Иң татлы тел - туган тел!
план-конспект урока (6 класс) на тему

План урока

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл in_tataly_tel_-_tugan_tel.docx85.23 КБ

Предварительный просмотр:

21 нче февраль –
Халыкара туган тел көне

 “Иң татлы тел – туган тел”

(туган тел көненә багышланган кичә)

knigi

Укытучы:  Вахитова Е.П.

Туган тел көненә

багышланган класстан тыш чара

Максат.  - Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

  • телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
  • туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау.   Плакатлар : “Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш”.

Компьютер презентациясе «Без татарлар, туган телебез – татар теле».

Татар көйләренең  язмалары.

Әзерлек эше.  Җыр, шигырьләр өйрәнү.

Әдәби кичәнең барышы.

1 нче слайд.  “ Без - татарлар, туган телебез – татар теле”.

1 а. б. Туган оясыннан аерылган кош

          Канатына мәңге ял тапмый.

          Туган телен яратмаган кеше,

          Башкаларның телен яратмый.

2 а.б. Халкым теле миңа – хаклык теле.

         Аннан башка минем телем юк.

         Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

        Иле юкның гына теле юк.

1   а. б.: Хәерле көн кадерле укучылар Һәм укытучылар! Исәнмесез. Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген – Туган тел көне.

2 а.б. Татар теле ... тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

1 а .б .  Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да  чагыла

 

Н.Нәҗминең “Татар теле” шигыре

        Туган җирен Идел буе,

        Һәр телнең бар туган иле.

        Туган җирен кебек назлы,

        Җырдай моңлы татар теле.

                        Халкын кебек уңган да син,

                        Хезмәттә син көне-төне.

                        Ир-егетләреңдәй дәртле,

                        Гайрәтле син, татар теле.

        Ассалар да, киссәләр дә,

        Үлмәдең син, калдың тере,

        Чукындырган чагында да

        Чукынмадың татар теле.

                        Яндың да син, туңдың да син,

                        Нишләтмәде язмыш сине,

                        Дөньяда күп нәрсә күрдең,

                        Әй, мөкатдәс Тукай теле.

 

2 нче слайд.  

2 алып баручы.   ...И туган тел, и матур тел,

                             Әткәм - әнкәмнең теле!

                              Дөньяда  күп нәрсә белдем

                              Син туган тел аркылы.  

   Әйе, мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай итеп биргән.

        Бөек Тукай телне ярата белеп яраткан.

1 нче алып баручы.  Туган тел! Һәркем өчен газиз бу сүз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне дә без тел аша ишетәбез.

Җыр “Тукай оныклары”

3 нче слайд.  

  Г. Тукай   “Милли моңнар” шигыре

Милли моңнар

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый 
Чын безнеңчә матур, милли көй;
 
Башка килә уйлар төрле-төрле, —
 
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә 
Татар күңле ниләр сизгәнен;
 
Мискин булып торган өч йөз елда
 
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык, 
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
 
Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Хәйран булып җырны тыңлап тордым, 
Ташлап түбән дөнья уйларын;
 
Күз алдымда күргән төсле булдым
 
Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга, 
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
 
Җавабында милләттәшем миңа:
 
«Бу көй була, диде, Әллүки!»

1 а.б.  җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсың?

2 а.б.  Өч  мең телне белергә кирәктер. Телләр бик күп бит ул!

1 а.б. Юк, аның кадәр кирәкми. Телләр аерым гаиләләргә берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный. Болар бенгал (Бангладеш), гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, татар, урду (Пакистан), урыс, француз, һинд һәм япон телләре.

2 а.б. Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18 – 19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән.

1 а.б. Шуның өчен үз ана телеңне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә кирәк. Ә безнең укучыларыбыз үз телләрен генә белү белән чикләнмичә, башка телләр белән дә кызыксыналар .

Рәхим итегез, сүз сезгә!..  инглизчә шигырьләр.

Туган телем    

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

 

“Балам!” – диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

 

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

(Энҗе Мөэминова)

  6 класс укучылары инглиз,  рус телендә шигырь укыйлар

4 нче слайд.  “Милли тел – милләт яшәешенең нигезе.”

Туган тел хакында    

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

        Туган телең әле бу булмас.

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгылыр - 

        Туган телең әнә шул булыр!

5 нче слайд. 

1нче алып баручы.  Туган телне без ана теле дип әйтәбез. Чөнки беренче сүзләрне безгә кадерле әниләребез өйрәткән. Әниләребезне ничек яратсак, туган телне дә шулай яратырга кирәк.

Ана догасы  

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай

калкып,

Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора

балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган

Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга

талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;

Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз

угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;

Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?

 6 нче слайд. 

2 нче алып баручы.    Үз телемдә шигырь укыйм,

                                Үз телемдә сөйли алам,

                                Туган җирем, туган илем,

                                Мин бит синнән илһам алам.

Яшәр әле телем  

       Чәчәк кебек матур бит ул туган тел,

       Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел.

       Назлыйсың да, иркәлисең җанымны,

       Ничек итеп күтәрмисең даныңны?

       Сагыш-моңым таратучы назлы тел,

       Иң газизе, бу дөньяда азмы тел?!

       Сине зурлап күпме җырлар җырланган,

       Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган.

       Рухи яктан үстерүче - туган тел,

       hәр милләтнең бердәнбере булган тел.

      Татар барда яшәр әле минем тел!

       Ышана бит, инана бит күңел гел. 

7 нче слайд. 

1 нче алып баручы. Татар халкы кайларда гына яшәсә дә, туган телен, туган илен саклап калырга омтылган.

8 слайд.   “ Без - татарлар, туган телебез – татар теле”.

1 нче алып баручы.

 Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы тел. Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек  татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!

2 нче алып баручы. Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

                              Кечкенә чакта җырлаган кебек,

                              Һавада – кояш, җирдә туган тел

                              Булмаса әгәр, зураймас идек.

                              Сөенеп җырлыйк “Туган тел” җырын.

Җыр:“Туган тел”

          9 слайд.  

 Укытучы.   Әдәби кичәне мондый шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

                         

                                         Без – татарлар!

                                Батыр халык дигән

                                Зур даныбыз әле сүнмәде.

                                

Без – татарлар!

                                Шушы исем белән

                                Җирдә яшәү үзе бер бәхет.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара "Иң татлы тел - туган тел" Тел бәйгесе

Иң татлы тел  - туган телТел бәйгесеТел гыйлеменнән бәйге үткәрүгә әзерлек эшләре алдан башлана.Укучылар төрле биремнәр ала,телгә багышланган стена газеталары чыгара, дәрестә үткәннәр хәтердә яңа...

“Иң татлы тел – туган тел”. Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара Халыкара Туган тел көненә багышлап үткәрелә. Тантаналы рәвештә үтә....

ТУГАН ТЕЛЕМ, ТАТЛЫ ТЕЛЕМ

21нче февраль туган көн турында....

Внеклассное мероприятие "Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел"

21 февраль – халыкара туган тел көненә багышланган кичә....

"Иң татлы тел - туган тел"

Сыйныфтан тыш уку дәресе...

“Иң татлы тел – туган тел”

Халыкара Туган тел көненә багышланган кичә....

Туган тел атналыгы өчен класс сәгате. (5-6 сыйныфлар өчен) Тема: “Иң татлы тел – туган тел”

Татар теле ... тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чи...