренекле вәкиле булган Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде. Катлаулы юл үткән шагыйрь  укучыны да ирләрчә  кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча  дөньядан  олы хәзинә эзләве үзенә тарта, сокландыра.

           Гамил Афзал Татарстанның Актаныш районы, Такталачык авылында 1921 елда туа. 1931 елда гаиләләре белән  Магнитогорск шәһәренә күчәләр. Беренче шигырьләре  1937 елны “Баку эшчесе”  газетасында басылып чыга. Поэзия үрләрен яулаганчы, ул шактый тормыш сынаулары үтә.

      1936 елда ул Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендәге татар педагогия техникумына укырга керә. Шунда аның әдәбият белән кызыксынуы  тагы да көчәя.   Ул шигырьләр язуын дәвам итә. Әмма,авырып китеп, укуын калдырырга мәҗбүр була. Язмыш аны бу юлы Урал  заводларына юнәлтә. 1939-1949 елларда Магнитогорск комбинатында эшче булып эшли, йөк ташучыдан башлап такелажник,строгальщик кебек профессияләрне үзләштерә. Ватан сугышы елларында, җиңүне якынайту өчен,  Магнитогорскиның корыч кою заводларында  көненә уникешәр-унсигезәр  сәгать бомба кабыклары чүки, сугышчыларга корал  хәзерләүдә катнаша. Бу дәһшәтле еллар аның күңелендә тирән эз калдыра:

      Минем яшьлек төтен арасыннан,

     Урал тауларының артыннан.

     Майлы чалбар кигән бала сыман

     Карап тора юллар чатыннан.   (“Үткәннәрне онытырга кирәк”)

     Дөньялар  сугыш дәһшәте белән тулы  булса  да, яшь егетнең  күңел почмакларында  шигъриятькә  олы мәхәббәт яшәвен дәвам итә.

    Авыруы көчәйгәннән - көчәя. Заводтан чыгып, тегү мастерскоена урнаша. Буыннар сызлавына үпкә авыруы да өстәлә. 1953 елны,  паралич суккан сул аягын өстерәп,  туган апасы  янына - Башкортстанның Шәрип авылына кайта.

    Авыру аны урынга екса да, ул рухи яктан нык булып чыга: тормыш өчен, иҗат өчен көрәшүдән туктамый. Егыла, ләкин үлем каршында тезләнми:

Үлем белән сугышып кем ул ята

Мамык мендәренә капланып?

Кара сүзләр сөйләп, кара шәүлә,

Аяк атлап  кермә йортыма!

Яшел чирәм таптап  үрдәк бара,

Бигрәк матур үрдәк баласы!

Миңа кирәк үрдәк баласына

Хәерле юл теләп каласы...

      Авыруга иҗат итү, шигырьләр  язу үзе өмет һәм дәва чыганагына  әверелә. 1955 елда  “Совет әдәбияты” журналында  берьюлы  тугыз шигыре басылып чыга.  А.Шамов, С.Хәким   кебек өлкән әдипләрнең  әдәбиятка капка ачулары  һәм хәерле юл теләп калулары  аңа җан кертеп җибәрә. Шушы елдан аның исеме яшь шагыйрьләр  исемлегендә йөри, ә шигырьләре  төрле газета ,әдәби журнал битләрендә  даими күренә башлый.

     1957 елда  Казанда беренче китабы –“Кар сулары” бастырыла, 1958 елда икенче җыентыгы “Вөҗдан сүзе”  дөнья күрә.

   Җитмешенче елларда Г.Афзал үзен прозада  да сынап карый.  1975 елда кыска хикәяләре,  юморескалары,  этюдлары  тупланган “Кышкы озын кичләрдә” исемле  җыентыгы басылып чыга.  Асылда ул бөтен  рухы һәм таланты белән     шагыйрь.

   Аның “Дөнья матур”(1959), “Кояшлы яз”(1961),”Шигырьләр”,”Өянкеләр  моңы”(1966), “Офыклар”(1967) кебек җыентыклары  дөнья күрде.Г.Афзалның шул чор  авылы  яшәешен , моңын эчкерсез  сафлык белән гәүдәләндергән  халыкчан лирикасы һәм  җор телле юморы  үзенчәлекле  һәм бик тә өметле  бер шигърият почмагын ачты.

  Г. Афзал терелүенә, шагыйрь буларак тууына авыл, аның табигате һәм кешеләре дәва чыганагы булалар. Авыл һавасы, яңа сауган сөт, ярдәмчел кешеләр, рухи ныклыгын сакларга, терелергә, иҗатка кереп китәргә булышалар.    

    Шагыйрь иҗатында аның сурәтләгән образ-типлары төрлеләнә барган кебек, фикерләү масштабы да әкренләп киңәя.  Тәҗрибәсе арткан саен,  иҗатында тагын да югарырак баскычка күтәрелү өчен нәрсәнеңдер җитмәвен дә тоя.      

Шагыйрь Әлмәткә күчеп килә. Бу шәһәр аңа яңа иҗат атмосферасы тудыра, әдәбият, сәнгать, техника әһелләре белән якыннан аралашырга, зиһенен шәһәр культурасы белән баетырга булыша. Болар аның иҗатында да сизелә. Шигърияттә күңел күзен, эзләнүләрен кешеләр күңеленә юнәлтә.

Шау-шулы көннәрем,

Борчулы төннәрем.

Пошындым, уйландым, өйрәндем.

Юлларга юнәлдем,

Кырларда өйрәндем

Кеше булып яшәү һөнәрен.

                                       (“Тынмады күңелем”)

Шагыйрь шуңа төшенә: нефтьче – шул ук хезмәт кешесе, авыл кешесеннән аерымлыгы рухи дөньясында икән.

     Гамил Афзалның шигъри таланты берьюлы ике тармакта – лирикада һәм юмор-сатирада ачылды. Тәнкыйтьчеләр дә шагыйрьнең көчен сатирада күрделәр.

    Лирика һәм сатира-юмор  - Г.Афзал иҗатында аерылыбрак торган ике агымсу. Янәшә аксалар да, аларның үз үзәннәре ,үз юллары бар. Лирика елгасы күп вакытта тулырак булып, тизрәк темп белән ага. Кайвакыт юмор үзәне саегып, елга агышы акрынаеп кала. Шагыйрь иҗатында 60 нчы елларның урталарыннан шундыйрак хәл күзәтелсә дә , 70 нче елларның ахырларында әлеге агым кабат җанлана төшә. “Дуслар идек”, “Танышлык белән генә”, “Ялга чыккан бөркет”, “Рекорд”, “Тактика”, “Флюрәттәй акыллы...” кебек шигырьләре, хикмәтле дүртьюллыклары шагыйрьнең көлү көче, заманга хас кимчелекләрне тәнкыйть итү буенча кыюлыгы арта төшүе турында сөйли. Кайчак бу ике агым бергә кушылып та киткәли: лириканы юмор бизәп тора, ә юмор лирик кичерешләр белән үрелә.

     Г.Афзал лирикасы – тормыштагы гади хезмәт кешесенең уй-хисләрен ачучы шигърият.  Ул фикерләүдәге интеллектуаль катлаулылыгы белән түгел, ә хезмәт кешесенә хас садәлеге һәм ачыклыгы, киң күңеллелеге һәм сафлыгы белән үзенә тарта.

    Шагыйрьнең фәлсәфәсе көр күңелле, оптимистик заман рухы белән сугарылган:

Җыр туа хыяллар эчендә

Аһәңле, мәгънәле дөньяга.

                                      (“Иминлек булганда”)

     Шигырьләрендә дә Г.Афзал дөньяның әнә шул мәгънәлелеген ачарга омтыла. “Дөньяны бизәүче – Кеше. Бүгенге матурлык – Кешедә!” – ди шагыйрь.

Дөньяның мәгънәлелеге - кешенең бәхетле булуында. Шуңа да шагыйрь кешене олылауга, аның бәхетен җырлауга киң урын бирә.

   Кеше – даһи тереклекнең терәге ул,

   Мәңгелекнең иң кадерле бүләге ул.

   Табигатьнең миллион еллар сайлап-сайлап

   Чарлый торган нәфис сәнгать үрнәге ул.

Ул Кешегә сак мөнәсәбәттә булырга, аны аңларга һәм яратырга чакыра:

      Ике кат яшәмәс берәү дә,

     Чәчәкләр бирегез Кешегә!

                                                (“Чәчәкләр бирегез”)

 Шагыйрь дөньяда вакыт-вакыт, якты көнне караңгылатып, күгелҗем болытлар куеруын да күрә. Болытларны таратырга теләп, мәгънәле тәэсирле сүзләр эзли:

        Ширбәт эчеп, йөрәк ялгап алма белән,

        Борынгылар бәхәсләшкән алла белән,

        Ә мин эчмим, җиде класс чамам белән

        Тарткалашам кеше белән, заман белән.

    1978 елда басылып чыккан “Талларым, тирәкләрем” җыентыгында аңа тормыш хәзер катлаулырак, серлерәк булып күренә. Бу серлелек тузан булып очып йөргән атом төшендә генә түгел, ул һәркайда:

                                 Тере тамыр, яшел яфрак,

                                 Нәни бөҗәк серле.

                                                 (“Серле дөнья”)

      Гамил Афзал лирикасында ачык чагылган тагын бер үзенчәлек – табигать культы.  Шагыйрь чәчәкләр, өянкеләр моңын аңлый, аларның телен белә. Бер шагыйрьдә дә очрамаганча, аңарда зирекләр җырлый, өянкеләр, тирәкләр төш күрә, игеннәр чеңли.

     Шагыйрь сюжетлы шигырьләрендә дә (“Мыштыбый”, “Шиһабетдин”, “Матур кеше”,”Сабирҗан хаты”)  үз чорының үзенчәлекле типларын иҗат итүгә ирешә. Кыска гына шигырьләре тулы бер язмышны ачалар.

    Г.Афзал матур итеп елмая да, авыз тутырып көлә дә белә. Ул – чын мәгънәсендә көлү остасы. Көлү көче – аның табигый талантының бер хасияте. Көлү шундый табигый, самими, укучы һич тә ваемсез калалмый.

 Шагыйрь сатирик поэзиянең төрле жанрларына, формаларына мөрәҗәгать итә: фельетон, памфлет, мәсәл, җыр, эпиграмма, диалог, монолог һ.б. Стильгә иярү буенча ул сатирада аеруча уңышлы эшләгән шагыйрьләрнең берсе. Түбәндәге шигырьдә җыр стилен көлү максатында куллануның бер үрнәген күрәбез:

      Айныткычлай дигән изге йорттан

      Килеп алды гомер юлдашым ла,

      Әрли-әрли гомер юлдашы.

      Кайда гына бармый, ниләр эчми, ай,

  Премия алган ир башы.

                             (“Айныткыч турында җыр”)

Шагыйрь иҗат иткән көлкеле типлар галереясында төрле характердагы сатирик персонажлар да бар: өй борынча авыл хәбәрләрен чүпләп, аларны сөйләп йөрүче ”информбюро” Мәүҗидәттәй дә; күрше тирәдә “политика сүтеп, махра урап, акыл сатып”, янки – чәнкиләргә ачу итеп кечтек кенә салып кайтучы, карчыгы дулагач, телевизор алучы Гаптелислам агай да; “авыз итеп ара-тирә” ава-түнә атлаучы бригадир Ахун да; атна саен кияү алыштыручы Әсмабикә дә; “шайтан котыртуына” бирелеп, колхоз печәнен урлаучы тәвәккәл әби дә; шома җыр язарга остарган Шомбай да, хатыннар артыннан куучы Дон-Жуан Ногман да.

 “Танышлык белән генә” шигыре танышлык белән генә яшәүчеләрне сатира уты астына ала. “Рекорд”, “Тактика”, кебек әсәрләрендә нефть чыгару һәм завод даирәсендәге бүгенге көнгә ят гадәтләр тәнкыйть ителә.    

11 нче сыйныфта Г.Афзалның “Язмышлар” шигыре өйрәнелә.

Кара син болынлы бу якны,

Болында чәчәкләр ничаклы;

Болында чәчәкләр төрлеләр

Гомерләр,

                гомерләр,

                                гомерләр.

Карыйсың уңга да, сулга да,

Гүяки балыклар елгада;

Гүяки тирбәлгән камышлар

Язмышлар,

                язмышлар,

                            язмышлар.

 Ничаклы тапталган нахакка,

 Ничаклы киселгән сабакта

Баш төрткән хуш исле бөреләр

Тереләр,

               тереләр,

                           тереләр.

Строфалар бер-берсенә охшамаганнар. Беренчесендә әдип – гомерләр, икенчесендә – язмышлар, ә өченчесендә бөреләр турында сөйли. Өч темага багышланган өлешләр арасындагы бәйләнешне табу өчен, өлешләрнең һәрберсенә аерым - аерым тукталабыз.

Беренче өлештә кешеләрнең гомерләре чәчәкләр белән чагыштырыла. Чәчәкләрдән гомерләргә матурлык һәм төрлелелек сыйфатлары күчә.

Икенче өлештә язмышларны камышларга һәм балыкка охшаганлыгы әйтелә. Язмышларга балыкларның һәм камышларның бертөрлелеге, салкынлыгы күчә.

Ике өлеш арасындагы бәйләнешне табабыз.

Ни өчен гомер язмышка әйләнгәч ямьсезләнгән? Бу сорауга әдип җавап бирми, әмма уйланырга ярдәм итә. Гомер – шәхес гомере, табигатьне бүләге, табигый рәвештә бәхетле булырга тиешле тормыш. Ә менә тормыш шәхесләрне югалта, кешеләрне бәхетсезлекеләре белән тигезли.

Җавапны өченче өлештән эзлибез. Анда ул шактый ачык әйтелгән. Монда кешеләр бөреләргә охшатыла. Бөреләрдән кешеләргә кешелекләрен бөре хәлендә генә булса да саклап калган хуш ис матурлыгы һәм яшәү көче күчә. Әмма нигә бөре? Ни өчен кеше гомере, беренче строфадагы кебек, матур һәм төрле чәчәкләр белән кабат чагыштырылмый?

Чөнки беренче строфада кешенең бәхеткә һәм шатлыкка хакы барлыгы әйтелсә, хәзер хакыйкать әйтелә: бөре ул – сабаклары киселгән, тапталган, кимсетелгән чәчәк, җан иясе. Ул – кешеләрнең түземлеге һәм авторның киләчәккә өмете. Тиешле шартлар туу белән, бөреләр яфрак ярачаклар бит, чәчәкләргә әйләнәчәк. Ләкин кайчан? Менә бу сорауга Гамил Афзал җавап бирми. Бу сорауны ул сорау билгесе куймыйча гына һәр шигыренә диярлек кертә. Әлеге сорауга җавап таба алмау – авторның даими борчуы булып шигырьнең эчтәлегенә керә.

Хис сәбәпләре ачыкланды: ул – кешеләрнең бәхеткә хокуклары булып та гомерләре буе бәхетсезлектә яшәве, шәхесләрен югалтуы. Ул – илдә хөкем сөргән хаксызлык һәм кансызлык, әммә шул ук вакытта авторның үзендә һәм башкаларда күреп алган өмет бөресенең исән булуы.

Гамил Афзалның кабатлаулар һәм кыска-кыска, өзек-өзек җөмләләре, әледән-әле пауза ясарга мәҗбүр иткән интонациясе укучыны уйланырга чакыра.

Тормыш авырлыгы белән шул еллардагы пропаганда арасындагы каршылыкны шагыйрь үзенең беренче шигырьләрендә үк язып чыга.

Тормыш гаделсезлеге тудырган үкенеч хисе Г.Афзалның хәтта табигать матурылыгына сокланып язган шигырьләрендә дә шомлы моң булып ишетелеп тора.

Ләкин Г.Афзал тормыш гаделсезлеген язу белән генә канәгатьләнми. Гаделсезлекнең сәбәпләрен эзли. Сәбәпне кешеләрнең шул гаделсезлек белән килешеп яшәүләрендә күрә.

“Елмаям уйчан гына” шигырендә:

                   Ауга чыккан арысландай бик горур торсам да мин,

                  “Кит” дигәндә юл бирәм дә елмаям уйчан гына,-ди.

Ә “Чабаклар” шигырендә тагын да ачыбрак итеп:

                  Арыслан ята күңелдә,

                  Кулымда куяным бар,-дип язып чыга.

Күңелендәге арыслан гайрәте белән кулындагы куркак куян каршылыгын әдип үз эчендәге каршылык, үз фаҗигасе итеп яза. Әмма намус белән куркаклык арасындагы эчке көрәш совет кешеләренең гомумән яшәү рәвеше, ягъни бөтен ил фаҗигасы иде. Г.Афзал бу теманы татар әдәбиятында беренчеләрдән булып күтәрде.

              Аю өргән урман арасында

              Көзге кебек юллар саласы,

              Дулкын кебек кылган даласында

              Иген игеп, йортлар саласы.

              Нәрсә кирәк адәм баласына?!

              Җирне казып җәүһәр табасы да

              Күккә карап йолдыз санасы...

              Идел белән Чулман арасында

              Изү чишеп печән чабасы.

              Нәрсә кирәк адәм баласына?!

              Дугаларга тасма тагасы да

              Җил җилләтеп туйга барасы;

              Кызлар биреп, кызлар аласы да

              Чык суыдай гөлгә тамасы.

              Нәрсә кирәк адәм баласына?!

              Йөрәктәге кылыч ярасына

              Савыктыргыч бальзам саласы;

              Сугыш белән сугыш арасында

              Бер кинәнеп яшәп каласы.

              Нәрсә кирәк адәм баласына?! (1971 ел)

Шигырьнең күп өлеше теләк рәвешендә язылган. Теләкләрнең барысы да изге, матур. Ләкин нигә бу матурлык бары тик теләк кенә соң? Теләкләрнең дә хыялдагылары, көч җитмәстәйләре була. Ә менә иген игү, йортлар салу кеше эшләмәслек эшмени? Печән чабу адәм баласы булдыра алмаслык эшме? Башта шундый уй туа: “Гап-гади эшләрне башкару өчен, адәм баласына ни җитми? Нигә ул печәнен чаба алмый, игенен икми, җәүһәрен эзләми һәм ял итми?”.

     Җавапны соңгы юлда табабыз, кешегә ни җитми? Тыныч тормыш җитми. Кешенең тынычлап эшләү өчен әле сугыштан бушаганы юк. Аның әле ярасы да төзәлмәгән, ул кулына чалгы да, көрәк тә тота алмый, алай да тормышлар тыныч вакытта хыялда гына булса да,яшәп калу, ягъни кеше эшләргә тиешле гап-гади эшләрне эшләп калу турында хыяллана.

    Адәм баласына тынычлык кирәк. Тынычлык булса, ул үз бәхетен үзе таба, ди кабатланган юл.Әмма шул ук юлда: безнең бәхет ул – җиң сызганып печән чабу, йортлар төзү, ашлык үстерү. Безгә шул да җитә, дигән фикер дә ята.

      Нәтиҗә: бездә яшәр өчен шартлар юк, кеше бәхетсез.

      Гамил Афзалның шигырь теле халыкның җанлы сөйләменә бик нык якынлыгы белән, үтә халыкчанлыгы белән башка күп шагыйрьләрнең теленнән аерылып тора.

      Г.Афзал шигърияте татар поэзиясенә шагыйрьнең кабатланмас тормыш юлын, характерын, дөньяны кабул итүе белән, гәүдәләндерүе белән, үзенә генә хас шигъри теле белән, заман сулышын гуманист буларак үзенчә якты моңлы итеп чагылдыруы белән кыйммәтле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен)

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы”(Х республикакүләм педагогик укулар өчен)...

"Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эшенең презентациясе

В слайдах презентации даются  несколько фотографий  татарского народного писателя Г. Афзала,  также поэта-патриота М.Джалиля, которому автор посвящает свои стихи....

Г.Афзал иҗатында патриотик тәрбия" темасына фәнни-тикшеренү эше

Фәнни-тикшеренү эшендә туган якка мәхәббәт һәм Ватанга тугрылыклы булу хисләренең  Г.Афзал шигырьләрендә сәнгатьчә чагылышын  чагылышы  анализлана....

"Давыдов укулары" региональ конференциядә катнашу

укучылар белән конференциядә катнашу...

Риза Фәхретдин укулары

Татар теле укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, Риза Фәхретдин хезмәтләрен һәрдаим үземнең эшемдә кулланам...

Фәнни-тикшеренү эше. Р.Фәхреддин укулары. Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең.

Фәнни-тикшеренү  эше. Р.Фәхреддин укулары.Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең....

Ризаэддин Фәхреддин укулары.

Эшемнең максаты: " Иж-Бубый авылының танылуына  төп сәбәпче татарның атаклы мәгърифәтчеләре Нигъмәтуллин Бубиларның педагогик эшчәнлеген өйрәнү һәм аларның татар җәмгыятен үстерүдәге ролен а...