Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү
учебно-методический материал

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyat_dreslrend_dbiyat_tarihyn_oyrnu.docx35.64 КБ

Предварительный просмотр:

ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЕНДӘ ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ

Урта мәктәпләрдә әдәбият тарихын укыту

ХХ йөзнең 90 нчы елларында дөнья күргән мәктәп һәм вуз программа-дәреслекләрендә традицион бүленеш (зур булмаган үзгәрешләр белән) саклана. Билгеле бер фикер-карашлар аерымлыгы да күзәтелә. Әлеге очракны 1917 елдан соңгы әдәбият тарихын чорларга бүлүдә күрергә мөмкин. «Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары»нда тәкъдим ителеп, дәреслекләрдә чагылыш тапкан бүленеш түбәндәгечә: 1)«Совет хакимияте башланганда татар әдәбияты», 2)«20 нче еллар әдәбияты»; 3)«30 нчы елларда совет әдәбияты»; 4)«40–50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышының чагылышы»; 5)«Яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында (1945–1970)»; 6)«Хәзерге татар әдәбияты»[ Әхмәдуллин А. Г. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5–11 сыйныфлар) / төзүчеләре: А. Г. Әхмәдуллин, Ф. М. Хатипов. Казан: Мәгариф, 2000. – 55 б.].

Төзүче-авторлар, билгеле, чор-этапларга аерып чыгаруның каршылыклы булуын аңлыйлар, шуңа да эчтәлектә, аеруча күзәтүләрдә ачыкларга һәм аңлатырга омтылалар. Шуның белән бергә, тәкъдим ителгән бүленешне камилләштерү кирәклеге дә ачык күренә. Мисал өчен, «40–50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышының чагылышы» шактый берьяклы атама. Ул әдәби хәрәкәтнең бер тармагын, әдәби төрләрдә урын алган бер теманы, әле анда да сугыш тәмамланганнан соңгы елларга бәйле үзенчәлекне күздә тота. Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы еллары әдәбиятының төп сыйфат-билгеләре, сугыштан соңгы әдәбияттагы тематик төрлелек, образлар системасы, эстетик эзләнүләр һ.б. мәсьәләләр әлеге атамага сыешып бетми.

«Яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында (1945-1970)» дип аталган этап та сораулар уята. Беренчедән, 1945-1955 еллар әдәбиятта бертөрлелек көчәйгән, әдипләр соцреализм кысаларына көчләп куып кертелгән, «конфликтсызлык» теориясе чәчәк аткан чор буларак билгеле. Шуңа да әлеге елларны «яңа сыйфат үзгәреше» төшенчәсе белән бәйләп карау урынлы түгел. Икенчедән, чорның чиген 1970 ел белән билгеләү дә бәхәсле, чөнки «хәзерге әдәбият» дигәндә 1985 елдан соңгы әдәбият күздә тотыла. 1970 еллар һәм 1980 елларның беренче яртысы әдәбиятында, аерымлыктан бигрәк, охшашлык өстенлек итә. Моңа Н. Фәттах, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Ш. Галиев, Ф. Яруллин, Р. Фәйзуллин, Т. Миңнуллин һ.б.ның иҗаты мисал булып тора.

Мәктәпләр өчен альтернатив программа һәм дәреслекләрне төзүче А. Яхин 1917 елдан соңгы әдәбиятны «Совет әдәбияты» дип атый, ә инде инкыйлаблар, гражданнар сугышы чорын «Яңа идеал» төшенчәсе белән аңлата. 20-30 нчы елларны аерым чор буларак билгели, әдәбиятның эчтәлегенә нигезле дүрт тематик-проблематик юнәлешне аерып чыгара.

А. Яхин Бөек Ватан сугышы елларыннан соңгы әдәбиятны аерым чорларга бүлмичә, бербөтен итеп карарга кирәк дигән фикер белән чыга. Төзүче-автор бу дәвер әдәбиятын «Илдә сөргән хакыйкать», «Хакыйкатьне тарихтан эзләү», «Әхлак нигезләрен өлкән буын вәкилләреннән эзләү», «Хаксызлыкка яраклашуның холыкка әйләнүе», «Тормышта үз урыныңны эзләү» кебек тема-проблемалар белән бәйләп өйрәнүне алга чыгара. Әдәбияттагы билгеле бер тенденцияләрне билгеләү, стиль эзләнүләренең яисә әсәрләрнең яңалыкларын, үзенчәлекләрен ачу ягыннан А. Яхин тәкъдим иткән юл бик киң мөмкинлекләр бирә. Шуның белән бергә, ил-халык, ягъни милләт тормышындагы җитди тарихи вакыйгалар, алар белән тыгыз бәйләнештә әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре аерым чорларга бүлеп карауны таләп итә. Мисал өчен, Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы «Хрущев җепшеклеге»ннән соңгы демократик үзгәрешләр йогынтысында гына языла алды. И. Салаховның «Тайгак кичү» романы да ХХ гасырның 80 нче еллары уртасында башланып киткән үзгәрешләр нәтиҗәсендә дөнья күрде. Төзүче-автор яклаган бүленеш әлеге сәбәп-шартларга тиешенчә нигезләнми.

Казан дәүләт педагогика институты (соңрак Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты) галимнәре Ф. Галимуллин һәм Р. Сверигин төзегән «Татар әдәбияты (1917-1990)» программасында Октябрьдән соңгы әдәбиятны түбәндәгечә өйрәнү күздә тотыла:

– 1917-1930 еллар әдәбияты;

– Утызынчы еллар әдәбияты (1930-1941);

– Бөек Ватан сугышы еллары татар әдәбияты (1941-1945);

– Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда татар әдәбияты (1945-1964 еллар);

– 1965–1985 елларда татар әдәбияты;

– хәзерге татар әдәбияты (1985-туксанынчы еллар).

Ә менә КДУ укытучылары А. Даутов һәм Г. Гайнуллина төзегән «Хәзерге татар әдәбияты программасы (1941-2000 еллар)»нда мондый бүленеш белән очрашабыз:

– 1940-1960 еллар әдәбияты: а)1941-1945 еллар (Ватан сугышы чоры әдәбияты); ә)1945-1960 еллар (тыныч тормышка күчү чоры әдәбияты);

– 1960-2000 еллар әдәбияты: а)1960-1985 еллар (торгынлык чоры әдәбияты); ә)1985-2000 еллар (үзгәртеп кору чоры әдәбияты).

Шулай итеп, әдәбият тарихының дәвер-баскычларга бүленешендә аеруча мөһим шарт булып аның эчке үсеш закончалыклары, шуларга нигезле теге яки бу этап-чорга хас үзенчәлекләр һәм сыйфатлар булу санала. Әдәбият, җанлы организм кебек, һәрвакыт үсеш-үзгәрештә яши. Ул тормыш-чынбарлыкны чагылдыруның яңадан-яңа юлларын, чараларын эзли. Монда традицияләр дәвамчанлыгы белән яңалыкларның үзара мөнәсәбәте дә мөһим роль уйный. Вакыты белән әдәби-эстетик эзләнүләр тараеп, бер урында таптану яисә билгеле бер яуланган үрләрне, позицияләрне югалту да булырга мөмкин. Мисал өчен, XVI гасыр уртасында Казан яулап алынганнан соң, татар әдәбияты озак вакытлар бер урында таптанып торырга мәҗбүр була. Ә инде ХХ гасырның 30 нчы елларында әдәбиятта вульгар-социологик карашлар өстенлек итү тема-проблемаларның охшашлыгына, шаблонлыкка, сурәт чараларының саегуына китерә. Моның нәтиҗәсендә тупланган мирас та күпмедер дәрәҗәдә юкка чыга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

Әдәбият дәресләрендә иҗадилыкны үстерү.

Әдәбият дәресләрендә  иҗади эшләр үткәрү....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану

Укытучы буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...