“Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән бәйләнеше”
консультация по музыке (5 класс) по теме

1.Зур күләмле музыкаль әсәрләр иҗат ителүенә әдәби чыганакларның этәргеч булуын ачыклау.

                     2.Укучыларның җырлау,тыңланган әсәрләр буенча фикер алышуына игътибар итү.

                     3.Укучыларның музыкаль сәләтләрен һәм белемен үстерү,эстетик тәрбия бирү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrytyy_urok_5kl.doc41 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

5 сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тема: “Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән бәйләнеше”

Максат:    1.Зур күләмле музыкаль әсәрләр иҗат ителүенә әдәби чыганакларның этәргеч булуын ачыклау.

                     2.Укучыларның җырлау,тыңланган әсәрләр буенча фикер алышуына игътибар итү.

                     3.Укучыларның музыкаль сәләтләрен һәм белемен үстерү,эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау: Ф.Яруллин портреты, “Шүрәле “балетына  рәсем репродукцияләре,музыкаль үзәк,баян.

Музыкаль материал:  1.Л.Б.Болгари “Җырлап узган җәй” музыкаль әкиятеннән кереш өлеш.

                                            2.Ф.Яруллинның “Шурәле” балетыннан увертюра.

                                            3.”Матур булсын” т.х.җ.-өйрәнү.

                                            4.”Укытучыма”-вокал хор эше.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

- Музыкаль исәнләшү:

                                Музыка яшәсен,музыка яңгырасын

                                Музыка,музыка.

                                Күңелле бәйрәмне,шатлыклы бәйрәмне

                                Шаулата музыка!

                                Исәнмесез, кызлар!

                                Исәнмесез!

                                Саумысыз,малайлар!

                                Исәнмесез!

                                Саумы сез,өлкәннәр исәнмесез!

                                Саумы барыгызда сез!

II. Актуальләштерү.

  • Укучылар,әйдәгез әле узган дәресне искә төшереп үтик. Хәзер мин сезгә бер музыка тыңлатам,бу нинди музыка булыр икән.?

Муз.тыңлау: Л.Б.Болгари “Җырлап узган җәй

( Л.Б.Болгари “Җырлап узган җәй” музыкаль әкиятеннән кереш өлеш)

-Әйе, бу әкият нинди әсәргә нигезләнеп иҗат ителгән?

(Н.Дәүлинең пьесасына нигезләнеп)

- Өй эше итеп, шушы муз. әкиятне рәсемгә төшерергә кушкан идем. Рәсемнәрегезне тапшырырсыз.

III.Яңа тема                                                                                                                                        Ә бүгенге дәрестә без сезнең белән Ф. Яруллин иҗатына һәм аның”Шүрәле” балетына тукталырбыз.

Фәрит Яруллин иҗаты белән таныштыру.

   Ул 1914 елда Казан шәһәрендә туа.Музыкаль белемне Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясенең композиция классында укый.Ул төрле жанрларда иҗат итә: җыр, скрипка һәм фортепиано өчен пьесалар,вокаль һәм инструменталь миниатюралар белән беррәттән,зур күләмле әсәрләр иҗат итә.

    1941 елда армия сафларына алына.Ватан өчен барган каты сугышларның берсендә,1943 елда батырларча һәлак була.

      Мәскәүдә татар опера студиясендә укыганда ук инде ул халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты белән кызыксына.Композитор шагыйрьнең “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп,шул исемдә балет яза(Ә.Фәйзи һәм Л.Якобсон либреттосы).Ф.Яруллин беренчеләрдән булып яңа өлкәгә- әкияттәге фантастика дөньясына үтеп керә.Аны музыка телендә сурәтләве белән сәнгатьтә ачыш ясый.Бу әсәр беренче тапкыр Т.Д.О.һәм Б. театрында 1945 елда сәхнәгә куела.Ул илебезнең бик күп шәһәрләрендә,хәтта чит ил сәхнәләрендә дә зур уңыш казана.

       1958 елда Ф.Яруллинга “Шүрәле” балеты өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

        Хәзер мин сезне либреттоның бүгенге көнгә кадәр яшәп, сәхнәләрдә уйналып килгән эчтәлеге белән таныштырып китәм.                                                                                                            (Эчтәлеген сөйләү, рәсемнәрне күрсәтү)

     Экранда “Ивушка” халык бию ансамбле башкаруында “Шүрәле” балетыннан кызлар биюен һәм Сөембикәнең ничек итеп Шүрәле капканына эләгүен күрәсез.

    -Әйтегез әле, сезгә либреттода нинди образлар очрады?(Шүрәле, Былтыр, Сөембикә)

Ә хәзер балеттан увертюра тыңларбыз. Увертюра – ул опера, балет һәм кайбер драма әсәрләре башланыр алдыннан уйнала торган кереш музыка. Ул әсәрдә катнашачак образларны сурәтли.

      Сезгә сорау, шушы образларны Ф.Яруллин ничек итеп сурәтләде икән?

Музыка тыңлау: Ф.Яруллин “Шүрәле балетыннан увертюра.

Беренче өлештә - Шүрәле образы – музыка куркыныч,шомлы.

Икенче өлештә- Былтыр белән Сөембикәнең җиңүе- музыка тын, салмак, ягымлы...

      Димәк, әйдәгез укучылар чирек темасы буенча нәтиҗә чыгарып карыйк әле.(бер укучы җавап бирә: әгәр дә Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте булмаса, “Шүрәле” балеты да булмас иде.)

      Ә балетның төп нигезе нәрсә инде?(либретто)

Ярый, укучылар, бу теманы без алдагы дәресләрдә тагын да ныгыту өстендә эшләрбез.

IV. Вокал-хор күнекмәләре:

  • гамма легато-стокато.
  • «Я пою, песенку свою»- төрле тональлекләрдә җырлау, диапозанны киңәйтү.
  • «Мы перебегали берега»- дикция өстендә эш.
  • «По дороге Петя шел».
  • “Дуба-дуба”

V. Физминутка:   Думба-думба...

                             Дон-дон...

                             Дили-дили, дон-дон,

                             Тра-ля-ля-ля.

VI . Яңа җыр өйрәнү.

- “Матур булсын” т.х.җыры белән танышу (баянда уйнап җырлау.)

  • характерын ачыклау.
  • өйрәнү:

                            Син дә җырла, батыр егет,

                            Син дә җырла,матур кыз!

                            Матур булсын,матур булсын,

                            Матур булсын бу тормыш!

                                  Безнең ил кояшы балкый  

                                  Якты булып көн саен;

                                  Якты булсын,якты булсын,

                                  Якты булсын көн саен!

-“Укытучым” И.Шәмсемөхәммәтов көе –сәнгатьле итеп башкару.

VII. Кушымта 1

VIII. Йомгаклау

а) билгеләр кую.

б) өй эше бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Организмда кан әйләнеше. Кан әйләнеше органнары

Бу дәрес укыту программасы буенча билгеләнгән дәресләрнең берсе....

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

"Исемең матур, кемнәр куйган?"

Внеклассное мероприятие...

И туган тел, и матур тел

“И туган тел, и матур тел”- дигән Г.Тукай һәм шунда  матурлыгын сиздереп “Әткәм-әнкәмнең теле”, - дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның-тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар ...

Патриотик тәрбия чарасы буларак матур әдәбият

Фатих Кәрим иҗатында патриотик тәрбиянең бирелеше әдәби әсәрләргә мисаллар белән бирелә....

"Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" халыкара фәнни-методик семинарда "Укучыларны театр сәнгатенә җәлеп итүдә татар әдәбиятының роле" темасына чыгыш

Мәктәптә өйрәнелә торган драма әсәрләренең саны башка төрләргә караган әсәрләр белән чагыштырганда күпкә ким. Бу драма әсәрләрен өйрәнү өчен вакытның күп кирәк булуы белән аңлатыла.  Сәхнәләштерү...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...