Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән
статья по изобразительному искусству (изо, 10 класс) по теме

 

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия   

                                        бирүдә куллану тәҗрибәсеннән 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat-hlak.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                          Гөлүсә Хәлилова,

                                                         Балык бистәсе 2нче урта мәктәбенең

                                                        татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                      

                                                         

  Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия    

                                        бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

                                                               

Әдәбият -әхлак дәресе ул. Ә әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар,этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз. Мәктәптә әдәбият укытучысы буларак , бу фәнне укытуда Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану- киләчәк буынны әхлаклы шәхес итеп тәрбияләүдә отышлы ысул.Аның үгет- нәсыйхәтләре илне,милләтне яратырга, дусны дошманнан аера белергә,дуслыкның,туганлыкның кадерен белергә өйрәтә.

      Кызганычка каршы, элегрәк Ризаэддин Фәхреддин мирасына игътибар  тиешле дәрәҗәдә түгел, ничектер читтәрәк калган кебек иде.Шөкер, соңгы елларда аның мирасын өйрәнүгә аеруча игътибар артты.Моңа мисал итеп  Ризаэддин Фәхреддиннең 150 еллык юбилеен  зурлап билгеләп үтүне, һәр елны Ризаэддин Фәхреддин укулары үткәрелүне генә әйтү дә күп нәрсә турында сөйли. Минем үземә дә бу укуларның икесендә катнашырга насыйп булды. Шушы укуларда булганнан соң, мин үзем дә аның иҗаты белән ныклап кызыксына башладым. “Мәгариф” журналының 2008 елдагы 10 нчы санында игълан ителгән “Мәгърифәтче мирасын кайсыгыз яхшырак белә?” дигән иҗади бәйге дә күпләрдә, шул уңайдан миндә дә, зур кызыксыну уятты. Бәйге сорауларына җавап эзләү барышында Риза Фәхреддиннең тормышы, иҗаты, эшчәнлеге турында күп китаплар актарырга , аның мирасы белән тагы да тирәнтенрәк танышырга туры килде. Аның “Җәвамигуль-кәлим шәрхе”, “Балаларга үгет-нәсыйхәт”,”Гакыйдә. Ислам дине. Әдәп вә әхлак дәресләре” китапларын укып чыккач, Ризаэддин Фәхреддиннең кыйммәтле сүзләрен дәресләрдә, тәрбия сәгатьләрендә, әти-әниләр җыелышларында бик теләп куллана башладым һәм  отышлы  булуына бик тиз инандым.

   Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе буларак, төп бурычым – укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга , фикерләрен эзлекле итеп әйтеп бирергә өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, әйләнә-тирәгә, өлкәннәргә, әти-әниләргә, бер- берләренә карата игътибарлылык, инсафлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

  Без бик болгавыр заманда яшибез. Җәмгыятьтә эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек көннән-көн ныграк тамыр җәя. Шул сәбәпле әхлакый тәрбиягә тагы да җитдирәк игътибар бирергә кирәк. Бу җәһәттән Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре аеруча игътибарга лаек. Ризаэддин Фәхреддин бигрәк тә бөтен әшәкелекләрнең башы, бозыклыкларның анасы булган эчкечелеккә каршы гомере буе көрәш алып бара, кешеләрнең бу юлга басулары аны тирән кайгыга төшерә.

   Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” повестенда да Раббанинын эчүгә сабышуы һәм фаҗигале үлеме тетрәндергеч. Язучы эчкечелекнең бу чиргә тарыган кешегә генә түгел, тирә-яктагыларга да, җәмгыятькә дә зур зарар китерүен тормышчан итеп сурәтләгән.

Әсәрдәге Раббани образына характеристика биргәндә укучыларга:  “Раббаниның эчкечелеккә сабышуын сез нәрсә белән аңлатыр идегез?”, “Исерткеч эчүдән  ничек котылып була?”кебек сораулар тәкъдим ителә.Укучыларның җаваплары тыңлана, фикер алышу була. Бу эшләрдән соң укучыларны Ризаэддин Фәхреддиннең ”Гакыйдә .Ислам дине. Әдәп вә әхлак дәресләре” ннән киңәшләре белән таныштырам. Алар түбәндәгеләр:

“ Исерткеч эчүдән котылуның иң ышанычлы юлы- дин тәрбияседер. Мәктәпләрдә укучы бөтен шәкертләргә һәм аналарының күз уңында үсүче балаларының зиһеннәре ирешерлек булганнарына дин тәрбиясе бирү вә ошбу пычрак эштән Коръән Кәримнең катгый чикләвен аңлатып, күңелләренә шуны сеңдерүдер.

  Икенчесе. Ошбу зарарлы эштә аталар үзләренең газиз балаларына, агалар үзләренең туганнарына күчергеч булмаска тиешләр,һәрхәлдә, ошбу йогышлы авыру артыннан тиешсез урыннарда вә бозык кешеләр белән йөреп, хатын-кызны ут йоттырып утыртудан бөтен тырышлык белән саклану вә чакрымнарча ерак булу кирәк.

 Өченчесе.  Һәрбер ата вә ананың үзләренең аң кергән вә аңларлык булган балаларына исерткечнең пычрак нәрсә икәнлеген вә шуңа иярүчеләрнең төзәлми торган авыруларга юлыгуларын,өстәвенә исерткеч эчүчеләрнең гомерләре кыска, үкенечле булуын сөйләүләре вә күңелләренә сеңдереп тәрбияләүләре кирәк.

  Дүртенчесе. Гыйлемнәре булган вә әсәрле рәвештә сүз сөйли белгән кешеләрнең, бигрәк тә дин хезмәтчеләренең мөнбәрләрдә, михрабларда бу тугърыда ихластан вә Ислам диненә хезмәт итү нияте белән нәсыйхәтләрен дәвам итүләре, йомшак вә мөлаем кыяфәттә сөйләүләре кирәк.

 Бишенчесе. Карт кешеләр яшьләргә үз гомерләрендә үзләре белгән исерткеч эчемлекләрнең башларына исерткеч эчү аркасында килгән хәсрәтләр вә казалар, гаиләләре дучар булган мәшәкатьләр турында һәрвакыт сөйләп вә вакыйгаларны күзгә күрсәтеп, ачык аңлатып торырга тиешләр.

  Алтынчысы. Хатыннар бу эштән тыелу өчен үзләренең ирләрен һәрваыт димләргә вә аларның күңелләрен кайтарырга тиешләр.Ирләр, никадәр генә гайрәтле вә баһадир булмасыннар, алдан күрүчән, йомшак сүзле хатыннарының сүзләрен тотарга вә аларның теләкләрен башкарырга мәҗбүрләр вә буйсындырылганнар.”

   Рус мәктәбенең 7нче сыйныфында Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрен укый башлаганчы ук, Р.Фәхреддиннең “Үгет-нәсыйхәт” китабыннан “Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре” хикәятләрен укып, әлеге дини бәйрәмнәр белән таныштыру да уңай нәтиҗәләр бирә.

   Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрендә катнаш никах прблемасы күтәрелә. Әлбәттә бу турыда әңгәмә алып барганда Р.Фәхреддиннең “Өйләнү әдәпләре”ннән файдалануны кулай күрәм. Мәсәлән, анда түбәндәге юлларны дәфтәрләренә яздырып куям .”Иргә барган чагында ир булачак кешенең акчасыннан элек холкын, нәселеннән элек динен, гүзәллегеннән элек һөнәрен сорагыз вә үзегезгә тиңдәш булганнарны сайлагыз”.

   Сыйныф җитәкчесе буларак та  Р.Фәхреддин мирасына еш мөрәҗәгать итәм. Мәсәлән, “Тәрбияле бала “ китабында Р.Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, аның гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп яза:”Алтыннан да кыйммәтле , оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала- дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”.

   Тәрбияле бала- мәктәпнең генә түгел, гаиләнең дә җимеше. Шуңа күрә Р.Фәхреддин хезмәтләренә дә таянып, укыту һәм тәрбия эшләрен ата-аналар белән бергә алып бару отышлы.

  Мәшһүр мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддиннең кайсы гына хезмәтен кулга алсак та  аларда тәрбия , әхлак мәсьәләләре яктыртылган.Шуңа күрә без  аны тәрбия эшендә һәрдаим кулланырга тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында толерантлык тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану . (Мастер – класс)

Конспект мастер-класса для учителей татарского языка, работающих в русскоязычных группах...

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...