Внеклассное мероприятие "Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел"
материал на тему

21 февраль – халыкара туган тел көненә багышланган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 21_fevral.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

21 февраль – халыкара туган тел көненә багышланган кичә.

Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Залга плакатлар эленә. Аларга мондый эчтәлекле сүзләр языла:

  1. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.( Мәкаль)
  2. Халкым теле миңа – хаклык теле,

    Аннан башка минем телем юк.

    Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

    Иле юкның гына теле юк.

Кичә барышы.

1 алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар!      Без бүген шушы якты залга Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Туган тел! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

1 укучы.

... Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем!

Үз телемдә сиңа сәлам,

Әссәламегаләйкем!...

Җыр  “Әссалемагаләйкем”

2 укучы

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

3 укучы.

Туган җирең – Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2 алып баручы.

Добрый день, уважаемые гости нашего праздника. 21 февраля – международный день родного языка. Сегодня мы собрались отметить этот праздник. В этот день в разных странах, в разных континентах люди отмечают день своего родного языка.

1 алып баручы.

          Туган тел! Һәрбер өчен дә газиз бу сүз, чөнки берни белән дә алыштыргысыз, иң кадерле “әти”, “әни” сүзләрен иң беренче башлап туган телебездә әйтәбез. Туган йортыбызның, авылыбызның кадерле булуын иң элек туган тел аша тоябыз. Бала, тугач та, ана телен ишетә. Шуңа күрә дә халкыбыз туган тел турында “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, дип әйткәндер дә. Ана теле аша үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.

4укучы.

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң, «Әни!», —дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң, «Әти!» — дип, —

Күзләреңә яшьләр тыгылмас —

Туган телең әле ул булмас!

Соң  минутта үз телеңдә әйтә алсаң, «Әни!», — дип,

Соң  минутта үз телеңдә әйтә алсаң, «Әти!»—дип,—

Күзләреңә яшьләр тыгылыр —

Туган телең, әнә шул булыр!

5 укучы.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

6укучы.

Татар моңы!

Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсафлы һәм ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм.

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә җырлап җибәрәм.
 (җыр)

2 алып баручы.

Международный день родного языка отмечается с 2000 года по инициативе 30-й сессии Генеральной конференции ЮНЕСКО (ноябрь 1999) с целью сохранения и развития исчезающих языков, поощрения лингвистического многообразия и многоязычного образования, а также повышения осведомленности о языковых и культурных традициях. На земном шаре существует около шести тысяч языков, половина из которых  на грани исчезновения.  Генеральная конференция ЮНЕСКО в ноябре 1999 года провозгласила Международный день родного языка, который впервые отмечался 21 февраля 2000 года. 21 февраля 2001 года в штаб-квартире ЮНЕСКО в Париже состоялась презентация Атласа языков мира, которым угрожает исчезновение. Атлас состоит из 14 цветных карт и 24 страниц комментариев. Он дает возможность увидеть горячие точки планеты, где языковое разнообразие находится под угрозой.

                                                   (песня)

1 алып баручы.

     Татар теле...Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып,бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!.

1 укучы.

Тел — халыкның горурлыгы,

Яшәве һәм барлыгы.

Чиксез кыйммәтле хәзинә,

Аның рухи байлыгы.

Тел кайгыны уртаклаша,

Куандыра, хуш итә.

Йөрәкләрне кавыштыра,

Кешеләрне дус итә.

2 алып баручы.

Не удивительно, что Генеральная конференция ЮНЕСКО провозгласила соответствующий праздник – Международный день родного языка. Праздник отмечается ежегодно, 21 февраля, и способствует языковому и культурному разнообразию. Так как благодаря языкам люди сохраняют и развивают материальное и духовное наследие своих народов.

2 укучы.

Ты Язык Достоевского, Гоголя, Чехова,
          Льва Толстого, Чайковского, Репина и Левитана,
          Молодежных Бригад, Города возводивших в тайге,
          И Руси Космодром Байконура в песках Казахстана.

1алып баручы.

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган.Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз.Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да.Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

3укучы.

«Балам»,-диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

«Әнкәем»,-дип әниемә

Мин туган телдә дәшәм.

4 укучы.

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Сандугач язын сагынып

Кайтса да туган илен.

Үз көен онытса әгәр,

Аны назламас идем.

5 укучы.

Әткәң-әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да,айга да.

Туган телемдә аңлашам

Үткән, бугенем белән. ..

Әлифбамны дога итеп

Укыймын күңелемнән.

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә.

Туган тел бер генә була-

Әнкәй кебек бер генә.

6укучы.

Биюченең итәкләре

Бии, бии кыскара

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии,бии остара.

                            Татар халык биюе.

2 алып баручы.

Что такое родной язык? И в старых толковых словарях (Ушакова, Ожегова) находим такое  определение: «Родной язык — язык своей родины, на котором говорят с детства». Вся жизнь человека неразрывно связана с языком. В детстве мы с упоением слушаем русские народные сказки, песни, былины. Позже происходит знакомство с русской классической литературой, с творчеством таких замечательных мастеров слова, как А. С. Пушкин, И. С. Тургенев, Л. Н. Толстой.

1укучы.

Мой верный друг! Мой враг коварный!

Мой царь! Мой раб! Родной язык!

Мои стихи – как дым алтарный!

Как вызов яростный – мой крик!

Ты дал мечте безумной крылья,

Мечту ты путами обвил.

Меня спасал в часы бессилья

И сокрушал избытком сил.

2 укучы.

Безнең тел хезмәт җырын җырлый,

Нур балкыта тормыш күгендә.

Бөтен дөнья дулкынланып тыңлый

Сөйләшкәндә татар телендә.

3 укучы. 

      Воздушно лёгок , сочен, вкусен ,
     Суров и нежен, многолик ,
     Во всех мелодиях искусен
     Наш удивительный язык.

4 укучы.

 Пушкин теле...

Некрасовның теле...

Тургенев һәм Толстой теленең

Тиңсез көч, кодрәтен беләм мин.

1 алып баручы.

Милли тел — милләт яшәешенең нигезе. Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек, милләт тә телсез яши алмый. Милләт — теле булган халык ул. Ә милли телнең нигезе — ана теле.

Үз ана телем — минем өчен матур, иң тәмле тел,

Үз телем — үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Шул ана теле белән мин максатымны аңлатам,

Шул ана теле белән «бала» диләр ата-анам.

Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,

Шул тел аркылы укып, булырмын чын адәм.

Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм.

Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.

(Җыр)

5 укучы.

Фани Дөнья даласында
Яши минем туган тел.
Чал тарихның аркасында
Туган безнең туган тел.

Шул телемдә туган илдә
Меңләп җырлар язылган,-
Сабый чактан җанга сеңгән,
Йөрәгеңә кагылган.

6 укучы
Татар теле – дуслык теле:
Төрки халкын яклаган.
Татар теле – ханнар теле,-
Зур телләрдән калмаган.
Ассалар да, киссәләр дә,
Көчләп тәре элсәләр дә
Дөньяда – татар телем,
Кол Гали, Тукай телем.

2 алып баручы.

Язык называют одним из самых удивительных орудий в руках человечества. Да и праздник родного языка – международный. Поэтому, не лишним будет изучить  иностранные языки, сделав их таким же знакомым и родным.

           Чит ил биюе.

1 укучы.

Рус белән гомер кичердек сайрашып,

Тел, гадәт вә әхлак алмашып.

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында һич тә тапсыз көзге без.

2укучы.

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә.

Яхшы беләм мин рус телен

Һәм онытмыйм үз телем.

3укучы

Һәркемгә дә иң газиз тел — ана теле,

Анда гына сабый чакның раушан гөле —

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Ана телем, сине өзелеп яратканга,

Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;

Дошман белән көрәшкәндә — үткен кылыч,

Балдай татлы—дуслар белен сайрашканда.

4 укучы

Саклагыз сез туган телегезне –

Иң зур хәзинә ул, асылда.

Әткәй-әнкәй теле сүрелмәсен

Кече халыкларның җанында,

Сорыйм үтенеп, сез саклагыз аны

            Җир-ананың изге карынында.

1 алып баручы.

Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә,

Һәм иминлек телим илемә.

 “Мин яратам сине, Татарстан” җыры башкарыла (Р. Рәкыйпов шигыре, Р. Андреев көе).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә"

"Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә" внеклассное меропритие предназначено для учителей естественного цикла....

Класстан тыш чара "Иң татлы тел - туган тел" Тел бәйгесе

Иң татлы тел  - туган телТел бәйгесеТел гыйлеменнән бәйге үткәрүгә әзерлек эшләре алдан башлана.Укучылар төрле биремнәр ала,телгә багышланган стена газеталары чыгара, дәрестә үткәннәр хәтердә яңа...

“Иң татлы тел – туган тел”. Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара Халыкара Туган тел көненә багышлап үткәрелә. Тантаналы рәвештә үтә....

"Иң татлы тел - туган тел"

Сыйныфтан тыш уку дәресе...

“Иң татлы тел – туган тел”

Халыкара Туган тел көненә багышланган кичә....

Туган тел атналыгы өчен класс сәгате. (5-6 сыйныфлар өчен) Тема: “Иң татлы тел – туган тел”

Татар теле ... тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чи...