М.Җәлил шигырьләре аша укучыларга патриотик тәрбия бирү
статья на тему

ШМО утырышлары өчен чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

М.Җәлил шигырьләре аша  укучыларга патриотик тәрбия бирү

       Дәүләтнең алга китеше икътисад өлкәсендәге казанышлары белән генә түгел, ә бәлки халыкның рухи-әхлакый халәте белән дә билгеләнә. Бүгенге көндә яшь буынның рухи-әхлакый йөзе проблемасы аеруча актуаль. Яшь кешенең шәхесе формалашуга тәэсир итүче чараларның берсе булып әдәбият тора. М.Горький әйткәнчә: ”...әдәбият бер үк вакытта уйга да, хискә дә көчле йогынты ясый...”

       Башкаларга файда китерә торган шәхес булып үсү өчен нишләргә? Кеше ни өчен туа һәм яши? Өлкән сыйныф укучыларының күбесе әнә шундый мәңгелек сораулар турында уйлана һәм аларга тормыштан җавап эзли, үзенең кешеләргә, җәмгыятькә, хезмәткә нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлегенә төшенергә тырыша. Әгәр дә сыйныф җитәкчесе , укытучы, ата-ана баланы әнә шулай фикер йөртергә өйрәтсә, бу яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә сизелерлек уңышка ирешелгән дигән сүз. Әхлак тәрбиясе-кешедә тормышка, җәмгыятькә, хезмәткә дөрес мөнәсәбәт формалаштыру ул. Күренекле философ С.Л.Рубинштейн болай ди:”Кеше тормышының  иң беренче шарты-ул башка кеше. Башка кешеләргә мөнәсәбәт кеше тормышының нигезен тәшкил итә.Кеше йөрәге башка кешеләргә кешеләрчә мөнәсәбәттән ясалган. Аның яшәвенең кыйммәте дә аның нинди кешелек мөнәсәбәтләренә омтылышыннан чыгып билгеләнә,”- дип яза ул.

      Әхлакый гамәл кылу кешедән ихтыяр көче сарыф итүне сорый. Кешенең әхлаклымы, түгелме икәнен кайдан белеп була? Тәртибеннән, әлбәттә. Ә тәртибен? Ул кылган гамәлләрдән, эшләреннән, башка кешеләргә, җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләреннән.

      Татар балалар әдәбиятында әхлаклылыкның патриотизмның югары ноктасы-М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты дип уйлыйм мин. Аның әсәрләре белән  балалар бакчасыннан ук таныша башлыйлар.Башлангыч сыйныфларда аның балалар өчен язган кошлар һәм хайваннар турында шигырьләре укыла. Бу шигырьләр экологик тәрбия бирү өчен әһәмиятле. Туган якның табигатен яраткан, аның үсешенә һәм чәчәк атуына булышкан кеше генә чын патриот була ала.

     Мисал өчен, ”Имән” шигыре патриотик хисләр белән сугарылган.  Имән образы аша шагыйрь туган илгә, аның кешеләренә хезмәт итүне, игелеклелек үрнәкләрен гәүдәләндерә. Хезмәт нигезендә генә муллык, байлык, илнең иминлегенә ирешергә мөмкин.

     Үзең үлсәң, эшең калсын

     Мең яшәрлек имән булып, -ди шагыйрь.

     Җәлилнең геройлары - нигездә яшьләр. Якты киләчәк турында күзаллау, дөньяны яхшыга үзгәртүче, яңа кеше булырга омтылучы. Җәлилнең уңай герое һәрвакыт үз-үзенә таләпчән, кыю, эшчән. Ул геройларның шәхси тормышын алар эшләгән коллектив тормышы белән бәйли. Җәлил геройлары үз теләкләрен, омтылышларын җәмгыять теләкләреннән өстен куя алмый. Мисалга “ Зәйнәп” поэмасын алып була. Зәйнәп яраткан егетенә үз хисләрен сиздерми,  ә завод эшенә салкын каравын тәнкыйтьли . Егет тә үз хатасын аңлый: шундый алдынгы эшче кызның мәхәббәтен яулап алыр өчен үзе дә тырышып эшли башлый.

      Җәлил иҗатында хатын-кыз ,ана образы аеруча җылылык белән сугарылган. Бүгенге көндә нихәтле олы яшьтәге кешеләр ,балалары була торып, картлар йортында тәрбияләнәләр. Аналарга хөрмәт тәрбияләүче, дан җырлаучы әсәрләре белән яшь буынга мөрәҗәгать итә.

       Тагын Җәлил әсәрләрендә мәхәббәтнең көче турында языла. Нәфрәт шикелле үк мәхәббәт тә кешенең халәте генә түгел, ә бәлки мөмкин булмаганны да булдыра алуга сәләтле көч ул. Җәлил иҗатындагы мәхәббәт- ул мәхәббәткә гимн җырлау. Ул шигырьләре белән автор изге хисләрне сакларга, тугры булырга өнди. ( Хуш, акыллым”, “Ышанма” һ.б.)

       Бүгенге көн шартларында гражданлык тәрбиясе бирү чарасы буларак, милли үзаңның формалашуында, фашизмның чын йөзен, кешелексезлеген ачуда Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр аеруча әһәмиятле. Билгеле инде, фашизмның чын йөзен ачуда тоткынлыкта яшәгән, фашистларның ни икәнен үз җилкәсендә татыган шагыйрьдән дә үтемлерәк итеп язып булмаячак.

      Дәреслектә һәм хрестоматиләрдә бирелгән “ Вәхшәт”, “Кошчык” һ.б. әсәрләре мисал булып тора. Палач балтасы астына “башын куйган куйган” килеш тә мәхәббәт турында, туган илең киләчәге турында аңлый алыр өчен никадәр олы йөрәкле, кешеләргә карата никадәр мәхәббәтле булырга кирәк. Җәлил үзенең талантын ачкан саен, халык күңелен ача бара. Чөнки һәр әсәре белән халыкның күңел түрендә йөргән иң изге хисләрен әйтеп бирә.

     Шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләре, күпме генә вакыт үтсә дә, үзенең кыйммәтен югалтмый. Һәм аларны тәрбия максатларында файдалану укытучының педагогик һәм методик осталыгыннан тора.

     

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Укучыларга патриотик тәрбия бирү

Тарих дәресләрендә һәм иҗади эшчәнлек аша укучыларга патриотик тәрбия бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле

Мәкаләдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешләре күрсәтелә. Патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләрен куллануның әһәмияте бирелә...

Музей педагогикасы һәм патриотик тәрбия

             Бүгенге көндә яшь буынны патриотик рухта, сугышчан, революцион,хезмәт традицияләре,ватан тарихына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләү мөһи...