"Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" халыкара фәнни-методик семинарда "Укучыларны театр сәнгатенә җәлеп итүдә татар әдәбиятының роле" темасына чыгыш
статья на тему

Ханнанова Миляуша Хатиповна

Мәктәптә өйрәнелә торган драма әсәрләренең саны башка төрләргә караган әсәрләр белән чагыштырганда күпкә ким. Бу драма әсәрләрен өйрәнү өчен вакытның күп кирәк булуы белән аңлатыла.  Сәхнәләштерү, төрле рольле уеннар – тел укытучыларының актив куллана торган алымы. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Укучыларны театр сәнгатенә җәлеп итүдә татар әдәбиятының роле”

Ханнанова Миләүшә Хатиповна, Казан шәһәре Идел буе районы

35 нче лицейның югары квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“...театр – үткәнне бүгенгегә,

бүгенгене исә киләчәккә

тоташтыручы рухи мәйдан...”

Марсель Сәлимҗанов.

Әдәбият һәм театр – сәнгатьнең ике төре. Аларны икесенә дә хас Сүз төшенчәсе берләштерә. Театр коллективлары  төрле яшьтәге тамашачыларны тәрбияләсә, без, укытучылар, тел һәм әдәбият дәресләре аша яшь буынны тәрбиялибез. Нинди генә фән укытучысы булуга карамастан, укытучы, иң беренче чиратта, үзенең аңлаешлы сөйләме, аралашу осталыгы, үз-үзен тотышы белән укучыларга үрнәк булырга тиеш.  

Мәктәптә өйрәнелә торган драма әсәрләренең саны башка төрләргә караган әсәрләр белән чагыштырганда күпкә ким. Бу драма әсәрләрен өйрәнү өчен вакытның күп кирәк булуы белән аңлатыла.  Сәхнәләштерү, төрле рольле уеннар – тел укытучыларының актив куллана торган алымы. Әлеге алым дәресне кызыклы һәм нәтиҗәле итә, пассив укучыларны да дәрескә тарта. Әдәбият дәресләрендә кайбер эпизодларны сәхнәләштерү әсәрләрне тирәнрәк аңларга һәм кабул итәргә ярдәм итә. Әлеге дәресләрнең максаты – укучыларның хәтерен, игътибарын, образлы күзаллау кебек сыйфатларын тәрбияләү; сөйләмнәрен төзек, аңлаешлы итүгә омтылу; шулай ук коллективта үз үзләрен тоту, кыюлык эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итү. Мәсәлән, рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфында өйрәнелә торган Гаяз Исхакыйның  “Җан Баевич” комедиясендә Җан Баевичның музыкантлар, балалары белән аралашу эпизодын сәхнәләштерү геройга тулы характеристика бирергә, аның холкын аңларга ярдәм итә, тирән гомумиләштерүләр ясарга мөмкинлек бирә.  Әлеге эш алымы шулай ук  укучыларны эстетик яктан тәрбияли. Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә.

8 нче сыйныфта өйрәнелә торган Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен телевизор экраннарыннан карау комедия жанрына тулы аңлатма бирүгә ярдәм итә. Шулай ук, әсәргә анализ биргәндә, комедиянең эмоциональ ягын да көчәйтә.

Драма әсәрләрен рольләргә бүлеп укуга әзерлек йөзеннән, үземнең укуым, барыннан да бигрәк,  магнитофон тасмасыннан спектакльдән өземтәләр тыңлау, укучылардан тоташ итеп кычкырып укыту да укуның башлангычы булып тора. Интернет челтәрләр аша артистларның сәнгатьле укуларын тыңлау укучыларда төгәл, аңлаешлы уку, сөйләм күнекмәләре булдыруга ярдәм итәләр.

 “Бүген бездә кунак бар” рубрикасы астында  үткәрелгән әдәбият дәресләрендә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының атказанган артистлары Зөлфия Вәлиева,   Гөлчәчәк Хафизова, шигырьне сәнгатьле уку буенча мастер класслар күрсәтеп,   укучыларнымны театр сәнгатенә җәлеп итәргә ярдәм итәләр. Алардан алган осталыкның нәтиҗәсе – укучыларымның республика һәм шәһәр күләм “Шигырь укучылар” бәйгеләрендә призлы урыннар алуы.  

“Драма сәхнәдә генә яши, аннан башка ул тәннән аерылган җан кебек”, - дип язган Н.В.Гоголь. Димәк әлеге төр, укып кичерү өченнән бигрәк, карап кичерү өчен җайлашкан. Шуңа күрә дә без укучыларыбыз белән берлектә татар һәм рус театрларына даими культпоходлар оештырабыз. Ә бу үз чиратында укучыларда театр әдәбе, зәвык тәрбияләргә ярдәм итә. 11 нче сыйныфта өйрәнелә торган К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен сәхнәдән карау  укучыларда драманың сәнгатьчә эшләнешен күрергә ярдәм итә.  “Театрдан соң туган хисләр” исемле дәрестән тыш чаралар, тәрбия сәгатьләре укучыларның театр сәнгатен яратуларын, аңа тартылуларын күрсәтә.  Т. Миңнуллинның әсәрләрен укып, сәхнәдә караганнан соң, спектакльне куюда режиссёрның, артистларның роле турындагы әңгәмәләр укучыларда зур кызыксыну уята.

Теләсә нинди тезмә яки чәчмә әдәби әсәрне күңелдән ятлап, сәхнәдән тамашачыларга яисә дәрестә сөйләгәндә, ул сәнгать әсәре булып китә. Ни дәрәҗәдә сәнгатьчә булуына килгәндә, анысы сөйләүченең сәләтенә, осталыгына тапкырлыгына, тырышлыгына бәйләнгән була. Сәнгать әсәренең төп фикере сөйләүченең тел төбенә яшерелгән була. Контексттагы төп мәгънәне (тел төбен) аңлавыбыз сөйләүченең әсәрдәге хис-тойгыларны күңелебезгә үтеп керерлек итеп сөйли алуына бәйле.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: сәхнә әсәрләре татар сөйләменә өйрәнү өчен укучыларга коммуникатив мотивация, уңайлы шартлар булдыра.

Театр сәнгате әсәрләрендә халыкның рухи тәҗрибәсе, гореф-гадәтләре, әхлак нормалары. Менә шундый гадәтләрне өйрәнү, белү, күңел белән кабул итү укучы балаларда гуманлы мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен тудыра, яңа гадәтләрнең, яңа әхлак нормаларының асылын аңларга, аларны чагыштырып-үлчәп карарга мөмкинлек бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

Муса Акъегет - татар әдәбиятының күренекле вәкиле.

Тема. Муса Акъегет - татар прозасының күренекле вәкиле. “Хисаметдин менла” романы.Максат.1.  М.Акъегетнең  тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә күзәтү ясау. 2. “Хисаметдин менла” әсәрен өйрәнүгә әзер...

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту

Татар теле һәм татар әдәбиятын Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартына нигезләнеп укыту.  Әлеге язмада Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы турында, шул максат...

Рус мәктәбенең 8нче сыйныф татар әдәбиятын кабатлауга багышланган кроссворд

Рус мәктәбенең татар төркеменә 8нче сыйныф татар әдәбиятыннан кроссворд...

Татар әдәбиятыннән 5 нче сыйныфлар өчен Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” хикәясе буенча презентация

Татар әдәбиятыннән  5 нче сыйныфлар өчен  Мәҗит  Гафуриның  “Кыр казы”  хикәясе   буенча презентация...

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....