Ризаэддин Фәхреддин укулары.
презентация к уроку

Нугуманова Миляуша Салимовна

Эшемнең максаты: " Иж-Бубый авылының танылуына  төп сәбәпче татарның атаклы мәгърифәтчеләре Нигъмәтуллин Бубиларның педагогик эшчәнлеген өйрәнү һәм аларның татар җәмгыятен үстерүдәге ролен ачыклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r._fhreddin.pptx2.84 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ризаэддин Фәхреддин укулары Башкарды : Ногманова Миләүшә Сәлим кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы “Әгерҗе шәһәре 4 урта гомуми белем бирү мәктәбе” Муни ципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Слайд 2

Тема : Иж- Бубый мәгърифәтчеләре Эшемнең - максаты: Иж- Бубый авылының танылуына төп сәбәпче- татарның атаклы мәгърифәтчеләре Нигъмәтуллин Бубиларның педагогик эшчәнлеген өйрәнү һәм аларның татар җәмгыятен үстерүдәге ролен ачыклау

Слайд 4

Мәдрәсә - мәгърифәт учагы . Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостенең Иж-Бубый авылында 1781 нче елда оеша.Бубыйларның бабалары Нигъмәтулла Монасыйп улы дүртенче хәзрәт булган булса,алтынчы имам итеп, Габделгалләм Нигъмәтуллин сайлана .

Слайд 5

Мәдрәсә тормышында яңалыклар Искечә укырга гадәтләнгән шәкертләрне тиз генә тәртипкә кую , аларның һәр искене изге саный торган аталарын яңача укытуга риза итү мөмкин булмаганлыктан, үзгәрешне сиздермәс өчен, Бубилар бик сак эш итәләр.

Слайд 6

“ Иске китапларны акрын-акрын чыгарырга, вә яңа китаплар белән яңа фәннәрне ипләп-ипләп кенә кертергә керештек, шулай итеп шәкертләрне акрынлап яңа китаплар белән яңа фәннәргә гадәтләндердек,вә 6-7 ел арасында үзебез теләгән үзгәрешне тәмам ясап җиткердек.”,- дип яза кабат истәлекләрендә Габдулла Буби

Слайд 7

1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр укытыла: гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә.

Слайд 8

Беренче кызлар мәктәбе Иж- Бубый авылында Рәсәйдәге мөселман хатын- кызлар өчен иң беренче уку йортларыннан кызлар мәдрәсәсе ачыла.Аның белән Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның кыз туганы Мөхлисә Буби идарә иткән. Ә абзаларының җәмагатьләре- Нәсимә һәм Хөснифатыйма дәрес бирәләр .

Слайд 9

Мәдрәсәдә тәрбия эше Русиянең төрле почмакларыннан мәдрәсәгә укырга яшьләр килә. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала.Шәкертләрдә милли хис, хөр фикер, милли горурлык тәрбияләү мәдрәсә эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән була. Мәдрәсәнең бай китапханәсен татар, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрендәге әдәби әсәрләр ,Рәсәйдә һәм чит илләрдә басылган күптөрле газета- журналлар тәшкил итә. Шәкертләргә, спорт белән шөгыльләнү өчен ,махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы да була.

Слайд 10

Мәдрәсә ябылу Иж- Бубый мәдрәсәсе 1911 нче елның гыйнварында , Рәсәй хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла.Мәдрәсә таратылгач, кызлар мәктәбе дә ябыла. Мөхлисә Троицк шәһәренә китә. Анда кызлар урта мәктәбендә укыта., аның шөһрәте бөтен Россиягә тарала. Мөхлисә абыстай 1917-1937 нче елларда казыя вазифаларын башкара.Халыкка тәрбия, гыйлем бирү өчен җанын- тәнен аямыйча көрәшүчеләрнең берсенә әверелә. Диния нәзарәтендә хезмәт иткән вакытта кулга алына һәм үлемгә хөкем ителә.

Слайд 11

Бубилар язмышы Гобәйдулла Буби исә Уфага күчә. 1912-1924 нче елларда төрле мәктәпләрдә физикаһәм география укыта.1924-1926нчы елларда Казан авыл хуҗалыгы техникумында эшли. Үзбәкстанда берничә ел мәктәп директоры була.

Слайд 12

Габдулла Буби Габдулла Буби,1913 нче елда төрмәдән азат ителгәч, гаиләсе белән Кытайга күчеп китә, анда “ Нур” мәктәбен оештыра. 1918 нче елда туган авылында педагогик эшчәнлеген дәвам итә.

Слайд 13

Йомгак Буби биредә алдынгы уку ысулларын кертүгә, урыс телен өйрәтүгә ирешкән. Бубый мәдрәсәсенең данын еракларга тараткан төп сәбәп-биредә дин гыйлеме белән беррәттән ,дөньяви фәннәр укытылу.Мәдрәсәнең ике уку бинасы, гомуми тулай торагы,бай китапханәсе, җиһазландырылган спорт мәйданчыгы булган. Кызлар мәдрәсәсе “ Дәрелмөгаллимат” , ирләрнеке “ Дәрелмөгаллимин” дип йөртелгән. Бубый мәдрәсәсен тәмамлаучы һәркем “ укытучы” таныклыгына ия булган. Мәдрәсәдә 15-20 төрле фән укытылган.Укулар унике ел дәвам иткән. Уку бай һәм ярлы балалары өчен бернинди түләүсез булган.

Слайд 15

Хаҗи бай йорты яңартыла


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Фәнни-тикшеренү эше. Р.Фәхреддин укулары. Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең.

Фәнни-тикшеренү  эше. Р.Фәхреддин укулары.Игелек орлыклары чәчсәң, бәхет орлыкларын игәрсең....

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...