Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”
статья по теме

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.f.trbiya_nigezlre.docx26.99 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Тема“Ризаэддин Фәхреддин  иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Эшләде:

Әлмәт шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мушакова Гакидә Мөкатдис кызы

Әлмәт шәһәре,2013

План:

  1. Ризаэддин Фәхреддиннең тормышы һәм эшчәнлеге.

       а) Ризаэддин Фәхреддин татар халкының мәшһүр улы.

       б) Аның тормышы.

       в) Күпкырлы эшчәнлеге.

  1. Укыту- тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләре.

а) Ул тарихчы, журналист,педагог.

б) “Әхлак гыйлеме” хезмәте.

в) Тәрбия, әхлак мәсьәләләре.

г) “Укыту кагыйдәләре” хезмәтендәге фикерләре.

д) “Нәсыйхәт” китапларында күтәрелгән тәрбия проблемалары.

  1. Йомгаклау.

Мәктәптә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану.

        

                                                                            Игелек орлыклары чәчегез,

                                                                                            Бәхет игеннәре игәрсез.

                                                                                                                         

Ризаэддин бине Фәхреддин

Ризаэддин Фәхреддин тормышы һәм эшчәнлеге.

2014 елда, гыйнварь аенда, Ризаэддин Фәхреддин тууына 155 ел була.Ризаэддин Фәхреддин татар халкының иң мәшһүр улларының берсе. Гәрчә бөек шәхесләрне кемнәр беләндер чагыштырып карау дөрес эш булмаса да, аның әдәбиятыбыз өчен куйган хезмәтләренең, мирасының зурлыгын урысның Лев Толстое белән, күп фәннәр буенча эшчәнлеген итальяннарның Леонардо да Винчи белән куеп булыр иде. Шулай ук ул безнең өчен сөенеч вә горурлык- Ризаэддин Фәхреддин Әлмәт төбәгеннән, Кичүчат авылыннан.

Эш башында Р.Фәхреддиннең тормышы белән танышып китик.Ялкынлы каләм остасы, тарихчы, археограф, мәгърифәтче, әдип, филолог, журналист, нәсихәтче, олуг дин әһеле, фикер иясе, педагог Ризаэтдин бине Фахретдин бине Сәйфетдин 1859 елның 4 гыйнварында (яңа стиль белән 17 гыйнварында) хәзерге Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Тәуге сабакларын укымышлы әти-әнисеннән алганнан соң, ул 7 яшендә мәктәп бусагасын атлап керә. Авылның бәләкәй мәктәбе сәлатле малай өчен тар булганлыктан, тәкъдир аның алдагы язмышын күрше Түбән Чыршылы авылы мәдрәсе белән бәйли. Өлкәнрәк сыйныф шәкерте булып киткәч, эш сөючән, тырыш, һәр нәрсә белән кызыксынучан Ризаэддин күп вакытын китаплар күчереп язуга багышлый, шул ук чорда туган татар теленнән башка гарәп, фарсы, төрек телләрен җентекләп өйрәнә, башлангыч сыйныф балаларына дәресләр бирә, педагогик кунекмәләр ала. 1887 елда Ризаэддин имамлык дәрәҗәсенә ирешә һәм 1891 елда аңа Диния нәзарәтендә казыйлык эшен тәкъдим итәләр. Анда ул нәзарәт архивын җентекләп өйрәнә һәм тәртипкә сала. 1906 ел Ризаэддин Фәхреддин тормышында текә борылыш ясалган чор. 47 яшьлек Ризаэддин, казыйлыгын читкә куеп, баштанаяк иҗат һәм мәгърифәтчелек эшенә кереп чума. Башта ул яңа чыга башлаган “Вакыт” газета редакциясендә актив эшли,анда “Морад” псевдонимы белән күп мәкаләләр бастыра, аннан соң эшчәнлеген “Шура” журналы белән бәйли. Башыннан алып ахырына чаклы (1908- 1917) галим бу журналның алыштыргысыз мөхәррире- редакторы була. 1917 елда ул яңадан Диния нәзарәтенә казый итеп сайлана. Бу чорда чит илләргә, төрле фәнни конференцияләргә бара, дипломатия эшләрен башкара. Фәннәр академиясенең ике йөз еллык юбилеенда катнаша. Гомеренең соңгы елларын бик авыр шартларда, нык кысынкы тормышта уткәрә.

Энциклопедик белем иясе, 20 йөз Әбүгалисинасы  Риза казый 1936 елның 12 апрелендә 77 яшендә Уфа шәһәрендә вафат була һәм шундагы татар зиратына җирләнә.

Укыту- тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләре.

Риза Фәхреддиннең иҗаты күпкырлы. Эшчәнлегенә күз салганда, аның кайсы өлкәгә ныграк игътибар итүен дә курсәтү кыен. Ул бер үк дәрәҗәдә тарихчы да, журналист та, педагог та. Без биредә аның укыту- тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләренә генә тукталабыз.

Мәдрәсәнең өлкән сыйныфында укыганда ук, Ризаэддин Фәхреддин укыту- тәрбия эшенә керешә һәм гомере буена аңа тугрылыклы булып кала. Тәрбия, әдәп- әхлак мәсьәләләренә багышлап, бик күп китаплар бастыра. Менә шушы юнәлештә аның “Гыйльме әхләк" (“Әхлак гыйлеме”) сериясе барлыкка килә. Ул педагогика мәсьәләләренә багышланган 77 ләп китабын һәм үзе 1908- 1918 елларда Оренбургта нәшер иткән “Шура” журналында һәм башка басмаларда бихисап күп фәнни хезмәтләрен бастыра.

Ризаэддин Фәхреддин тәрбия, тәртип, әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны бетерүче һәртөрле бозыклыкларга, аеруча бөтен әшәкелекләрнең башы булган эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең бу әшәке юлга төшүләре аны тирән кайгы һәм оят утына сала.

Укучыларның тәртибенә, әхлагына, тәрбиясенә багышланган дәреслекләрендә Ризаэддин Фәхреддин: “Яшь буынны тәрбияләү эше ул- бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул үзенә укытучыларның һәм ата- аналарның даими игътибарын таләп итә”,- дигән фикер уздыра.

Моңа дәлил итеп, аның тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган “Әхлак гыйлеме” сериясеннән китаплар бастыруын искә алырга мөмкин. Бу- “Гаилә”,”Нәсыйхәт 1”, “Нәсыйхәт 2”, “Нәсыйхәт 3”, “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле бала”, “Шәкертлек әдәпләре”, “Тәрбияле ана”, “Адабе тәгълим”,”Әһле гыяль”. Ризаэддин Фәхреддин “бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк” дип саный һәм шуңа күрә ана буласы хатын- кызның үзен тәрбияләү мәсьәләләренә бик күп игътибар бирә.Ул: “Бала тәрбияләү ананың гаиләдәге генә түгел, а бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора”,- дип искәртә.

Ризаэддин Фәхреддин үзенең “Адабе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) (Казан, 1908, 8б) исемле китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап болай дип яза: “...Тәрбия- акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру дикмәктер...

Сабанчы вә бакчачылар орлык чәчмәстән вә җимеш икмәстән элек җирләрен никадәр игътибар белән йомшартулары, чүп вә бозык уләннәрнең хәтта тамарларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә- җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулынча мөһим бер шарттыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемселәрне сабый вакытларында тәрбия итү тиеш килер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр...”.

Тәрбия эшенең нечкәләкләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим бу җаваплы вазифаны чорларга булеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләргә гаять зур икәнлегенә басым ясый.

Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш, мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләнгелгәнлеген күрсәтеп, Ризаэддин Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: “...Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?...Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер...

...Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Аллаһыны сөю, гүзәл гадәтләр,  тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...”.

“Адабе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) китабының 11 нче битендә Ризаэддин Фәхреддин мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтуче укытучыларның коры сүз белән генә тугел, ә узенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә.

Балаларны дөрес тәрбияләү ата- аналарның изге бурычы икәнен ассызыклап әйтү белән бергә, мондый җаваплы гамәлнең җәмәгатьчелек эше икәнен дә кат- кат искәртеп, мәшһүр галимебез Р. Фәхреддин узенең 1917 елда Оренбургта басылган “Җәвамигуль-кәлим шәрхе” исемле китабында болай дип яза: “...Балаларны изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә- яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш- ата-ана өстендәге иң олуг бурычтыр...

Балаларны яшь вакытларыннан башлап каралмаган килеш тоту, бозык кешеләр кулларына бирү, урам балалары белән йөретү- тиешсез эш. Балалар- һәртөрле язу язылуны кабул итүче ак кәгазь яки һәртөрле нәрсәнең сүрәте курелергә мөмкин булган көзгеләрдер. Шуның өчен мөмкин кадәр яхшы итеп язу һәм яхшы кешеләр булып җитешүләре өчен бөтен тырышлыкны сарыф итү тиешле...”.

Ризаэддин Фәхреддин “Гыйлем әхлак” (“Әхлак гыйлем”) сериясеннән булган хезмәтләренең бала тәрбияләу кебек утә җитди һәм җаваплы юнәләштәге 6 китабы бергә төпләп бирелә. Иң әүвәл, әлбәттә, үзләренең әһәмиятләре буенча “Нәсыйхәт 1”, “Нәсыйхәт 2”, “Нәсыйхәт 3” исемле 3  китабы чыга. Бу китапларның беренчесе ир балаларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә, әдәпкә, тәртипкә, өйрәтүгә багышланган.Икенчесе кыз балаларны тәрбияләугә, аларны ничек итеп эчке һәм тышкы матурлыкка ирешергә, үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Өченчесе исә зурларны, ягъни ата- аналарны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә багышланган. Дүртенче китап “Тәрбияле бала” дип атала һүм анда ничек итеп бала вакыттан башлап җәмгыятькә лаеклы һәм бөтен яктан үрнәк шәхесләр тәрбияләргә кирәклеге өйрәтелә. “Шәкертлек әдәпләре” дип аталган бишенче китапта мәктәп- мәдрәсәләрдә гыйлем алган вакытта балаларга нинди әдәпләргә ия булырга һәм киләчәк тормыш өчен бу җаваплы чорда ничек итеп һәрьяктан тирән белемле һәм югары әхлаклы шәхес булып җитәшергә кирәклеге төшендерелә. Алтынчы китап “Әһле гыяль” (Өй җәмәгате”) дип исемләнә, һәм анда кыз балаларны ничек итеп әхлаклы, тәртипле һәм гаилә тормышы алып барырлык һөнәрләр үзләштергән булдыклы кеше итеп әзерләү кирәклеге өйрәтелә.

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен мәктәптә куллану.

Безнең мәктәптә Ризаэддин Фәхреддиннең гыйлем мирасы тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак киң кулланыла. Мәгърифәтче мирасын өйрәтү һәм укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану системага салынган.Бүгенге көн эшчәнлегемнең төп максаты:зыялы,югары культуралы актив тормыш позициясенә ия укучы шәхесе тәрбияләү.Интеллектуаль,югары әхлакый ориентирга ия шәхес тәрбияләү максатыннан күп эш башкарылды.  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә галимнең укыту- тәрбиягә караган хезмәтләре һәрдаим кулланыла. Р. Фәхреддиннең принципларына нигезләнгән әхлак тәрбиясе бирү курслары оештырылды. Нәтиҗәдә без бөек галимнең үткән юлы, ижади хезмәтләре белән шактый таныш, ә аның тәрбия турындагы хезмәтләре безнең өчен юл күрсәткеч.

Кулланылган әдәбият.

  1. “Нәсыйхәт”, Р. Фәхреддин, Казан, 2005
  2. “Асар” 1 һәм 2 том, Р. Фәхреддин, Казан, 2009
  3. “Гаилә”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”, Р. Фәхреддин, Казан, 2006
  4. “Татар милли педагогикасы”, Р.Х. Шәймәрданов, Р.Г. Сибгатуллин, Казан, 2000
  5. “Балаларга үгет- нәсыйхәт”, Р. Фәхреддин, Казан, 2001
  6. Газета- журналлар: “Мәгариф”, “Сабантуй”, “Мәгърифәт”, “Әлмәт таңнары”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия- әхлак мәсьәләләре.

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлына кыскача күзәтү, аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге сөйләнә....

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....