И туган тел, и матур тел
статья на тему

 

“И туган тел, и матур тел”- дигән Г.Тукай һәм шунда  матурлыгын сиздереп “Әткәм-әнкәмнең теле”, - дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның-тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар җанлана. Әмма бүгенге көндә безнең халыкка милли үзаң җитешми әле. Татарның горурлыгы – бүгенге көннәргә кадәр сакланып килеп җиткән моңыбыз, җырыбыз, уртак эчке тойгы – кичерешләребез, кимсетүләргә түзеп, яраланып та яшәп калган газиз телебез бар. Ләкин ул кискен хәлдә. Милләтнең шактый өлеше шул телдән мәхрүм яки аны начар белә. Дөньяда иң популяр 14 тел арасына кертелгән татар теле икенче рольдә кала бирә. Туган ил һәм туган җир берәү генә булган кебек, туган тел дә бер генә. Башка бер тел ана теле белән тиңләшми, аннан югары була алмый                                                                         .

   Шул нәүбәттән, телебезне югалтмау,саклап калу максатыннан, берничә ел элек “Мин татарча сөйләшәм!” бәйге-акциясе старт алган иде. Аның инициаторлары – татар галимнәре һәм зыялылары оештырган “Үзебез” креатив яңа буын хәрәкәте. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең максаты – татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашырга чакыру.

   Мәктәбебездә “Мин татарча сөйләшәм!” бәйге-акциясе бу елны да 21 февраль – туган телне саклау көнендә башланып китте.

    Безнең укучыларыбыз татар шагыйрьләре, язучыларның әсәрләрен генә түгел, тамашачыларга үзләре язган шигъри  тәлгәшләрен дә бүләк иттеләр. Чөнки Клара апа Мәүлетовна җитәкләгән “Чулпан” түгәрәге ана телебезне югалтмаска, аны сакларга, үз телеңдә матур чыгышлар ясарга зур мөмкинлек бирә. Укучылар шул түгәрәккә йөреп, каләм тибрәтәләр һәм, чыннан да, аларның иҗатлары, шигыйрьләре безнекеннән бер дә калышмый диярлек.

   Китапханәче Нәбиуллина Р.М. тамашачыларны үзенең шигъри иҗаты белән таныштырды.

   Тел бәйрәме күп кенә чараларга бай булды. Алар һәрберсе үзенчәлекле һәм бай эчтәлекле иде. Мәсәлән, Мәүлетбаева Илмира Сәгыйт кызының үзе җитәкләгән сыйныф белән күрсәткән “Син татарча  беләсеңме яки әбиемдә кунакта” исемле бәйрәм-кичәсе залда утырган барлык кешене дә сөендерде, тарихыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күз алдына китерде.

   Сәхнә. Өй күренеше. Түрдә – сандык. Дивар янында өстәл. Аның өстендә – милли ризыклар. Яндарак әниләр һәм әбиләрнең кул эшләре күренә. Балалар бу эшкә шундый җитти караганнар. Сәхнәдә татар халкы тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәткән әсбаплар, җиһазлар, милли киемнәр әнә шуны раслый. Айгөлнең әбисе сандыгында кадерләп саклаган энҗеле калфаклар, чигелгән түбәтәйләр, аллы-гөлле алъяпкычлар, Ак әби хәтерендә саклаган, кызыклы хәлләрне онытылып тыңлау белән генә чикләнмәде укучылар, татар халкы авыз иҗатын оста башкарып, борынгылар уйнаган уеннарны яңартып әбине куандырдылар.

    Башлангыч сыйныф укытучысы Солтанова Минүзә Мәсгүт кызы үзенең сыйныф укучылары белән берлектә “Кечкенә ярдәмчеләр” дигән темага сыйныф сәгате күрсәтте. Балалар бик теләп һәм кызыксынып катнаштылар, татарча матур итеп сөйли белүләрен күрсәттеләр. “Бу чарага тотынганда татар халык авыз иҗатын кулланып, балаларның сөйләм телен баету, хезмәт аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү максатын куйган идек, ниятебезгә әкрен генә ирешәбез”,-дип әйтеп үтте укытучы.

   Милли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чәчкә Гимаделисламовна җитәкчелегендә “Тел - халыкның көзгесе” дип исемләнгән әдәби - музыкаль  кичә үткәрелде. Бу кичә ике телдә, рус һәм татар телендә алып барылды, анда укучылар ике телнең дә бай, камил булуына тагын да инандылар.

   Тел атналыгы декадасында уздырылган чараларның тагы берсен әйтеп үтмичә  мөмкин түгел. Ул – шәһәребезнең күренекле язучысы һәм драматург Роза апа Солтанова белән очрашу. Кичәдә шагыйрәнең иҗаты, аның татар поэзиясе һәм драматургиясендә тоткан урыны билгеләнеп үтте. Балалар Роза апаның шигырьләрен яттан сөйләделәр, ә 6”В”, 10”Б” сыйныфы укучылары бер пьесасын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Пьеса балаларның күңеленә хуш килде.

   Тел атналыгы, тулаем алганда, уңышлы һәм нәтиҗәле булды дип уйлыйбыз. Чөнки монда төрле кичәләр, чаралар белән бергә рәсем, матур язу конкурслары үткәрелде, әти-әниләр, дус-ишләрне татарча котлау открыткалары укылды. Тел бәйрәме бик күңелле узды!

   Өстәп шуны да әйтәсе килә: кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән тел халык йөген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

И туган тел, и матур тел.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!Хәерле көн, кадерле балалар!Хәерле көн, хезмәттәшләр!Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без Г. Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм...

Иң матур тел - туган тел, әнкәм сөйләп торган тел.

Без, Мәскәү районы 87 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 21 нче февральне һәр ел саен  Туган тел көне итеп  уздырабыз. Бәйрәмгә язучыларны, артистларны чакырабыз. Бу очрашула...

И туган тел, и матур тел!

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә...

Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем.

21 февраль - Туган тел көненә багышланган әдәби кичә эшкәртмәсе....

Иң матур тел- минем туган телем

laquo;Иң матур тел- минем туган телем»Максат һәм бурычларАна телен ярату, ихтирам иту тойгылары тэрбиялэу.Туган жир, туган ил, туган телне ярату, ойрэну, белу, татар халкынын йолаларын,гореф-га...

И туган тел, и матур тел! сценарие

сценарий внеклассного мероприятия...