Мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен кулланып,укучыларга эстетик тәрбия бирү
статья на тему

Данилова Зульфира Салахетдиновна

«Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл igelek_orlyklary_chchegez_bhet_igennre_uryrsyz.docx54.74 КБ

Предварительный просмотр:

«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Мәгълүмати- методик үзәк» муниципаль бюджет учреждениесе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “№10 урта гомуми белем бирү мәктәбе”

     

Укытучыларның XV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларының фәнни-гамәли конференциясе

 

«Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез» 

(Мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен кулланып,укучыларга эстетик тәрбия бирү)

                                                      Фәнни эшне   башкардылар:

                                                                   Данилова Зөлфирә Сәләхетдин кызы,

                                                                   Рамазанова Диләрә Фәнәвис кызы

                                                   Алабуга, 2018

                                                      Эчтәлек

Кереш .........................................................................................................3

Беренче бүлек. Укучыларга эстетик тәрбия бирүдә  теоретик  нигезләр................................................................................................................4

1.1 Педагогика фәнендә эстетик тәрбия, аның төрләре.................................................................................................................5

1.2 Эстетик тәрбия бирүнең методлары, алымнары һәм юллары.................................................................................................................6

Беренче бүлеккә нәтиҗә .............................................................................8

Икенче бүлек. Укыту-тәрбия процессында Риза Фәхреддин мирасын  файдалану үзенчәлекләре.....................................................................................9

2.1 Эстетик тәрбия өлкәсендә Риза Фәхреддин нәсыйхәтләре..................9

2.2 Мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен кулланып, укучыларга эстетик тәрбия бирү программасы......................................................11

Икенче бүлеккә нәтиҗә..............................................................................17

Йомгаклау..................................................................................................18

Кулланылган әдәбият  исемлеге ..............................................................19

Кереш

       Вакыт җилләре заманнар белән исәпләшмәсә дә, тормыш агышын туктаусыз үзгәртеп, адәмнәрне төрлечә сынап торса да, тарих хәтеренә  аларның да көче җитми. Кайчандыр хата саналып, кешелек хәтереннән җуелырга хөкем ителгән күренешләр бүген яңадан калка: яңалык саналганнар белән янәшә басып, үзләренең миссияләрен үтиләр. Аларның көче тыйнак сабырлыкта, киң фикер йөртә алуларындадыр, мөгаен. Ризаэддин Фәхреддин мирасы да нәкъ менә шундый язмышка ия. Бу эшебез белән без галимнең, тәрбия өлкәсендәге хезмәтләрен класс җитәкчеләре буларак ничек куллануыбыз турында хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашуны  максат итеп куйдык. Бу максатка ирешү юлында үзебезнең инде эшләнгән эшләребезне карап  анализлау, алда торганнарын барлау, галимнең тәрбия өлкәсендәге хезмәтләрен тагын бер карап тикшереп чыгуны бурыч итеп куйдык. Без үзебезнең шушы хезмәтебездә гүзәллек орлыклары чәчү турында сүз алып барырга булдык. Нәрсә ул эстетик тәрбия, югары зәвыкны ничек тәрбияләргә мөмкин? Шәхес кайчан камил санала, кеше кайчан матур була, гүзәллек сукмакларын ничек бәхет юлына тоташтырырга?Безнең темабыз, караган мәсьәләләребез бүгенге көндә аеруча актуаль: борынгы бабаларыбызның тарихына битарафлык күрсәтеп, әхлак-тәрбия мәсьәләләренең бүген бик актуаль проблемага әверелеүнә күз йомсак, "милләтнең юкка чыгуга хөкем ителүе " бик мөмкин. Шуңа күрә дә безгә бергәләшеп киләчәк өчен Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы нигезендә тәрбияләүне  ныклап дәвам итәргә кирәклеген яшь буынга җиткерү.

Фәнни эшнең объекты: укучы шәхесенә эстетик тәрбия бирү мәсьәләсе

Фәнни зшнең предметы: Риза Фәхреддин нәсыйхәтләре

Фәнни эшнең структурасы: эш кереш өлештән, ике бүлектән,йомгаклау өлешеннән әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан тора.

         Беренче бүлек. Укучыларга эстетик тәрбия бирүдә  теоретик  нигезләр

  1. Педагогика фәнендә эстетик тәрбия, аның төрләре

Эстетик тәрбия – иң элек кешеләрдә нечкә тойгыларны, хисләрне, художество зәвыгын тәрбияләү ул. Акыл һәм хисләрне тәрбияләү, хисләр ярдәмендә акылны тәрбияләү. Эстетик тәрбиянең максаты: эстетик хисләр һәм фикерләүләр үстерү, матурлыкны күрә белү һәм аның белән ләззәтләнү. Аның бурычлары: һәрбер укучының сәнгатьтә һәм чынбарлыкта эстетик күренешләрне кабул итә алу сәләтен үстерергә кирәк. Балалар гүзәллек һәм ямьсезлекне күрә белергә, югары һәм түбән хисләрне аера белергә тиеш. Алар шуларны аңларга һәм тоярга, шушы күренешләргә карата үз фикерләрен әйтә белергә тиеш. Алар дөньяны үзгәртергә, аны “гүзәллек законнары” буенча иҗат итәргә өйрәнергә тиеш. Атап киткән бурычларны чишү укучыларда чынбарлыкка карата эстетик мөнәсәбәтләр тәрбияли.

Кешеләрнең эстетик хисләре тормышта искиткеч көчкә ия. Матурлыкны күрә, аңлый, тудыра белү кешенең тормышын баерак, кызыклырак итә: аңа рухи ләззәтләнү  мөмкинлеге бирә. Без кешенең һәрьяклы үсешенә омтылабыз, шуңа күрә һәр балада эстетик хисләр тәрбияләргә тиешбез. Кешенең гүзәллекне – ямьсезлектән, югары хисләрне түбән хисләрдән аера белүе аның җәмгыятьтә үз-үзен тотышын билгели.

Балада эстетик хисләр тәрбияләү – күп төрле тормыш мөнәсәбәтләре йогынтысында бара торган  процесс. Укучыларны уку, хезмәт, көндәлек тормышта матурлыкны күрергә, тоярга, иҗат итәргә өйрәтергә кирәк. Баланың эстетик үсеше бик тиз бара. Ләкин эстетик тәрбия тәрбиянең башка төрләре белән тыгыз бәйләнештә тора. Акыл тәрбиясен – өйрәнелә торган күренешләрнең матурлыгын ачудан башка; хезмәт тәрбиясен – хезмәт процессында һәм эчтәлегендә, аның максатларында матурлыкны танып  белүдән башка, әхлаклылык формалашуны – эш-гамәлнең матурлыгын күрүдән башка; физик тәрбияне кеше тәненең камиллеген күрә белүдән башка күз алдына да китереп булмый.  Шулай ук эстетик тәрбияне тормыштан аерылган итеп карап булмый. Эстетик тәрбияне тормыш белән тыгыз бәйләп, акыл һәм  физик хезмәтнең гүзәллеген, әхлакый һәм физик камиллекне күрсәтеп, без һәрьяклап үсешкә ирешкән шәхес тәрбиялибез.

Мәктәп балаларны төрле өлкәләрдә матурлыкны күрергә, аның белән ләззәтләнергә генә түгел, ә матурлыкны үзләре тудырырга, көндәлек  тормышны  яхшыртырга, матурайтырга, гүзәлрәк итәргә омтылыш тәрбияли.

Бала нинди хезмәт белән шөгыльләнсә дә – уку хезмәтеме ул, иҗтимагый файдалы хезмәтме – аларның һәркайсы аның күңелендә рухи канәгатьләнү, эшенең нәтиҗәләрен күреп соклану  хисләре уятырга, матурлык тудыра алуы белән горурлану кичерүгә китерергә тиеш. Бала үзен гүзәллек тудыручыларның берсе итеп тоярлык булсын. Кече яшьтән үк балада хезмәткә байлык чыганагы гына итеп түгел, ә кешеләрнең яшәү рәвеше, шатлык чыганагы итеп карау тәрбияләү бик мөһим. Балаларның дөрес оештырылган файдалы хезмәттә катнашулары эстетик хисләр, омтылышлар уята, дәресләр кебек үк, эстетик тәрбия системасында әһәмиятле юнәлеш булып тора.

Әхлак тәрбиясе кебек, эстетик тәрбия дә шәхесне камилләштерү максатына юнәлдерелергә тиеш. Шуңа күрә балага кешенең үз-үзен тотышы, тәртибе матур булырга тиеш дигән фикер сеңдерелә.

1.2 Эстетик тәрбия бирүнең методлары, алымнары һәм юллары Югары зәвык тәрбияләүдә әдәбиятның, сәнгатьнең роле әйтеп бетергесез зур. Ләкин балаларны кино, театр, укыган әсәрләрне вакыйгалар ягыннан гына түгел, ә аларны иҗат итүчеләргә дә игътибар итеп, аларның нәрсә әйтергә, нинди сыйфатлар тәрбияләргә теләүләре ягыннан да анализларга өйрәтү кирәк.  

Бүген югары зәвыклы шәхес – гайбәт сөйләмәүче, кешеләр күңелен саклап эш итүче, өлкәннәргә хөрмәтле, кеше хезмәтенә игътибарлы, итагатьле кеше. Шуңа күрә балаларда нәкъ менә шушы сыйфатларны гадәткә кертү өстендә эшләүгә зур әһәмият бирергә кирәк. Халык сүзләре белән әйтсәк:

  • Әдәп төбе – матур гадәт.
  • Җылы сүз – җан азыгы.
  • Ипле кеше – матур кеше.
  • Килбәте нинди – күлмәге шундый.
  • Һәр ялтыраган алтын түгел.

Татар халкы кешенең эчке һәм тышкы матурлыгын гармониядә карый. Бу турыда күпсанлы фольклор әсәрләре сөйли. Тәрбия процессында аларны файдаланып, укытучы, һичшиксез, балалар күңеленә игелеклелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре белән беррәттән зәвыклылык орлыклары да чәчәр.

Татар милли киемнәре – үзе бер гүзәл дөнья. Иң авыр заманнарда да халкыбыз кием-салым, аяк киеме, бизәнү әйберләренең матурлыгына игътибарын киметмәгән. Кием-салымга тәнне каплау, җылыту чарасы итеп кенә түгел, матурлык чыганагы итеп тә караган, алар килешле, уңайлы, күркәм булырга тиеш дип уйлаган.Төрле төсләр кулланып, аларны гаять оста чиратлаштырып иҗат ителгән милли киемнәр, аяк киемнәре, бизәнү әйберләре – үзе бер сәнгать. Алар төрле яклап уйлап иҗат ителгәннәр, аларның матурлыгына гына түгел, сәламәтлеккә йогынтысына да әһәмият бирелгән. Кыскасы, киенү, бизәнү халкыбыз яшәешендә зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән.

Татар тормышының гүзәл архитектура үрнәкләре, тормыш-көнкүрешне бизәү предметлары, алымнары, халыкның йолалары, гореф-гадәтләре, музыкасы – барысы да эстетик тәрбия чаралары буларак файдаланылырга хокуклы.

Дәресме, нинди дә булса чарамы – һәркайсы  зәвык белән оештырылырга һәм эстетик хисләр тәрбияләү максатына буйсындырылган булырга тиеш. Әлбәттә, бу эштә рәсем, җыр, музыка, әдәбият дәресләренең ролен сөйләп бетерергә мөмкин түгел. Кече яшьтән үк укучылыр белән төрле класстан тыш чаралар, театр, концертларга культпоходлар, экскурсияләр үткәрү дә эстетик зәвык тәрбияләүнең мөһим чаралары булып тора. Болар белән рәттән төрле класс сәгатьләре үткәрү, төрле әңгәмәләр барышында  укытучы  җитәкчелегендә  аралашу  эстетик зәвык тәрбияләүгә әйтеп бетергесез зур өлеш кертәчәк. Шулай ук эстетик тәрбияне иҗади эшчәнлек белән тыгыз үреп бару да ышанычлы юл дип уйларга кирәктер. Төрле проект эшчәнлеге башкару, әдәби әсәрләр иҗат итү, сәхнәләштерү, иҗади конкурсларда катнашу, викториналар оештыру,ата-аналар җыелышларында чыгыш ясау һәм бик күп шундый чаралар укучылырның активлвгвн арттыру белән рәттән аларның зәвыгын да күтәрер, аларны аралашу культурасына, үз-үзләрен кешеләр арасында, җәмәгатьурыннарында тотарга өйрәтер.Әлбәттә, укытучының, тәрбияченең шәхси үрнәге турында да истән чыгарырга ярамый. Гүзәл шәхесне һәр яклап гүзәл шәхес кенә тәрбияли аладыр.

Беренче бүлеккә нәтиҗә.

Күргәнебезчә, мәктәпкә эстетик тәрбия өлкәсендә зур бурычлар йөкләнә. Камил шәхес тәрбияләү өчен, бу эшнең теоретик нигезләрен белү генә җитми, заман таләпләрен дә истә тотып,һәр баланың мөмкинлекләрен, сәләт, омтылышларын, мавыгу, кызыксынуларын исәпкә алып, шәхси үзенчәлекләрен өйрәнеп эш итәргә кирәк. Югары зәвык эчкерсезлектән башка була алмый, ә эчкерсезлек, нечкә хисләр, ачык күңеллелек, гадилек, беренче чиратта,табигать белән гармониядә булганда барлыкка килә. Һәр нәрсәгә игътибарлы булу, көчсезләрне кызгану, аларны якларга омтылу, бар җирдә матурлык күрү, аңа соклану – югары зәвык билгеләре. Алар кешеләрдә үзләреннән-үзләре барлыкка килми. Боларга ия шәхес – тәрбия җимеше. Ә тәрбиябез тәмле, мул җимеш китерсен дисәк, армый-талмый эшләү кирәк.

Икенче бүлек. Укыту-тәрбия процессында  Риза Фәхреддин мирасын  файдалану үзенчәлекләре

2.1 Эстетик тәрбия өлкәсендә Риза Фәхреддин нәсыйхәтләре

Әлбәттә, татар халкының күренекле шәхесләре, аларның әсәрләре, өйрәтүләре дә бу эштә укытучыга әйтеп бетергесез зур ярдәм күрсәтәчәк.  Мондый класс сәгатьләре, чаралар милли үзаң,  горурлык белән рәттән, бу шәхесләрнең үрнәгендә балаларда югары әхлакый, эстетик зәвык  тәрбияли. Шундый шәхесләрнең игътибарга иң лаегы – энциклопедик галим   Ризаэддин Фәхреддин.

Р.Фәхреддин – әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларның тере гәүдәләнеше. Ул кешелек сыйфатын бетерүче һәртөрле бозыклыкларга каршы гомере буе көрәшә. Нинди генә вазифа башкарса да һәм нинди генә фән тармаклары белән шөгыльләнсә дә, мәшһүр мәгърифәтче галимнең игътибарыннан уку-укыту һәм тәрбия-әхлак мәсьәләләре беркайчан да читтә калмый. Ризаэддин бине Фәхреддин: "Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала", - дип саный һәм аның күп кенә китаплары үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү максатында язылганнар. Әлеге фикеренә ул үзе гомере буенча тугрылыклы булып кала һәм кешенең үзен-үзе тәрбияләүнең һәм камилләштерүнең гүзәл бер үрнәге булып тора Шуңа күрә дә бөек галимебезнең милли педагогика өлкәсендәге хезмәтләре – хәтерләребездән һичкайчан җуелмас тирән эз калдырган.

Әле мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында укыганда ук, Ризаэддин Фәхреддин укыту-тәрбия эшенә керешә һәм гомере буена аңа тугрылыклы булып кала. Тәрбия, әдәп- әхлак мәсьәләләренә багышлап, бик күп китаплар бастыра. Менә шушы юнәлештә аның “Гыйльме әхлак" (“Әхлак гыйлеме”) сериясе барлыкка килә.  Ризаэддин Фәхреддин “Гыйлем әхлак” (“Әхлак гыйлеме”) сериясеннән булган хезмәтләренең бала тәрбияләу кебек утә җитди һәм җаваплы юнәлештәге 6 китабы бергә төпләп бирелә. Иң әүвәл, әлбәттә, үзләренең әһәмиятләре буенча “Нәсыйхәт 1”, “Нәсыйхәт 2”, “Нәсыйхәт 3” исемле 3  китабы чыга. Бу китапларның беренчесе ир балаларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә, әдәпкә, тәртипкә, өйрәтүгә багышланган. Икенчесе кыз балаларны тәрбияләүгә, аларны ничек итеп эчке һәм тышкы матурлыкка ирешергә, үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Өченчесе исә зурларны, ягъни ата- аналарны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә багышланган. Дүртенче китап “Тәрбияле бала” дип атала һүм анда ничек итеп бала вакыттан башлап җәмгыятькә лаеклы һәм бөтен яктан үрнәк шәхесләр тәрбияләргә кирәклеге өйрәтелә. “Шәкертлек әдәпләре” дип аталган бишенче китапта мәктәп- мәдрәсәләрдә гыйлем алган вакытта балаларга нинди әдәпләргә ия булырга һәм киләчәк тормыш өчен бу җаваплы чорда ничек итеп һәрьяктан тирән белемле һәм югары әхлаклы шәхес булып җитәшергә кирәклеге төшендерелә. Алтынчы китап “Әһле гыяль” (Өй җәмәгате”) дип исемләнә, һәм анда кыз балаларны ничек итеп әхлаклы, тәртипле һәм гаилә тормышы алып барырлык һөнәрләр үзләштергән булдыклы кеше итеп әзерләү кирәклеге өйрәтелә.

Балаларны  тәрбияләүгә багышланган хезмәтләрендә Ризаэддин Фәхреддин: “Яшь буынны тәрбияләү эше ул –  бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул үзенә укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”,- дигән фикер уздыра.

 “...Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр...”.

Бала шәхесен тәрбияләүдә иң зур җаваплылыкны гаилә, ата-ана өстенә сала галим. Бала тәрбияләүне ата-ананың  изге бурычы дип саный ул. Балаларны ак кәгазь, көзге белән чагыштырып, алар күңеленә яхшы язулар гына язарга, аларны яхшы кешеләр белән  генә аралаштырырга өнди. Бала тәрбияләүне авыр хезмәт белән тәңгәлләштереп, аның тоташ, туктаусыз булырга, бала тормышының беренче көннәреннән башланырга тиешлеген ассызыклый Р. Фәхреддин.  

Тәрбия эшенең нечкәләкләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең – һәркайсының роле зурлыгына   басым ясый.Бала тәрбияләүдә мәктәпкә аерым зур җаваплылык йөкләтелгәнлеген искәртеп, Ризаэддин Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы да “ ...фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки, эченә җыелган балаларның күңелләренә Аллаһыны сөю, гүзәл гадәтләр,  тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...” – ди.

Р.Фәхреддин тәрбияне үгет-нәсихәт, вәгазь уку итеп кенә карамый. Чын мәгънәсендә җәмгыятькә лаеклы, һәр өлкәдә мәгълүматлы, итагатьле, эчке культурага ия шәхес үстерү өчен, тәрбиянең һәртөрле чаралар җыелмасын кулланырга кирәклеген күрсәтә.

Р.Фәхреддин әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны мәктәп, мәгърифәт белән генә чикләү дөрес булмас иде. Галим матур әдәбият әсәрләрендә кешеара, шәхесара мөнәсәбәтләргә, этика кагыйдәләренә, аларның җәмгыять тормышындагы  роленә зур игътибар бирә. Бу - заман һәм чор ихтыяҗларына җавап бирердәй шәхес тәрбияләүнең аерылгысыз бер өлеше.

2.2 Мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен кулланып, укучыларга эстетик тәрбия бирү программасы

Беркемгә дә сер түгел: бүгенге мәктәп, бигрәк тә тәрбия өлкәсендә, зур үзгәрешләр кичерә. Илебезнең мәгариф системасында укыту эшчәнлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә безнең төп бурыч – тирән белемле, әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас”, - дип яза Ризаэддин Фәхреддин дөрес тәрбиянең кирәклеген ассызыклап.                                                                                                

 Балада югары эстетик сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге баланың бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Киләчәктә нинди кеше булыр? Ул үзеннән алда килгән өлкән буынның лаеклы дәвамчысы була алырмы?  Менә шул уйланулар безне "Мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен кулланып, укучыларга эстетик тәрбия бирү " дип аталган  тәрбия программасын төзүгә, эксперимент эшен башлап җибәрергә этәргеч бирде. Максатыбыз - замана нинди булуга карамастан, баланы да, ата-ананы да  Риза Фәхреддин күрәсе килгән идеаль шәхес дәрәҗәсенә җиткерү өстендә эшчәнлек оештыру. Бу программаның нигезендә  үзенең бөтен гомерен татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, халкыбызның күренекле фикер иясе, язучы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен өйрәнү каралган.

 Программа түбәндәге максатны күздә тотып эшләнде: Ризаэддин Фәхреддиннең бай мирасына таянган хәлдә укучыларда милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында  дөньяга, тормышка актив позиция, әхлакый инану, рухи мәдәният, эстетик зәвык нормалары формалаштырып, аларны рухи яктан бай, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.

Бу максатларны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычларны куйдык:

  • әлеге  тема буенча эш системасын булдыру;
  • укучыларны тормыштагы иҗтимагый, фәлсәфи һәм әхлакый проблемаларны  күрә, анализлый белергә өйрәтү;
  • күренекле  шәхесебез үрнәгендә укучыларга татар милли менталитетының характерлы үзенчәлекләрен күрсәтү;
  • тәрбияви һәм әхлакый хезмәтләргә, үгет-нәсыйхәтләренә таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алып бару;
  • компьютер программаларын файдаланып, укучыны иҗади эзләнүле эшчәнлеккә тарту.  

Тәрбия сәгатьләрен үткәрүдә кулланырга мөмкин булган метод һәм алымнар, формаларын билгеләдек:

  • Укытучы сүзе, аңлатмасы;
  • Эшлекле уен;
  • Түгәрәк өстәл;
  • Чыганаклар белән эш;
  • Виртуаль экскурсия;
  • Матбугат материаллары белән эш, анализ һәм синтез;
  • Эзләнү эше;
  • Материал туплау.

Заманча технологияләр:

  • Интерактив такта;
  • Аудио һәм видеоязмалар;
  • Интернеттан алган материаллар;
  • Компьютер дисклары.

Әлеге чаралар тәрбия сәгатьләренең эчтәлеген баета, укучыларның танып белү мөстәкыйльлеген үстерә, активлаштыра.

      Көтелгән нәтиҗә: тәрбияви әсәрләр  аркылы  укучыны үз әхлагын формалаштыручы  шәхес итеп тәрбияләү.

Эксперимент эшендә  4 этапны күздә тоттык:

I этап - хәзерлек этабы, диагностика үткәрү;

II этап - Риза Фәхретдин нәсыйхәтләрен практикада куллану;

III этап- укучыларның танып белү һәм  фикерләү сәләтен, эстетик зәвык дәрәҗәсен тикшерү өчен  контроль диагностика үткәрү;

IV этап - нәтиҗә ясау.

Шулай итеп, сыйныф җитәкчеләре буларак, 6Д һәм 6М сыйныфларында эксперименталь эш башлап җибәрдек.

Беренче этап

Бу гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларның күбесе рус мөхитендә үскәннәр. Шул сәбәпле (аларны халкыбызның киләчәге булырдай шәхес итеп тәрбияләү максатыннан) иң беренче чиратта укучыларның ата-аналары, аларның гаилә традицияләре белән таныштык. Балаларның шәхси үзенчәлекләрен өйрәндек. Һәр укучыга индивидуаль аерым папка булдырдык. Әлеге папка укучыларның  түбәндәге эшләрен үз эченә ала:

  • әти-әниләрнең,укучыларның анкета сорауларына җаваплары;
  • укудагы чирек күрсәткечләре;
  • дәрестән тыш уку көндәлеге;
  • иҗади, проект эшләре.

Мәктәп психологы белән берлектә укучыларның танып белү һәм  фикерләү сәләтен, эстетик зәвык дәрәҗәсен тикшерү өчен диагностика үткәрелде. Диагностика үткәрү өчен ике параллель 6 нчы Д һәм М  сыйныф укучылары (49 укучы) сайлап алынды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 6Д сыйныфында танып белү активлыгы,эстетик зәвык дәрәҗәсе - 64%; 6М сыйныфында  - 68%; фикерләү сәләте уртачадан югары - 76%. Шушы тикшерүләрдән  чыгып, укыту-тәрбия процессында уздырыла торган  “Мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләрен кулланып, укучыларга эстетик тәрбия бирү” эшенең планы төзелде.

Икенче этапта эш ике төрле  юнәлештә алып барылды. Беренче юнәлеш - сыйныф сәгатьләрендә укучыларга Риза Фәхретдин турында мәгълүмат бирү, аның нәсыйхәтләре буенча эш алып бару. Шулай ук укучыларда мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру күздә тотылды.

 Бала мәктәптә белем-тәрбия ала, ләкин тәрбиянең нигезе – гаилә. Чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Ә хәзерге чор ата-анасына тәрбия өлкәсендә белем, тәҗрибә җитеп бетми. Үз белемен даими тулыландырып  торган ата-ананың гына рухи-әхлакый, тәрбияле балалар үстерә алулары бәхәссез.

Икенче юнәлеш - ата-аналар белән эшчәнлек. Бу җәһәттән сыйныф сәгатьләренең тематикасы булдырылды.  Ике ел дәвамында  түбәндәге темалар буенча    ата-аналар җыелышлары үткәрелде:

1 Р.Фәхреддин - мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог. Әдип турында белешмә бирү.

2.”Тәрбияле ата, тәрбияле  ана булу җиңелме?

3.”Балам тәрбияле, яхшы укысын, дисәң”.

4.“Гаиләдә ата-аналарның һәм балаларның үзара мөнәсәбәтләре”

5. “Ни чәчсәң - шуны урырсың”

6.Гаиләдә хезмәт тәрбиясе мәсьәләсе

7. Хатын , ир әдәбе әдәбе һ.б

Эшебезнең өченче юнәлеше укучылар белән төрле экскурсияләр оештыруны, музейларда булуны, китапханәдәге чыганаклар белән эшләүне, иҗади эшчәнлекне күздә тотты. Бу гамәлләр укучының туган як турында белемнәрен арттыруга, тел культурасын, образлы фикерләвен, иҗади эш итүен, дөньяга карашын, танып белүен киңәйтүгә  юнәлтелгән. Безнең бурыч -  укучыларда халкыбызның үткәне белән кызыксыну уяту. Исемнәре Алабуга  төбәге белән бәйле күренекле шәхесләрнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнү һәм аны киләчәк буынга җиткерү максатыннан уздырылган чаралар укучыларда милли үзаңны югары дәрәҗәгә күтәрә, туган иленә һәм туган теленә мәхәббәт тәрбияли.

Киләчәктә фәнни-тикшеренү эше ,“Алабуга нуры” газетасына мәкалә язу кебек проект эшләре башкару планлаштырыла. Иҗади эшчәнлекне үстерү һәркемгә дә кирәк. Мондый укучы мөстәкыйль  фикерли белә, үз карашын яклый ала. Иң мөһиме: аның күңеле, хисләре байый, ә инде күңеле бай икән, аның фикерләү сәләте дә,эстетик зәвыгы да югары була. Шушы максатка ирешәбез икән, димәк, үз бурычыбызны үтәдек, дигән сүз.

Эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсе 

Туган як тарихы, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксыну нәтиҗәсендә укучылар шәһәр күләмендә уздырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә,шигыр сөйләү конкурсларында  призлы урыннар, ТНВ программасындагы “Тамчы-шоу” уенында катнашып, җиңүче булдылар һәм республика күләмендә узган  “Мин татарча сөйләшәм” акциясе оештыручылары тарафыннан дә мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЙОМГАКЛАУ

Чыннан да, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия өлкәсендәге хезмәтләрен укыгач, һәр сүзен ятлап, үзеңә кагыйдә итеп күңелеңә язып куярга, һәрвакыт үтәргә тиешсең кебек хис кала. Ул кеше тормышының һәр өлкәсе турында нөсыйхәт бирә. Әйтерсең, ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр өчен гүзәл кеше тәрбияләүнең формуласын, эталонын тәкъдим итә.  Аның киңәшләрен тотып тәрбияләгән кеше дә, тәрбияләнгәне дә, һичшиксез, гүзәл шәхес, бәхетле кеше булырга тиеш.

Октябрь инкыйлабына кадәрге барлык татар мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләре укытылганнар һәм Ризаэддин бине Фәхреддиннең китаплары шул дәресләрдә кулланылганнар.Галим үзенең бер хезмәтендә кеше алдан күрүчәнлеккә дә ия булырга тиеш дигән фикерне әйткән, һәм үзе күп еллар аша күреп эш иткәндәй, шундый кыйммәтле фикерләр язып калдырган. Аның шәхси үрнәге дә, тәҗрибәсе дә, язганнары да бүген веруча әһәмиятле.Шундый ыгы-зыгылы заманда яшибез: яңалыклар, үзгәрешләр артыннан куып җитә торган түгел. Укытучы, сыйныф җитәкчесе алдына да һәр яңа туган көн яңа таләпләр куя. Бүгенге Белем бирүнең Дәүләт стандартлары мәктәпкә зур бурычлар йөкли. Анда тәрбия өлкәсендә ирешелергә тиеш шәхси нәтиҗәләр дә күрсәтелгән. Стандартлар Ватанын яраткан, халкы тарихын, үз телен, милләте тарихын белгән, югары әхлаклы, үз гамәлләре өчен җавап бирерлек, экологик культурага ия, гаилә кыйммәтләрен таный һәм кадерли белүче, югары зәвыкка ия, эстетик характердагы иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүче шәхес тәрбияләү бурычы йөкли. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен күздә тотып куелган таләпләр диярсең! Галимнең “Нәсыйхәт”е боларның бөтенесен колачлый. Анда күтәрелгән һәм тикшерелгән мәсьәләләрнең күплегенә, тирәнлегенә, җитдилегенә хәйран калырлык. Үз вакытында күп тиражлар белән кат-кат басылган, дәреслек-кулланма буларак таралган бу китап бүгенге көн өчен аеруча актуаль.Бүген безнең җәмгыятебез әхлакый һәлакәт чигенә килеп җитте. Җинаятьчелек, эчкечелек, наркомания чәчәк ата, җенси тотнаксызлык илкүләм пропагандалана. Шушы ата – улны, ана кызны белмәгән фаҗигале заманда бу китап актив кулланылышка керсә, барлык тәрбия белән шөгыльләнүче учреждениеләргә таратылса, җәмгыятебезне савыкландыруга, милли генофондыбызны саклап калуга, торгызуга зур адым булачак. Һәр татар гаиләсендә “Нәсыйхәт” өстәл китабына әйләнсен иде.

Кулланылган әдәбият.

  1. Әдәбияттан  хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен/Төз. Х.Й. Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 495 б.
  2. Балалар әдәбияты: Хрестоматия/Төз. Ф.И. Ибраһимова. – Казан: Мәгариф, 2004. – 543 б.
  3.  Гыймранова  Д.Г Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем - бетмәс гомердер. – Казан : ”Рухият” нәшрияты, 2014.-146
  4. Карурманны чыккан чакта. XIX гасыр  әдәбияты/Төз. И.И. Кадыйрова, Х.Г. Фәйзрахманова, Т.Р. Шакирова. – Казан: Мәгариф,2001. – 319 б.
  5.  Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр/Төз. Х.Ш. Мәхмүтов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. – 591 б.
  6. Ризаэддин Фәхреддин: мирасы һәм хәзерге заман:Мәкаләләр җыентыгы. Казан, 16 ноябрь 1999 ел. – Казань: Изд-во Института истории АН РТ, 2003.-332п с.
  7. Фәхреддин Р.  Җәвамигуль кәлим шәрхе/Басмага әзерләүчеләр Мәдинә  Рәхимкулова, Равил Үтәбай-Кәрими. – Казан: “Иман” нәшрияты, 1995. – 602 б.
  8. Фәхреддинов Р.Р. Нәсыйхәт.Беренче, икенче, өченче китаплар: Әхлак  гыйлеменнән дәреслек-кулланма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 104б.
  9.  Фәхреддинов Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән – Казан: Мәгариф, 2005. – 184б.
  10.  Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия теориясе һәм методикасы. Социаль педагогика: югары һәм махсус уку йортлары өчен лекцияләр курсы. – Казан: Казан ун-ты нәшрияты, 2015. – 367б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...

Әхлак дәресе: “Әхлаклылык һәм Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре” (9 нчы сыйныф).

Әхлак дәресе 9 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән. Дәрестә Ризаэтдин Фәхреддиннең тормыш юлы, эшчәнлеге, тәрбия системасында аның хезмәтләренең тоткан урыны сурәтләнгән....