"Исемең матур, кемнәр куйган?"
материал (5 класс) на тему

Внеклассное мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isemen_matur_kemnr_kuygan.docx19.31 КБ

Предварительный просмотр:

Чараның темасы: “Исемең матур, кемнәр куйган?”

Максат:: 1.гореф-гадәтләребезгә, гаилә традицияләренә кызыксыну уяту;

2.буыннар бәйләнеше,исемнәр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте турында күзаллауларын тирәнәйтү;

3.гаиләң белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;

4.сөйләм телен , фикерләү дәрәҗәсен үстерү;

Дәреснең барышы:

I.Оештыру, кереш әңгәмә.

Укытучы.Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,

Җанны җылытсын иман нурлары.

Әй, нәни кешем,өмет йолдызы,

Имин, уң булсын барыр юлларың.

Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:

Якты дөньяга ямь биреп яшә,

Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

Көнгә син – терәк, исәнме, Кеше!

Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә. Гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына мәшәкатьләр дә алып килә. Аларның иң беренчесе – балага исем кушу.(исем кушу йоласы)

   Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Татар халкы элек-электән исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһаңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Балага исем кушу – бик җаваплы, зур һәм мөһим вакыйга.Тугач, адәм баласына нинди исем кушалар – шул бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин.

   Исем – ул язмыш тамгасы. Ул илаһи күккә язылган. Исем – һәммәбезнең йөрәгендә, шулай ук бик биектә дә.Тургай күктән агылган моңы белән игеннәрне тартып үстерә, Ай, ерактан торып, диңгез-океаннарны билгеле бер вакытта ярыннан чигендерә, аннары кире ярына этәрә – Җир – Ананың тигез-ипле әйләнешен көйли. Исемнең дә хикмәте шулай: Җир белән Күк арасында, бер ноктага төенләнгән символ буларак, халыкка ул яшәү нуры, илаһи кодрәт, ихтыяр көче иңдереп тора,яшәеш тәкъдирен билгели. Без – татарлар – мондый куәтле исемгә мең еллар буена килгәнбез. Язмыш үзе аны юлыбызга маяк итеп куйган.

Исем – халыкның йөз ачкычы. Исемен алыштырганнарга мәңге Күк иленең Югары капкалары ачылмас.

Исемсез халык булганны дөнья белмидер. Һәр халыкның таҗына Ходай учыннан кош мисалында исем иңдерелгән. Кемнәргә нинди кош язган да, кайсы исемгә нинди кош насыйп әйләгән – хикмәт  Раббы Хозурында...

-Балалар, бүген без исемнәр турында сөйләшергә җыелдык.(дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру)

-Балалар, тел белеменең ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган тармагы ничек атала? Аның нинди бүлекләре бар?(балаларның җаваплары тыңлана)

Хәзерге татар антропонимикасы уннарча гасырларны эченә алган тарихи-иҗтимагый дәверләр җимеше. Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарихи хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкаре, хатирәсе.

-Балалар, исем кешегә ни өчен кирәк?(кешеләрне бер-берсеннән аерыр өчен; кешеләр исемсез яши алмыйлар)

-Дөрес, балалар, исемсез кеше яши алмый. Кешеләрнең исемнәре булмаса, безгә бер-беребез белән аралашырга кыен булыр иде...

Җирдә бит яши кешеләр                                                                                                        Исем алып, ат алып.                                                                                                       Исемсезләр кала алмый                                                                                                  Хәтерләрдә сакланып.

-Балалар, ә исемне без каян алабыз? Кем безгә исемне сайлый?(җаваплар тыңлана)

-Әйе, балалар, исемне берәү дә сорап алмый. Без үзебезгә дуслар, матур киемнәр сайлый алабыз. Ә исемне әти-әниләр сайлый,чөнки исем кушканда син әле ап-ак биләүдәге нәни сабый. Әти-әни бәбигә исемне алдан ук сайлый. Алар иң матур мәгънәле исем эзлиләр. Исем матур да яңгырасын,әйтергә дә ансат булсын. Шул ук вакытта исем әдәпле, шәфкатьле булырга өндәп тә торсын.

“Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,                                                                                          Аннан тугры дусны күрмисең;                                                                                              Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,                                                                          Картаймыйча яши һәр исем.”

-Балалар, ә хәзер тактага карагыз әле. Андагы мәкалләрне ничек аңлатыр идегез?

1.Исемсез кеше – канатсыз кош” (канатсыз кош оча алмый,ул бәхетсез.Исемсез кешегә яшәү читен булыр иде,ул да бәхетсез булыр иде.)

2.Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.(Исемне яхшы эшләр, гамәлләр белән бизәп була. Исемне әдәпле, шәфкатьле, якты йөзле, тәмле телле булуың белән бизәп була. Исеме бик матур кешенең тәртибе начар икән, ул ямьсез булып күренә.)

Татар исеме  иң-иң матур исем,                                                                                                 Әни кебек – бердәнбер бит ул,                                                                                           Исем бетә икән – җисем бетә,                                                                                                                  Башны кисү белән бер бит ул.

Укытучы.Исемнәр үзе бер тарих. Аларны ачыклауга галимнәр зур әһәмият бирә. Әйдәгез, гыйбрәт алыр  өчен генә кайбер исемнәрнең мәгънәләренә игътибар итик әле.

Укучыларның чыгышлары.

1.Кешенең белемле, укымышлы, галим булуы күркәм сыйфат, дәрәҗә булып санала. Гарәп алынмаларыннан барлыкка килгән исемнәр: Галим, Миргалим, Галимә...

Баланың тугрылыклы, гадел булуын теләп, шул мәгънәдә бирелгән исемнәр: Гадел,Инсаф, Нәзифә...

Ата- ананың һәм туганнарның баланы үзләренә дус,иптәш, юлдаш булуын теләп кушылган исемнәр: Илдус, Илфат, Сания...

Юмартлык,игелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәсен белдергән исемнәр: Кәрим, Кәримә, Рәхим, Рәхимә...

Кыз балаларның матур йөзле булуларын теләп  кушылган исемнәр:Айгөл, Гүзәлия, Гөлкәй...

2 укучы. Исемнәр килеп чыгышы буенча да төрле  төрләргә бүленәләр – борынгы төрки татар исемнәре: Айдар, Биктимеро, Сөембикә...

  1. ислам дине белән бәйле исемнәр: Ислам, Ризван, Заһит...
  2. гарәп теленнән кергән исемнәр: Габдулла, Камил, Ләйлә...
  3. фарсы теленнән кергән исемнәр: Нияз, Рушан, Гөлшат...
  4. рус һәм Европа телләреннән алынган исемнәр: Рафаэль, Диана,Эльвира, Руслан...

3укучы.

Бүген әле без бергә                                                                                                                  Әйтеп бирербез сезгә:                                                                                                                      Кеше тапмый исемне                                                                                                    Исем таба кешене.

Укытучы. Кеше исемнәре гаҗәеп бер бакча ул. Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр – исемнәр бар. Балалар, ә сезнең исемнәрегез ннди мәгънә белдерә икән? Менә шундый матур исемнәрне әти- әниләрегез ничек сайлады икән?Әйдәгез әле, исемнәр бакчасына күз салыйк. Бакчадагы гөлләр арасыннан үз исемнәрегезне табып, ни өчен шулай кушканнар икәнен сөйләп бирегез әле.(балаларның чыгышлары тыңлана)

Укытучы.

Ни белән үлчәнә үткән гомер?                                                                                              Калган эзләр белән,                                                                                                          Кеше күңеленә орлык итеп                                                                                                      Салган сүзләр белән.

Балалар, әти-әниләрегез сезгә матур исемнәр кушканнар. Балага матур исем кушу телне, милләтебезне хөрмәт итү дигән сүз. Кызганыч, кайбер ата-аналар балаларына мәгънәсез исемнәр кушалар. Заманча булсын , имеш.

Укучы.

Аңлый алмыйм, нигә кайберәүләр

Үз телләрен рәтләп белмиләр?

Ә җитмәсә тагын, эч пошырып,

Ике телне бутап сөйлиләр.

Оят түгелме туган телне бозып,

Кырлы-мырлы сәлам бирергә?!

“Мин Җәмилә түгел, Жинечка!”- дип.

“Мин Сәлимә түгел, Симечка!” – дип,                                                     Күккә борын чөеп йөрергә?!

Әгәр дә шигырьдә әйтелгәнчә, без Җәмиләдән Жинечкага әйләнсәк, киләчәк буыннарыбызга үз шәҗәрә тарихыбызны ничек тапшырырбыз икән?

 -Балалар, ә шәҗәрә дигән сүз нәрсәне аңлата икән?(укучыларның чыгышлары)

-Әйе, шәҗәрә – нәсел – ыру тарихы дигәнне аңлата. (родословная).

Бабамнар җиренең хакын хаклыйм,                                                                        Матурлыгын күңелемдә саклыйм.

Укытучы.Вакыт йөгерә... Яңа буыннар җиргә килеп тора. Нәсел- нәсәбеңне онытмас өчен, үзеңнең гаилә шәҗәрәсен белергә кирәк. Әгәр дә бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.

   Туган илеңне ярату иң әүвәл үз гаиләңнән,үз авылыңнан башлана. Ата-бабаңнар узган юл –үз халкың тарихы, ил тарихы ул.

   Гаилә шәҗәрәсен алып бару, нәселнең абруе турында кайгырту, гаилә ядкарьләрен күз карасыдай саклау – тарихи үзаң-  халкыңа хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы. Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, ди безнең халык.Шушы үз гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган йортының үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын аңларга мөмкин. Зират – каберләргә игелекле мөнәсәбәт. Аларны барлып тору, тарихи урыннарны хөрмәт белән саклау – һәркемнең бурычы. “Илен белмәгән  - игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез”, дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Шул вакытта гына  кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен,үз халкының чыгышын белә. Газиз халкың , Туган илең белән горурлану хисе әнә шулай туа. Шуның өчен дә без бүген балаларга үз шәҗәрәләрен, туган авылының үткәнен өйрәнү фарыз, дибез(балаларның шәҗәрәләре. Чыгышлар)

Укытучы. Балалар, исем – сезнең тормыш юлыгыздан күтәреп барган изге байрагыгыз. Бервакытта да исемнәрегезне бозмагыз, русчага әйләндермәгез. Яхшы ат – яхшы исем белән яшәргә насыйп булсын сезгә. Сезнең исемнәрегезне бары тик яхшы яктан гына телгә  алып сөйләсенн

    Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә. Аның чисталыгын, ихтирамын сакларга тиешсең. Һәр начарлык, һәр начар исем кешегә сеңеп калган шикелле. Исемгә йогарлык начарлык эшләүдән сакланырга кирәк. Исем – ул синең үзең генә дә түгел бит: ул – синең йөзең, ата-анаңның, нәселеңнең йөзе. Сезгә бирелгән исемнәрне горурланып әйтерлек булса иде.

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөйләм телен үстерү. Минем исемем.

Презентация ярдәмендә сөйләм телен үстерү...

"Адымнар "исеме астында нәшер ителүче мәктәп газетасы

3 ел  инде укучылар тарафыннан  "Адымнар"исемле  баш астында  мәктәп газетасы нәшер ителә.Газетада мәктәп, авыл тормышындагы яңалыклар,хатирәләр, кызыклы вакыйгалар, котлаулар...

Төшем килеше.Кемне?Нәрсәне? сораулары.

Төшем килеше.Кемне?Нәрсәне? сораулары....

Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

Г.Әпсәләмов «Миңа унтугыз яшь иде» әсәре буенча йомгаклау дәресе. Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Максат: 1.Күренекле язучы,  шагыйрьләр иҗатында Бөек Ватан сугышы темасының чагылы...

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр.

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр. 2 нче сыйныф рус төркеме. И.И. Литвинов дәреслеге буенча....

Кемне , нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр.

Кемне, нәрсәне соравына җавап биргән сүзләр....