Сәламәтлек һәм патриотик тәрбия
классный час по теме

Фаттахова Лениза Динависовна

Внеклассная работа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek_hm_patriotik_trbiya.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Сәламәт яшәү рәвеше һәм үсеп килүче яшьләрдә патриотик тәрбия юнәлеше формалаштыруда китапханә хезмәте” 

                                                                 

Китапханәче Фаттахова Лениза Динәвис кызы

     Китапханә - ул информацион үзәк һәм ул һәр шәхескә хезмәт күрсәтә алырдай  мәгълүмати үзәк булырга тиеш.

Икенчедән китапханә - культура учагы.

Өченчедән – аның төгәл билгеләнгән функциясе дә юк кебек, ягъни ул үзенә мөрәҗәгать итүчеләрнең кәефенә карап эшен оештыра. Гомумән китапханә хезмәте күпкырлы.

Китап – кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Безгә, китапханәчеләргә, китап аша балаларда үзара күзаллау булдыру белән бергә укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтү дә зарур. Кеше яшьтән үк бала  яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш.

Китапханәдә укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү уңаеннан мондый юнәлештә эшләү максатка яраклы.

-республика, туган як турында мәгълүмат бирү;

-төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү ;

Әлеге уңайдан класс сәгатьләрендә, атналыкларда китапханәче очрашулар үткәрә, укучылар белән берлектә бюллетень чыгара ала, альбомнар төзи. Конкурсларда катнаша.

Патриотлык – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.

Үсеп килүче яшь буынга әлеге сыйфатларны тәрбияләүдә мәктәптәге музейның да әһәмияте зур. Балалар белән анда лекция, экскурция, фәнни укулар, түгәрәк, студия, клуб дәресләре, әдәби кичә, киносеанс, концерт, очрашу, бәйрәмнәр, яисә тарихи уен, конурс викториналар һ. Б. үткәрергә мөмкин. Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугышчан юл белән таныштыру аша алып бару да гаять отышлы. Бөек Җиңү көннәрен бәйрәм итү чараларын күпкырлы итеп, укучыларның яшь үзенчәлеген искә алып төзү әһәмиятле. Туган илне ихтирам итү, патриотизм хисләрен, туган җиреннән аерылып, Ватан өчен утка кергән авылдашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә отышлырак чара бармы икән?

Китапханә – китаплары аша җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта йөгереп узган яшел хәтфә чирәмле тугайлары аша да туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Үзенең кече ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә, планетабыздагы һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк язмышы өчен үзендә җаваплылык хисе тояр. Туган илен яратучы һәркем табигатьнең бездән шәфкать көтүен аңларга тиеш.

Гомумән, халкыбызның бай мирасы ярдәмендә үсеп килүче яшь буынның күңеленә изге орлыклар салу – китапханә хезмәтенең төп максатларыннан берсе.

Китапханә хезмәтенең төп бурычларының тагын берсе – яшь буынның сәлмәтлеген саклау. Илнең киләчәктәге социаль икътисади, мәдәни үсеше милли генофондның саулыгына бәйле. Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйтүенчә, безнең  балалар арасында ашказаны – эчәк, сулыш юллары, имгәнү, гәүдә төзелешенең дөреслеге, күз авырулары күзәтелә. Соңгы икесенең сәбәпләре нәкъ менә китапны дөрес, яисә артык күп укудан булырга мөмкин бит. Шуңа күрә дә кече яшьтән балаларда китапка кызыксыну гына түгел, ә менә аннан дөрес файдалану кагыйдәләрен дә өйрәтергә кирәк.

 Сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен сүз белән генә өйрәтеп булмый. Укытучылар, әти - әниләр,  кайда гына булсалар да,  балаларга тиешле шартлар тудырырга кирәк. Әгәр син балалар белән эш итәсең икән сәламәтлек турында белем – мәгълүмат кына биреп калмыйча, сәламәт яшәү рәвеше булдыруда, физик һәм рухи сәламәтлекне ныгытуда үрнәк булырга тиеш.

 Матур кеше – сәламәт кеше, дигән әйтем бар. Ә кешенең сәламәтлеге – хәрәкәттә. Димәк китапханәдә бала вакытын уздырган вакытта да аңа хәрәкәтләнеп алу, сәламәтлеген һәрдаим кайгыртып тору өчен шартлар тудырырга кирәк.

Кулланылган әдәбият:

“Мәгариф” журналы  № 5,6   2009,  № 3 2010, №6 2011 ел.

Л. Шарипова “Сәламәт бала – ил байлыгы”, Казан, 1999


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Укучыларга патриотик тәрбия бирү

Тарих дәресләрендә һәм иҗади эшчәнлек аша укучыларга патриотик тәрбия бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле

Мәкаләдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешләре күрсәтелә. Патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләрен куллануның әһәмияте бирелә...

Музей педагогикасы һәм патриотик тәрбия

             Бүгенге көндә яшь буынны патриотик рухта, сугышчан, революцион,хезмәт традицияләре,ватан тарихына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләү мөһи...

Патриотик тәрбия

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк...Туган авылыбызның хәтер китабы күп еллар дәвамында иҗади-тикшеренү эшенең нәтиҗәсе. Биредә һәр фамилия-үзе бер язмыш. Данлы авылдашларыбыз батырлыгына, аларның ...