Иң матур тел - туган тел, әнкәм сөйләп торган тел.
статья по теме

Сагдиева Ляля Фоатовна

Без, Мәскәү районы 87 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 21 нче февральне һәр ел саен  Туган тел көне итеп  уздырабыз. Бәйрәмгә язучыларны, артистларны чакырабыз. Бу очрашулар укучыларның күзаллауларын киңәйтә, телдән, әдәбияттан алган белемнәрен тирәнәйтә,мәдәниятлы булырга өйрәтә, телебезгә мәхәббәт , бер-беребезгә толеранлы,ихтирамлы булырга, дус-тату яшәргә , белемле булырга чакыра. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khikmtle_d_bizkle_d_tugan_tel.docx17.43 КБ

Предварительный просмотр:

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!

                                                                        Гомеремдә җыйдым гыйлем-

                                                                        Мөгаллимнәр бирде белем.

                                                                        Күңелемә якын итеп

                                                                        Алган сабак- туган телем.

                                                                                                                Илдус Гыйләҗев

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, Туган илебезнең  кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, безне тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, безне моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Иң борынгы, моңлы, газиз , матур, саф туган телебезгә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр дан җырлаганнар, иҗатларын телгә багышлаганнар. “Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе,- дип яза аксакал язучыбыз Г.Бәширов,- һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек : яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куыруыннан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.” Никадәр мәгънәле сүзләр!

2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Без, Мәскәү районы 87 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылыры, бу көнне һәр ел саен күңелле һәм эчтәлекле итеп уздырырга тырышабыз. Быел да Туган тел бәйрәмен үткәрүгә бик җитди әзерләндек. Алдан бәйрәмнең планын төзедек. Укучылар  белән тел турында мәкальләр, шигырьләр, җырлар  өйрәдек. Шагыйрь, язучы Рашат Низамиевның биографиясе, иҗаты белән таныштык. Аның балалар өчен язган шаян шигырьләрен укучылар бик теләп өйрәнделәр.

21 нче февраль. Мәктәбебезнең актлар залы бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәмнең кунаклары: шагыйрь Рашат Низамиев, директорыбыз Рәшит Салихович , мәктәп укытучылары ,  укучылар һәм әти-әниләр. Кичә милләтебезнең гимны “Туган тел” җыры белән башланып китте. Заитова Р.М. җитәкчелегендәге мәктәп хоры башкаруында  туган телгә багышланган җырлар яңгырады.

Укытучы Гыйниятуллина  Р.Ф. презентация ярдәмендә кичәнең кунагы шагыйрь Рашат Низамиевның биографиясе  һәм иҗаты белән таныштырды.“Рашат Низами төрле жанрларда иҗат итә. Проза, шигырь, публицистика, балалар шигырьләре. “Бу бит күңел ихтияҗыннан килеп чыга. Мәсәлән, шигырьдә әйтеп булмаган уй-фикерне прозада әйтеп була. Ә инде прозада әйтеп булмаган фикерләрне шигырьдә җәһәтрәк әйтеп  өлгерәсең”- ди ул бу хакта. Аның прозасына да шигьрилек хас. Хикәяләрендә, “Кызыл кар яугач”, “Бозлы миләшләр”, “Урман эчләрендә урман”, “Шәһәр өсләрендә акчарлак” кебек күләмле әсәрләрендә язучы лирик яңгырашлы тел-стиль белән тормыш сәхнәсендә төрле сынауларга юлыккан каһарманнарының язмышы мисалында җәмгыятьне, милләтне борчыган күп төрле иҗтимагый, тәрбияви- әхлакый мәсьәләләр турында сүз алып бара, яшь кешенең шәхес буларак формалашу юлында очраган катлаулы, хәефле хадисә – фактларны юнәлтә.  Рашат Низами- 1982 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Аңа 1992 нче елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Рашат Низамиевның тагын бер зур уңышы - “Тормыш трамвае” исемле китабы 2009 нчы елда Һади Такташ премиясенә лаек булды”.

Татар теле укытучылары Сәгъдиева Л.Ф., Гыйниятуллина Р.ф.  җитәкчелегендә укучыларыбыз шигырьләр сөйләделәр, кайберләрен  сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укучыларыбыз шагыйрьгә сораулар бирделәр . Р.Низамиев һәр сорауга бик теләп җавап бирде. ”Мәктәптә уку елларында “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре”, “Ялкын” журналы минем  иң яраткан дусларым булды. Аларда оештырылган төрле иҗади бәйгеләрдә яратып катнаша идем. “Чаткы” конкурсында  Зәйдән Мөдәрис Әгъләмов белән Саба ягыннан – мин һәрвакыт беренче-икенче урыннарны яулап бара идек. Конкурсларга әкият, рәсем, шигырьләрне еш җибәрә торган идем. Рәсемнәрем бик сирәк басылып чыкты, әмма шигырьләрем һәрдаими басыла килде”- дип сөйләде Рашат Низамиев үзе турында. Укучылар соравы буенча  баянда да уйнап күрсәтте.

Мәктәп директоры Фәтхуллин Р.С., директор урынбасары Рәхмәтуллина Н.Н. чыгышлары да бик эчтәлекле булды. “ Ел дәвамында  язучылар,  артистлар белән очрашу укучыларның күзаллауларын  киңәйтә,телдән,әдәбияттан алган белемнәрен тирәнәйтә, мәдәниятлы булырга өйрәтә, телебезгә мәхәббәт , бер-беребезгә толеранлы, ихтирамлы булырга, дус-тату яшәргә, белемле булырга чакыра”- дип сөйләде Рәхмәтуллина Н.Н.

Туган тел бәйрәме укучылар күңелендә озак сакланыр.

Сәгъдиева Ләлә Фоат кызы.

Казан шәһәре 87 нче рус - татар урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И туган тел, и матур тел

“И туган тел, и матур тел”- дигән Г.Тукай һәм шунда  матурлыгын сиздереп “Әткәм-әнкәмнең теле”, - дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның-тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар ...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

Внеклассное мероприятие "Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел"

21 февраль – халыкара туган тел көненә багышланган кичә....

Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел” мастер-класс бәйгесенең республика турында катнашучы Хәлиуллина Раушания Насибулла кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел”  мастер-класс бәйгесенең республика турында катнашучы Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль ...

Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер класс бәйгесенә Әхтәмова Гөлназ Мингали кызына бәяләмә-2017

Совет районы 175 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Әхтәмова Гөлназ Мингали кызына бәяләмә.   Әхтәмова Гөлназ Мингали к...

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар

Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар...