Патриотик тәрбия чарасы буларак матур әдәбият
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Фатих Кәрим иҗатында патриотик тәрбиянең бирелеше әдәби әсәрләргә мисаллар белән бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon patriotik_trbiya_charasy_bularak_matur_dbiyat.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Патриотик тәрбия чарасы  буларак матур әдәбият

   Патриотизм нәрсә ул? Кем ул патриот?  “Патриот- үз илен, үзенең халкын сөюче. Патриотизм идеяләре белән сугарылган, шушы карашларны үткәрүче кеше. Патриотизм – үз илеңне, үз халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый – талмый көрәшергә хәзер тору.”. Киңрәк мәгънәдә әйткәндә, патриотизм-үз илеңә,халкыңа,туган табигатькә, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә, туган телгә мәхәббәт ул. Патриотизм еш кына бик авыр, катлаулы каршылыкларны һәм кыенлыкларны җиңүне күздә тота. Бу хис батырлык төшенчәсе белән аваздаш. Батырлык ул максатка бирелгәнлекне, аны тормышка ашыруда ныклыкны аңлата, ул үз-үзеңне тота алу, каушап калмау,чыдамлылык, файдалы эшләргә әзер булу, бурычны үтәү кебек сыйфатларны үз эченә ала.

   Укучыларда патриотик аң формалаштыру үзеннән-үзе генә түгел, эзлекле алып барыла торган эш. Ул өйдә башланып, балалар бакчасы, башлангыч сыйныфларда дәвам иттерелә, өлкән сыйныфларда тагын да үстерелә һәм кешенең гомере буе ныгытыла.Мәгълүм ки, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүнең  уңышлы чарасы булып татар халкының Бөек Ватан сугышында күп батырлыклар күрсәткән һәм күп әсәрләр язган язучыларның тормышы һәм иҗатын өйрәнү тора. Шундый каһарманнардан Фатих Кәримнең исемен атарга була.  

   “Фатих Кәрим -шагыйрь, гражданин , көрәшче, патриот”, дип яза Ф.Кәримнең әдәби мирасын барлау һәм җыеп матбугатта бастыру эшенә күп көч куйган  әдәбият белгече һәм КДУ укытучысы Зәет Мәҗитов.

    Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышында катнашуын намус эше,дан эше итеп саный.”Киләсе җиребезгә килеп җитеп, эшкә башладык. Хәзер инде кулга корал тотып Туган ил өчен көрәшәбез. Эш күп,вакыт юк. Тәүлекләр буе аякта торырга туры килә. Болар бар да дан эше “ дип яза ул фронттан язган беренче хатында. Икенче бер хатында Ф.Кәрим фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүе турында әйтә:”Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта Бөек Ватанымның ,синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм.Җырларымның ялкыннарын да ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...”  Шул ук омтылыш, шул ук ялкынлы хис Ф.Кәримнең сугыш чоры лирикасында да үзәк урынны алып тора :

          Мин ант итәм: соңгы тамчы каным,

          Күкрәгемнең соңгы сулышын -

          Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм ,

          Ватанымның изге сугышы!-

  дип белдерә ул беренче тапкыр яралангач язган шигырендә.

    Ф.Кәримнең сугыш елларындагы иҗаты тулысынча патриотизм белән сугарылган, ил азатлыгы өчен көрәшкә багышланган. Шушы рух һәм көрәшне тулырак чагылдыру өчен , әдип әдәбиятның төрле формаларына мөрәҗәгать итә. Поэзиядә күп санлы лирик шигырьләрдән  тыш, ул “Гөлсем”, “Идел егете”, “Кыңгыраулы яшел гармун”,  “ Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Тирән күл”, “Үлем уены”, “Партизан хатыны”, “Өмет йолдызы” поэмаларын, прозада “Разведчик язмалары”, “Язгы төндә” повестьларын, драматургиядә “Шакир Шигаев” драмасын һ.б иҗат итә. Заман таләпләренә ияреп язылсалар да , Ф.Кәрим бу әсәрләрендә сугыш чорын, шул вакытта кешеләрнең уй-кичерешләрен шактый дәрәҗәдә төрле яклап чагылдыруга ирешә. Гомумән, интернациональлекне миллилектән өстен куйган социалистик идеология хакимлек иткән заманда яшәгән Ф.Кәрим, үз иҗатында гомум совет идеалларын һәм идеяләрен яктырту белән бергә, татар әдибе дә булып калды. Дөрестән дә, аның әсәрләрендә татар рухы, татар кешесенең уй-фикерләре чагылыш тапты. Ф.Кәримнең нахакка гаепләнеп төрмә сынавы үткән язмышы да- ахыр чиктә авырлыклар алдында башимәс, ил азатлыгы өчен көрәштә куркуны белмәс татар рухы һәм характерының ачык чагылышы ул .

  Юлбасарлар таптый җиребезне,                        

  Ватан сугышына мин китәм.

  Менә - балам. Син әнкәсе аның,

  Балабызны тотып ант итәм:

  Синең өчен, шушы балам өчен,

  Нәселем өчен, Туган ил өчен,

  Мылтык тотып баскан җиремнән

  Бер адым да артка чигенмәм...

     Ана һәм бала, Туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә,җиңүгә чакыручы символга әвереләләр. Совет солдаты азат аналар һәм бәхетле балалар өчен, туган җирнең ирекле көне өчен утка керә.

 Ф.Кәримнең “Ант” шигыре- патриотик рухта язылган әсәр.  Ул күтәренке, горур тавыш белән укыла. Укучыларда фашизмның ерткычлыгына тирән нәфрәт һәм туган илгә бирелгәнлек хисләрен тагын да көчлерәк уятырга ярдәм итә.

    “Сибәли дә, сибәли” әсәрендә автор , сугышның гадәти бер күренешен тасвирлап, ул алып килгән фаҗигане ача, укучының хис-кичерешләрен кузгата. Сугыш башлаучыларга нәфрәт тудыра һәм тормышның, тынычлыкның кадерен белергә, аны сакларга чакыра.

  “ Гөлсем” исемле  поэмасындаФ.Кәрим фашистларның вәхши йөзләрен фаш итә һәм совет илендә тәрбияләнеп үскән яшь хатын Гөлсемнең гитлерчылар каршында тезләнеп калмавын, партизаннар белән бәйләнешкә кереп, дошманнан каты үч алу юлына басуын  күрсәтә. “Партизан хатыны” да шушы ук темага багышланган.Хатын-кызлар туган ил азатлыгы өчен, ирләре, әтиләре, уллары хакына курку белмәс батыр солдатка әверелә. Бала хакы, ир хакы, туган ил хакы аларга көч өсти.

   “Сөйләр сүзләр...” , “Тирән күл”, “Үлем уены”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат” кебек әсәрләрендә Ф.Кәрим тарафыннан тудырылган яшүсмер көрәшче образлары туган илне яратуның, батырлыкның гүзәл үрнәге булып тора.

    Проза әсәрләрендә дә , шагыйрь төрле образларга мөрәҗәгать итеп, алар белән булган хәлләрне тасвирлау аша сугыш чоры фаҗигасен, авырлыгын һәм фашизмның кансызлыгын бөтен барлыгы белән тасвирлап бирә. Еш кына укучыга уйлану өчен җирлек тудыра. “ирек”, “көрәш”, “азатлык” кебек төшенчәләрнең асылын тагын бер кат ассызыклый.

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була,-

дигән үлемсез шигъри юлларына тугры калып, моның чыннан да шулай икәнен үз тормышы белән  раслаган язучы ул Фатих Кәрим. Батыр сугышчы, талантлы әдип булу белән бергә ул татар әдәбияты тарихына балаларын яратучы үрнәк ата буларак та кереп калды. Аның кызы Адага язган хатына игътибар итик:

   “Кызчыгым Ада, кадерлем!

  Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа.

  Кадерле әниеңә һәм сеңлең Ләйләгә сәлам әйт.

  Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау әле.

Син, Адочка, бар көчеңне җыеп яхшы укырга тырыш, чөнки фронтовикларның – Туган илебезне саклаучыларның балалары “отлично”га һәм “яхшы” билгесенә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул! Укытучыларның киңәшләрен һәм күрсәтмәләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә.

   Һәрвакыт әниеңнең сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш.

   Бик каты кочаклап үбеп калам .

Әтиең Фатих. “

   Гомумән, кайсы гына хатын алып карасак та, аның хатлары зур тәрбияви көчкә ия. “... Хәзер Ләйлә “Минем әти фронтта” дигән шигырен күкрәк киереп укысын инде. Әтисе аның фронтта, хәрәкәт итүче армиядә”, -дип яза ул үзенең тагын бер хатында. Ф.Кәримнең татар әдәбиятын тарихында кабатланмас үз урыны бар. Әсәрләре бүген дә укучылар тарафыннан яратып укыла, ятлана икән, димәк бу иҗат әле күпләрне кызыксындыра, димәк, автор әле дә күңелләрдә яши.  

   Шагыйрь Ф.Кәрим поэзиясе – якты, саф, һәм патриотик тойгылар тәрбияләүче поэзия. Патриотик рухта язган әсәрләре күпме генә вакыт үтсә дә, үзләренең кыйммәтен югалтмый.Аларны тәрбия максатларында файдалану, укытучының педагогик  һәм методик осталыгыннан тора.

    Хәзерге шартларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү җиңел эш түгел. Бүгенге чорның катлаулы, авыр мизгелләре өлкән кешеләрнең байтагын өметсезлеккә этәрде һәм ул, пессимизм булып,үсеп килүче буынга да күчте. Ватанпәрвәрлек ул барлык гражданнар да, кемнең кем булуына карамыйча, илгә файда китерү өчен тырышып эшләгән җәмгыятьтә генә була ала.Ватанпәрвәрнең хезмәте илгә бәла китермәскә тиеш; ул бүгенге уңыш, отыш белән яшәмичә, киләчәге турында кайгыртырга бурычлы. Балалар күңелендә өмет, киләчәкнең матур булуына ышаныч уяту – мәктәп укытучыларның төп вазифасыннан берсе.  

  Кулланылган материал:

  1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. “Матбугат йорты” нәшрияты ,Казан, 2005.
  2. Фатих Кәрим. Сайланма әсәрләр.  Ике томда. Икенче том. Казан , “Мәгариф нәшрияты” . 2009.
  3. Фатих Кәрим  Кыр казы: Шигырьләр, поэмалар.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2004.
  4. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 5 том. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.
  5. “Мәгариф” журналы, №10, 2002.
  6. “Мәгариф” журналы, №5, 2007.
  7. Татар балалар әдәбияты: гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы / Л.И. Минһаҗева, И.Х.Мияссарова. – Тулыландырылган икенче басма. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты(ТаРИХ), 2009.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Укучыларга патриотик тәрбия бирү

Тарих дәресләрендә һәм иҗади эшчәнлек аша укучыларга патриотик тәрбия бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле

Мәкаләдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешләре күрсәтелә. Патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләрен куллануның әһәмияте бирелә...

“Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән бәйләнеше”

1.Зур күләмле музыкаль әсәрләр иҗат ителүенә әдәби чыганакларның этәргеч булуын ачыклау....