Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.
материал по литературе по теме

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon patriotik_trbiya_birud_matur_dbiyatnyn_hmiyate.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Заявка на участие в региональной научно – практической конференции «Современные подходы к патриотическому воспитанию молодежи: опыт и инновации  

1.Кашипова Наиля Задитовна

2.МАОУ”средняя общеобразовательная школа №17” г.Альметьевск

3.Учитель татарского языка и литературы

4.”Художественная литература как средство патриотического воспитания молодежи”

5.г.Альметьевск, улица Шевченко-60, квартира-45, 8-8553458593

             

                                                                                                                                                 Кашипова Н.З.

                                                                       Әлмәт шәһәре

                                                                                       

ЯШЬ  БУЫНГА  ПАТРИОТИК  ТӘРБИЯ  БИРҮДӘ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРНЕҢ  ӘҺӘМИЯТЕ

“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле эш булачактыр”.

( Р.Фәхретдин).

Күренекле мәгърифәтчебез,галим - педагог Р.Фәхретдиннең яшь буынны тәрбияләүдә әйтеп калдырган гыйбарәсе бүгенге көн өчен үтә актуаль.

 Болгавыр заманда яшибез. Җәмгыятебездә эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек көннән-көн ныграк тамыр җәя. Сөлектәй яшь егетләребез Ватан алдында хәрби бурычларын үтәргә киткән җирдән цинк табутларда кайтарыла, үз аякларында кайтканнары да рухи гарипләр, чөнки армия сафларында тәртипсезлек “чәчәк ата”. Шушы хәлләргә битараф булмаган ата-аналар, унсигезе “ишек каккан” егетләр ничек кенә булса да бу “тәмугътан” котылырга тырышалар. Яшьләр арасында туган илгә тугрылык, патриотизм  төшенчәләрен аңлый алмаучылар күбәя. Бүгенге көндә мәктәпләрдә укучыларга патриотик тәрбия бирердәй бер генә оешма да калмады. Без- пионер, комсомол оешмаларында тәрбияләнеп үскән буын укытучылары. Хәзерге вакытта рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәбез.

        Элек- электән, әдәбият тәрбия фәне буларак билгеле.

 

Укучыларга әхлакый,патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләренең әһәмияте гаять көчле. Шуңа күрә дә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә әдәби әсәрләрне куллану отышлы дип уйлыйбыз, бу язмада үзебезнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашасы килә.

Татар балалар әдәбиятында әхлаклылык, патриотизмның югары ноктасы – Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, дип уйлыйм мин. Шагыйрь М.Җәлилнең шигырьләре, күпме генә вакыт үтсә дә, үзенең кыйммәтен югалтмый. Һәм аларны тәрбия максатында файдалану укытучының педагогик, методик осталыгыннан тора.  Әдәбият дәресләрендә укучылар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган проектлар, презентацияләр әзерлиләр, укылган шигырь һәм поэмаларына нигезләнеп рәсемнәр, иншалар конкурсы оештыралар.

Бүгенге көн шартларында гражданлык, патриотик тәрбия бирү чарасы буларак, милли үзаңның формалашуында, фашизмның чын йөзен, кешелексезлеген ачуда Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр аеруча әһәмиятле. Билгеле инде, моны тасвирлап бирүдә тоткынлыкта яшәгән, фашистларның ни икәнен үз җилкәсендә татыган шагыйрьдән дә үтемлерәк итеп язып булмаячак.  Мәктәп дәреслекләрендә бирелгән “Вәхшәт”, “Кошчык”, “Бүреләр”, “Катыйльгә”, “Җырларым”, “Кызыл ромашка”  һ.б. әсәрләр - укучыларга патриотик тәрбия бирүдә  әдәбият укытучыларының төп коралы. Әлеге әсәрләрне укып анализлаганда укучыларның күзләрендә ялтыраган очкыннарны күреп сөенәсең, үз тырышлыгыңның бушка китмәвен күрү- үзе рәхәт.

Палач балтасы астына “ башын куйган килеш” тә мәхәббәт , балалар, туган илнең киләчәге турында аңлый алыр өчен никадәр олы йөрәкле, кешеләргә карата никадәр мәхәббәтле булырга кирәк. Җәлил үзенең талантын ачкан саен, халык күңелен ача бара. Чөнки һәр әсәре белән аның күңел түрендә йөргән иң изге хисләрен әйтеп бирә.

Патриотик тәрбия бирүдә мин укучыларга дәреслектә булмаган бик күп өстәмә материаллар тәкъдим итәм. Әлеге материалларга нигезләнеп, Муса Җәлилнең сынмас рухлы, үз Ватанына, халкына, гаиләсенә тугрылыклы булуы татар халкын гына түгел, дөнья халкын баш ияргә, горурланырга мәҗбүр иткәнлеген дәлиллим. Мәсәлән, беларус халык шагыйре Петрусь Бровка Мусаның батырлыгы турында мондый сүзләр әйтә: “ Палач балтасы астында шундый зирәк, ялкынлы, Туган илне чиксез ярату һәм кеше каны эчүчеләргә – фашистларга үтергеч нәфрәт хисе белән сугарылган шушындый юллар язу өчен тимердәй нык ихтыярлы, аек акыллы, олы җанлы, кайнар йөрәкле кеше булырга кирәк. Болар – Муса Җәлил тудырган юллар. Ул җиңүгә тирән ышанды, һәм без җиңүгә ирештек. Туган ил өчен иң кадерле нәрсәләрен – гомерләрен биргән каһарманнар арасында Муса Җәлил исеме һәрвакыт мәңге сүнмәс йолдыз булып янып торыр...”.  

Мисалларны бик күп китереп булыр иде, чөнки татарның герой шагыйре Муса Җәлил образы һәр ил вәкиле өчен үрнәк булып тора. Муса үзе генә түгел, аның белән янәшә атлаган А.Алиш, Г.Кормаш, А.Баттал һ.б. җәлилчеләрнең каһарманлыгы да укучыларда ихтыяр көче, туган илгә тугрылык, ватанга бирелгәнлек хисләре тәрбияләүдә әһәмиятле көчкә ия. Мәктәпләрдә заманча технологияләр куллануның  да  патриотик тәрбия бирүдә ярдәме биниһая. Укучылар төрле театрларыбыз тәкъдим иткән спектакльләрне парта артларына утырып карый, шунда ук анализлый, бәхәсләшә, теләсә үз проект һәм презентацияләрен яклый ала.

 Матур әдәбият әсәрләре арасында Г.Тукай, Дәрдмәнд, Х.Туфан, с.Хәким лирикасы,  Т.Миңнуллин, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Г.Әпсәләмов, Н.Дәүли һ.б. язучыларыбызның хикәя, повесть, романнары да бүгенге яшьләргә патриотик, гражданлык тәрбиясе бирүдә үрнәк мисаллар.Әдәбият  укытучысы буларак иманым камил, әлеге шагыйрь, язучы, драматургларны укып, батырлыкка дан җырлаган спектакльләр карап үскән буын киләчәктә үз иле, теле, милләте өчен файда кылудан, горурланудан туктамас. Яшьләребезне никадәр гаепләсәк тә, алар арасында да Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллиннар батырлыгын кабатлаучылар аз булмас. Яшь буынны әлеге адымнарга, һичшиксез, милләттәшләренең батырлыгы илһамландырыр. Мусаның үлемсез җырлары безгә фашистлар җәзалаган миллионнарча көрәшчеләрнең васыятьләре булып килеп җитте, алар үтәлергә тиеш.

Киләчәктә әдәбият дәреслекләрендә укучыларга патриотик тәрбия бирүдә күбрәк Г.Әпсәләмов, Н.Дәүли һ.б. язучыларның әсәрләрен күрергә теләр идек. Ни генә дисәк тә, мәктәп укучысы борынгы һәм урта гасыр әдипләренең язмаларына караганда үз чорына якын әсәрләрне яратыбрак кабул итә һәм аңлый.

Заявка на участие в региональной научно – практической конференции «Современные подходы к патриотическому воспитанию молодежи: опыт и инновации  

1.Кашипова Наиля Задитовна

2.МАОУ”средняя общеобразовательная школа №17” г.Альметьевск

3.Учитель татарского языка и литературы

4.”Художественная литература как средство патриотического воспитания молодежи”

5.г.Альметьевск, улица Шевченко-60, квартира-45, 8-8553458593


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларга патриотик тәрбия бирү

Тарих дәресләрендә һәм иҗади эшчәнлек аша укучыларга патриотик тәрбия бирү....

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле

Мәкаләдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешләре күрсәтелә. Патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләрен куллануның әһәмияте бирелә...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Патриотик тәрбия чарасы буларак матур әдәбият

Фатих Кәрим иҗатында патриотик тәрбиянең бирелеше әдәби әсәрләргә мисаллар белән бирелә....